Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә аналар һәм балалар проблемасының бирелеше
Оҗмах аналар табаны астында. |
Коръән аяте |
Ана − бик яшьли үлеп китсә дә, ана, ә баласы − сакалы агарып бетсә дә бала − мәңге бурычлы бала! |
Ә. Еники |
Татар әдәбияты халкыбыз тарихын, аның күңелен, милли рухын өйрәнүнең дәреслеге итеп алырлык әсәрләр иҗат иткән әдипләргә бай. Шуларның берсе − безнең аксакалыбыз, милли рухыбыз җырчысы − Әмирхан Еники. Бу бөек әдипнең әсәрләрен дулкынланмыйча укучы кеше бармы икән? Юктыр! Моның төп сәбәбе, минемчә, язучының халык күңелен бик нечкә сизү сәләтенә, халык йөрәгенең иң түрендә яткан өмет-теләкләрен күрә алу мөмкинлегенә ия булуында.
Әйе, Ә. Еники гади, табигый күренешнең дә сәнгатьчә матурлыгын, тирән мәгънәсен сурәтләп күрсәтә. Шуның аркасында әсәр кеше күңелен тулысынча яулап ала: уйландыра, моңландыра, елата, җырлата, сагындыра...
Язучының әсәрләрендә миһербанлы, изге җанлы, олы, садә күңелле Ана образы әсәрдән әсәргә күчә бара. Бу тема башлап сугыш чоры әсәрләренә килеп керә. "Бала" хикәясендә беренче мәртәбә сугышка кергән Зариф солдат сугыш котырган урында анасыннан аерылып калган кызчыкка юлыга: сабыйның анасын эзләп китә, илтеп тапшыра. Шушы гади генә вакыйга, станциядән китәргә торучы эшелон янында кая бәрелеп, кая сугылырга белмәгән ананы күрү, аңа баласын исән-имин илтеп тапшыру − яшь солдатны бөтенләй үзгәртә. "Ана һәм кыз" хикәясендә дә Рәхилә сөекле энесенең фронтта һәлак булуы турындагы шомлы хәбәрне авыру әнисеннән яшерә, аның өметен өзәргә теләми. "Бер генә сәгатькә" хикәясендәге солдат Гомәр, фронт аша узып барышлый, туган өенә кереп чыгарга мөмкинлек таба. Вакыт бик кыска − бер генә сәгать. Хикәядә очрашу шатлыгы белән аерылышу хәсрәте дә, ата-анага чиксез хөрмәт, ихтирам да бергә, берьюлы күрсәтелә. Язучы шушы вакыйганың якыннары күңеленә ничек тәэсир итүен, кешеләрнең аеруча киеренке хәлдә калуларын үтә төгәл һәм психологик планда сурәтли. Хикәяләрнең һәрберсендә үзәктә Ана образы, аның кичерешләре, аның бала күңелендәге урыны тора. Әйтеп үтелгән хикәяләр үзләре генә дә Ә. Еникинең кешелек, мәхәбәт, гүзәллек, миһербанлык дигән мәңгелек байлыкларга дан җырлаучы язучы булуы турында әйтә.
Ана образы − язучының һәрбер әсәрендә диярлек лаеклы урында. Бу образ белән без Ә. Еникинең сугыштан соңгы әсәрләрендә дә еш очрашабыз. Автор сугыш чоры хикәяләрендә ана образын Ватан-ана белән тиңләштерсә, сугыштан соңгы әсәрләрендә башка вазифалар да өсти: ана гореф-гадәтләр, милләт язмышы сакчысы буларак килеп баса. Шул ук вакытта ул тәрбияче дә була.
Әдипнең 1964 елда язылган "Матурлык" хикәясенең сюжеты гади генә. Шәкертләр җәйге ялга кайтышлый Бәдретдиннәргә тукталып, чәй эчеп чыгалар. Гади генә күренеш аркылы әдип никадәр тирән хисләрне сөйләп, хикәяләп бирә. Матурлык дигәч тә, зиннәтле пулатлар да, чибәр туташлар да тасвирланмый монда. Киресенчә, соң чиккә җиткән ярлылык, шәкерт әнисенең рәхимсез чәчәк авыруыннан ямьсезләнеп калган йөзе сурәтләнә. Матурлык исә икенче нәрсәдә − ана белән баланың бер-берсен өзелеп яратуларында, ягъни кешенең күңелендә булып чыга. Биредә рухи матурлык тышкы ямьсезлеккә контраст итеп куела. Шушы эчке гүзәллек, ягымлылык, олы җанлылык янында тышкы ямьсезлек тә ничектер эреп юкка чыккандай була, күңелдә тик матурлыкка соклану тойгысы гына утырып кала. Шушы тойгы күздән яшьләр китерә. "Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!" Чынлап та, балага яшәү биргән, дөньяга, тирә-юньдәгеләргә ихтирам һәм игътибар белән карарга өйрәткән, шагыйрь күңелле, моңлы бала тәрбияләп үстерә алган ана ямьсез була алмый.
