Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы

Китап белән бергә йөри икән
Гореф-гадәт, акыл, тел, сөйләм.
Илгә күчте Йосыф-Зөләйхалар −
Синең кебек болай кем сөйгән?!
Х.Әюп

Борынгы татар әдәбиятының зур күләмле һәм иң популяр әсәрләреннән берсе − "Кыйссаи Йосыф" поэмасы. Кол Галинең бу әсәре − безгә билгеле булган, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән мәхәббәт поэмаларының беренчесе.

Әсәрдә Йосыф белән Зөләйха арасындагы мәхәббәт маҗаралары, дөресрәге, Зөләйханың Йосыфка булган мәхәббәте тасвирлана. Шуңа күрә дә поэмадагы мәхәббәт сызыгы сюжетның мөһим бер буынын тәшкил итә. Халык юкка гына бу поэманы "Йосыф вә Зөләйха" дип атамаган.

Поэмада Кол Гали сюжетны төзүдә үзенең новаторлыгы белән хатын-кыз образын уңай яктыртуга юл ачып җибәрә. Ләкин ул Зөләйханы төрле сынаулар аша үткәрә, аның ялгышларын да күрсәтә, аларның нәтиҗәләрен ачык итеп күз алдына китереп бастыра. Авторның герое −тормышчан. Зөләйха үз хисләренә, мәхәббәтенә тугры булып гомер кичерә. Шушы сыйфатлар әсәр героена карата соклану хисләре уяталар. Борынгы заманның күп кенә әдәби әсәрләренә хас булганча, Зөләйха да − патша кызы. Менә шушы Мәгъриб (Төньяк-Көнбатыш Африка) патшасы Таймусның кызы Зөләйха төш күрә. Уянгач та төшендә күргән гүзәл сурәт тәэсиреннән айный алмый, ашау-эчүдән, йокыдан кала. Ата-анасы да аптырый. Бер елдан кыз шул сурәтне тагын күрә. Егет: "Син минеке, мин синеке, миннән бүтәнгә карама", − дип әйтергә өлгерә, кыз уянып китә. Хыялын яулаган затның юкка чыгуына тагын хәсрәтләнә. Акылдан язу чигенә җитә. Бер елдан соң өченче тапкыр шул ук егет төшенә керә. Зөләйха аңардан кемлеген, иле кайдалыгын сорый, җавап бирмичә юкка чыкмавын үтенә. Егет үзенен кем икәнлеген, ягъни Мисыр патшасы булуын әйтә, тик ашыкмаска, эшне сабырлык белән эшләргә куша. Инде акылдан язарлык хәлгә җиткән Зөләйха бу киңәшләргә колак та салмый. Кызының үтенече буенча, Таймус затлы бирнәләр белән Зөләйханы Мисырга озата.

Үз теләгенә ирешү өчен, Зөләйхага бик күп киртәләр аша үтәргә туры килә. Мәсәлән, Мисырга килгәч, аны Йосыф түгел, ә Кыйтфир атлы патша каршы ала. Моны белгәч, Зөләйха һуштан яза. Ләкин әле кыз үзенең ашыгуы турында уйламый.

Бервакыт базардан узганда, Зөләйха Йосыфны күреп ала һәм аны сатып алырга куша. Кыйтфир бу теләген үти: Йосыфны Зөләйхага тапшыра. Тик Зөләйха бу юлы да теләгенә ирешә алмый: Йосыф аңа карамый, хатынны үзенең хуҗасы итеп кенә кабул итә. Әмма Зөләйханың мәхәббәте көчәя генә бара. Йосыфны күрми торса, үзен кая куярга белми. Яхшылык белән җиңә алмагач, куркыту юлына баса: аны зинданга (төрмәгә) яптыра, аңа Мисыр хатыннарына үзенең гаепсез икәнлеген исбатларга туры килә. Шулай итеп, кызның ашыгуы язмыш сәгатен ким дигәндә унике елга кичектерә. Ясалган хаталар, фаҗигале борылыш һәм язмышның катлаулы оешуы кулдан ычкындырылган мөмкинлекләр бәрабәренә бара.

Кол Гали Йосыфны − гакыл, Зөләйханы хис гәүдәләнеше итеп тасвирлый. Бары тик хисләренә генә бирелеп эш иткәнгә, Зөләйха шактый гына хаталар җибәрә. Мәсәлән, ул Мисыр патшасының исемен дә сорамый, Йосыфның биргән киңәшләренә колак салмый...

Зөләйха үзенең чибәрлеге белән башкалардан аерылып тора. Моны Йосыф та искәртә.

