Хәтерлә син ничек тын алам.

Госпитальдә ятканда ,куллары рәтләнгәч әллә ничәшәр хат язды. Фатыйма истәлекләрдән авырайдымы-тыны кысылды.Барып форточканы ачып ,урам һавасы сулады.Ул да түгел күрше бүлмәдә бер-бер артлы торып килгән балалар тавышы ишетелде.

-Гөлнар,матурым,әйдә,балаларны киендерик тә бакчага алып чыгыйк.Әллә нәрсә генә, күкрәгемне нидер басып тора сыман,уңайсызланып киттем әле,-диде хатын.

Гөлнар да тиз генә авылдаш апасы артыннан балаларның йокы бүлмәсенә таба атлады.Кызның кулъяулык сере хакында бик беләсе килә иде.Эш көнен тизрәк тәмамлап,Фатыйма апасы белән серләшеп кайту турында хыялланды.”Менә бит нинди мәхәббәт тә була икән?!Әллә кайда,әллә кем белән дә түгел,аның әтисе белән күрше апасы турында!Әни ничек карый икән бу хәлләргә?Әтинең Фатыйма апаны шулкадәр яратуын белгәндер бит инде ул?Әти сугыштан кайткач та,нишләп Фатыйма апага өйләнмичә,әниемә өйләнгән икән?Әллә тәрбияче апа әтине көтмәгәнме?Сорау арты сорау Гөлнарга көне буе тынгылык бирмәде.Ул тизрәк кичке сәгать биш җитүен теләде.

Балаларны киендереп бакчага алып чыккач та.юк –сәбәпне бар итеп,кыз Фатыйма апасы янына чыккалап керде.Хәле нихәл икән,борчылып,авырып ятмыймы ,янәсе.

Беседка тирәли чабып йөргән балаларга әкият сөйли апасы.Белсәләр иде икән бу нарасыйлар тәрбияче апаларының тормышы үзе чын әкият булуын!Юк шул,абайламыйлар да!

Фатыйма апасы кулына тоткан каен яфрагын әйләндерепме әйләндерә-үзенең яшьлегендә бөреләнеп килгән сөюен дә шул вакытсыз агачыннан өзелеп төшкән яфракка охшаткан булса кирәк!

Менә эш сәгате бетеп,кайтыр юлга чыктылар.

- Фатыйма апа,аптыратканым өчен гафу үтенәм,ә кулъяулыкны

әти сугыштан кайткач ник бирмәдегез соң?

-И матурым,кая инде анда кулъяулык бирү дә очрашу?!Җиде ел булды бит әтиең,җиде ел!Сугыштан соң да Ленинградта төзелештә калдырдылар.Кайта алмады ул, юллар аерылды безнең.Ә бит бик хыялланган идек бергә тормыш кору,балалар үстерү туында!

Соңгы хаты инде мин кияүдә чакта килде.Шәһиткә кияүгә чыгуымны язарга йөрәгем җитмәде.Хәлил мине хыянәттә гаепләр дип курыктым.Янәшәмдә Шәһит яшәсә дә,күңелемдә әтиең яшәде,балам.

-Әтиемне шулкадәр яраткач,нишләп Шәһиткә чыктың соң,Фатыйма апа.,һич аңлый алмыйм мин сине?!

Гөлнар сүзләренең тәэсир итү көчен күрергә теләпме,хатынның кулыннан ук тотып,аңа карап басты.

-Ник көтмәдең?Үз соравыннан үзе өркеп,Гөлнар кычкырып елап җибәрде.

Фатыйма аптырап калды.Гөлнарга әйләндереп җавап бирергә әллә теле әйләнмәде,әллә хәтирәләрне яңартудан үзе дә чарасызлыктан аптырады.Берничә минуттан таш юл кырыенда бер-берсен юатырлык сүзләр таба алмый, кочаклашып басып торган яшь кыз белән хатынны күрүче булса,ни уйлар иде икән?!

