Сине генә сөярмен
“Җимешем!” дип әйтсәң күзләремә карап,
Иренеңдә балдай эрермен.
Бик сагынган чакларыңда, иркәм,
Төшләреңә синең керермен.
“Сөеклем!” дип әйтсәң назлап мине,
Мәңге сине генә сөярмен.
Еракларга китсәң, юксынудан
Сагышлардан янып-көярмен.
“Йолдызым!” дип әйтсәң мине сөеп,
Һәр төнеңдә балкып янармын.
Таң җиленә кушылып иркәләрмен,
Чәчләреңне сыйпап тарармын.
“Иркәм!” дисәң, иркәң булырмын мин,
Кирәк икән, җилкән булырмын.
Кайда йөрсәм, ниләр эшләсәм дә
Сөюеңә тугры калырмын!
Яңа төш кенә микән?
“Матурым!” дип син дәшкәндә
Сихерләнә җаннарым.
Сине күргәч онытыла
Җандагы моң-зарларым.
Әйтерсең лә бар үткәнем
Сәер төш кенә булган.
Бүген синең сөю-наздан
Дөньям ямь белән тулган.
Шундый рәхәт, мин бәхетле
Янәшәмдә син булгач.
Мәхәббәтең белдереп, гел
“Матурым!” диеп торгач.
Иркәң булып яшәүләрем
Гомерлек булса икән.
Әллә бу халәт тә бары
Яңа төш кенә микән?
Бөресендә калган мәхәббәт
Күңелнең бер ерак почмагында
Яшеренеп яши мәхәббәт.
Вакытында чәчәк ата алмый
Бөресендә калган мәхәббәт.
Чәчәк атар язы җитмәгәнме
Күңелнең яшь, тиле чагында?
Качмас иде ул мәхәббәт бүген
Кабатланса яшьлек тагын да.
Яз сулышын тоеп булса кирәк,
Вакыт-вакыт куя талпынып.
Уятырга, дөрләтергә аны
Җитеп бетми сөю ялкыны.
Ул берәүне көтә, шул көткәне
Юлларында очрап куймасмы?
Я булмаса, хәтеренә төшеп,
Елмаеп булса да узмасмы?
Хушлаштың да китеп бардың
Бер күрүдән гашыйк булып,
Өзелеп сөйдем сине.
Син дә сөю, назга төреп,
Бәхетле иттең мине.
Аккошлардай гел аңлашып,
Башладык юлыбызны.
Бер-беребезнең кулыннан
Алмыйча кулыбызны.
Тик бәхетле мизгелләрнең
Кыска булды гомере.
Сүнде ялкыны сөюнең,
Калды көле, күмере.
Хушлаштың да китеп бардың.
Үз иттең башка ярны.
Газапларга салдың мине,
Бәхетсез иттең җанны.
Канатыңны, балам, канатма
Намусыңны, исемеңне, балам,
Хата ясап, берүк, каралтма.
Авыр чакта Ходай ярдәм кылыр,
Моң-зарыңны читкә таратма.
Шуны бел син, балам: көрәшләрдән,
Сынаулардан тора бу хаят.
Көтмәгәндә шундый хәлләр була:
Хәтта дуслар итә хыянәт.
Бу дөньяда “ак” һәм “кара” дигән
Төшенчәләр барын онытма.
Очар өчен сиңа Ходай биргән
Канатыңны, балам, “канатма”!
Буш гайбәткә һич китмәсен исең,
Көнче җаннар җирдә җитәрлек.
Сер бирмә син, көч тап юлсыз җирдә
Үз юлыңны салып үтәрлек.
Шагыйрь халкы
Шагыйрь халкын аңлау кыен
Гади кешегә.
Сәер тоелалар алар
Безнең ишегә.
Эштәме ул, түгелме ул,
Каләм кулында.
Яза, сыза, тагын яза,
Нидер уенда.
Төн уртасында да була
Тәрәздә уты.
Илһам уятамы ”Яз!” дип,
Кермиме йокы?
Учак ягып төн уздыра
Әнә, бүген дә.
Йолдызларны саный-саный
Авыл күгендә.
Тәтешледә калам
Тәтешлемә кайтам, юлларымда
Сагышымны басам җыр белән.
Газиз җиркәемне кочар булып,
Акбуз аттай очып үр менәм.
Кушымта:
Тау, урманнар үрелеп дәшә миңа,
- Саумы, - диеп кырлар эндәшә.
И Тәтешлем, синдә бар да матур,
Синдә кошлар, гөлләр сөйләшә.
Юл буйлары тоташ чәчәк кенә,
Бәрмеш буе – зифа камышлар.
- Саумы, - диеп сәлам бирер өчен
Юлым бүлә дуслар, танышлар.
Кушымта: шул ук.
Сәламлиләр гөлләр тәрәз аша,
Бәбкә үлән – койма буйлары.
Шәһәргә тиң үзәк урамнарга
Алып керә асфальт юллары.
Кушымта: шул ук.
Чит җирләрдә яшәп аңладым мин
Туган якларымның кадерен.
Бөтенләйгә калам Тәтешледә,
Үз җиремдә бетмәс кадерем.
Кушымта: шул ук.
Яшәүнең үз төсе
Табигать үзенә күпме төс сыйдырган:
Күзәт син язларын, җәйләрен һәм көзен.
Барысы кушылып, төсле җыр җырлыйлар,
Мин тоям, ишетәм аларның һәрберсен.
Шатлыкның бар төсе,
Кайгының бар төсе,
Һәр җирдә чигелгән бизәкләп-бизәкләп
Яшәүнең үз төсе!
Илдә яшәүләргә ни җитә?
Туган ягым, сау бул, китеп барам,
Озаккамы, белмим азгамы?
Хыялларым дәшә еракларга,
Юлларымда язмыш язганы.
Сау бул, авыл, болын, урманнарым,
Җиләк җыйган биек тауларым,
Камышлы күл, сары көнбагышлар,
Изге чишмәм, бөдрә талларым.
Сау бул, әнкәй, бәгърем исән яшә,
Озак тормам, кайтып җитәрмен,
Кайтып җитәрмен дә Казаннарга
Үзеңне дә алып китәрмен.
Шул сүзләрдән кинәт моңсуланды
Әнкәемнең көләч йөзләре.
Йомшак күңеле тулып, менә-менә
Яшьләнергә тора күзләре.
Әллә инде китми калыйм микән,
Чит җирләрдә мине ни көтә?
Бәхет эзләп читтә йөрегәнче
Илдә яшәүләргә ни җитә?
Әйе бит!