Бәйлекләр һәм теркәгеләр. Аларның мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләре.

Бәйлек – иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти. Мәсәлән: Синең кебек эшләү, апа белән очрашу.

Бәйлекләр үзләреннән алда килгән сүзнең нинди дә булса килештә торуын сорыйлар һәм шуннан чыгып, 3 төркемгә аерылалар:

1. Б а ш һәм и я л е к килешен таләп итүче бәйлекләр: белән, өчен, күк, кебек, сыман, шикелле, чаклы, хәтле, кадәр, аркылы, аша, буе, буенча, буйлап, саен, сәбәпле һ.б.

Кылыч белән түгел, турылык һәм чынлык белән көчле кешеләр (М. Җәлил).

II. Ю н ә л е ш килешен таләп итүче бәйлекләргә: кадәр, чаклы, хәтле, күрә, каршы, башлап, алып, таба, караганда, карамастанбәйлекләре керә.

Мәсәлән: Төшкә таба төнлә яуган кар эреде, аяк астын пычратып җибәрде (М. Хәбибуллин).

III. Ч ы г ы ш килешен таләп итүче бәйлекләргә: соң, башка, бүтән, бирле, тыш, элек бәйлекләре керә.

Көзләрдән соң язлар килми, Алда салкын ак кышлар...(Р. Фәйзуллин).

Бәйлек сүз булып ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка, төп кебек урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган ярдәмче исемнәр йөри. Мәсәлән: Инеш буена урнашу, шкаф эченнән алу.

Т е р к ә г е ч – ярдәмлек сүз төркеме, ул җөмләләрне һәм сүзләрне үзара бәйли, терки һәм алар арасындагы төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә. Нинди синтаксик бәйләнешне барлыкка китерүләренә карап, иң башта теркәгечләр ике төркемгә бүленәләр: а) т е з ү ч е теркәгечләр, б) и я р т ү ч е теркәгечләр.

1. Тезүче теркәгечләр. Тезүче теркәгечләр үз эчләрендә җ ы ю ч ы, к а р ш ы к у ю ч ы һәм б ү л ү ч е теркәгечләргә аерылалар.

Җ ы ю ч ы теркәгечләргә: һәм, вә, тагын, ни...ни, янә, да, дә теркәгечләре керә. Мәсәлән:Ал аякларга башын куйган да йоклый, төш күрә (Г.Тукай)

К а р ш ы к у ю ч ы т е р к ә г е ч л ә р: ләкин, әмма, ә, бәлки, фәкать, тик. Мәсәлән: Хәзер аны гамьсез ак күбәләккә түгел, ә горур аккошка охшатырга мөмкин булыр иде. (Ә.Еники).

Б ү л ү ч е т е р к ә г е ч л ә р: я, яки, яисә, әле... әле, бер... бер. Мәсәлән:Әле яңгыр ява, әлеялтырап кояш чыга.

2. Ияртүче теркәгечләр. Ияртүче теркәгечләргә: чөнки, ки, гүя, гүяки, гәрчә, әгәр, ягъни кебек теркәгечләр керә. Ияртүче теркәгечләр иярчен җөмләне баш җөмләгә ияртеп киләләр һәм алар арасында с ә б ә п, м а к с а т, ш а р т, к и р е ш а р т һ.б. мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар.

Әгәр менә хәзер Арыслан аның янына килеп, аңардан гафу үтенсә, ул инде күптән тынычланган булыр иде (Г. Ахунов).

26. Аваз ияртемнәре һәм хәбәрлек сүзләр.

Ияртемнәр - кеше тавышына, хайван һәм кош-корт, бөҗәкләр чыгарган авазларга, һәм төрле җансыз предметлар тудырган авазларга охшатып ясалган сүзләр. Әтәч канатларын җилпеп: - Кикрикүүүүк!- дип кычкырды.

Аваз ияртемнәре һәм аларның төрләре:

1. Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре:

иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау, эм-мә-ә, ләң-ләң, мики-ки, му-у һ.б.

2. Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре : чаж-пож, шарт-шорт, гөрс-гөрс, шыбыр-шыбыр, шатыр-шотыр, дырк-дырк, даң-доң, келт-келт, тырр-тырр, зырр-зырр, тик-так, гөбер-гөбер, шалт-шолт, тырр-пырр, кылтыр-кылтыр һ.б.

3. Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре: дөп-дөп, лап-лап, шап-шап, шак-шык, лакыр-локыр, чап-чоп, тырт-тырт, тып-тып, тыз-быз, тыпыр-тыпыр, мештыр-мештер, мыштыр-мыштыр һ.б.

4. Кеше тавышынаохшатып ясалган аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи, үә-үә, мышык-мышык, пыш-пыш, гөж-гөж, мыдыр-медер, эһем, корык-корык, лыш-лыш, чырык-чырык һ.б.

Сөйләмдә күбесенчә хәбәр һәм җөмләнең баш кисәге рәвешендә кулланып килгән сүзләрне хәбәрлек сүзләр дип атыйлар. Алар җөмләдә раслау, кирәклек, тиешлек, мөмкинлек кебек мәгънәләр белдерәләр. (бар, юк, тиеш, кирәк, мөмкин, мә, ярый, ярар, ярамый, имеш, икән) Мәсәлән: Башкача мөмкин түгел (Ә.Еники).

Хәбәрлек сүзләрнең бер төрлесе – модаль сүзләр – җөмләдә кереш сүз вазифасында йөри. Мәсәлән: димәк, ихтимал, шиксез, гафу итегез, ниһаять, кара, туктала, минемчә, синеңчә, зинһар, бердән, гадәттә, никтер, табигый һ.б.

27. Модаль мәгънәле сүз төркемнәре.

Кисәкчәләр – сүзләргә һәм җөмләләргә модаль-экспрессив мәгънә төсмерләре өсти торган үзенчәлекле сүз төркеме. Кисәкчәләр бәйлек, яки теркәгечләрдән аермалы буларак, сүзләр яки җөмләләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне, ягъни грамматик мәгънә белдермиләр, ә модаль м ә г ъ н ә т ө с м е р л ә р е н белдерәләр: мәгънәне к ө ч ә й т ә л ә р , ч и к л и л ә р, ү т е н ү, с о р а у, р а с л а у, ш и к л ә н ү кебек һ.б. мәгънәләрне белдерәләр һ.б.

