Кышкы урманга сәяхәт
(Күренеш: зал кар бөртекләре белән бизәлгән, кырыйда татар өе тора, янында берничә агач, балалар урындыкларга утыралар. Катнашалар: төлке, әтәч, куян, бүре, эт.)
1 бала. Игътибар! Урманда зур тантана! Хәзер әкият башлана!
( төлке керә, биеп йөри, эзләнә,өйне күреп шатлана)
Төлке. Менә, менә бит ул куянның өе! Бик рәхәтләнеп яшәп ята бугай. (шакый).
Куян. Кем бар анда?
Төлке. Куян дускай. Бу төлке апаң, бик туңдым, өшедем, җылынып чыгарга гына керт әле.
Куян. Рәхим ит, төлке апай, кер. (төлке керә, өй эченнән тавыш ишетелә: "Чыгып кит, куян, хәзер үк, бу минем өем, күп яшәдең инде җылыда, хәзер мин монда яшәячәкмен. Бар, бар, күземә күренәсе булма!" (төлке куянны куып чыгара).
Куян.(елый-елый бара) Нишләргә инде миңа, кайда барыйм, кайда яшим? Бик суык. (каршысына эт килә)
Эт. Һау,һау. Куян, нишләп елыйсың, эллә кишер кирәкме?
Куян. Нинди кишер? Төлке хәйләкәр өемә керде дэ мине өемнән куып чыгарды (елый)
Эт. Һау, һау, чык төлке тизрәк!Һау.
Төлке. Хәзер, йөгердем ди, чыгам ди менә. Үткен тешләрем белән туныңны ертып өзәм!. Китегез тизрәк! (эт куркып кача, куян елап басып тора, бүре килә)
Бүре. Әй,куянкай, ник елыйсың син? (куян елап сөйләп бирә)
Бүре. УУУ, кара әле әдәпсез, хәзер мин аны куып чыгарам! Төлке чыгып кит хәзер үк! Кечкенәләрне рәнҗетергә ярамый!
Төлке. Хәзер йөгердем ди, чыгам ди. Курыктым ди карт бүредән. Хихихи. Хәзер үткен тешләрем белән затлы туныңны ертам. Китегез яхшылык белән.
(бүре куркып кача, куян елый елый бара, каршысына әтәч килеп чыга)
Әтәч. Ике тавык бакча казый,
Итәкләрен кыскартып,
Әтәч агай бәлеш ясый,
Күләгәгә утырып.
Ике сарык юлга чыккан,
Кулларында чумадан.
Иреннәрен буяганнар,
Ә битләрен юмган.
Әтәч. Әй, куян, мин җырлыйм, ә син елыйсың. Авыл тикле авылдан, кышкы урманны карарга дип килдем бит мин. Тавыкларыма урман җәнлекләренең фотографияләрен алып кайтып күрсәтәм дип фотоаппарат алып килгән булдым тагын. Синең елак битеңне күрсәтимме инде хәзер? Нигә елыйсың?
Куян. Ничек еламыйм инде, әнә теге өйдә яшәп ята идем, төлке килде дә, җылынып кына чыгыйм дип керде дә мине өемнән куып чыгарды (елый).
Әтәч. Менә ничек икән, ишеткән идем мин төлкенең хәйләкәр икәнен, бу хәтле явыз дип уйламаган идем. Әйдә булышам,дускай.
Куян. Син кечкенә, куалмыйсың син аны, эт куды, бүре куды, ул аларны үзе куркытты.
Әтәч. Анысын хәзер күрербез(өй янына баралар)
Әтәч. "Бисмилләхиррахмән иррахим. Аллахуммә яссир вэ лэ тугассир". Кикрикүк, кикрикүк, чык син төлке хәзер үк! Чыкмасаң, ачуланам, бик тиз куып чыгарам!
Төлке. Хә-ә-әзер! тунымны гына киям.
Әтәч. (тагын да көчлерәк) Кикрикүк!!.
Төлке. Хәзер, итегемне генә киям.
Әтәч. (тагында көчлерәк кычкыр). Кикрикүк!!!
Төлке. Мин әзер. Чыгам,чыгам. (башын иеп чыга. Куян сикерә, сөенә, өенә кереп кача).
Әтәч. Кара әле, төлке апай, нишләп шулай усалланасың? Куян сине җылынырга керткән, ә син яхшылыкка каршы начарлык эшләгәнсең. Ай-яй-яй.(бармак яный)
Төлке. Мин гаепле, гафу итегез, әллә нәрсә булды шунда. Ялгыштым мин.
