Шәех Йосыф Кардавиның "Исламда рөхсәт ителгән һәм тыелган нәрсәләр" китабыннан
Баланың хакы – олыгайгач, үз исеменнән оялмасын өчен, ата-аналарының яхшы исем кушуы. Балага Абдун-нәби (пәйгамбәрнең колы), яки Абдул-мәсих (Гайсәнең колы) кебек Аллаһтан башка кемнеңдер колы дигән мәгънәле исемне бирергә ярамый.
Бала ата-анасының каравына, тәрбияләвенә һәм кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итүләренә хокуклы. Шул ук вакытта ата-ана, баланы кайгыртып, чиктән тыш иркәләргә дә, аны кимсетергә дә тиеш түгел. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: "Сезнең һәрберегезгә үз вазифасы билгеләнгән, һәм сез аның өчен җаваплы". "Ризыкта кимсеткән (кыскан) кешенең гөнаһысы чиксез зур". "Аллаһ Тәгалә берәү өчен җаваплы булган кешенең үз бурычларын үтәгәнме-юкмы икәнен сораячак. Хәтта ир-аттан өй әһелләре турында да соралачак".
Аллаһы Тәгаләнең бу боерыгын элек-электән Ислам галимнәре кат-кат тәфсилләп аңлаткан, моңа багышлап күп гыйльми хезмәтләр язылган. Шуңа да халкыбызда, гомумән, Ислам киң таралган илләрдә хатын-кызларга, аналарга карата тирән ихтирам яшәгән, аналарның хакын үтәмәү зур җинаять дип исәпләнгән.
Ислам дине хатын-кызны, ананы моңача булмаган олуг дәрәҗәгә күтәрде, аңа хөрмәт һәм тәрбия күрсәтүнең никадәр саваплы икәнен аңлатты.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллалаху гәләйхи үәссәләм) янына бер сәхаба килә һәм әйтә: “Йә, Рәсүлуллаһ, мин кемгә иң зур хөрмәт һәм ихтирамны күрсәтим?” — ди. Моңа каршы Аллаһының Пәйгамбәре өч тапкыр: “Анаңа”, — дип җавап бирә. Әлеге сәхабә дүртенчегә: “Тагын кемгә?”—дип сорагач, “Атаңа”, — дип җаваплый.
Әлбәттә, монда ата кешене кимсетү хакында сүз бармый. Балалар ананы да, атаны да чиксез хөрмәт белән уратып алырга тиеш. Әмма ана кеше баланы үстерүгә зур өлеш керткәнлектән, атага караганда да зуррак ихтирам һәм мәхәббәткә лаек икәнлеге хакында сөйли бу хәдис.
Мугавия атлы бер сәхабә Пәйгамбәребез янына сугышка бару өчен рөхсәт сорап килә. Шул чакта Пәйгамбәребез: “Синең әниең бармы?” — дип сорый. Теге: “Әйе”, – дип җавап бирә. “Алай булгач, син әниеңне кара, чөнки җәннәт — аналарның аяк астында”, — дип рәсүлебез сәхабәне өенә кайтарып җибәрә.
Икенче бер кеше Пәйгамбәребез заманында үзенең әнисенә хаҗ кылырга ярдәм итә, аны аркасында күтәреп йөртә. Хаҗ тәмамлангач, ул Мөхәммәд (саллалаху гәләйхи үәссәләм) янына килә дә болай ди: – Әй Аллаһының Рәсүле, мин үземнең әниемә хаҗ кылдырдым. Каты эсседә ике фәрсах (бер фәрсах — сигез чакрым) аны аркамда күтәреп алып килдем. Әгәр бу эсседә ит кисәген җиргө ташласаң, ул, мөгаен, куырылыр иде. Мин бу эшем белән анама булган бурычымны түли алдыммы? Моңа каршы Пәйгамбәребез болай дип җавап бирә: – Син бу эшең белән анаңның сине тапкан вакытындагы авырту мизгеленәдә җавап бирә алмадың…
Исламда ананың хакы никадәр югары, балаларның ана каршында никадәр бурычлы икәнлегенә тагын бер мисал китерәсе килә. Элеккеләрдән бер галим тирә-як шәһәрдән җыелган меңнәрчә кешегә дәрес биргән. Дәрес вакытында анасы йорттан чыга да галим улына тавыкларга җим сибәргә куша. Шулвакыт улы меңләгән тыңлаучыларны калдырып, анасының кушканын үтәргә юнәлә. Чөнки ананың үтенече — барысыннан да югары. Хәттә сөннәт, нәфел намазлары укырга керешсә дә,мөселман кеше, әгәр анасы чакырса, намазын калдырып торып, аның кушканын үтәргә тиеш. Аналарының хәтерен калдыруны бернигө дә күрмәгән, таза-исән, хәлләре бар килеш аналарын даими рәнҗеткәннәргә уйланырга урын бар. Ата-ананың ризалыгын алмыйча, Аллаһының рәхмәтенө ирешеп, җәннәткә кереп булмаячагын андыйларның исенә тагын бер кат төшерәсе килә.