Кайбер кисәкчәләр бер генә төрле әйтеләләр: ич, бит, иң, соң, түгел, әллә; кайберләренең, кушымчаларныкы кебек, фонетик вариантлары була: гына/генә, кына/кенә, да/дә, та/тә, мы/-ме, -мыни/-мени, ук/үк. Мәсәлән: Кил инде, утыр инде. Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп (Г.Тукай).

Сөйләмдә күбесенчә хәбәр һәм җөмләнең баш кисәге рәвешендә кулланып килгән сүзләрне хәбәрлек сүзләр дип атыйлар. Алар җөмләдә раслау, кирәклек, тиешлек, мөмкинлек кебек мәгънәләр белдерәләр. (бар, юк, тиеш, кирәк, мөмкин, мә, ярый, ярар, ярамый, имеш, икән) Мәсәлән: Башкача мөмкин түгел (Ә.Еники).

Хәбәрлек сүзләрнең бер төрлесе – модаль сүзләр – җөмләдә кереш сүз вазифасында йөри. Мәсәлән: димәк, ихтимал, шиксез, гафу итегез, ниһаять, кара, туктала, минемчә, синеңчә, зинһар, бердән, гадәттә, никтер, табигый һ.б.

Ымлыклар – кешенең эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын һәм ихтыярын белдерүче сүзләрне ымлыклар дип атыйлар. Ымлыклар ике төрле: эмоциональ ымлыклар (аһ, ай-һай, ура, и-и-и, ай-яй, тфү, уф, абау, һм). М: Әһә, Баязитова да бар.

Императив ымлыклар кешенең ихтыярын, теләген белдерәләр. М: әйдә, алла, чү, тсс, һайт. М:Сез көлмәгез, яме! (Ә.Е.)

Ияртемнәр - кеше тавышына, хайван һәм кош-корт, бөҗәкләр чыгарган авазларга, һәм төрле җансыз предметлар тудырган авазларга охшатып ясалган сүзләр. Әтәч канатларын җилпеп: - Кикрикүүүүк!- дип кычкырды.

Аваз ияртемнәре һәм аларның төрләре:

1. Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре:

иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау, эм-мә-ә, ләң-ләң, мики-ки, му-у һ.б.

2. Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре : чаж-пож, шарт-шорт, гөрс-гөрс, шыбыр-шыбыр, шатыр-шотыр, дырк-дырк, даң-доң, келт-келт, тырр-тырр, зырр-зырр, тик-так, гөбер-гөбер, шалт-шолт, тырр-пырр, кылтыр-кылтыр һ.б.

3. Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре: дөп-дөп, лап-лап, шап-шап, шак-шык, лакыр-локыр, чап-чоп, тырт-тырт, тып-тып, тыз-быз, тыпыр-тыпыр, мештыр-мештер, мыштыр-мыштыр һ.б.

4. Кеше тавышынаохшатып ясалган аваз ияртемнәре: ха-ха-ха, хи-хи-хи, үә-үә, мышык-мышык, пыш-пыш, гөж-гөж, мыдыр-медер, эһем, корык-корык, лыш-лыш, чырык-чырык һ.б.

28. Татар телендә фразеологик әйтелмәләр, аларның төп билгеләре, төрләре.

Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртелми, таркалмый торган тотрыклы сүзтезмәләр белән дә белдереләләр: авыз еру – көлү, авызы колагына җитү – шатлану. Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар дип атыйлар.

Фразеологизмны бер сүз белән алыштырып була: тамырына балта чабарга – бетерергә, кот очу – курку.

Фразеологизмнарны төп мәгънәләре ягыннан өч төргә бүлеп карарга мөмкин. Бер төркем фразеологизмнарның мәгънәсе атау характерында ирекле була. Мәсәлән, пәйгәмбәр тырнагы дигән чәчәкне белдерүче фразеологизмда сүзләр чынбарлыкта логик яктан бик төрле. Бу үсемлек матур, сары, куе сары, биек була ала, аны утыртырга, үстерергә, вазага куярга мөмкин; әмма үсемлекнең исемен белдергән сүзнең төп мәгънәсе нык үзгәргән.

Икенче төркем фразеологизмнарның башка сүзләргә бәйләнеше фразеологик бәйле була. Мәсәлән, җан- фәрманга чабу тезмәсендә беренче компонент чабу сүзе белән генә бәйләнешкә керә ала – җан-фәрманга ашау дип әйтеп булмый.

Өченче төр фразеологизмнарның синтаксик бәйле мәгънәләре була. Ул мәгънәләр теге яки бу җөмлә кисәге (хәбәр) функциясендә генә реальләшә: бәласеннән башаяк, акча җимеше түгел, бакча җимеше.

Татар тел белемендә Г.Ахунов фразеологизмнарны идиома дип тә атый. Аларның 12 төрен күрсәтә:

1) әйтем (ай күрде, кояш алды);

2) мәкаль (үзе юкның күзе юк);

3) әйтем белән мәкаль арасында тора торган арадаш төрләр – алар мәкаль дә, әйтем дә булып йөри алулары белән үзенчәлекле;

4) “фигыль + фигыль калыбындагы идиомалар ( күтәреп алу, карап торганы);

5) аналитик идиомалар (ак өй, шар ачык, черегән бай);

6)мөстәкыйль сүз+ярдәмлек сүз (күңел өчен, баш чаклы);

7) Ярдәмлек сүзләрдән торган (әмма ләкин, иллә дә мәгәр);

8) лексик-грамматик идиомалар (чана шуу);

9) кинетик идиомалар (кул кысу, аяк чалу, баш ию);

10) термин идиомалар ( үги ана яфрагы, тавыш бирү);

11)канатлы әйтелмәләр ( Эш беткәч уйнарга ярый (Г.Тукай);

12) образсыз идиомалар ( кул асты, аңга килү, искә төшерү).

