Бәхетләр тулып торсын
Иске ел китә өстенә
Киеп тузган чикмәнен.
Җиһан көтә сәгатьләрнең
Уникегә җиткәнен.
Унике тулгач ишектән
Яңа ел килеп керер.
- Өч йөз алтмыш биш тәүлеккә
Мин хуҗа! – диеп йөрер.
Йөрсен, әмма “Иске”сеннән
“Яңа”сы яхшы булсын!
Көннәребез гел кояшлы,
Дөньялар имин торсын!
Касәләрдә шарәп түгел,
Бәхетләр тулып торсын!
Аннарыңа җылы табалмасаң...
Олы юлга карый тәрәзләрем,
Шул юлларга бага күзләрем.
Исләремә төшеп илертәләр
Миңа әйткән назлы сүзләрең.
“Сөям”, - диеп син бер тапкыр әйтсәң,
Мин бит аны мең кат ишетәм.
Сөю тулы җаным сине көтә,
Тик син генә иркәм, кичекмә.
Ялыктырма мине, зарыктырма,
Кил яныма җаным көткәндә.
Сөю гөлем кабат чәчәк атар,
Сагышларым калыр үткәндә.
Телефоннан дәшкән тавышыңда
Йөрәк тибешеңне ишетәм.
Җаннарыңа җылы табалмасаң,
Кил яныма, бер дә өшетмәм.
Кил яныма язлар, назлар булып,
Илһам булып язар җырыма.
Җырларымны сиңа багышлармын,
Бары сиңа – сөйгән ярыма.
Хыял дөньясында яши күңел
Бер хыялый булып, сине көтәм
Олы юлдан алмый күземне.
Килче яннарыма бәйрәм ясап,
Бик сагындым, иркәм, үзеңне.
Сөя-сөя газаплана җаным,
Күңел кайта һаман үткәнгә.
Юкса инде күпме сулар аккан,
Күпме еллар инде үткәннәр.
Ләкин минем килә сине күреп,
Өр яңадан гашыйк буласым.
Я күбәләк, я бер былбыл булып
Иңнәреңә килеп кунасым.
Яши күңел хыял дөньясында
Чынны, никтер, кабул итмичә.
Туктамас ул сине сөюеннән
Бу гомерләр берчак бетмичә.
Чишмәләр
Чишмәләр төннәрдә тын гына
Челтерәп, моңланып җыр суза.
Ай белән серләшә-серләшә
Нурларга коенып төн уза.
Иртәдә сандугач җырлары
Чишмәгә кушыла бер булып.
Әниләр, киленнәр, туташлар
Китәләр шифалы су алып.
Чишмәләр - авылым йөрәге,
Сулары беркайчан саекмас.
Китәрләр ял итеп, хәл җыеп,
Бирегә кеше эз суытмас.
Шулай яши күршеләр
Уллары да, кызлары да
Уңганнар, күз тимәсен.
Күршеләрне әйтәм әле,
Кай якка борырга алар
Белә тормыш көймәсен.
Йорт салынган, малай үскән,
Ярый эшкә, киңәшкә.
Ишек алды – гөл бакчасы.
Каршы ала керешкә.
Бер-бер артлы туйлар үтә,
Кызлар китә кияүгә.
Тәмле телле гүзәлләрдән
Гаеп тапмас берәү дә.
Туганнарның хәлен белеп,
Кунакка йөрешәләр.
Күрше-тирә әбиләрнең
Хәлләрен белешәләр.
Хуҗабикә яңа мичтә
Ипи, бәлеш пешерә.
Ягып куйган мунчалары
Кайнар тиргә төшерә.
Һәр көнне башлый күршеләр
Әтәчләр белән торып.
Бүгенге эшкә кичә үк
План куелган корып.
Куела печән кибәнгә,
Утын өелә ярып.
Самовары да куела
Чишмә сулары салып.
Шулай яши күршеләрем,
Гайбәт сөйләп йөрмиләр.
Эштән аргач ял итәләр,
Зарлануны белмиләр.
Эшләгәч җәен тир түгеп,
Кышлар үтә рәхәттә.
Уңганнарга, булганнарга
Үзе килә бәхет тә.
Вакыт тәгәрмәче
Дөньябызда бик күп тәгәрмәчләр,
Барысы да алар әйләнә.
Кайсы юлда арып туктап кала,
Кайсы туктый белми, бер тизлектә
Әйләнә дә һаман әйләнә.
“Вакыт тәгәрмәче” диләр аны,
Төшми түбән, менми югары.
Сафтан чыкмый тузып, күчәрләре,
Сикәлтәле түгел юллары.
Арба тәгәрмәче тартсаң, бара,
Ә тартмасаң, туктап тора ул.
Үзеннән дә авыр йөкне тартып,
Кая кирәк, шунда яра юл.
Ә Вакытның эше җиңел аның,
Отыласы юк, юк отасы.
Өстәвенә беркем каршында да
Юк Вакытның җавап тотасы.
Битараф ул җиргә, кешеләргә.
Зары барны килеп якламый.
Кире чикми, беләм, шуңа күрә
Яши бирәм ачу сакламый.
Исәнме, җирем!
Исәнме, илем!
Исәнме, җирем!
Мине үстергән
Нигезем-өем!
Саумы кадерле
Газиз әнкәем.
Уемда һәрчак
Син – бәгырькәем.
Саумы туганнар,
Шаулы урманнар.
Нәни чагымнан
Таныш урамнар.
Ашкынды җаным
Сезне күрергә.
Сөю һәм сагыш
Тартты бирегә.
Тартты бирегә
Чишмә сулары.
Туган ягымның
Ташлы юллары.
Кадерле алар
Җанга барысы да.
Онытмам мәңге
Кая барсам да.
Туган илкәем –
Шигърият иле,
Туган җиркәем –
Шагыйрьләр җире.
Шулай дип җырлый
Талда сандугач.
Тургайлар сайрый
Кырда көн тугач.
Чишмәләр җырлый
Мактап халкымны.
Сулары – шифа,
Баса ялкынны.
Авылда туган
Бөек шагыйрьләр.
Ә шагыйрьләрдән
Саллы шигырьләр.
Әнгам Атнабай,
Каһим абыйлар
Сүздән җыр үрде,
Сирәк андыйлар.
Алар кабызган
Шигырь учагы
Һәркемнең бүген
Җылыта җанын.
Ян, шигъри учак
Җанга дәрт өстәп.
Гөрләп үтсеннәр
Бәйрәмдәй кичләр.
Саумы, илем дип,
Саумы, җирем дип
Оя корырга
Кайтсыннар кошлар.
Саумы, илем дип,
Саумы, җирем, дип,
Туган йортларга
Кайтсыннар дуслар!