Әтәч. Гафу итәбезме,балалар?
Балалар. Әйе, гафу итәбез.
Әтәч. Төлке, инде хәзер куяннан гафу үтен! (төлке өй янына барып, куянны чакыра)
Төлке. Куянкай, дускай, гафу ит мине, мин ялгыштым, Башка беркайчан да начарлык эшләмәскә сүз бирәм.
Куян. (өеннән чыга) Яхшы, мин сиңа ышанам.
Әтәч. Хөрмәтле урман хуҗалары, биредәге балалар күңел ачарга килделәр, теләсәгез сез дә безнең белән бәйрәм итегез.
Җәнлекләр. Телибез,телибез. Рәхмәт.
Әтәч. Алайса әйдәгез безнең белән күңел ачарга.
Җыр-хоровод "Чана шуганда"
Биек, биек тау битендә
Чана шуып уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз
Матур җырлар җырлыйбыз.
Тау битенә менәбез дә,
Таудан шуып төшәбез,
Кошлар сыман бер-бер артлы
Түбән таба очабыз.
Шәп шуалар, ашкыналар
Безнең ярсу чаналар,
Бар урамнан җыелганнар
Тау шуарга балалар.
(5 бала шигыре)
Бала. Ява карлар, яңа карлар-
Кышның ак гөлләре,
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Бала. Әни диеп язып куйдым,
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый,
Әни сүзен таптарга!
Бала. Салкын саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Бала. Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар уенчык.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре - кара күмер,
Дидек:"Син урам себер!"
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
Бала. Күңелле, күңелле
Кыш көне бик күңелле.
Ярата, ярата
Салкын кыш үзебезне.
Төлке. Мәшаллах, балалар. Дускайларым, сез БЕЛМӘМЕШНЕбеләсезме? (незнайка) ( хаттан алып күрсәтә). Белмәмеш безгә хат язып җибәргән. Хатта кайбер хаталар бар, әйдәгез аларны бергәләп төзәтик. Сез миңа ярдәм итәрсезме?
"Кышның беренче ае сентябрь дип атала. Кыш җитеп, суыклар башлану белән, кешеләр җылы киемнәрен кияргә ашыгалар - шапка, шарф, җылы итекләр, шортиклар, майкалар, бияләйләр. Кышын балалар чаңгы, чана, тимераякта, велосипедларда, роликларда йориләр. Чирләмәс өчен һәр иртәдә урамга чыгып, берәр сосулька ашарга кирәк! Кыш - искиткеч күркәм ел фасылы!"
Балалар, ә сез Белмәмешнең хатында бу соңгы җөмлә белән килешәсезме? (балалар кышта нәрсәләр эшләргә яратканлыгын аңлаталар)
Әтәч.Бик акыллы балалар икән монда, мин дә сезне сынап карыйм әле. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын кем тизрәк әйтер икән?
1) Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык. (кар)
2) Тавышсыз җырлый, дулый,
Өйгә керергә сорый.( җил-давыл).
3) Үкерә дә котыра,
Бөтен җирне тутура ( буран)
4) Нәрсә ул аска таба үсә,
Яз җитсә, җиргә күчә.(боз).
Ә хәзер кайсы ел фасылы? (кыш) Ә кыштан алдан нәрсә иде?(көз) Ә кыштан нәрсә булачак? (яз). Кем кыш айларын санап күрсәтә ала? Әйе, балалар, ел фасыллары ТӘРТИПКӘ буйсыналар, з бу тәртипне КЕМ урнаштыра? Әйе, Бөек Раббыбыз Аллаһ сүбһәнәһү вә тәгалә. Ел фасылларының әйләнеп килеп торуы Раббыбыз Аллаһның зур НИГЪМӘТЕ. Әйдәгез әле бергәләпбу нигъмәткә шөкер итеп, ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘХ дип әйтик.
Төлке. Иии куянкай, өшегәнсең бигрәк, бер дә борчылма! Хәзер әйдә, түгәрәккә утыр, без сиңа җылынырга ярдәм итәрбез!
УЕН "КУЯНКАЙ"
Ап-ак куян утырган,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач,
Тәпиләрен җылыта.
Менә шулай, менә шулай
Тәпиләрен җылыта.
Куян тагын да туңа,
Сикергәләп тә куя.
Менә шулай, менә шулай
Сикергәләп тә куя.
Кем куянны куркытты?
Куян сикереп качты.