29. Сан һәм аның семантик төркемчәләре.

Бер үк санның аерым мәгънә, кушымча һәм сорауга ия булган төрле формалары сан төркемчәләре дип атала.

Мәгънәләре һәм грамматик бил­геләре буенча саннар түбәндәге лексик-грамматик төр­кемчәләргә бүленәләр: м и к ъ д а р с а н ы, т ә р т и п с а ­н ы , б ү л е м с а н ы , ч а м а с а н ы, җ ы ю с а н ы.

1. Микъдар саны әйбернең санын, микъдарын, төгәл исәбен белдерә: ике өстәл.

2. Тәртип саны әйбернең саналу яки урнашу тәртибен белдерә: беренче бала.

3. Бүлем саны төрдән әйберләрнең тигезбүленүен белдерә: унар, алтышар.

4. Чама саны әйбернең санын чама белән белдерә: уннарча балалар, меңләгән хатлар, унлап егет.

5. Җыю саны төрдәш әйберләрне бергә җыйнау – туплауны белдерә: берәү, икәү.

Санның төзелеше һәм дөрес язылышы:

1. Тамыр саннар бер яки ике иҗектән тора: бер, ике, дүрт.

2. Кушма саннар кушылып языла: унөч, ундүрт.

3. Тезмә саннар аерым языла: утыз ике, туксан биш.

4. Парлы саннар: өчәр-дүртәр, биш-алты.

30. Алмашлыкларның грамматик һәм семантик төркемчәләре.

А л м а ш л ы к – п р е д м е т, з а т, б и л г е мәгънәләренә г о м у м р ә ­в е ш т ә к ү р с ә т е п , и с е м, с ы й ф а т, р ә ­в е ш, с а н сүз төркемнәрен алыштыра һәм шул сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләрен үзендә чагылдыра торган сүз төр­кеме. Л е к с и к-с е м а н т и к яктан ул чынбарлык күренешләрен турыдан-туры атамый, ә гомуми рәвештә аларга к ү р с ә т ә, и ш а р ә л и, һәм сөйләмдә башка сүз төркемнәрен а л ы ш т ы р ы п килә. Л е к с и к-с е м а н т и к яктан ул чынбарлык күренешләрен турыдан-туры атамый, ә гомуми рәвештә аларга к ү р с ә т ә, и ш а р ә л и, һәм сөйләмдә башка сүз төркемнәрен а л ы ш т ы р ы п килә.

Мәгънәләре буенча алмашлыклар җиде төркемчәгә бүленәләр:

1. з а т алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар;

2. к ү р с ә т ү алмашлыклары: ул, бу, шул, шушы, теге, мондый, андый, тегенди, шундый, алай, болай, тегеләй, шушылай;

3. с о р а у алмашлыклары: кем, ни, нәрсә, кай, кайсы, кая, нинди, ник һ.б.;

4. б и л г е л ә ү алмашлыклары: бары, барлык, барча, һәммә, һәр, һәрбер, һәркем, бөтен, үз;

5. б и л г е с е з л е к алмашлыклары: кемдер, нәрсәдер, кайсыдыр, әллә кем, әллә нәрсә һ.б.;

6. ю к л ы к алмашлыклары: һичкем, һичнәрсә, һичнинди, һичкайчан, беркем, берничек һ.б.;

7. т а р т ы м алмашлыклары: минеке, синеке, безнеке, сезнеке, моныкы, тегенеке, әллә кемнеке һ.б.

Ясалышына карап, алмашлыклар т а м ы р, я с а л м а, к у ш м а, п а р л ы һәм т е з м ә алмашлыкларга бүле­нәләр.

Т а м ы р а л м а ш л ы к л а р: мин, син, ул, шул, кем, ни, ник, кай, үз – бер иҗекле; тамырлашкан алмашлыклар: нәрсә, шушы, теге ике иҗекле була. Мәсәлән:

Тукта, каябарасың? Никкузгалдың? – дип паровозга таба станция начальнигы йөгереп килә иде инде (Г.Кутуй).

Я с а л м а а л м а ш л ы к л а р н ы ң күпчелеге күрсәтү алмашлыклары нигезендә -дый/-ди, -дыр/-дер, -лай/-ләй кушымчалары белән ясала:андый, мондый, тегенди, нинди, ниндидер, болай, тегеләй, алай һ.б.

Андый авылларда кызлар чая була торганнар иде (М.Мәһ­диев).

К у ш м а а л м а ш л ы к л а р ясалышында сорау алмашлыклары һәм бер, һәр, һич сүзләре катнаша. Бу алмашлыкларның күпчелеге кушылып языла: беркем, беркайда, кайбер, һәр­кем, һәртөрле, һичкайчан, һәркайсы һ.б.

Күрдем хәзер: эшкә һичнәрсә тиң түгел,

Эштән көчле нәрсә табу мөмкин түгел (Г.Тукай).

Т е з м ә а л м а ш л ы к л а р н ы ң күпчелеге шулай ук сорау алмашлыклары катнашында ясала: әллә кем, әллә нәрсә, әллә кайчан, әллә кайда, теләсә кайсы, теләсә нинди, кем дә булса һ.б.

Кайдадыр әллә нинди шомлы тавыш белән ябалак кычкыра башлады (Г.Әпсәләмов).

П а р л ы а л м а ш л ы к л а р. Аерым очракларда алмашлыклар кабатланып, парлы алмашлыклар буларак та кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, билгесезлек яки юклык алмашлыгы мәгъ­нәсендә ул-бу, аны-моны, алай-болай, анда-монда кебек парлы алмашлыклар килә:

Без хәзер аңа эшләгән җирендә ул-бу булмагае дип, тагын куркуда яшибез (А.Расих).

31. Иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен шарт, иярчен кире җөмләле кушма җөмләләр.

