Дәрес эшкәртмәләре
Нче дәрес
Тема: БСҮ “Тел -белем чишмәсе”
Максат һәм бурычлар: укучыларны дәреслек һәм аның үзенчәлекләре, быелгы уку елына максат һәм бурычлар белән таныштыру; узган елларда алынган белемнәрен искә төшерү һәм ныгыту; татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дәрес тибы:рефлексия дәресе (катнаш дәрес)
Җиһазлау:Интернет материаллары, электрон дәреслек.
Дәрес этаплары
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
Дәресне оештыру.
Исәнләшү, укучыларның хәлләрен сорашу, психологик уңай халәт тудыру.
Актуальләштерү.
Татар теле дәресләре турында әңгәмә:
- Узган уку елында татар теле дәресләрендә нәрсәләр өйрәндегез?
- Татар телен өйрәнү ни өчен кирәк?
- Тел белеменең нинди тармакларын беләсез?
- Нәрсә ул морфология?
- Сүз төркемнәре дип нәрсәгә әйтәбез?
Уку мәсьәләсе кую
Сөйләм төшенчәсе. Сөйләмнең җөмләләрдән төзелүе. Җөмләнең сүзләрдән торуы. Быелгы уку елында җөмлә кисәкләрен, синтаксисны өйрәнү турында мәгълүмат бирү.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
1. Морфология төшенчәсен ачыклау.
2. Сүз төркемнәре төшенчәсен ачыклау.
3. Сүз төркемнәре, аның төрләре турындагы белемнәрне искә төшерү һәм ныгыту, бәйләнешле сөйләм үстерү:
4. Дәреслектәге күнегүләрне үтәү, текстны алда санап кителгән үзенчәлекләреннән чыгып тикшерү. Парларда эш.
III. Рефлексив бәяләү:
1. Рефлексив кабатлау.
2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлеген бәяләве һәм нәтиҗәләр чыгаруы.
3. Өй эше.
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
Нче дәрес
Тема: Сүз. Тамыр һәм кушымча. Кушымчаларның төркемчәләре
Максат һәм бурычлар: Сүз ясалышы турында гомуми төшенчә бирү. Сүзнең берничә кисәктән торуын ачыклау, тамыр һәм кушымчаның төзелешләре белән аерылуын төшенү. Кушымчаларның төрләрен искә, аларны аерырга өйрәнү.; табигатькә сак караш тәрбияләү; телне өйрәнүгә омтылыш уяту; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дәрес тибы: рефлексия дәресе (катнаш дәрес).
Җиһазлау:Интернет материаллары, электрон дәреслек, мультимедиа проекторы, экран (такта).
Дәрес этаплары
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
Дәресне оештыру
Исәнләшү, барыбызга да хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
1.Өй эшен тикшерү.
2.Әңгәмә.
Сүз турында әңгәмә:
- Нәрсә ул сүз?
- Сүз нинди кисәкләрдән торырга мөмкин ?
- Кушымчаларның нинди төрләрен беләсез?
Тамыр һәм ясалма сүзләрне искә төшерү. Кушма һәм тезмә сүзләрне искә алу. Кушымчаларны, аның төрләре турындагы белемнәрне искә төшерү.
Уку мәсьәләсе кую.
Сөйләмдә тамыр сүзләрнең генә түгел, кушма, тезмә, ясалма сүзләрнең дә кулланылуын текст мисалында ачыклау. Кушымчаларның төрләрен һәм үзенчәлекләрен ачыклау.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
1. Сүз төрләрен ачыклау.
2 нигез, кушымчалар хакында булган белемнәргә нигезләнеп, сүз төзелеше үзенчәлекләре турында нәтиҗә чыгару.
3. Дәреслектәге күнегүләрне үтәү, тексттагы сүзләрне анализлау. Грамматик нигезләрен табу күнекмәләре өстендә эш. Парларда эш.
4. Телдән һәм язмача күнегүләр үтәү һәм нәтиҗәләр чыгару.
III. Рефлексив бәяләү:
1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез?
2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлегенә бәя бирүе.
3. Өй эше.
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
Нче дәрес
Тема: Синтаксис турында гомуми мәгълүмат
Максат һәм бурычлар: Синтаксис турында гомуми мәгълүмат бирү; синтаксис фәненең нәрсә өйрәнүен ачыклау, җөмлә, сүзләр арасындагы бәйләнешләр белән танышу; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.
Җиһазлау:Интернет материаллары, электрон дәреслек, мультимедиа проекторы, экран (такта).
Дәрес этаплары
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
Дәресне оештыру
Исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
1. Өй эшен тикшерү.
