Хәзерге татар поэзиясендә хатын-кыз шагыйрәләребезнең авазы
Тыныч көннең нинди кыйммәт булуын Беләсеңме? Ә мин, мин беләм. |
К. Булатова |
Татар халкы гомерләрен иҗатка багышлаган шагыйрьләр һәм шагыйрәләргә бик бай.
Шагыйрәләребезнең иҗаты татар поэзиясендә аеруча әһәмиятле урын ала, чөнки аларның әсәрләре күңелгә бик тирән үтеп керә. Шигырьләре "ташны да эретерлек" хикмәткә ия. Бүгенге көннең билгеле шагыйрәләре: Эльмира Шәрифуллина, Гөлшат Зәйнашева, Клара Булатова, Нәҗибә Сафина, Илсөяр Иксанова... һәм башка бик күпләр. Аларның шигырьләрендә киләчәк буын өчен борчылу да, ана белән бала арасындагы мәхәббәт тә, табигатькә булган соклану да, самими, эчкерсез ярату хисе дә чагыла..
Шулар арасыннан мине аеруча дулкынландырган шагыйрә − Гөлшат Зәйнашева. Г. Зәйнашева − җыр поэзиясенә гомерләрен җырга багышлаган Әхмәт Ерикәй, Мостафа Ногман кебек ир-егетләр арасына килеп кергән беренче карлыгач. Җырга һичкайчан хыянәт итмичә, гасырның авырлыгыннан курыкмыйча рәхәтләнеп иҗат итә ул.
Һәркем белә: җырчы тавышына ия булган кеше бәхетле, чөнки ул йөрәк түрендә сакланган серләрне, беркемнән дә яшермичә, җыры аша әйтеп бирә ала. Ә Гөлшат Зәйнашеваның күңел тойгылары тирән, йөрәк серләре күп, әйтәсе сүзләре дә чиксез. Шагыйрәнең җырларын тыңлаган кеше, дөньясын онытып, Туган ягында йөри, балачак мизгелләренә кабат кайта, хезмәт кешесе тудырган хәзинәләргә карап соклана, кош, чишмә тавышларын ишетеп моңлана. Шуңа күрә дә бу олуг шагыйрәнең җырлары олысын да, кечесен дә дулкынландыра: ул җырлар һәркемнең күңелендә гомер буе яши.
Гөлшат Зәйнашеваның композиторлар, музыкантлар, җырчылар белән аралашуы, композитор А. Ключарев белән иҗади дуслыгының җимеше − "Туган җирем − Татарстан" җыры.
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты туган илем,
Бәхет биргән җирем − Татарстан.
Кая гына китеп, кайларга бармадым,
Сагынып кайттым Иделем таңнарын, −
дигән сүзләрне тыңлаганда, Татарстаныбыз бөтен киңлеге, гүзәллеге белән күз алдына килеп баса. Бу җырның музыкасы да дәртле, халык күңелендә туган җиренә булган изге тойгыларын әйтеп бирерлек моңлы. Минемчә, аны республикабызның Гимны итеп кабул итсәк тә отар идек.
Күптән түгел мин Эльмира Шәрифуллина дигән шагыйрәнең "Гөлләр елы" дигән шигырь китабына юлыктым. Шигырьләрен укый башладым. Үзенә генә хас моң, сагыш бар иде аларда. Аннан соң кайда гына аның шигырьләрен күрсәм дә, игътибарсыз калдырмадым − укырга тырыштым. Берничә елдан соң мин аның шагыйрь генә түгел, ә проза әсәрләре язуын да белдем. Бу хәл аның үзенең тормыш иптәше Фаил Шәфигуллин истәлегенә багышланган "Мизгел" повестен һәм бала тәрбияләүгә бөтен көчен, күңел җылысын салган ана образын сурәтләүче "Җанлыдан җан яралгач" исемле повестьларын укып чыккач булды. Шагыйрәнең чын йөрәгеннән алып язылган бу повестьлар мине бик дулкынландырды. Ачы югалту, олы саф мәхәббәт темасы Эльмира апаның шигырьләрендә дә дәвам итә.
Мәхәббәтем − син ләззәтем,
Син минем сагыш-моңым.
Шагыйрә сөйгәненең мәңгегә китүенә ышана алмый.
