Синең әбиең белән бабаең исән –саулармы? Алар кайда яшиләр? Син аларга ничек ярдәм итәсең?

Мин спорт белән кызыксынам. Дәресләрдән соң айкидо секциясенә йөрим. Спорт миңа тормышта бик булыша, чөнки мин авырлыкларны җиңәргә өйрәнәм.

Син буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? Сиңа спорт ошыймы? Спорт белән шөгыльләнү ни өчен мөһим?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Айсылу хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин буш вакытымда китаплар укырга, музыка тыңларга, дусларым белән аралашырга (общаться), кинога, театрга йөрергә яратам. Мин спорт белән дә шөгыльләнәм. Җиңел атлетика секциясенә йөрим. Миңа тагын хоккей, футбол, йөзү бик ошый. Минемчә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки бу сәламәтлек өчен файдалы, характерны ныгыта.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сәлам белән, дустың Айсылу.

29 нчы апрель

2 нче вариант

Мин театр сәнгате белән кызыксынам. Ял көннәрендә татар театрына барырга яратам. Мәктәпне тәмамлагач, мин Казан театр училищесына керергә, киләчәктә артист булырга телим.

Син нәрсә белән кызыксынасың? Сиңа кайсы һөнәр күбрәк ошый? Сиңа һөнәр сайларга кемнәр булыша?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Айсылу хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин буш вакытымда музыка (спорт, телләр өйрәнү, рәсем сәнгате, компьютерда программалар ясау) белән кызыксынам. Миңа көрәш бик ошый, ләкин мин тегүче (тәрҗемәче, хәрби кеше, пешекче) булырга телим. Мәктәпне бетергәч, мин университетка укырга керергә уйлыйм. Бу һөнәрне сайларга миңа әти-әнием булышты. Һөнәрләр бик күп, ләкин һәр кеше үзе яраткан һөнәрне сайлый.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сәлам белән, дустың Айсылу.

29 нчы апрель

3 нче вариант.

Мин кечкенә авылда яшим. Туган ягымның табигате бик матур. Авылдан ерак түгел зур урман бар, ә аның янында – чиста күл. Җәен күлдә балалар су коенырга, балык тотарга яраталар.

Туган ягыңның табигате нинди? Сезнең якларда нәрсәләр бар? Син табигатьтә булырга яратасыңмы?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Айсылу хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин Яшел Үзән шәһәрендә яшим. Безнең шәһәребез зур түгел, ләкин бик матур, яшел. Шәһәребез янында калын урманнар, зур Идел елгасы, зәңгәр сулы күлләр бар. Без гаиләбез белән Идел буенда ял итәргә, су коенырга яратабыз. Урманга да еш барабыз.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сәлам белән, дустың Айсылу.

29 нчы апрель

4 нче вариант.

Мәктәптә без юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. Минемчә, аларны һәркем белергә тиеш. Минем машина йөртергә өйрәнәсем килә, шуңа күрә кагыйдәләрне яхшы белергә телим.

Син юлда йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? Синеңчә, бу кагыйдәләрне кем яхшырак белергә тиеш: җәяүлеме, әллә машина йөртүчеме? Юл йөрү кагыйдәләрен кайда өйрәндең?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Айсылу хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләм һәм һәрвакыт үтәргә тырышам. Минемчә, юл йөрү кагыйдәләрен җәяүле дә, машина йөртүче дә яхшы белергә һәм үтәргә тиеш. Бу кагыйдәләрне без мәктәптә өйрәндек. Без мәктәптә тагын велосипедта дөрес йөрү кагыйдәләрен дә өйрәндек. Бу миңа бик кирәк, чөнки минем велосипедым бар.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сәлам белән, дустың Айсылу.

29 нчы апрель

5 нче вариант.

Минем дәү әтием белән дәү әнием авылда яшиләр. Каникул саен мин аларга кунакка кайтам. Алар мине сагынып каршы алалар, ә мин аларга төрле эшләрдә булышырга тырышам .

Синең әбиең белән бабаең исән –саулармы? Алар кайда яшиләр? Син аларга ничек ярдәм итәсең?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Айсылу хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, без бу атнада әбиләргә кунакка кайттык. Минем әбием белән бабаем Кызылъяр авылында яшиләр. Мин аларга кунакка еш кайтам. Мин кайткач, әбием дә, бабаем да бик шатлана. Мин аларга төрле эшләрдә булышам: савыт-саба юам, идән юам, чишмәдән су алып кайтам, өй җыештырам. Җәен яшелчәләргә су сибәм.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сәлам белән, дустың Айсылу.

29 нчы апрель

6 нчы вариант.

Наши рекомендации