2. Әңгәмә.
Җөмлә турында әңгәмә. Сүзләрдән җөмлә төзелүен төшендерү, сүзләр арасындагы бәйләнешне ачыклау.
Уку мәсьәләсе кую
Синтаксис турында гомуми мәгълүмат бирү; синтаксис фәненең нәрсә өйрәнүен ачыклау. Яңа уку елында синтаксисны өйрәнүне искәртү.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
1. Синтаксис төшенчәсен ачыклау.
2. Синтаксис фәненең җөмләләрне, җөмлә төзелешен өйрәнүен ачыклау. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу. Рус телендәге белемнәргә нигезләнеп, синтаксис турында нәтиҗә чыгару.
3. Дәреслектән күнегүләр үтәү, тексттан җөмләләрне аерып алу, грамматик нигезләрен табу күнекмәләре . Сорауларга җавап бирү. Парларда эш.
4. Телдән һәм язмача күнегүләр үтәү һәм нәтиҗәләр чыгару.
III. Рефлексив бәяләү:
1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез?
2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлеген бәяләве һәм нәтиҗәләр чыгаруы.
3. Өй эше.
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
Нче дәрес
Тема: Гади һәм кушма җөмлә. Җөмлә кисәкләре
Максат һәм бурычлар: синтаксис турында төшенчә бирүне дәвам итү; гади һәм кушма җөмләләр турында төшенчә бирү, гади һәм кушма җөмләләрнең бер-берсеннән ни белән аерылуын ачыклау, аларны аерырга өйрәнү; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе
Җиһазлау:Интернет материаллары, электрон дәреслек, мультимедиа проекторы, экран (такта).
Дәрес этаплары
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:
Дәресне оештыру
Исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.
2. Актуальләштерү
1. Өй эшен тикшерү.
2. тест биремнәре үтәү.
3. Әңгәмә.
Синтаксис фәненең җөмләләрне, җөмлә төзелешен өйрәнүен искә төшерү. Җөмлә төзелеше турында әңгәмә: җөмлә эчендәге сүзләрнең үзара бәйләнеше. Уку материалын үзләштерүне ачыклау.
Уку мәсьәләсе кую.
Гади һәм кушма җөмләләр .Татар һәм рус телләрендә аларның төзелеш һәм кулланылыш үзенчәлекләре.
II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:
1. Гади һәм кушма җөмлә төшенчәләрен ачыклау.
2. Рус һәм татар телләрендә гади һәм кушма җөмләләр. Дәреслектәге кагыйдә белән танышу. Дәреслектән үзләштергән һәм рус теленнән алган белемнәргә нигезләнеп, гади һәм кушма җөмләләр турында нәтиҗә чыгару.
3. .Дәреслектән күнегүләр үтәү, тексттан гади һәм кушма җөмләләрне аерып алу күнекмәләре . Сораулар буенча әңгәмә. Парларда эш.
4. Телдән һәм язмача күнегүләр үтәү һәм нәтиҗәләр чыгару, схема төзү.
III. Рефлексив бәяләү:
1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез?
2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлеген бәяләве.
3. Өй эше.
4. Алдагы дәрескә проблема кую.
Технологик карта (8 нче сыйныф)
Предмет:Татар теле
Сыйныф: 8
Укытучы:
Тема урока:Гади һәм кушма җөмлә турында төшенчә
Дәрес төре: катнаш
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | |||||
Танып белү | Коммуникатив-аралашу | Регулятив уку гамәлләре | |||||
Башкарылган эш төрләре | Эшчәнлек төрләре формалаштыру | Башкарылган эш төрләре | Эшчәнлек төрләре формалаштыру | Башкарылган эш төрләре | Эшчәнлек төрләре формалаштыру | ||
Дәреснең оештыру өлеше | Дәрескә күрсәтмә материалларның һәм җиһазларның әзерлеге Исәнләшү, укучыларда дәрескә уңай халәт тудыру Бирем”кагыйдә дөресме?” Дәреснең темасын билгеләүгә юнәлеш бирү | Схеманың дөреслеген ачыклыйлар, тулыландыралар Җөмләләр белән танышу | Анализ Синтаксисның өйрәнү предметын күзаллау | Укытучы белән исәнләшәләр, бер-берләрен сәламлиләр | Укытучы белән хезмәттәшлек нәтиҗәле хезмәттәшлекне планлаштыру | Дәрестә эшкә әзерләнү, Дәреснең темасын үзләштерергә әзерләнү Теманы чыгару | |