Кавышасы иде бер мизгелгә,
Ялгызлыктан качар идем,
Суларда ага-ага.
Миңа Эльмира апа Шәрифуллина иҗатына багышланган бер кичәдә булырга туры килде. Бу кичәдә аның "Мизгел" повестеннан өзек тә укыдылар. Өзекне тыңлаганда, залда үксеп елап утырдылар. Бөтен ачы хәсрәтләрен, кайнар мәхәббәтен, сагышын, сагыну-саргаюларын, хөрмәтен − барысын да аңладык шушы кечкенә генә өзектән. Шапгыйрә йөрәге түзмәгән, "Мизгел" дигән шигырь дә язган.
Мизгелләр яши күңелдә,
Мизгелләр бирми тынгы.
Изге хатирәләр белән
Мөлдерәп күңел тулды, −
ди ул.
Шагыйрәне бүгенге көннең бик күп проблемалары борчый. Ана буларак, ул җирдәге балалар турында кайгырта. Авторның теләге: Җир йөзендә сугыш булмасын, балалар тыныч шартларда үссен. Бу темалар шагыйрәнең "Саласпилис" дигән шигырьләр циклында чагылыш таба.
Кырык өчтә монда кан эчкәннәр
Һәр сабыйдан, һәрбер баладан.
Җиде түгел, җиде меңен бергә
Каерып алып газиз анадан, −
дигән юлларны тетрәнмичә уку мөмкин түгел.
Укытучы буларак, шагыйрәне бала тәрбияләү, туган телебезнең торышы мәсьәләләре дә борчый. Хезмәттәшләренең авыр хезмәтенә баш иеп ул "Татар теле мөгаллиме" дигән шигырен яза.
Э. Шәрифуллинаның шигырьләре үзеннән-үзе моңлы көйгә салынып укыла. Композиторлар Риф Гатауллин, Рамил Курамшиннар аның сүзләрен көйгә салганнар. Шуның белән дә шагыйрә күпләргә матур үрнәк булып тора.
Хатын-кызлар иҗаты минем рухи дөньямны баета, бизи, сугара.
Аларның бүгенге поэзиядәге авазлары ераккарак ишетелә, кеше җанын кузгата, дулкынландыра, чакыра кебек. Мәсәлән, шигырьгә битараф булмаган кеше шагыйрә Илсөяр Иксанованың моң тулы шигырьләрен укыгач, тыныч кала алыр микән?
Үрти-үрти үрсәләнгән җаным,
Көзләр яңгыр сибә күңелгә.
Тәрәзәмә кунма, сары яфрак,
Болай да бит бәгырь өзелә...
Шагыйрә Нәҗибә Сафинаны тыңлаган кеше бүгенге көндә милләт язмышын үз язмышы итеп кабул итәр. Аның көрәш тулы тормышын аңлар.
Ләкин туган җирсез, туган телсез
Кеше булып яши алмадым...
Кеше булып яшәү − Язмышым!
Һаман эзлиләр шул ялгышын −
ди шагыйрә "Җайсыз" исемле шигырендә, көчле рухлы Кеше икәнлегенә басым ясап.
Хатын-кыз шагыйрәләребезне мин фикер иясе, хис чишмәсе, көрәш җырчысы буларак кабул итәм. Шигырьләреннән иман, дәрт, көрәш, җиңү рухы авазларын ишетәм. Аларның дөньяны кабул итүләре төрлечә булса да, максатлары, теләкләре бер. Бу турыда Лена Шагыйрьҗан болай ди:
Һәммә җисем сайланышта, үзгәрештә.
Тик бер нәрсә кала мәңге бер рәвештә.
Ул − хакыйкать! − Бүгенгеме, кичәгеме −
Аерма юк!
Гүзәл хатын-кызларыбыз шигырьләрен укыганда, сандугачны уч төбенә кундырып сайраткандай буласың, сусавыңны басасың. Аларның шигырьләре йолдыз белән тулы төнге күкне, җир җиләге исе кайнарлыгы белән аңкыган болынны хәтерләтә.
Шагыйрәләребезнең бердәм авазы шагыйрә Клара Булатова шигырендә яңгырый кебек.
Тормыш матур,
Аның матур торуын
Тели халык бөтен җир белән.
Тыныч көннең нинди кыйммәт булуын
Беләсеңме?
Ә мин, мин беләм!