Иярчен рәвеш җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең рәвешен турыдан-туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән рәвеш хәленең конкрет эчтәлеген тәшкил итә.Синтетик рәвеш җөмлә баш җөмләгә кебек, шикелле, төсле, сыман, хәлдә, килеш бәйлекләре, - ча/-чә, -дай/-дәй һәм хәл фигыль кушымчалары аша ияреп килә. М: Ул безнең белән исәнләшмәгән кебек, без дә аның белән исәнләшергә кыймадык (М.Гафури).Аналитик иярчен кушма җөмлә баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр һәм ки теркәгече, гүя, әйтерсең, диярсең кебек теркәгеч сүзләр ярдәмендә иярә. М: Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага, әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш! (Г.Тукай).

Иярчен күләм җөмлә эш яки хәлнең күләмен я турыдан- туры белдерә, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән күләм хәленең эчтәлеген тәшкил итә. Синтетик төре баш җөмләгә кадәр, хәтле бәйлекләре һәм дәрәҗәдә, күләмдә бәйлек сүзләре –мыйча/-мичә кушымчалары аша бәйләнә. М: Бакчада чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә чибәр булып җитештеләр. Аналитик күләм җөмләләр парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, ки теркәгеч ярдәмендә бәйләнеп киләләр. М:Ни хәтле тиз булса, шул хәтле яхшы (Ш.Камал).

Иярчен шарт җөмлә баш җөмләгә эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш яки хәлне турыдан-туры белдерә яисә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән шарт хәленең эчтәлеген тәшкил итә. Синтетик төре баш җөмләгә –са/-сә шарт фигыль кушымчасы, исә, икән сүзе, -мы/-ме сорау кушымчасы аша ияреп килә. М:Хәрабәләргә озак карап торсаң, тын кысыла башлый (М.Юныс). Аналитик төре баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр (алайса, алай булса, шулай булганда, югыйсә) ярдәмендә бәйләнә. М:Газинур, бәлки, әйләнеп тә кайтмас, шулай булса Миңнурыйга бик авыр булачак (Г.Әпсәләмов).

Иярчен кире җөмлә көтелгән эш яки хәлнең баш җөмләдә киресе булачагын белдерә яисә баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән белдерелгән кире хәлнең конкрет эчтәлеген тәшкил итә. Синтетик кире җөмлә баш җөмләгә шарт фигыль кушымчасы һәм да/дә кисәкчәләре ярдәмендә (-са да/-сә дә), -ып/-еп, -гач/-гәч хәл фигыль кушымчасына да/дә кисәкчәләре кушылып, 3 зат боерык фигыль кушымчасы һәм карамастан бәйлек сүзе ярдәмендә бәйләнә. М: Бу юл нинди генә кыен булмасын, алар җиңделәр. Аналитик кире җөмлә баш җөмләгә шулай да, алай да, шулай булса да, шуңа карамастан кебек мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә бәйләнеп килә. М: Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм (Г.Бәширов).

32. Исем фигыль һәм инфинитив. Аларның мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләре.

Исем фигыль - үзендә фигыль һәм исем үзенчәлекләрен берләштергән затланышсыз фигыль формасы. Хәзерге әдәби телдә исем фигыль -у/-ү кушымчасы белән ясала һәм процессны атап, процес исемен белдереп килә: бару, килү, йөгерү, көлү, сөйләү һ.б.

М: Йөгерү – файдалы (сөйләм теле). Югалтуның ни икәнен белә, юатуны белми һич йөрәк. (С.Хәким)

Исем фигыль, фигыль кебек, барлык – юклык белән төрләнә; үзенә бәйләнгән исемнең нинди дә булс килштә килүен сорый.

Исем фигыль, исем кебек үк, килеш, тартым, зат-сан белән төрләнә, җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл, иярчен җөләнең хәбәре булып килә: Син яшәүнең кызыгын белмисең. (М.Мәһдиев).

Инфинитив – зат-сан, заман белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе. Ул –ырга/-ергә, -рга/-ргә, -арга/-әргә кушымчалары ярдәмендә ясала: ясарга, уйларга, китәргә, килергә, төзергә.

Инфинитив барлык-юклык белән төрләнә: барырга-бармаска, килергә-килмәскә.

Инфинитив җөмләдә мөстәкыйль кулланылырга да, икенче фигыльгә ияреп килергә дә мөмкин. М: Ул бит сиңа ашарга пешерә (М.Мәһдиев).

33. Татар телендә сүзләрнең мәгънәле кисәкләре.

Т а м ы р дип сүзнең лексик мәгънә белдерә торган һәм шул мәгънәне саклаган хәлдә ваграк кисәкләргә таркала алмый торган кисәгенә әйтәләр.

1. Бер иҗекле тамыр сүзләр: эш, ал, ил, баш, бер, йөз, төш, әйт, йорт, дүрт, чирт һ.б.

2. Ике иҗекле тамыр сүзләр: ана, олы, укы, кара, сары, сука, татар, кояш, кубыз, карга, бәйрәм һ.б.

3. Өч иҗекле тамыр сүзләр: тәрәзә, бүрәнә, шүрәле, ябалак, карчыга, арыслан, кырмыска, балтырган һ.б.

Тамырга бер-бер артлы ялганып килә торган сүз кисәкләре – морфемалар – кушымчалар (аффикслар) дип атала. Ике төркемгә бүленәләр: с ү з я с а г ы ч кушымчалар һәм ф о р м а я с а г ы ч л а р. С ү з я с а г ы ч кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен яңача оештыруда катнашалар, лексик мәгънәне үзгәртәләр. Мәсәлән, тимер сүзе лексик мәгънәсе буенча металлның бер төрен белдерә, тимер-че сүзе исә билгеле бер һөнәр иясен атый. Форма ясагыч кушымчалар исә сүзнең лексик мәгънәсен үзгәрешсез калдыралар, бары тик сүз­ләрнең төрле формаларын ясыйлар, ягъни сүзләрне төр­лән­дерәләр. Мә­сәлән,китаб-ым-ны, китап-ка, китап-лар, китаб-ыгыз-ны.