Өй эшенең үтәлешен тикшерү | Гади җөмлә турында интерактив слайд күрсәтү Тест үткәрү, тестларны үзара тикшерүне һәм билге куюны оештыру | Гади җөмләгә хас билгеләрне ачыклыйлар | Анализ, үзенчәлекләрне ачыклау | Парларда эш | Уку хезмәттәшлеге | тикшерү | Үз эшчәнлегеңне һәм иптәшләреңнең эшчәнлеген бәяләү |
Белем күнекмәләрен актуальләштерү | Гади җөмлә схемасына игътибарны юнәлтү | Гади җөмлә турында ниләр белүләрен, кушма җөмлә турында белмәүләрен ачыклыйлар | Гади җөмләне төзүче компонентлар, аларның кушма җөмлә төзүдәге роле Синтез-гадидән катлаулыга барып, җөмлә төзү | Дәреснең темасын формалаштыралар | Белемнәрне үзләштерүнең мөһимлеген аңлап эшләү | ||
Яңа белем күнекмәләре һәм эш-гамәлләрен үзләштерү | Гади һәм кушма җөмләләрне аеру юнәлешләрен, эш төрләрен оештыру, аларны аеруга омтылыш тудыру Сыйныф белән эшне оештыру Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрн табарга , эзләнүгә , нәтиҗә чыгаруга этәрү | Иптәшләрен һәм укытучыны тыңлыйлар, слайдлар карыйлар, фикер йөртәләр Укытучының проблемалы сораулары аша гади һәм кушма җөмләләрне чагыштыралар һәм нәтиҗә чыгаралар | Кирәкле информацияне эзләү һәм үзләштерү Охшашлыкны һәм аермалыкны табу максатыннан, чагыштыру | Укытучы белән диалог Укытучы белән диалог мини-диспут | Укытучы белән хезмәттәшлек Укытучы һәм иптәшләре белән үзара хезмәттәшлек | ||
Материалны аңлауны беренчел тикшерү | Сыйныфка сораулар: Гади җөмләнең ничә грамматик нигезе бар? Бирелгән җөмләләрдә ничә грамматик нигез бар? Кушма җөмлә ничә җөмләдән торырга мөмкин? Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрне нәрсә бәйли, берләштерә? | Укытучының сорауларына җавап бирәләр | Тәкъдим ителгән материалдан кирәкле информацияне таба һәм аера белү Анализ | Укытучы белән диалог | Укытучы белән хезмәттәшлек | Эшчәнлеккә бәя һәм үзбәя | Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен аңлау |
Белем күнекмәләрен һәм эш –гамәлләрен ныгыту | Биремнәр үтәүне оештыру: бер грамматик нигезле җөмләне тап, җөмләләрне берләштер Гади җөмләдән кушма җөмлә төзү Кушма җөмләдән гади җөмләләрне аерып чыгару | Интерактив ресурслар һәм карточкалардагы биремнәрне үтәү | Бәйләнешнең сәбәп-максатын ачыклау эзләнү характерындагы эшләрне үтәүдә мөстәкыйльлек | Алган белемнәрнең ныклыгын тикшерәләр | Үзләштерелгәнне аңлау һәм белемнәрдәге өзеклекләрне аңлау | ||
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру | Кушма һәм гади җөмләләрне чагыштырып, нәтиҗә чыгаруга юнәлеш бирү | Яңа тема буенча сораулар төзи һәм аларга җавап бирә белү Тикшерүче төркемнәрнең җитәкчеләре чыгышы | Телдән һәм язма сөйләмне дөрес һәм аңлаешлы итеп төзү Анализлый һәм нәтиҗә чыгара белү Логик эзлекле Фикер йөртү | Иптәшләренең чыгышларын тыңлыйлар Күмәк фикер алышуда катнашалар | Үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү Монологик сөйләмгә ия булу | Гомуми эшнең нәтиҗәсен чыгаралар | |
Белемнәрне тикшерү һәм үзтикшерү | Үзанализ битләрен тутырырга тәкъдим ясау | Үз эшчәнлекләрен тикшерәләр | Бәяләү кретерийларына нигезләнеп үз эшчәнлегеңә бәя бирү | ||||
Рефлексия | Дәрестәге эшчәнлеккә һәм теманы аңлауга бәяне тактада урнаштырырга тәкъдим итү | Укытучы белән диалог | |||||
Өй эше турында мәгълүмат һәм аны башкаруга күрсәтмәләр | Икенче дәрескә өй эше һәм аны башкаруга күрсәтмәләр белән таныштыру | Өй эшен һәм аны үтәүгә күрсәтмәләрне тыңлыйлар |