Татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшереп бару, бәяләү укытуның әһәмиятле өлешен тәшкил итә. Тикшерүнең төп мактасы- укучыларның белем һәм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү.

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1)сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яткан төгәллеге;

2)сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;

3) сөйләмнең аңлаешлылыгы;

4)сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге һәм стиль бердәмлеге.

Җавапны бәяләгәндә, укытучы аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, хаталарын яңадан кабатламасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.

Укчыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә.

Эш төрләре 5нче сыйныф
1. Тыңлап аңлау(минутларда)
2. Диалогик сөйләм(репликалар саны)
3. Монологик сөйләм(фразалар саны)

Тыңлаган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәгъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәгъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, , тәгъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәгъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзелгәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, эмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәрелеп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзелгәндә,”4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәрелеп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2” ле куела.

Монологик сөйләмне бәяләү.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, эмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен ”4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3” ле куела.

Өйрәнелгән яки тәгъдим ителгән темага монолог төзи алмаганга,”2”ле куела.

Укуны бәяләү(кычкырып уку)

5нче сыйныфта 60-65 сүз.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганга, “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2-3 орфоэпик хата җибәрелеп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагмаларга бүленештә ялгышу) укыганда, “4” ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәрелеп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген бөтенләй аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда, “2”ле куела.

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү.

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә. Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә куллана: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү(изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча фикерләрне язмача белдерү(сочинение) һ.б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклегенә, җөмлә калыпларының грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе – грамоталы язуга.

Сочинениеләрне бәяләү.

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә “5”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә “3”ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә “2”ле куела.

Йомгаклау билгесе.

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела.Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК Укытучы өчен методик әдәбият Укучылар өчен әдәбият
1.Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 1-11 нче сыйныфлар.» Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.   2.Дәреслек:Р.З. Хәйдәрова, Л.Д. Белоусова, Э.Н. Хәбибуллина. «Татар теле. 5 нче класс». Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.     1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре». Казан, «Мәгариф» нәшрияты,1998.   2.Д.Ф.Заһидуллина. «Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы».   3. Ф.Ф.Харисов «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре». Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2002.   4. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, «Мәгърифәт», «Ачык дәрес. Мәктәп» газеталары.   5. Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Гыйниятуллина «Татар теле дәресләре. 5 нче сыйныф». Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.   1. Р.З. Хәйдәрова, Л.Д. Белоусова, Э.Н. Хәбибуллина «Татар теле. 5 нче класс». Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.   2.Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников». Казань, ТаРИХ, 2007.   3.Н.М..Хәсәнова «Рус мәктәпләрендә татар телен өйрәнүчеләр өчен текстлар җыентыгы». Яр Чаллы, 2000.   4.Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе «Төп һәм урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче бабаларны татар теленә өйрәтүдә көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны бәяләү». Яр Чаллы, 2004.

Наши рекомендации