Кушымчаларның төзелеше һәм вариантлары. Татар телендә кушымчалар аваз төзелеше буенча бик төрле:

а) бер сузык аваздан торган кушымчалар: бар-а, кил-ә, ныг-ы, ким-е;

б) бер тартык аваздан торган кушымчалар: бар-ды-к, сөйлә-де-к, укы-т һ.б.;

в) тартык-сузыктан, сузык-тартыктан торган кушымчалар: бар-ды, кайт-ты; бар-ыр, кил-ер;

г) тартык-сузык-тартыктан торган кушымчалар: көн-нәр, ай-лар, ел-дан һ.б.;

д) төзелеше буенча катлаулы кушымчалар: урман-дагы; без-неке, кил-гәлә; көл-емсерә; бар-ырга.

Сүзнең лексик мәгъ­нә белдерә торган һәм форма ясагыч кушымчалардан азат булган кисәге нигез дип атала.

Нигез составында тамыр һәм сүзьясагыч кушымчалар гына була ала.

Татар телендә сүз нигезенең түбәндәге төрләре бар: а) тамыр нигезле сүзләр – составында ясагыч кушымчалар булмаган сүзформалар тамыр нигезле була: эш, эш-кә, эш-ебез-гә; ясалма нигез – составында сүз ясагыч кушымчалар булган сүзформалар: эшлә-де-к, эшлә-сә-ң;кушма ни­­гез – ике тамыр кушылып ясалган сүзформалар – төн­­боек-лар, аккош-ны; парлы нигез – тирә-як-ка, бала-ча­га-лар; тезмә нигез –эш ит-үче-ләр, каен җиләг-ен-ә һ.б.

34. Җөмләдә сүз тәртибе һәм аның төрләре, җөмлә кисәкләренең урыны.

Сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә сүзләрнең урнашу тәртибе зур роль уйный. Сүзләрнең уңай тәртибе. Бу мәсьәлә үзара ияртү бәйләнешендә тора торган сүзләргә генә карый. Тыныч хикәяләү сүзләрнең уңай тәртибе булу белән характерлана. Уңай тәртип булганда, алар түбәндәгечә урнашалар: а) хәбәрлекле мөнәсәбәттәге кисәкләрнең ияртүчесе иярүчедән алда килә. Димәк, ия хәбәрдән алда куела; б) төгәлләүле мөнәсәбәттәге кисәкләрнең, киресенчә, иярүчесе ияртүчедән алда куела, шуның өчен аергыч аерылмыштан, тәмамлык һәм хәл ияртүче кисәктән алда куела; в) аныклагыч исә, бу иярчен кисәкләрдән аермалы буларак, аныкланмыштан соң куела. М: Бу урынга узган ел Гайфи – Әхәтнең бабасы укучылар көче белән бакча утырткан; Узган ел бу урынга гайфи – Әхәтнең бабасы укучылар көче белән бакча утырткан.

Сүзләрнең кире тәртибе. Сүзләрнең кире тәртибе, ягъни инверсия, күбрәк телдән сөйләмдә һәм көчле тойгы белән әйтелгән җөмләләрдә була. Кире тәртип булганда , сүзләр түбәндәгечә урнашалар: а) үзара хәбәрлекле мөнәсәбәткә кергән сүзләрнең иярүчесе (хәбәр) алдан, ияртүчесе (ия) аннан соң килә; б) үзара төгәлләүле мөнәсәбәткә кергән сүзләрнең ияртүчесе алдан , иярүчесе аннан соң килә, димәк, аергыч, тәмамлык һәм хәл ияртүче кисәкләрдән соң урнашалар.

Хәбәрнең урыны. Гадәти язма сөйләмдә хәбәр җөмләнең ахырында килә: Көн кызу. Кояш кыздыра.

Иянең урыны. Гадәти язма сөйләмдә ия хәбәр алдындагы теләсә нинди урында килергә мөмкин. Әгәр дә сөйләм предметын белдерсә, ул җөмлә башында килә: Бу яз колхоз кешеләре өчен зур шатлык алып килде. (Ф.Хөсни).

Аергычның урыны. Аергыч үзенең аерылмышыннан читкә китә алмый, аерылмыш кайда булса, ул шунда килә.

Тәмамлык һәм хәлләрнең урыны. Әгәр тәмамлык һәм хәлләр сөйләмнең предметын белдерсәләр, алар җөмлә башында урнашалар: Аны җитәкче итеп сайладылар. Әгәр тәмамлык һәм хәлләр сөйләмнең яңалыгын белдерсәләр, алар хәбәрдән алда янәшә урнашалар:Атасы пароходларны тавышыннан таный. (Г.Ибр.)

Аныклагычларның урыны. Аныклагыч үзенең аныкланмышыннан һәрвакыт соң килә: Ул үзенең ахирәтен каршы алды – җан дустын (Х.Сарьян).

Модаль кисәкләрнең урыны. Тыңлаучының игътибарын җәлеп итәргә кирәк булса, эндәш сүзләр җөмлә башында әйтеләләр.Иптәшләр! Иптәшләр! Тавышланмагыз, мин сезгә дөреслекне әйтәм! (Г.Бәширов). Кереш сүзләр гомумән җөмләгә дә, аның бер кисәгенә дә карый алалар. Җөмлә кисәгенә караган кереш сүзләр шул кисәк янында киләләр: Ә хәзер аны, әйтерсең, алмаштырганнар (Г.Әпсәләмов).

35. Фигыльдә зат-сан категориясе. Зат-сан кушымчаларының ике төре.

Эш, хәл, хәрәкәтне башкаручы затка ишарә итә торган кушымчалар зат кушымчалары дип атала.

1 зат эшне сөйләүче башкарганын күрсәтә: язам, беләм, ашыйм. Күрсәтермен. Алдым.

Монда –мын/-мен/-м зат кушымчалары, эшне сөйләүче (мин) үтәгәнне аңлаталар.

2 зат эшне тыңлаучы башкарганын күрсәтә: язасың, беләсең, кайттың; эшне тыңлаучы үтәгәнне белдерәләр.

