Борынгы әдәбиятта матурлык темасы
Кеше кайчан матур була? |
Кеше матур шул чакта − |
башкаларны чакырганда |
үзе яккан учакка. |
Р. Харис |
"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә матурлык төшенчәсенә: "Матурлык − барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә (күренеш, эш, тормыш, сәнгать әсәрләре һәм башкалар); матур, ягымлы, сөйкемле, үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек", − дигән аңлатмалар бирелә. Тагын "матур" сүзен без соклануыбызны, горурлануыбызны белдергәндә кулланабыз. Бу сүз әдәбият сүзе белән янәшә килеп, "матур әдәбият" дигән төшенчәне ясый. Димәк, әдәбият кешедә матур хисләр тәрбияли, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирү өчен хезмәт итә.
Татар әдәбияты барлыкка килгән көненнән үк кешеләрнең рухын тәрбияләргә тырышкан. Төп максаты итеп кешеләрдә гүзәллек хисләре уятуны алган. Әдәби образлар аркылы кешеләрне матурлыкка чакырган. Шуңа күрә дә татар әдәбиятында борынгы заманнардан ук матурлык темасы үзәктә торган.
Әле язу барлыкка килгәнче үк, фольклор әсәрләрендә кешеләрнең матур сыйфатлары макталган. Татар халкының мәкальләре, табышмаклары, әкият-легендалары, җырлары үзәгендә күбрәк акыллы, уңган, булган, батыр, чибәр кешеләр торган. Гадәттә безнең халкыбыз матурлыкны батырлык белән янәшә куйган, "Батырлыкта − матурлык" дигән мәкаль дә иҗат иткән. Татар халык әкиятләрендә төп әдәби батыр егет чибәр кызны дошманнар кулыннан тартып алу өчен көрәшкән, җиңеп чыккан.
Борынгы шагыйрьләребез исә үз әсәрләрендә аерым геройларны бөтен яктан матур итеп күрсәтергә тырышканнар. Моның өчен телнең бөтен чараларыннан файдаланганнар. Шагыйрь үз әсәрендә халык телендә, сөйләмендә, мәкальләрендә һәм җырларында йөртелә торган бик күп сүз тезмәләрен, тәгъбирләрне, чагыштыруларны куллана. Мәсәлән, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы сурәтләү чараларын урынлы куллану, теленең гаҗәеп байлыгы белән бүгенге көн шагыйрь-язучылары өчен дә үрнәк булып тора. Поэмадагы "тулган ай тик нурлы йөзен сулдырасыз", "хәсрәт билә көйдерәсез", "күзләреннән гәүһәр кеби яшьләр акты", "яшь йиренә күзеннән кан аглар имди", "көйдерер хәсрәт уты", "бәгърен якар" шикелле бик күп тезмәләр иң борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр әдәби әсәрләрдән, халык җырларыннан төшмиләр.
Борынгы әдипләрнең берсе дә үзенең матурлык тудыруы турында турыдан-туры сүз алып бармый. Әсәрне укыганда, күңелдә соклану хисе уяна, ләззәтләнәсең. Шул ук Кол Гали кайбер строфаларын халык телендә файдаланыла торган сүз тезмәләре белән бизәгән. Алар билгеле урыннарда беркадәр үзгәртелеп яисә сүз тәртибен үзгәртеп биреләләр. Анда кешегә, туганыңа эндәшүнең гүзәл алымнары очрый. "Җаным, углым, бу җәфаны нидән булдың?", "Я, күз нуры!" Нә сәбәптән хәтерең тар?"
Халык телендә бик борынгы заманнардан килгән "Сабыр төбе − сары алтын" дигән мәкаль Кол Гали поэмасында поэтик рәвештә эшкәртелеп бирелә.
Сабыр берлә эшләгел ушы эшне,
Сабыр берлә эшләнер эшләр башы,
Морадына тиз йитәр сабыр кеше, −
Бу эш эчрә күрекле сабыр кылгыл имди.
Шулай итеп, борынгы әдәбиятта матурлык темасы беренче чиратта тел бизәлешләре белән тормышка ашырыла. Икенчедән, борынгы әдипләр әсәрләренең төзелешенә, сюжет-композициясенә игътибар иткәннәр. Мәсәлән, "Кыйссаи Йосыф"ның көйләп укуга җайлануы тыңлаучыларны хисләндергән, үзенә тарткан. Моңа ирешү өчен авторга әсәрен шигъри формада, ритм һәм рифманы оста саклаган хәлдә язарга кирәк булган. Кол Гали поэмасының дүртәр юлдан торган бөтен строфаларында да башта өч юл рифмалашып килә, ә соңгы юл "имди" сүзенә тәмамлана. Бу хәл Мәхмүт Кашгари сүзлегендәге җыр яки шигырьләрне,"Бәдәвам" китабында, "Нәүрүз бәете"ндәге рифмалашуларны хәтерләтә. Автор фикеренчә, матур әсәр халык иҗаты һәм аннан алда иҗат ителгән әсәрләргә тартым булырга тиеш. Халыкчанлык − борынгы әдәбиятның төп үзлеге.
