Мәрмәр тавы башында

Бер бик ярлы кеше булган. Ул читкә эшкә чыгып киткән. Чыгып киткән дә, озак кына йөргәч, бер шәһәргә җиткән. Шул шәһәргә кергән дә бер тыкрык буенда утырып тора икән. Шунда бер кеше килә дә сорый:

- Нишләп торасың монда? – ди.

Егет әйтә:

- Белмәгән җирдә кыен икән, ашарга дә, эчергә дә юк. Эш булмасмы дип торам әле, – ди.

Теге кеше әйтә:

- Улым, – ди, – миңа кеше кирәк иде. Елына күпме сорыйсың? – ди.

- Нинди эш бит? – ди.

- Миндә эш юк. Миңа барсаң, үзең дә рәхәтләнерсең әле, – ди.

Ярар. Карт моны ияртеп кайта.

- Чишен, улым, киемнәреңне, – ди.

Бар киемнәрен чишендереп ташлый. Моңарга яхшы материядән костюм тектереп бирә.

- Ки шуны, – ди.

Ашамлык–эчемлек хәзерләнгән моңарга шундый, ата–баба күрмәгән ләззәтле ашлар.

Ашадылар–эчтеләр. Шуннан:

- Бар, улым, мунчага, менә сиңа бер кыз, – дип, бик әйбәт бер кыз китерә.

Егет тартынып тора.

- Бар, улым, бар, бездә гадәт шулай, – ди. – Шушы кыз белән мунча керегез дә көне буе дачада йөрегез, – ди.

Егет уйлый: “Элекке заманда, чикләвек төше ашатып симертеп, кешеләрне суя торган җирләр бар, дип сөйлиләр иде. Әллә мин шунда килеп эләктемме?” – ди.

Болар кыз белән гүләйт итеп кайттылар. Бер ай буенча шулай һәр көнне икенче бер кыз белән моны мунча керттеләр, һәр көнне киемнәрен алыштырдылар. Ярар. Бер ай үтте. Бер ай үткәч:

- Улым, – ди карт, – менә бу атны җик, кырга барабыз, – ди.

Бер атны җигәргә, берсен янга тагарга куша. Аннары алар шул атка утырып, сәхрага чыгып китәләр.

Барып җиттеләр бер биек тау буена болынлыкка. Тау шулкадәрле биек – югары карасаң, башың каерыла.

Карт әйтә:

- Улым, атны анда илтеп туар, монысын мин тотып торам. Аннары минем янга килерсең, – ди.

Егет атны туара да моның янына килә. Карт теге тагылап килгән ат янына бара, кулына нәзек кенә җеп ала. Атны егып суялар. Атның тиресен тунамыйлар, эчен генә алып ташлыйлар. Шуннан карт әйтә:

- Улым, менә шуның эченә кер, мин тегәм. Менә сиңа бер пычак, Шуны үз яныңа куй, – ди.

Егет ат эченә кереп ята. Хуҗа теге нәзек җеп белән тегә. Шуннан әйтә:

- Тау башыннан тәвә–тәвә кошлар төшәрләр, сине алар тау башына алып менерләр. Шуннан, – ди, – миңа бер олаулык таш ташларсың.

Егет сорый:

- Мин аннан ничек төшәрмен? – ди.

- Мин сиңа юл күрсәтермен, – ди.

Хуҗа кырыйга китте дә, тау башыннан тәвә–тәвә кошлар төшеп, тегене тау башына алып менделәр. Ярар. Егет кошләрның үзен җиргә куйганын белә дә, пычак белән җепне кисеп, атның эченнән чыга. Чыгадыр да, хуҗага бер олауга җитәрлек мәрәмәр ташлары ташлый. Теге хуҗа шуның белән баеп ята икән, аның эше шул икән.

Бервакыт хуҗа түбәндә ак яулык күрсәтә:

- Җитәр, ташлама, – ди.

Егет кычкыра:

- Бабай, мин каян төшим? – ди.