Исән чакларында аналарга тиешле хөрмәтне күрсәтик. Инде вафат булсалар, даими алар өчен дога кылыйк, садакалар бирик. Хәтта әле исән булсалар да, ата- аналарыбыз өчен кылган догаларыбыз аларның гамәл дәфтәренә язылачак, кыямәт көнне аларга әҗерлөр биреләчәк.
Ни хаты
«Кызым! Килер бер вакыт, мин дә картаермын. Олыгайган көнемдә миңа карата сабыр булсаң иде, мине аңларга тырышсаң иде. Ашаганда пычрансам, синең ярдәмеңнән башка киенә алмасам, миңа карата түзем бул. Кечкенә чагыңда минем сине ничек итеп киенергә өйрәткәнемне искә төшер. Синең белән сөйләшкәндә бер сүзне әллә ничә тапкыр кабатласам, минем сүземне бүлмә, ахырга кадәр тыңла. Син сабый булганда, йоклатыр өчен, бер үк әкиятне миңа да әллә ничә тапкыр сөйләргә туры килде. Заманча техниканы аңламасам, аның белән эшли алмасам, миңа ирен чите белән генә елмаеп карама, вакыт бир – өйрәнермен. Нәрсәне дә булса онытсам, сөйләшкәндә сүз очын югалтсам, исемә төшерергә ярдәм ит. Искә төшерә алмасам да, куркыныч түгел. Иң мөһиме – минем нәрсә сөйләвем түгел, ә синең белән янәшә була алуым, синең мине тыңлавың… Ашыйсым килмәсә, мәҗбүр итеп ашатма. Арыган аякларым мине тыңламаса, миңа кулыңны бир. Мин дә шулай беренче адымнарыңны ясаганда кулымны сузган идем. Минем җыерчыклы йөземне күреп тә күңелсезләнмә. Янәшәмдә булырга тырышсаң, миңа шул җиткән. Мин яратам сине, кызым!»
Гыйбрәт өчен
Картайган әни кеше үзенең улы, килене һәм оныгы белән яши башлый. Аның куллары калтырый, күзләре начар күрә, көчкә генә атлап йөри. Табын артына утыргач та, ризыгы идәнгә чәчелә, чәй эскәтергә түгелә. Киленнең моңа бик нык ачуы килә. Ир белән хатын, озак кына уйланганнан соң, бүлмә чатында аңа аерым кечкенә өстәл куялар.
Беркөнне дүрт яшьлек малаеның идәндә чыра һәм йомычкалар белән уйнап утырганын күргән әти кеше аңардан, нәрсә эшлисең, дип сорый. Моңа каршы улы: «Мин әни белән сиңа кечкенә генә агач савытлар ясыйм. Мин үсеп җиткәч, сез шулардан ашый торган булырсыз», – ди.
Әти-әниләребез өчен даими кылынырга тиешле догалар:
Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лильмүэмини-инә йәүмә йәкуумуль-хиссәбе”. — “Әй, Раббыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне кыямәт көнне хисап кылынган чакта”. (Ибрахим сүрәсе, 41 нче аять).
2.”Рабби-рхәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйраа”— Әй раббым, алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылган кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!” (Исра” сүрәсе, 24 нче аятьтән)
Ата-анага мәрхәмәт хакында Коръән аятьлере:
АЛЛАҺЫ хөкем итте һәм әмер бирде, фәкать АЛЛАҺыга гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, аларга ” Уф” та димә, вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, һәрвакыт йомшак вә ягымлы сүзләр сөйлә! Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәй! Вә әйт: “Әй, Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!” (Исра сүрәсе, 23-24 нче аятьләр.)
[1] Гаязов С.А. Дәрвишләр –Казан: изд.”Иман” 2012.
[2] Коръән аяте: (Исра-23,24)
[3] Коръән аяте: (Локман — 14)
[4] Н.С.Исәнбәт «Татар халык мэкальлэре: мэкальлэр жыелмасы» -Казан :Татарстан китап нәшрияте ,1999.3 том.