60 нчы елларда Ә. Еникинең туган җир, аналар һәм балалар, алар аркасындагы мөнәсәбәтләр проблемаларын күтәрүнең реаль җирлеге дә була: ул елларда туган җирләреннән, ата-аналарыннан читләшүче балалар күбәя. Әхлаксыз вәхшилек, "телсез"лек тамыр җәя башлый. Газета-журналларда басылган "Ананы чиратка салдылар", "Ана күңеле балада", "Картлар йорты" шикелле мәкаләләр җанны тетрәтә. Йөрәк әрнеткеч күренешләр турында языла боларда.
Шундый язмаларның берсе Ә. Еники кулына да килеп керә. Һәм 1965 елда "Әйтелмәгән васыять" хикәясе языла. Ул − кыска повесть. Сюжеты да гади. Акъәби далада тизәк җыеп йөргәндә, үзенең авыру икәнлеген сизеп ала. Кайтып ята. "Карчыкның соңгы еллардагы гомере балаларының кайтып китүләрен көтеп яшәү белән генә уза иде. Ялгыз башын Юлкотлысында асраса да, күңеле белән ул гел балалары янында иде". Авырып киткән Акъәбине кызы Гөлбикә белән кияве калага алып килә. Карчык ике айдан артык авырып ята. Улы Суфиян да, кияүләре, марҗа килене дә әбигә игътибарлы, әмма ни хикмәттер, алар гел ашыгалар: әниләренең соңгы теләген − васыятен тыңлап торырга вакыт таба алмыйлар. Акъәбине аңлаучы кеше юк: балалары инде бүтән, үзгәргән кешеләр. Алар өчен туган туфрак, изге туган җир дигән төшенчәләр онытылган. "...Ике сүзнең берендә "туган ил" дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң? Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?.." Балалары өчен борын-борыннан килгән гореф-гадәтләр, йолалар да ят. Алар инде туган авылларын да, анда гына ишеткән әкият-легендаларны да онытканнар. Акъәби халык алдында олы булу өчен кече күңелле булырга кирәклеген әйтмәкче була. "Һай, ярата безнең халык зур, укыган кешенең кече күңелле булуын, мактап бетерә алмый, ә тәкәббердән кача, тәкәббергә бервакытта да йөзен дә, телен дә ачмый ул". Акъәбинең балалары тәкәббер генә түгел, алар инде үз әниләрен "әни" буларак онытканнар. Алар алдында "ябык кына кортка ята". Бер генә баласы да әниләре янына еш кайтып йөри алмауларына үкенми. Берсе дә әниләрен үз өйләреннән соңгы юлга озатырга теләми. Мәшәкате күп булачак, янәсе. Ә олы улы, Суфиян − әтисен алыштырасы кеше − үз балаларына бер авыз сүз башкортча өйрәтмәгән, үзе дә марҗага өйләнгән. Аның телендә анага тиешле бер генә җылы сүз дә юк. Анасы аны юньләп аңлап та бетерми. Суфиян әнисенә солдатларына эндәшкән кебек эндәшә. Акъәбине борчыган нәрсә дә шул: буыннар алмашуы, аңлашуы бетә бара. Әби һәм оныклар бер-берсен аңламыйлар.
Акъәбинең кызы Гөлбикә нечкә күңелле, әнисен ярата, ихтирам итә. Авыру карчыкны туры үз өйләренә алып килә. Ләкин ул да әнисеннән читләшкән, аның белән ихлас күңелдән сөйләшеп утыру теләге күренми. Карчыкның тамагы тук, урыны чиста булгач, шул җитә. Рухи азык турында уйларга аның вакыты юк.
