Вакыт белән булмый ярышып

“Ашыкма!” - дим Вакытка мин, ә ул...

Ул каядыр һаман ашыга.

Ә мин ашыксам да торып калам

Утыралмый Вакыт атына.

Ярты гасыр чаптым туктаталмый

Җилдән җитез чапкан Вакытны.

Азга гына туктап торса да ул

Төзәтер идем күпме ватыкны.

Күпме эшем ята кул тимичә

Көчем-дәртем ташып торса да.

Кайтарасы иде бу гомернең

Бер дистәсен генә булса да.

Юк шул... Вакыт гел үзенчә эшли.

Аның белән булмый алышып.

Буйсынырга кала, кире борып

Буламы соң Вакыт агышын!?

Бәхет өчен ни кирәк?

Тормышында кемнәр генә, кемнәр

Хыялланмый бәхет турында.

Ә бәхет ул язмыш кулларында,

Килми икән көткән чагыңда.

Кайберәүләр әзер бәхет эзли,

Кемдер бәхет эзләп тир түгә.

Ә кемнәрдер тапкан бәхетен дә

Кулдан ычкындыра бер көндә.

Кем бәхетле бөек даны белән.

Кем бәхетле бик зур өлештән,

Кем өчендер бәхет мәхәббәттә,

Кем өчендер - алтын-көмештә.

Ничек кенә итеп әйтсәләр дә,

Мин үземчә аңлыйм бәхетне.

Байлык белән түгел, дус-туганнар белән

Була бит ул кеше бәхетле.

Кил, Яңа ел!

Кил, Яңа ел, илгә, көнгә

Бәйрәмнәр, туйлар алып.

Ел буена сый-нигъмәттән

Торсын табыннар тулып.

Сафлык, нур иңсен җаннарга,

Гел изге булсын эшләр.

Кояшлы булсын иртәләр,

Йолдызлы булсын кичләр.

Рәхим ит изге сәгатьтә

Яңа ел, түребезгә.

Муллык, бәрәкәт, тынычлык

Алып кил җиребезгә.

Һәр сәгатең, һәр минутың

Илтсен бәхеткә генә.

Төкле аягың белән кил

Һәркемнең ишегенә!

Ак томаннар

Ак томаннар. Әйтерсең лә җиргә

Ак болытлар күктән төшкәннәр.

Төшкәннәр дә үзәнлекләр буйлап

Таулар итәгенә күчкәннәр.

Көтүлекләр, җиләклекләр өсте

Ап-ак томаннарга төренгән.

Җир белән күк арасына шулай

Томан толымнарын кем үргән?

Карап барам: алар әкрен генә

Авыл ягына ага тын гына.

Канатлары охшап тора әнә

Чабып барган атлар ялына.

Томаннарга әллә мин иярәм,

Әллә алар миңа иярә?

Иртә таңда автобуста кайтам,

Томан аша авылым күренә.

Сагынам Сараштыны

Сагындырып, төшкә керә

Изге җирем – Сараштым.

Егылмас өчен чыныккан

Анда очар канатым.

Сараштымны сагынып кайтам

Җәйләрен дә, кышын да.

Авылымда тыныч җаным,

Тәмлерәк күк ашым да.

Туган җир шул, ни әйтсәң дә

Чыкмый күңел түреннән.

Тапмадым гүзәл урынны.

Читтә туган җиремнән.

Йөзяшәр имәннәр үсә

Җиләкле тауларында.

Сандугачлар сайрап туймый

Су буе талларында.

Күр чикләвекле тауларын,

Чәчәкле болыннарын.

Диңгездәй киң басуларын,

Урманын, аланнарын.

Ничә кайттым, санамадым,

Аттырдым күпме таңны.

Сарашты кызы булганга

Сагынам гел Сараштыны.

Ана сөте белән кермәсә...

Лампа утларыннан якты алып

Өлкән буын элек көн күргән.

Бер көн килер “шушы” замананы

Ул чагында әле кем белгән?

Бары белән яши белгән алар,

Мал артыннан дөнья кумаган.

Тирен түгеп тапкан һәр табышын

Кайтып хәмер белән “юмаган”.

Талчыбыктан үреп, бала туса,

Өй түренә бишек элгәннәр.

Югалтмыйча дин һәм телебезне,

Мирас итеп саклап килгәннәр.

Ә без бүген — бөтен булган барын

Аяк асларына салучы,

Кыйбласыз көймә сыман, җилләр

Кая иссә, шунда агучы.

Заманалар үзгәрә дип хәзер

Карашлар да безнең үзгәрә.

Яңа буын өчен ак-кара бер.

Колак салмый алар сүзләргә.

Җырлары да бүген башкача шул,

Көе, биюе дә башкача.

Хыяллар да, өметләр дә сүнә,

Сүнә тормышларга ашмыйча.

Аңлау читен, кая бара дөнья,

Изеп, телеп кеше бәгырьләрен?

Төнге барда төкереп дөньясына,

Югалталар яшьләр кадерләрен...

Ата-ана аңлый алмый бүген

Үзе тапкан газиз баласын.

Киләчәктә безне нәрсә көтә,

Нәрсә көтә адәм баласын?

Атнабайның сүзе искә төшә:

Болай диде шагыйрь ачынып:

“Күкрәк сөтедәй саф ана телен

Әйләндердек мама теленә.

Ни урысча, ни татарча белмәс

Имгәтелгән буын тилерә”.

Наркотикка җанын алыштырган,

Исерткечтән бахыр интегә.

Акылына килеп, башын бәрә-бәрә

Кемдер үткәненә үкенә.

Каян белсен иман барын бала

Үзебездә әгәр булмаса.

Ни көтәргә аннан, ата-ана

Изгелекләр җирдә кылмаса.

Уянырга кирәк бүген безгә,

Бүген кирәк, түгел иртәгә.

Без бит әле тиеш балаларны,

Оныкларны кеше итәргә.

Тана сөте белән керми бит ул,

Ана сөте белән кермәсә.

Кемгә үпкәләргә, яшьләребез

Матур итеп яши белмәсә?

Яшәр өчен туган һәрбер сабый

Гаиләгә бәхет китерсен.

Акылы һәм изге эше белән

Туган җирен бакча иттерсен!

Язсын әле тагын

Бәбкә үлән үскән тар сукмактан

Чыклар ерып киләм чишмәгә.

Туган җирнең җанга шифа суын

Учларыма алып эчәргә.

Чиләкләрем янга куеп, озак

Карап торам аның агышын.

Суларына кушылып агып китә

Җанымдагы бөтен сагышым.

Язсын әле димен тагын кайтып

Шушы чишмәләргә төшәргә.

Суларына рәхмәт әйтә-әйтә

Яңа бер җыр язып китәргә.

Наши рекомендации