Адиның "Җиһанша хәзрәт" повестенда кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсе

Закир Һади − XX йөз башларында әдәбият мәйданына чыккан язучыларның берсе. Аның үз чорының тормыш картиналарын чагылдырган әсәрләре татар реалистик әдәбияты үсешендә күренекле урын алып торалар. Язучының хикәяләре авыл тормышын, авылның төрле катлау крестьяннары көнкүрешен сурәтләүгә багышланган. Ул вакыттагы татар халкының наданлыгы, һөнәрсезлеге, караңгылыкта, ярлылыкта яшәве З. Һадины борчый. Җәмгыятьтә килеп чыккан тормыш фаҗигаләре аңарда кызгану уята, хатын-кызга начар караш, яшь буынны тәрбияләүгә игътибарсызлык язучының йөрәген әрнетә, ачыну тудыра. Автор шул зарарлы күренешләрне әдәби образларда гәүдәләндереп, халык массалары тәрбиясенә уңай йогынты ясауны, әхлак төзәтүне бурыч итеп куя. Кешенең рухи яктан азат булырга тиешлеге дә игътибар үзәгендә тора. Рухи азатлык дигәндә, З. Һади мәдрәсәләрдә уку-укыту тәртипләрен, аларның программаларын үзгәртүне, хатын-кызларга ирек бирүне, бөтен халыкны белемле итүне күз алдында тота.

З. Һади карашларында бөек мәгърифәтче К. Насыйри идеяләренә таяна. Яшьләрнең җәмгыятькә файдалы булулары өчен уку кирәклеген әйтә. Укырга-язарга өйрәнүнең кыз балалар өчен дә һава шикелле үк кирәк булуын яклый. Әсәрләрендә яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсе төп проблема булып тора. Бу әсәрләрдән уку һәм тәрбия кешене рухи азатлыкка чыгара дигән фикер аңлашыла.

Язучының 1908 елда иҗат ителгән "Җиһанша хәзрәт" повестенда кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсе бөтен тулылыгы белән күтәрелә. Әсәрдә иске мәдрәсә тормышы тәнкыйть ителә. Ф. Әмирхан "Әльислах" газетасында басылган рецензиясендә повестька югары бәя бирә һәм аны “Чын татар тормышыннан алынып язылган әсәр...", − дип атый.

Чыннан да, автор әсәрендә алган темасын тулы яктырта. Баш героеның гормыш юлын үз чоры өчен характерлы шартларга куеп сурәтли. XX йөз башындагы татар авылы күренеше тормышны тирәнрәк аңларга, күз алдына китерергә ярдәм итә. "Авылның йорт-җирләре төрлечәдер: бер йорт зур булса, аның янында башкасы кечектер, бер өй биек булса, башкасы тәбәнәктер. Бәгъзеләре дә тәмам җир астындадыр". Димәк, әсәрнең төп герое Җиһанша туып-үскән авылда төрле катлам кешеләр яши. Аларның культура дәрәҗәләре бертөрлерәк. "Муллалары күп, мөдәррисләре, ишан-хәзрәтләре, зур мәдрәсәләре булса да, халкы бик надандыр: бер-ике яза белүче, өч-дүрт исемене язып куючы; болардан башкалары: каз эзе, куян эзе төшерүчеләр, бармак белән хисап итүчеләр, таяк киртәләүчеләрдер". Шушы күренешләрне күз алдына китереп бастырганнан соң, күңелдә сорау туа: муллалары, мөдәррисләре, ишан хәзрәтләре булган авылда халык ни өчен шулкадәр надан? З. Һади "Җиһанша хәзрәт" повесте белән шул сорауга җавап бирергә тырыша. Аның әйтергә теләгән фикере: иске типтагы мәдрәсәләр, бары тик байлык, тәмле ашап, рәхәт чигеп яшәргә генә хыялланучы Җиһанша ише ишаннар кешене рухи яктан гарип итәләр.

