Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү.

Рольләрне башкаралар: әи-әниләр һәм тәрбиячеләр.

1. Бабай –

2. Әби –

3. Йомры икмәк –

4. Куян –

5. Бүре –

6. Аю –

7. Төлке –

8. Әкият сөйләүче –

1 нче пәрдә.

Өй янында әби белән бабай эскәмиядә утыралар. Бабай чыбык чистарта, әби бәйләп утыра.

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү. - student2.ru

Әкият сөйләүче:

- Яшәгәннәр ди әби белән бабай. Алар бик тату яшәгәннәр. Бервакыт бабай әбигә әйтә икән:

Бабай: - Карчык, икмәк пешерер идең?

Әби: - Нәрсәдән пешерим соң, он юк бит.

Бабай: - Эх, карчык, әрҗә төбеннән кырып, бура почмакларыннан себереп, бераз җыелмасмы?

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү. - student2.ru

Әби: - Ярар, ярар. Шулай итеп карармын. Ә син суга барып кайт, утын әзерлә.

(Бабай чиләк алып чыгып китә.)

Әби үз алдына сөйләшеп:

- Канатымны алып, әрҗә төбен, бура почмакларын себереп карыйм. И-и, менә, бер-ике уч он да җыеп алдым бит әле.

(Шул вакыт бабай чиләк белән су алып кереп эскәмиягә куя, утын ваклый башлый).

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү. - student2.ru Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү. - student2.ru Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү. - student2.ru

Әби үзенең эшен сөйләп эшли:

- Кәстрүлгә су, тоз, әзрәк чүпрә һәм җыеп алган онымны салам да, әйбәт итеп туглап камыр басармын. Аллаһы биргән булса бик тәмле икмәк пешереп бирермен мин сиңа, бабакай. Син пичкә яга тор.

(Бабай утынын салып пичкә ягып җибәргән кебек була һәм әбигә карап: - Булды бу, карчык, мин кәҗәгә су эчертеп керим әле. Икмәк пешкәч тә, мине чәй эчәргә чакырырсың. (Чиләк алып чыгып китә).

(Әби табага камырны әвәләп салып пичкә утырта, өйне җыештыргалаган була. Самаварны, чынаякларны өстәлгә куя да иснәнгән булып, тирән сулыш алып:

- Пешкән икмәк исе чыкты, икмәкне пичтән алырга вакыт җитте ахры,- дип пич янына килә.

- Ай-яй ипекәй ничек кызарып пешкән, әзрәк суынсын әле, -дип, эскәмиягә сөлге җәеп, ипине суынырга куя. (икмәк (Резидә) өй артыннан чыгып тиз генә эскәмиягә барып утыра.)

- Мин бабакайны чакырып керим әле, - дип, әби чыгып китә.

Түгәрәк икмәк (Резидә) эскәмиядән сикереп тора, кирелә дә:

- Суынсын дигән булалар. Алар мине ашарга телиләр ахрысы? Хәзер менә, шушында үземне ашаганнарын көтеп ятыйммы? Качыйм әле үзләреннән.

2 нче пәрдә.

Урман күренеше.

Түгәрәк икмәк урманда җырлап йөри:

- Мин Йомры икмәк, Йомры икмәк,

Әрҗә төбеннән себерелгән,

Суда басылган,

Кызу пичтә пешкән.

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым

Үземне ашатмадым.

Чыршы төбеннән икмәк каршына куян килеп чыга.

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү. - student2.ru

Куян: - Ай-ай, куркыттың. Кем син? Кая барасың?

Түгәрәк икмәк: - Кем,кем дип торасың. Түгәрәк икмәк икәнемне күрмисеңмени?

Куян: - Әйе, түгәрәк икәнсең шул. Тәмле ис тә аңкый үзеңнән. Ммм, ашыйм әле мин сине.

Түгәрәк икмәк: - Куып тотсаң ашарсың. Мин әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, ә синнән куян, качам да качам инде. (Чабып китә. Куян аның артынныан чапкан була, туктап кала да кулын селтәп чыгып китә).

Түгәрәк икмәкнең каршысына бүре килеп чыга.

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү. - student2.ru

Бүре: - Бу нинди хайван? Безнең урманда нишләп йөри бу? Үзеннән тәмле ис аңкып тора, тотып алып ашыйсы килеп тора.

Түгәрәк икмәк: - Менә шулай булыр, ашарсың. Мин хайван түгел. Күрмисеңмени мин - Түгәрәк икмәк. Мин әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, ә синнән бүре, качам да качам инде. (Чабып китә. Бүре аның артыннан чапкан була, туктап кала да кулын селтәп чыгып китә).

Түгәрәк икмәкнең каршысына аю килеп чыга.

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү. - student2.ru

Аю: - Бу нәрсә инде тагы? Ашыйм әле мин сине.

Түгәрәк икмәк: - Ашамыйча гына тор әле менә. Мин әбидән дә качтым, бабайдан да качтым, куяннан да качтым, бүредән дә качтым, ә синнән аю, качам да качам инде. Куып тотып кара әле менә. (Чабып китә. Аю аның артыннан чапкан була, туктап кала да кулын селтәп чыгып китә).

Түгәрәк икмәкнең каршысына койрыгын болгап төлке килеп чыга.

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү. - student2.ru

Төлке: - Бу кем бу? Үзе түгәрәк, кып-кызыл. Әйдә дус булабыз.

Түгәрәк икмәк: - Әйе, мин түгәрәк икмәк булам. Менә шундый мин: түгәрәк тә, кызарып пешкән дә. Әле мин җырлый да беләм. Менә тыңла:

- Мин Йомры икмәк, Йомры икмәк,

Әрҗә төбеннән себерелгән,

Суда басылган,

Кызу пичтә пешкән.

Мин әбидән дә качтым,

Мин бабайдан да качтым,

Куяннан да качтым,

Бүредән да качтым,

Аюдан да качтым,

Үземне ашатмадым. Ә син, төлке, миңа бик ошыйсың.

Төлке: - Бик матур җырлыйсың икән. Әйдә тагы бер җырлап күрсәт әле якынрак килеп. Минеп колакларым бик ишетеп бетерми.

Түгәрәк икмәк төлке янына якынрак килеп җырлый башлый:

- Мин Йомры икмәк, Йомры икмәк,

Төлке: - Хоп!, - дип Түгәрәк икмәкне кочып алып чыгып китә.

Шуның белән әкият тә бетә.

Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү. - student2.ru Йомры икмәк әкиятен әти-әниләр белән сәхнәләштерү. - student2.ru

Наши рекомендации