Менә шулай менә шулай
Куян сикереп качты.
Төлке. Куянкай, ә бит син соры туныңны акка алыштыргансың. Димәк, урамда, чыннан да,кыш җиткән,шуңа тунгансың син. Куяннар барысы да кыш җиткәч, туннарын акка алыштыралар.
Куян. Әйе шул, собхәналлах, Аллаһның әмере белән туным ап-акка әйләнгән. Ә минем рюкзакта, бер әйбер бар! Әгәр дә табышмакны чишә алсагыз, мин сезгә аны күрсәтәм.
Йолдыз-йолдыз вак кына,
Челтер-челтер ак кына,
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)
Карагыз әле мин нинди тылсымлы кар бөртеген алып килдем сезгә. Бу - кар бөртеге макеты, чын бөртектән миллионер тапкыр зуррак, карагыз әле Аллаһ Тәгалә аны нинди матур итеп яраткан. Кем җир йөзендә барлык кар бөртекләренең санын белә? Әлбәттә, бары тик аларны яратучы - Аллаһ с.в.т.! Аларның һәрберсендә үзенә генә хас матур бизәк һәм форма бирүче ул Аллаһ -әл-Мусаввир (бу исемне балалардан кабатлату).
Әйдәгез әле, кызлар башкаруында кар бөртекләре биюен карап китик.
Кызлар башкаруында " кар бөртекләре" биюе.(нашид)
Аллаһы Тәгалә кар һәм яңгыр эшләрен Микаил исемле фәрештәгә тапшырган. Микаил кар яву өчен җаваплы. Балалар, карны өстебезгә бөртек-бөртек булып явуында күпме хикмәт, Аллаһның рәхмәте бар! Әлхәмдүлилләһ. Кар бөртекләренең берәм-берәм яуганың күрсәтү өчен, "КАР ЯУДЫРГЫЧ" уенын уйнап алабыз. (балалар махсус аткычларны "стаканные стрелялки"кулланалар)
Әтәч. Төлкебикә, нишләп боегеп киттең әле?
Төлке. Мина балалар белән күңел ачу бик ошады. Ләкин һаман оялып йөрим. Үземнең начарлыгымны нинди яхшылык белән кайтарыйм икән? (уйлана) Әәә таптым, таптым. Кышкы салкыннарда ашармын дип күп ризык туплаган идем. Капчык, капчык...Кая әле ул капчык? (эзләнә, кар өеме астыннан зур капчык тартып чыгара). Менә таптып. Менә сезгә шушы капчыкны күчтәнәч итеп бирим әле. Кил Әтәч, миңа ярдәм ит. Куян дустыма, бүрегә, әткә дә бирим әле.
Әтәч. Рәхмәт сиңа төлке. Рәхмәт сезгә урман җәнлекләре. Рәхмәт сезгә балалар, килгән кунаклар. Исән-сау булыгыз. Әссәләмү алейкум вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Ә хәзер килгән кунаклар белән бергәләшеп чәй табынына утырырбыз ин шә Аллаһ.
Җыр-хоровод "Чана шуганда"
Биек, биек тау битендә
Чана шуып уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз
Матур җырлар җырлыйбыз.
Тау битенә менәбез дә,
Таудан шуып төшәбез,
Кошлар сыман бер-бер артлы
Түбән таба очабыз.
Шәп шуалар, ашкыналар
Безнең ярсу чаналар,
Бар урамнан җыелганнар
Тау шуарга балалар.
Бию. Кар бөрекләре.(нашид)
Аллаһы Тәгалә кар һәм яңгыр эшләрен Микаил исемле фәрештәгә тапшырган. Микаил кар яву өчен җаваплы. Балалар, карны өстебезгә бөртек-бөртек булып явуында күпме хикмәт, Аллаһның рәхмәте бар! Әлхәмдүлилләһ. Кар бөртекләренең берәм-берәм яуганың күрсәтү өчен, "КАР ЯУДЫРГЫЧ" уенын уйнап алабыз. (балалар махсус аткычларны "стаканные стрелялки"кулланалар)
Х. УЕН "КУЯНКАЙ"
Ап-ак куян утырган,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач,
Тәпиләрен җылыта.
Менә шулай, менә шулай
Тәпиләрен җылыта.
Куян тагын да туңа,
Сикергәләп тә куя.
Менә шулай, менә шулай
Сикергәләп тә куя.
Кем куянны куркытты?
Куян сикереп качты.
Менә шулай менә шулай
Куян сикереп качты.