Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен дидактик өстәл уеннары

1.“Сыйлыйбыз”

Максат. Гаилә әгъзалары, ашамлыклар темасына кергән сүзләрне ныгыту; диалогик сөйләмне камилләштерү;игътибарлык, хәтер үстерү.

Җиһазлау:Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы.Уен 6 -7яшьлек балалар белән үткәрелә. Балалар гаилә әгъзаларын, хайваннарны, йорт кошларын сыйларга тиеш.

1Вариант. Балалар гаилә әгъзалары һәм хайваннар төшкән карточкалар сайлап алалар. Алып баручыда кечкенә ашамлыклар сүрәтләнгән карточкалар. Балалар ашамлыклар төшкән карточкаларны сорап алалар һәм үзләренең карточкаларындагы гаилә әгъзалары һәм хайваннар астындагы буш урынга җыйныйлар (сыйлыйлар).

2 вариант.Нинди?соравына җавап бирәләр (тәмле, баллы, зур, кечкенә).

2.”Домино”

Максат.Балаларның савыт-саба, кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту, аларның исемнәрен дөрес әйтү; парлы сүрәтләрне дөрес итеп җыю күнекмәләре бирү; логик фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау:таратма домирно

Уен барышы.Уенда 4-5 бала катнаша.Балаларга карточкалар (домино) бүлеп бирелә.Иң беренче алып баручы карточкасын өстәлгә куя.Балалар анда нәрсә сүрәтләнгәнен карыйлар һәм әйтәләр.Һәр бала үзенең карточкасыннан шундый сүрәтне эзли; әгәр туры килсә өстәлдәге карточка янәшәсенә куя.

Уен карточкалар беткәнче дәвам итә.

Уен кагыйдәсе. Карточкадагы рәсемнәрне бер-бер артлы тезеп куярга кирәк.

Кем беренче үз рәсемен тезеп бетерә, шул җиңүче була.

3.”Кем нәрсә эшли?”

Максат.Балаларның Нишли ?соравына дөрес җавап бирүләренә ирешү;исем һәм фигыльләрдән торган җөмләләрне төзи белү күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау:таратма карточкалар.

Уен барышы.Уенда 4-5 бала катнаша.Кешеләрнең һәм хайваннарның хәрәкәтләре тасвирланган сюжетлы рәсемнәр алына.Балалар рәсемдә сүрәтләнгән кешенең һәм хайваннарның нәрсә эшләвен әйтә.”Малай йоклый”,”Әби чәй эчә”һ.б.

1 вариант.Алып баручыда карточкалар. Ул балаларга карточкаларны күрсәтә.Бу кем? Ул нишли? соравын бирә.Җавап биргән балага карточка бирелә. Иң күп карточка җыйган бала җиңүче була.

2 вариант.Балалар карточкалар сайлап алалар, рәсемгә карап җөмлә төзиләр.Җөмләдәге сүзләр санына карап балага бәя бирелә.

4.“Нәрсә яши?”

Максат .Балаларның йорт хайваннары һәм кошлары , кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту.Сыйфатлар кулланып гади һәм иярчен җөмләләр төзү.Хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау:Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уен 6-7 яшьлек балалар өчен. Уенда 2-3 бала катнаша ала. Бер балага авыл рәсеме төшкән зур карточка , икенчесенә урман рәсеме төшкән карточка бирелә. Балалар йорт хайваннарын авыл рәсеме төшкән карточкага, кыргый хайваннарны урман рәсеме төшкән карточкага тезеп куялар.

1 вариант. Алып баручы кечкенә карточкалар күрсәтә. Уенчылар андагы сүрәтне әйтергә һәм үзләренең зур карточкаларына куяларга тиешләр.

2 вариант.Балалар йорт хайваннары һәм кошлары , кыргый хайваннар турында җөмлә төзеп сөйлиләр.

5.“Лото”

Максат.Өйрәнелгән сүзләрнең дөрес әйтелешен кабатлау. Хәтер,игътибарлылык һәм сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы.Уенда 7-8 бала катнаша ала. 5 зур карточка балаларга бирелә.

1 вариантАлып баручы кечкенә карточкаларны күрсәтә.Балалар карточкадагы сүрәтләрне әйтәләр.Кемнең карточкасында ул рәсем бар, шул бала кечкенә карточканы ала. Кайсы бала беренче зур карточкаларны тутыра, шул җиңүче була.