Шәһит сугыштан иртәрәк кайтты. Колхозга шофер булып эшкә урнашты.Тормышны әни ялгызы тартты бит.Йорт искергән,капка ишелергә тора.Күз төбәп торган сыерга азык әзерләргә кирәк.Йортта һәр көнне ир-ат кулы сорый торган эшләр бик күп бит,балам.Шәһит һәр көнне ни дә булса ярдәм иткән булып ,башта әнине сындырды.Кая печән калдырып китә,кая бер мунчалык булса да утын.Хатын-кызга күп кирәкмени-әнкәй мине аңа димли башлады.Әйтеп карадым мин ,”Хәлилне көтәм,мин бит аңа вәгъдә бирдем,әнкәй!”-дип.Мин риза булмагач .куркытып та карады Шәһит: ”Сез йоклаганда,өегезгә ут төртеп яндырам,миңа булмасаң,Хәлилеңә дә булмассың!”Атна буе керфеккә йокы эленмәде.Тәрәзә артында кечкенә генә тавышка да дерт итеп уяна идем.

-Фатыйма апа,ә ник авылдан качып китмәдең?-ди Гөлнар сабый акылы белән .

-Әнкәйне ташлап кая китә ала идем соң,балам?

-Шәһит абыйга ризалык бирдеңме?Әти сугыштан кайткач та,ничек җавап бирермен дип уйламадыңмы?

-Уйламаган кая ул?!Иван буасына ташланырга да уйлаган идем берара...Әнкәйне кызгандым.Шәһит көчләп үзенеке итте мине.

Зиратка якынлашып киләләр иде.Фатыйма апасы зиратны әйләндереп алган рәшәткә янына килеп чүгәләде.

-Әти кабере менә бусы.Әти исән булса,без дә кеше төсле яши алган булыр идек тә бит!Фатыйма апасы авыз эченнән генә озак итеп әрвахларга дога укыды.Гөлнар сердәш апасының янында басып ,дәшми генә карап торды.

-Фатыйма апа,әтием белән ул сугыштан кайткач, бер дә очрашмадыгызмы?

- Хәлилнең ут эченнән язган хатларын җыеп барган идем,әнинең бирнә сандыгында сакладым мин аларны.Кулъяулыкны да...үзе кайткач та бирермен дип уйладым...барын бергә...-Хәлил май бәйрәмендә кайтты бит!Авыл клубында ул көнне зур концерт куйдылар.Көндез,клуб тулы халык..Керми булдыра алмадым.Клуб күршесендә генә яшибез бит..Шәһит белән без дә шунда.Никтер йөрәгем сикерде ул көнне.Әллә нәрсә булыр сыман!

Концертны алып баручы Зәйнәп чираттагы номерны әйтәм дип кенә торганда,клуб ишеге ачылып китте.Анда таныш түгел бер ир егет белән гимнастеркасы орден-медальләр белән бизәлгән Хәлил басып тора иде.Әтиең пилоткасын кыңгыр салган,чистартылган күн итегендә йөзеңне күреп булыр иде.Ул гел шулай гади киемен дә чиста йөртә иде бит!Туп –туры сәхнәгә таба китте.Кунак егет ишек төбендә тукталды.

Шәһит миңа кырыс кына карап куйды.”Селкенәсе дә булма,янәсе!”Хәлил медальләрен чыңлатып сәхнәгә сикереп тә менде ,авызы ачык калган Зәйнәпне кочаклап:

-Чираттагы номер яңа гына кайтып кергән солдаттан авылдашларына....”Истәлек”җыры!

-Гөлнар балам,әтиең сугышка киткәнле бирле бу җырны авылда җырлаучы булмады диярлек һәм менә “Истәлек”!Ул чакта йөрәгем атылып чыга дип торам.Күкрәк астында йөрткән сабыем якты дөньяга чыкмакчы булып тиберченеп куйды.

Халык бер мәлгә гөрләп алды да тынды.Кайберәүләр миңа карап тора нидер пышын-пышын гына сөйләп алдылар.”Фатыйма нишли инде хәзер,Хәлиле кайтты бит,ә бусы бала табарга тора,көтмәде !”-дип гайбәтемне чәйнәп алдылар.Хәлил күзләре белән залны айкап чыкты да карашын безнең якка төбәп җыр башлады:

Наши рекомендации