Өченчедән, "Матурлык" темасы әдәби әсәр геройларының кичерешләрендә аеруча калку итеп бирелә. Борынгы шагыйрьләр иҗатында иң күп күтәрелгән тема − мәхәббәт темасы. Мәхәббәт кичерешсез була алмый. Борынгы әдәбиятта сурәтләнгән мәхәббәт каһарманнарының кичерешләре, бер-берсенә карашлары беркемне дә битараф калдырмый. Алар белән бары шатланасың, елыйсың, борчыласың. Кол Галинең Йосыф-Зөләйхасы, Сайядиның "Дастаны Бабахан"дагы Таһир-Зөһрәсе, Котбның "Фәрһад вә Ширин"е, С. Сарайның "Сөһәйл вә Гөлдерсен"е, үзләренең мәхәббәтләренә тугры булулары белән соклану тудыралар.
Борынгы шагыйрьләр халыкның гореф-гадәтләренә зур игътибар бирәләр. Алардагы төрле халыкларның үзара бәйләнешләре, аралашулары, туганнарына мөнәсәбәтләре, кунак каршылау, бер-берләренә ярдәм итү күренешләре кешеләрдә матурлык тойгылары тәрбиялиләр.
Борынгы шагыйрьләр хезмәт сөюне, кешеләргә шатлык китерү өчен тырышып эшләүне матурлык үрнәге итеп күрсәтәләр. Мәсәлән, Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасында гашыйкларның ялкынлы һәм самими мәхәббәтләре кешеләрнең бәхете өчен көрәшкә өнди. Сусызлыктан интеккән кешеләргә Фәрһад таулар ярып су китерә. Фәрһад белән Шириннең һәм, гомумән, кешеләрнең бәхетләренә киртә булып торган кара көчләр, табигать стихияләре кайнар мәхәббәт алдында баш ия, җиңелә.
Борынгы шагыйрьләр кешеләрне бер-берсенә карата явызлык кылмаска чакырганнар. Икенче төрле әйткәндә, кеше һәрвакыт кешелекле булырга тиеш. Бу тема аеруча Хисам Кятибның "Дастаны Җөм-җөмә" әсәрендә күренә. "Җөмҗөмә Солтан" поэмасы композициясе, мораль категорияләргә мөнәсәбәте, җәһәннәм газабын сурәтләве һәм ул газапның сәбәпләрен аңлатуы, ниһаять, ахырдан Җөмҗөмәнең, яңадан терелеп, яхшылык юлына басуын күрсәтүе белән гыйбрәтле. Шушы вакыйгалар белән автор явызлыкның җәзасыз калмавы турында әйтергә тели. Бу фикере авторның гуманистик карашта торуы турында сөйли.
Борынгы шагыйрьләр үз әсәрләрендә кешеләргә хас матур сыйфатларны мөмкин кадәр югарырак күтәрергә тырышканнар. Сәйф Сарайның "Гөлстан" әсәрендә күп кенә мәсьәләләр күтәрелә. Әсәр үзе сигез бүлеккә бүленә. Беренче бүлектә − патшаларның тормышы, икенчесендә − фәкыйрьләрнең әхлагы, өченчесендә − канәгать калуның, дүртенчесендә тыныч торуның файдалары турында хикәяләр һәм шигырьләр бирелә. Бишенче бүлеге − мәхәббәт һәм егетлек, алтынчысы − тазалык, көчлелек һәм зәгыйфьлек, җиденчесе − тәрбиянең тәэсире, сигезенчесе юлдашлык-иптәшлек мөнәсәбәтләренә багышланган. Болар барысы да урта гасыр гуманизмы идеяләреннән чыгып хәл ителгәннәр. Бу идеяләр − кешеләрдә матурлык тәрбияләүгә юнәлтелгән иделәр.
Борынгы татар әдәбиятында матурлыкның бирелеше турында бик күп сөйләп булыр иде. һәр әсәр − матурлык үрнәге. Шуны әйтәсе килә: борынгы шагыйрьләр үз иҗатларын кешене тәрбияләүгә, кешелеклелеккә багышлаганнар. Аларның әсәрләрендә күтәрелгән патриотизм, туганлык − бүгенге көн өчен дә үрнәк. Шагыйрьләр үз геройларының исемнәрен дә бик уйлап сайлаганнар. Мәсәлән, XIII йөздә иҗат ителгән "Хан кызы Алтынчәч" поэмасындагы Алтынчәч һәм Каракүз исемнәрен халык кабул итте һәм ул исемнәрне еш очратырга мөмкин. Бүгенге көндә Ләйлә, Зөһрә, Таһир исемнәренең таралуы да борынгы әдәбиятка барып тоташа.
Борынгы татар әдәбиятында күтәрелгән матурлык темасы бүгенге әдәбиятның да үзәгендә тора. Әдәбиятыбыз борынгылар мирас итеп калдырган идеяләрне тормышка ашыра бара, үзенең төп вазифасын, ягъни кешеләрдә матурлык хисләре тәрбияләүне армый-талмый дәвам итә.