Автор Акъәбинең читтәге кече улы һәм өлкән кызы барлыгын әйтеп кенә үтә. Алар китеп югалганнар. Әниләре белән элемтә өзелгән. Туганнары белән дә аралашып яшәмиләр алар. Акъәбинең аларны ничек кенә күрәсе килсә дә, аларны чакыручы булмый. Бу сагыну газабын Акъәби үзе белән гүргә алып китә. Автор фикеренчә, алар да эшлексезләр түгел, үз эшләренә җан-тәннәре белән бирелгән намуслы хезмәт ияләре. Тик аларның да Суфиян һәм Гөлбикәдән аермалары юк. Әниләрен күптән онытканнар.
"Әйтелмәгән васыять" әсәренең бер үзенчәлеге бар: автор Акъәбинең балаларын гаепләми. Бу эшне ул өлешчә Шагыйрь образына тапшыра, бер өлешен укучының үзенә калдыра. Тагын әсәрдән бик күп символлар табарга мөмкин. "Дала буйлап кылганнар йөгерә", − дип башланып китә хикәя. Кылганнар − безнең ата-бабаларыбызның ирекле үткәне. Шул кылганнар арасыннан таякка таянган Миңлебай карт килә. Әйтерсең лә ул − безнең ерак бабаларыбыздан килгән илче, безне Акъәби васыяте белән тоташтыручы үлмәс көч, арадашчы. Аның "Кайтыр, насыйп булса кайтыр... Ә син учагың карый тор, учагың... Учагыңда ут сүнмәсен", − дигән сүзләре − бүгенге яшьләргә булган васыяте. Милләтебезнең рухын, гореф-гадәтләрен, йола-тарихын онытмаска, сакларга куша кебек ул.
Әсәрнең ахырында, Акъәбинең әйтелмәгән васыятен әйтеп бетерергә теләгәндәй, авылдан әбинең яшел сандыгы килеп төшә. Сандыкта Акъәбинең ак бәз кәфенлеге иң өскә куелган. Ниләр генә юк бу сандыкта! Монда Акъәбинең әби-бабасыннан, нәселеннән килгән борынгы сәнгать өлгеләре тупланган. Алар арасында сәнгать кенә түгел, гореф-гадәтләр, йолалар эченә кереп эрегән бәйрәм шатлыклары, һөнәри осталык үрнәкләре − кыскасы, яшәешне бизәп, тормышка ямь, җан кертеп, балкытып торучы көнкүреш җиһазлары да тупланган. Акъәби теле белән әйтеп калдыра алмаганнарын шушы әйберләре аша аңлата кебек.
Акъәбинең яшел сандыгы, андагы кәфенлек, балаларын да уйланырга мәҗбүр итә. Үлгән әниләре аларның күзен ачты. Газиз балалары үз әниләрен мәңгелек белән тоташудан мәхрүм итүләрен кәфенлекне күргәч кенә аңлый алдылар. Шуңа күрә алар "Хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймадылар".
Автор Акъәбинең мирасын ничек бүлүгә дә битараф түгел. Сандыктан чыккан чуклы камчы − Геннадийга, саф көмештәй челтәрләп эшләнгән чулпы Гөлбикәгә күчә. Власть символы һәм байлык символы руслашкан кулларга күчә. Шушы ике нәрсәдән баш тартмыйлар. Калган әйберләрне театрга тапшырырга булалар. Шулай итеп, Акъәбинең бөртекләп җыйган "байлыгы" таралып бетә. Чын башкорт, татар тагын буш кул белән кала. Автор, минемчә, үткәнне кадерләмәгән кеше бернәрсәсез − байлыксыз, властьсыз һәм рухи бушлыкта калачак дип әйтергә тели.
"Әйтелмәгән васыять" − милләт язмышы турындагы әсәр. Акъәби − халык анасы. Аның васыяте − халыкка васыять. Әгәр аның васыятен ишетмәсәк, безнең телебез, халкыбыз, гореф-гадәтләребез юкка чыгачак. Әсәрдәге Шагыйрь образы − шуның сагында. Ул бу фикерләрне халыкка әдәбият аша җиткерергә омтылачак.
Бүгенге көндә, милләт язмышы турындагы мәсьәләләр көн тәртибендә торган чорда, "Әйтелмәгән васыять" нең әһәмияте чиксез зур. Ул буыннар бәйләнешенең, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтенең нык булуын таләп итә.