3 зат эшне сөйләүчедән һәм тыңлаучыдан читтәге зат яки әйбернең башкарганы күрсәтә: яза, белә, язар, белер, язды, белде.

Зат кушымчалары берлектә һәм күплектә була. Зат кушымчалары икее төрле була.

1. Тулы төр (1 төр)

Берлек Күплек

1. –мын,- мен -ыбыз,-ебез.

2. –сың, - сең. -сыз,-сез

3. -, - -лар,-ләр

2. Кыска төр (2 төр)

Берлек Күплек

1. –м -к.

2. - ң. -гыз,-гез

3. -, - -лар,-ләр

36. Аерымланган кисәкләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

Аерымлану – иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйльлеге арту дигән сүз.

Төрле җөмлә кисәкләре төрле шартларда аерымланалар.

Аергычлар үзләре ияргән сүзгә кире тәртиптә килеп аерымланалар. М:Түзмәс, торыр татар егетләре, сугышларда башын салганнар. (С.Хәким).

Тәмамлыклар, җөмлә интонациясе эчендә калып, инверсияләнеп килсәләр аерымланалар. М: Мин сездән кияүгә китәргә җыенам, шәһәр егетенә (Х.Вахит).

Җәенке хәлләр. Фигыль белән бирелгән хәлләр, үзләре ияргән сүздән ерак торсалар аерымланалар. М: Сәгать биш тулгач та, мин залга төштем (Ә.Еники).

Җөмлә башында килгән һәм урын-вакыт рәвешләре белән белдерелгән вакыт һәм урын хәлләре аерымланмыйлар. М: Көндезләрен кайда була икән ул? (Ә.Еники).

Ярашкан аныклагычлар һәм теркәгеч белән килгән аныклагычлар һәрвакыт аерымланалар һәм аныкланмыштан төрле тыныш билгеләре белән аерылып торалар. М: Монда икенче бер мөһим этәргеч тә – географик фактор да – зур роль уйнаган (М.Госманов)

Сызык, ике нокта, өтерләр куела.

37. Тартык фонемаларны классификацияләү. Аларга хас булган фонетик законнар.

Татар телендә 28 тартык фонема бар. Артикуляцион яктан тартык авазлар түбәндәгечә төркемләнәләр: - ясалу урыны буенча: үпкәдән килүче һава агымына тоткарлык ясалган урынга карап: ирен-ирен [б] [п] [w] [м], ирен-теш [ф] [в], тел алды [д] [т] [ц] [с] [ч] [щ] [ш] [з] [ж] [җ] [н] [л] [р], тел уртасы [й], тел арты [к] [г], кече тел (увуляр) [қ][ғ] [х] [ң], йоткылык (фарингаль) [һ], бугаз (ларингаль) [ء]. - ясалу ысулы буенча: , һава агымына тоткарлыкның ни рәвешле ясалуына карап, йомык [б] [п] [д] [т] [ц] [г] [к] [қ] [ء], өрелмәле [ф] [в] [с] [ч] [ш] [щ] [з] [ж] [җ] [й] [х] [һ] [ғ] [w], ярымйомык [м] [н] [л] [ң], калтыраулы [р]. Акустик яктан тавыш һәм шауның катнашу дәрәҗәсенә карап тартыклар: сонор [р] [м] [й] [н] [ң] [л] [w]; шаулы яңгырау: [б] [в] [д] [з] [ж] [җ] [г] [ғ] һәм шаулы саңгырау: [п] [ф] [т] [с] [ш] [ч] [к] [қ] [ц] [щ] [х] [һ] [’].

38. Дөнья телләрен классификацияләү.

Бүгенге көндә җир шарында барлыгы 7000000000 кеше яши, дип исәпләнә. Әлеге халык 5-6 мең телдә сөйләшә. Телләрне төркемләү – дөнья телләрен билгеле бер уртак сыйфатлары буенча бүлү дигән сүз. Тел белемендә шундый берничә классификация яшәп килә, алар арасында дүртесе төп (ареаль (географик), гегеалогик, типологик һәм фукциональ) классификация санала. Төп (зур) тел гаиләләре 15: һинд-европа, семит-хәмит, Кавказ, дравид, Урал, Алтай, чукот-камчатка, нигер-кардофан, Нил-сахара, койсан, Кытай-тибет, тай, австро-азиат, австронезия, эскимос-алеут телләре гаиләсе.

39.Урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаучы укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр.
11 нче сыйныф ахырына укучылар татар теленнән түбәндәге белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

1.Тел бүлекләре буенча мәгълүматлылык

Фонетика һәм орфоэпия буенча:

1.Татар телендәге сузык һәм тартык авазларның акустик-артикуляцион үзгәрешләрен белү. Авазларны дөрес әйтү.

2.Сүз басымы белән логик басымны дөрес кую.

3.Сүзләргә фонетик анализ ясау.

4.Сүзләргә трпнскрипция ясау.

5. Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аеру.Алфавитны белү.

Лексикология һәм фразеология буенча:

1.Татар теленең сүз байлыгын барлау, аңа характеристика бирү.

2.Сүзләрнең һәм фразиологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәләрен аңлату, синоним һәм антонимнар табу.

3.Аңлатмалы, энциклопедик, этимологик,тәрҗемәле сүзлекләр белән эшләү.

Стилистика буенча:

1.Телебездә кулланыла торган стильләрне, аларның үзенчәлекләрен белү.

2.Төрле стильдәге текстларны аера белү.Стиль хаталарын табу һәм төзәтү буенча эшләү.

Сүз төзелеше буенча:

1.Татар теленең ялганмалы табигатен аңлау. Сүзләрнең мәгънәле кисәкләрен билгели белү.Тамыр,нигез һәм кушымчаларга аңлатма бирү.

2.Сүзләрне төзелеше һәм ясалышы буенча тикшерү.

Морфология буенча:

1.Сүзләрне төркемләү,сүз төркемнәренең үзенчәлекләрен билгеләү, аларның лексик-грамматик, морфологик һәм синтаксик билгеләрен аңлау.