Тулун ай тик балкыр иде аның йөзи,

Оҗмах ичрә хурелгъәйнә биңзәр имди.

(Тулган ай күк балкый иде аның йөзе,

Оҗмахтагы хур кызына охшый инде.)

Шагыйрь Зөләйханың Йосыфны күргәндә шатлануын тасвирласа, аны кояшка я айга тиңли. Шагыйрьчә, мәхәббәт кешенең тирә-юньгә, дөньяга мөнәсәбәтен матурлык хисе белән баета, табигатьне кеше күз алдында кешелекле итеп җанландыруга сәләтле. Кол Галинең Зөләйхасы шашкын гашыйк. Ул "Ләйлә белән Мәҗнүн" дастанындагы Мәҗнүнне хәтерләтә. Дастанда Мәҗнүннең каны тамганда Ләйлә исеме язылу хикәяләнсә, поэмада Зөләйха күз алдында йолдызлар "Йосыф" дип сөйләшәләр. Бу − Кол Галинең гүзәл ачышы. Чөнки йолдызларны сынландыру Кол Галидән соңгы күп шагыйрьләр иҗатында чагылыш таба.

Кол Галинең Зөләйхасы − матурлыкны сөя. Аның Йосыф өчен төзеткән сарае − шуның ачык мисалы. Сарайның бизәлеше һәркемне сокландырырлык. Зөләйха, аны төзеткәндә, сынлы сәнгатьнең Йосыф хисләренә тәэсир көчен күз алдында тотып эш иткән.

Әсәрдә Зөләйха образының әһәмияте зур. Максатына ирешү өчен тыелгысыз омтылыш һәм ихтыяр, үзенең хаклыгын үтемле һәм тапкыр итеп исбатлый белү (Мисыр хатыннарының Йосыфны күргәч бармакларын кисүе) көчле хатын-кыз характеры чагылышы булып торалар. Бердәнбер мәхәббәткә тугры калып кырык ел сабыр итә алуы һәм әхлакый сафлануы нәтиҗәсендә ул язмыш каршында яшьлеген ике тапкыр кичерү хокукы ала.

Кол Галинең Зөләйхасы гади халык кызын хәтерләтә. Ул, Йосыф кебек үк, ислам динең кабул итә. Бәхетсезлекләрен мәҗүсилектә күрә. Хәлдән тайган, бөкрәйгән карчык Йосыфның юлы өстендә кечкенә генә өйдә яши. Шунысы сокландыра: ул Йосыф белән күрешеп аңлашуга өметен сүндерми. Бервакыт ул Йосыфны туктата. Хатынның күргән газаплары, ачы тормыш сабагы аны басынкы иткән. Бу инде теге, балкып һәм ярсу дәрттән чәчрәп торган шашкын Зөләйха түгел. Йосыфка яшьлек мәхәббәтен аңлатканда теле телгә йокмаган, сөйләме дәрт, матурлыкка соклану, тормыш бизәкләре белән җем-җем иткән Зөләйха ачы чынбарлыкны аңлаган. Хәзер инде ул бары тик хакыйкатьне генә күрә.

Берсе калмый юкка чыкты мал һәм мөлкәт,

Юкка чыкмый ләкин гыйшык белән хәсрәт.

Шушы сүзләре белән автор Зөләйха образына фәлсәфи-гуманистик мәгънә салган.

Зөләйха образы бүгенге яшьләргә үрнәк булып тора. Ул − мәхәббәтенә тугры, акыллы, тормыш тәҗрибәсеннән нәтиҗә ясый алучы хатын-кыз. Шул ук вакытта ягымлы, нәфис тә. Зөләйха инсафлы, кечелекле, кайгыртучан килен булып күз алдына килә. Ул каенатасы Якубка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра, аңа үзен нәкъ туган җирендә, үзенең өендә кебек хис итәргә мөмкинлек бирә.

Йомгаклап әйткәндә, Зөләйха образы аша шагыйрь гуманизмның башлангычын, хатын-кызның горур һәм сабырлыгын, гүзәл һәм күркәм сыйфатларын гәүдәләндерде. Үз әсәре белән бөтен матурлыкның башлангычы булган хатын-кыз образына дан җырлады. Шуңа күрә дә безнең әби-бабаларыбыз арасында Зөләйханың Йосыфка булган көчле мәхәббәтен, аның мәхәббәтенә тугры булып калуын, саф булып кияүгә чыгуын белмәгән, бу поэманы тыңламаган яки укымаган кеше аз булгандыр.

Наши рекомендации