Әсәрнең төп герое Җиһанша образы шактый тулы эшләнгән. Повестьта аның бала вакытыннан ук ничек тәрбияләнүе һәм нинди юллар белән халыкны талаучы сорыкортка әйләнүе күрсәтелә. Җиһаншаны әтисе кечкенәдән үк: "Минем улым мулла булыр, яшел чапан киеп йөрер, ул ишектән килеп кергәндә, халык аягүрә торып каршы алыр, кунак итәр", − дип тәрбияли. Җиһаншаның авылдагы укытучысы Фатыйма остабикә дә шул ук фикерләрне кабатлый. Беркем дә аны чын кеше булырга, ярдәм итәргә, ата-ананы, олыларны олыларга өйрәтми. Шундый тәрбия нәтиҗәсендә Җиһанша хәзрәт үзсүзле, тискәре холыклы, үзен генә сөюче булып үсә. Юлына каршы төшкән кешеләрнең кайсын юмалап, куркытып үзенә карата, ә кайсыларын бөтенләй юлыннан алып ташлый. Халыкның караңгылыгыннан файдаланып, төрле ялганнар белән кешеләрне үзенә буйсындыра. З. Һади Җиһаншаның наданлыгын үткен ирония белән сурәтли. Җиһанша барлык фәнни казанышларга каршы тора. Кояш һәм ай тотылуның сәбәпләрен аңлатучыларга ышанмаска, газета-журналлар укымаска куша. Электр лампочкасын май яндырудан килеп чыккан яктылык дип аңлата. Үзе яратмаган, дошман күргән кешеләргә берәр төрле зарар килсә, я алар авырып китсә: "Минем бәддогам төште, шуның аркасында булды", − ди.

Шулай итеп, автор гадәттән тыш холыксыз, надан, тар карашлы Җиһанша ишанны кешенең рухи яктан үсешен буып торучы буларак күрсәтә.

З. Һади кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсен күтәрүне Фәхрелбәнат һәм алдынгы карашлы Хәсән мулла образларына йөкли.

Фәхрелбәнат − ачык карашлы, үз иреген сакларга теләүче кыз. Ул уңай фикер йөртә белә, хатын-кызларга курчак итеп кенә караган Җиһаншага да каршы чыга, аның ялган төшеннән көлеп җавап бирә. Фәхрелбәнат образы аша З. Һади хатын-кызларны укыту, аларга белем, шәхси ирек бирү мәсьәләсен куя, аларның да ирләр шикелле үк аңлы кешеләр булып үсүләрен яклый.

Автор үзенең әсәрендә рухи азатлык турындагы фикерләрен алдынгы карашлы, укымышлы Хәсән мулла образы аркылы белдерә. Хәсән, башта Җиһанша хәзрәт мәдрәсәсендә укып, андагы караңгы якларны үз күзе белән күреп уздырганнан соң, шәһәр мәдрәсәсенә бара, яңача белем ала, рус культурасы белән таныша. Авылына кайтып, яңача укыта башлый. Балалар укыту өстенә, Хәсән үзе оештырган китапханә аркылы халык арасында агарту эшләре алып бара: халыкка китаплар, газеталар укый, сорауларына җаваплар бирә. Ул башта халыкның аңын тәрбияләргә тырыша. "Фикерләре үзгәргәч, эшкә килгәндә, эшләүчеләр дә булыр... Шуның өчен дә халыкка фикер бирмәк өчен хезмәттән хисап ителер", − дигән карашта тора. Шуның өчен дә ул халыкны укыту, агарту эшләренә комачаулык итүче "надан муллаларны, икейөзле суфиларны, ялганчы ишаннарны" урыны туры килгән саен тәнкыйтьли. Хәсән бала тәрбияләүгә зур игътибар бирә. "Бала анадан туар инсан булып, әгәр инсан тәрбиясе бирелмәс исә, калыр хайван булып", − ди ул.

З. Һади "Җиһанша хәзрәт" әсәре белән кеше рухын наданлыктан, изелүдән, мыскыллаудан, төрлечә басып торулардан азат итәргә кирәклеген күрсәтте. Бу фикерләрне ул реаль тормыш вакыйгалары аша җанлы, тасвирлы, тапкыр һәм үткен, шул ук вакытта киң күпчелеккә аңлаешлы тел белән әйтеп бирә алды. Язучы феодализм калдыкларына, ишанлык фанатизмына, рухани изүгә, наданлык, культурасызлыкка каршы көрәште һәм татар халкын белемле, һөнәрле, рухи яктан азат итәргә омтылды. "Җиһанша хәзрәт" повесте − шуның ачык мисалы.

Наши рекомендации