2.Өйрәнелгән сүз төркемнәренең морфологик билгеләрен күзаллау. Татар телендә исемләшә торган сүз төркемнәрен барлау.

3.Сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

4. Аларның төрле ысуллар белән ясалуын белү.

Синтаксис һәм пунктуация буенча:

1. Өйрәнә торган синтаксик берәмлекләрне аңлау.

2. Җөмләләрне сүзтезмәләргә таркату. Иярүче һәм ияртүче сүзләрне билгеләү, аларны бәйләүче тел чараларын табу.

3. Сүзтезмә белән җөмләнең бер-берсеннән аермасын таный белү.

4. Җөмләнең әйтү максаты буенча төрен, логик басым һәм сүз тәртибен белү.

5. Гади җөмлә төрләрен билгеләү.

6. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәеләрен табып, аларның кайсы сүз төркемнәре белән белдерелүен күрсәтү.

7. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү.

8. Җөмләдә тиңдәш кисәкләрне, кереш һәм эндәш сүзләрне табу.

9. Җөмләнең аерымланган кисәкләрен билгеләү.

10. Туры һәм кыек сөйләмнең үзенчәлекләрен аңлату.

11. Тыныш билгеләрен куюны аңлату.

12. Җөмлә ахырында, аерымланган кисәкләр янында, тиңдәш кисәкләр, эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре кую.

13. Ия белән хәбәр янында сызык кую очракларын белү.

14. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә, катлаулы кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую.

15. Диалог һәм туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую.

Сөйләм эшчәнлеге буенча мәгълүматлылык

1.Телдән һәм язма сөйләмдә:

.репродуктив сөйләм: укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү яки язу;

.продуктив сөйләм: бирелгән тема буенча тиешле әдәби нормаларга җавап бирә торган һәм эзлекле итеп оештырылган сөйләм.

2.Төрле стиьдәге текстларны аңлы, йөгерек, дөрес һәм сәнгатьле итеп уку.

3.Төрле эш кәгазьләрен яза белү.

4.Караган спектаклгьгә, укылган китапка бәяләмә язу.

5.Төрле китапларга аннотация язу.

6.Программа буенча өйрәнелгән әдәби әсәр геройларына телдән яки язмача характеристика бирү.

7.Газета-журналларга мәкаләләр язу.

8.Тезислар, рефератлар, докладлар язу.

40. Татар телен укыту методикасының дидактик принциплары.

Татар телен укыту методикасының дидактик принципларына: фәннилек, системалылык, эзлеклелек һәм дәвамлылык, теорияне гамәл белән бәйләү, аңлылык һәм активлык, укучыларның белемнәре ныклы булу, материалның аңлаешлы булуы, күрсәтмәлелек, балаларның уку эшчәнлеген оештыруга дифференциаль һәм шәхси (индивидуаль) якын килү, уку эшчәнлегенең балалар үсешенә ярдәм итүе, укучыларны белемле һәм тәрбияле итүне бердәм процесс итеп алып бару.

Фәннилек принцибы тел укытканда укучыларга инде тел гыйлемендә дөрес дип табылган, программа нигезендә аларга өйрәтелергә тиешле мәгълүмат бирүне, шулай ук кайбер тел күренешләрен тарихи яктыртуны алда тота, аларныңтүзенчәлекләрен, бер күренешнең икенчесе белән бәйләнешен дә дөрес итеп укучыларга аңлатырга кирәк була.

Система һәм эзлеклелек бозыла икән, укучылар материалны начар үзләштерәләр һәм аны аңлату яки өйрәтү дә кыенлаша. Эзлеклелек, дәвамчылык принцибын бозмас өчен, укытучы һәрвакыт өйрәтә торган теманың башлангыч мәктәптә һәм алдагы сыйныфларда бирелү күләмен, укучыларның белем дәрәҗәләрен белеп эш итәргә, моның өчен ул сыйныфларның программа һәм дәреслекләре белән яхшы таныш булырга тиеш.

Теорияне гамәл белән бәйләү. Бу – мәктәптә укытуны тормыш белән бәйләү дигән сүз. Укучы алган белемне гамәлдә, үзенең эшендә куллана белергә өйрәнсен. Татар теле дәресләрендә, тел материалын өйрәтү белән бергә, әдәби тел нормаларына туры китереп, укучыны сөйләргә һәм язарга, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлы укырга, докладлар сөйләргә, чыгышлар ясарга, эш кәгазьләре язарга, үз фикерләрен сөйләмә һәм язма рәвештә бирә белергә өйрәтү таләп ителә.

Тел дәресләрендә аңлылык һәм активлык. Укучының теге яки бу грамматик кагыйдәне әйтүе яисә нинди дә булса грамматик күренешне күрсәтүе генә җитми, бәлки ул кагыйдә яки күренешләрне аңлы рәвештә гамәлдә куллана белсен.

Укучылар белеменең ныклы булуы. Белеме ныклы булсын өчен, өйрәнелә торган материал ачык һәм анык булырга , укучы аны аңлап үзләштерергә, ул аңа нык тәэсир итәргә, аны белү теләге уятырга, яңа өйрәнә торган тел күренешләрен алда өйрәнгәннәр белән бәйли белергә, дәрестә һәм өйдә эшләү өчен бирелгән мөстәкыйль эшләрне һәм биремнәрне аңлап үтәргә һәм шуны үзенең гамәли эшендә файдалана белү күнекмәләре алырга, үткәннәрне системалы рәвештә кабатлап һәм ныгытып торырга тиеш.

Материалның аңлаешлы булуы. Материалның аңлаешлы булуы укучыларның яшь һәм үсеш аерымлыклары, аның характеры һәм аны укучыларга җиткерү юллары белән дә билгеләнә.

Күрсәтмәлек. Дәрестә төрле күрсәтмәлектән файдалануның әһәмияте бик зур. Ул программа материалын укучының аңлы рәвештә үзләштерүе өчен шарт булып тора.