2 вариант. Карточкадан хайваннарны , савыт –сабаны, уенчыкларны күрсәтү һәм алар турында сөйләү. Табу . күрсәтү һәм алар турында сөйләү.

6.«Нәрсә артык?”

Максат.Предметларны төркемләү күнекмәләрен, гомумиләштерүче сүзләрне ныгыту; иҗади күзаллауларын формалаштыру, күрү сәләтен үстерү,игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау:Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы.2 - 7 бала катнаша ала.Балалар үзләренә карточкалар сайлап алалар.Уенчылар үзләренең карточкаларында нинди предмет артык икәнен әйтергә тиешләр.

1 вариант.

Алып баручы уйнаучыларга карточкалар тарата.“Бу нәрсә?”, “ Бу кем?”- дигән сораулар бирә. Уйнаучылар һәр рәттәге рәсемнәрнең исемнәрен әйтеп чыгалар.Соңыннан дүртенче рәсемнең кайсы артык икәнен әйтәләр.

2 вариант.

Балалар үзләренә карточкалар сайлап алалар.Алып баручы

Нәрсә ? Нинди? сорауларын бирә;уенчылар карточкаларына карап җавап бирәләр.

7.“Ничә”

Максат.10 га кадәр санау күнекмәләрен камилләштерү.Саннарның сөйләм телендә кулланышын активлаштыру.

Җиһазлау:Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда5-6 бала катнаша ала.Балаларга саннар төшерелгән карточкалар таратыла.Кечкенә карточкаларда рәсемнәр сүрәтләнгән. Алып баручы кечкенә карточканы балаларга күрсәтә.Мәсәлән: бер курчак булган рәсемне - берле саны янына куя, ун әтәчне - ун саны янына урнаштыра.

8, “Ул ни эшли? Мин нишлим?”

Максат.Фигыльләрне дөрес итеп әйтеп исем белән төрләндерүдә күнектерү. Танып –белү һәм мөстәкыйльфикерләү эшчәнлеген үстерү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда 3-4 бала катнаша ала. Уртага исемне аңлаткан карточка куела, балалар ук кайсы фигыльгә күрсәтә, шуны исем белән кушып җөмлә төзиләр.

9.“Парын тап”

Максат. Предметларны чагышырып карап, аларның бер- берсенә ошаган якларын табарга; аларны сайлап алырга булышу; иҗади күзаллауларын формалаштыру.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда 4-5 бала катнаша. Балаларга зур карточкалар бирелә.

Кечкенә карточкалар өстәлдә. Балалар үзләренең зур карточкаларына карап предметларны ошатып сайлап алырга тиешләр.

1 вариант. Балалар башта зур карточкада нәрсә сүрәтләнгәнен әйтәләр, аннан соң үзләренең рәсемнәренә карап охшаш рәсемне сайлап алалар.

2 вариант.Балалар үзләренең рәсемнәре турында сыйфат, фигыльләр кулланып җөмлә төзиләр.

10.“Портфельне тутыр”

Максат. Уку әсбапларының исемнәрен хәтердә ныгыту. Аларга карата сакчыл караш тәрбияләү. Укырга бару теләге булдыру.

Җиһазлау:Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уенда 3 бала катнаша.Балалар уку әсбапларын портфельгә, уенчыкларны кәрзингә тутырырга тиешләр.Алып баручы кечкенә карточканы күрсәтә һәм сорый “Бу нәрсә?” Бала рәсемдәге сүрәтнең исемен әйтә, кайсы зур карточкага туры килә,шул бала рәсемне үзенә ала, шакмаклары тиз тулган бала җиңүче була.

Кулланылган әдәбият:

1. Гаффарова С. М.Изучаем русский язык: рабочая тетрадь-Казань:Татарское республиканское издательство «Хәтер» 2011.

2. Зарипова З.М. Татарча сөйләшәбез. Эш дәфтәре:Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2012.

3. Зарипова З.М. Татарча сөйләшәбез – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты, 2012.

4. Зарипова З. М. Үстерешле уеннар – Казан: Беренче полиграфия компаниясе,2013.

5. Зарипова З.М., Исаева Р.С.,Кидрячева Р.Г. Балалар бакчасында рус балаларына татар теле өйрәтү: программа, методик киңәшләр, диагностика - Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013.

Наши рекомендации