Укучыларга дифференциаль һәм аерым (индивидуаль) якын килү. Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы, барлык укчының интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләтлелек, фикерләү һәм белемне үзләштерү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге һ.б.), уңай һәм кимчелекле якларны. Аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе һәм ачыклавы таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциальһәм аерым (индивидуаль) якын килә һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрә ала.

41. Класстан тыш эшләрнең класс эше белән бәйләнеше. Класстан тыш эшләрдә предметара бәйләнешләрне тормышка ашыру.

Мәктәптә укыту – тәрбия эшен оештыруның төп формасы – дәрес. Моннан тыш укучыларга тел буенча белем һәм тәрбия бирү процессында, укытучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыруда дәрестән тыш эшләрнең түбәндәге формалары гамәлгә кереп бара:өй эше, туган тел түгәрәкләре, олимпиада, атналыклар, экскурссия, кичәләр һ.б.Мәктәптә татар теле буенча үткәрелә торган дәрестән тыш эшләр укучыларның белемнәрен күтәрүдә, фәнгә карата кызыксыну тәрбияләүдә, сөйләм телен һәм язма телне үстеүдә, грамматик белемнәрне һәм орфографик күнекмәләрен тирәнәйтүдә әһәмиятле эш төрләрен тәшкил итәләр.

Дәрестән тыш эшләр арасында өй эше иң әһәмиятле урынны алып тора. Өй эше – дәрестәге эшнең дәвамы ул. Укучылар дәрестә өйрәнгән материалны өйдә тагын искә төшерәләр, аны мөстәкыйль күнегүләр юлы белән ныгыталар, киңәйтәләр.

Тел түгәрәге – башка дәрестән тыш эш төрләреннән аермалы буларак, түгәрәкләр системалы рәвештә үткәреләләр. Түгәрәк эшен алып бару өчен, укытучы алдан төзелгән һәм дирекция тарафыннан расланган конкрет планга нигезләнә. М:1.Тел тарихы. 2. Исемнәр тарихы. 3. Фонетика. 4.Морфология һ.б.

Экскурсия. Өй эше кебек үк, экскурсия әһәмиятле урын алып тора. Укытучы балаларны экскурсиягә алып барганчы ук, аның дәрес материалы белән белән ни дәрәҗәдә бәйләнеше барлыгы турында уйларга тиеш. Татар телен өйрәнү барышында укучылар мөстәкыйль күзәтүләре буенча төрле типтагы язма эшләр башкаралар.Укытучы балаларга тупланган материалны дөрес файдалану буенча юнәлеш бирергә тиеш.

42. Укыту методлары һәм аларның тел дәресләрдә куела торган конкрет бурыч, максатларны тормышка ашырудагы роле.

«Метод» сүзе грек телендә «юл, ысул» дигәнне аңлата. Метод алымнардан тора. Бер үк алым төрле метод составына керергә мөмкин. Алым — методның иң кирәкле өлеше. Ул зур булмаган дидактик максатларны тормышка ашыру өчен кирәк. Хәзерге дидактика һәм методикада укучылар тарафыннан кулланыла торган методларны — уку методлары (тыңлау, зиһенгә алу, күнегүләр белән эшләү, күзәтү, төрле модельләр, грамматик һәм синтаксик конструкцияләр төзү һ.б.), укытучы файдаланганнарын — укыту методлары (укытучы сүзе, лекция, аңлату, әңгәмә һ.б.) дип тәкъдим итәләр. Димәк, укыту методлары — укытучы белән укучының белемнәрне үзләштерү өлкәсендә (яңа материалны аңлату, белем һәм күнекмәләрне ныгыту, системага салу, гомумиләштереп кабатлау һәм башка өлешләрендә) бергәләп эшләү юллары ул. Аның нигезендә дидактик, методик, лингвистик һәм психологик принциплар ята: тел материалын, сүзләрне сайлап алу, фәннилек, эзлеклелек, функциональ, коммуникатив, чагыштырма, бүлекара бәйләнеш, стилистик аерымлау, авазларны өйрәнүне ишетеп аңлауга нигезләү һ.б. Укыту методлары аерым максатка ирешүне тәэмин итә: 1) укучылар ныклы белем һәм күнекмәләр алсын өчен, шартлар тудыру; 2) татар телендә иркен аралаша, сөйләшә алуга ирешү; 3) эзлекле фикер йөртергә сәләтле укучыны төрле яклап үстерү; 4) телгә өйрәнүне татар халкының тарихы, сәнгате, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән тыгыз бәйләүгә юнәлеш бирү; 5) телгә өйрәнүне әхлакый-эстетик тәрбия бирү белән берлектә алып баруга юл күрсәтү һ.б.

43. Сүз төзелешен һәм ясалышын өйрәтү методикасы.

Башта сүз төзелеше, сүзләрнең ясалыш төрләре турында мәгълүмат һәм гамәли күнекмәләр бирелә. Шуның белән сүз төркемнәрен өйрәнергә җирлек туа. Сүзләрнең төзелешен, аның тамырын һәм кушымчаларын белми торып, укучы сүз төркемнәрен грамматик билгеләрен үзләштерә алмый.

Сүз төзелешен яхшы белү сүз төркемнәрен һәм орфографияне яхшы үзләштерергә дә ярдәм итә. М:каенлык, үләнлек кебек сүзләрдә укучы элек тамырны таба (каен, үлән), аннары, аларга –лык,-лек кушымчалары кушып ясалуын һәм ул сүзләрнең ясалма булуын, -лык,-лек кебек ясагыч кушымчаларның ничек язылуын белә. 5 сыйныфта сүз төзелеше турында мәгълүмат бирелә һәм сүз төркемнәре өйрәнүгә, синтаксисны үткәндә, теге яки бу сүз төркемнәренең җөмлә кисәге булып килүенә бәйләп, системалы рәвештә кабатлана һәм тирәнәйтелә.

Сүзләрнең ясалышы турында укучыларга башлангыч мәктәптә үк өлешчә мәгълүмат бирелә. Шуңа күрә түбәндәге таблица ярдәмендә, аларның белемнәрен актуальләштерү юлы белән, танып белү бурычы куела.

Наши рекомендации