Картка егетнең тавышы бик әз генә ишетелә. Карт яулыкны таякка бәйли дә:

- Төшергә юл юк, шунда гына кал, – дип, егеткә селкә.

Кич булып килә. Егет анда чаба, монда чаба, кая да бара алмый. Арысланнар,

юлбарыслар тавышы ишетелә. Адәм сөякләре күренә, егетнең эченә кайны керә. “Шунда бетәм икән, ди, мине шуның өчен кадерләгән икән”, – ди. Йөрде–йөрде дә бер якка таба китте. Үзе кая барганын да белми инде.

Шулай бара торгач, барып җитте бу бер йортка. Ни күрсен, ап–ак сакаллы бер карт утыра. Карт күрә дә егетнең каршысына чыга. Чыгадыр да:

- Йә, улым, син каян килдең инде? – ди.

Бу башыннан үткәннәрне сөйләп бирә, елый. Карт әйтә:

- Ярар, елама. Бергә торырбыз. Мин дә синең кебек менгән кеше идем, – ди.

- Бабай, моннан төшеп буламы соң? – ди егет.

– Юк, ди, моннан төшә алмыйбыз. Мин үлермен, син калырсың, – ди. Мин, улым, шул киекләргә, кошларга патша булып торам. Картайганчы шунда калырбыз, – ди,үзе китергә ашыга бу. – Улым, ди, минем җыелышка барасым бар. Киекләрнең, кошларның җыелышы була. Шунда өч көн йөрермен. Син монда торып тор, – ди.

Шуннан бер тимер ишек күрсәтте, аны зур йозак белән бикләгән.

- Моны ачма, – диде.

Ярар. Бу китте өч көнгә. Ялгыз кешегә бу өч көн бик озак тоела. Егет уйлый–уйлый да теге тимер ишекне ачырга була. Бар да ачып карый. Ачып караса, шул сарайның эчендә сөт кебек ак диңгез, тирәсе ямь–яшел камыш. Егетнең исе китте.

Кара әле, дип, гаҗәпләнеп, тамашага кала. Ул да түгел, камыш тирәсендә өч ак күгәрчен лыпыр–лыпыр очып йөри башлыйлар. Шуннан алар бер төшкә барып кундылар да өч кыз булдылар. Теге сөт кебек ак диңгезгә төшеп коенырга, юынырга тотындылар. Егет моның берсенә гашыйк булды. Шундый матур иде теге кыз.

Ярар. Шулай булганнан соң капканы ябадыр да йозакны үз урынына бикләп куядыр. Үзе шуннан соң ашаудан дә, эчүдән дә кала. Гел шул кыз турында гына уйлый. Тәмам саргайды инде.

Бабай кайтты. Кайтты да күрде – егет саргайган.

- Ни булды? – ди.

- Авырыйм, саулыгым юк, – ди егет.

Тора–бара ул бабайга хәлне сөйли. Бабай әйтә:

- Әйттем бит мин сиңа. Харап булгансың, – ди. – Улым, алар дию пәриенең кызлары. Алар елга бер генә килеп коеналар. Бер елсыз килми инде алар, – ди. – Син саргайма, мин сиңа шул кызларны ничек итеп тотырга өйрәтермен, – ди. – Алар киләсе елга килерләр. Син, камыш арасында посып торып, чишенгәч кенә, теге үзең яраткан кызыңның күлмәкләрен ал. Нишләсә дә, бирмә. Шуннан ул синең җәмәгатең булыр, – ди.

Шул вакыт килеп җитә. Ишекне ачып, бабай егетне камыш төбенә кертеп җибәрә. Егет камыш төбенә утыргач кына, теге өч ак күгәрчен, лыпыр–лыпыр очып, диңгез өстендә өч тапкыр әйләнәләр. Аннары чишенә торган урынга төшәләр дә кызларга әвереләләр. Чишенгәч, коенырга кереп китәләр. Егет әкрен генә бара да үзе гашыйк булган кызның күлмәкләрен алып култык астына кыстыра. Кызлар диңгездән чыгалар. Чыккач, икесе киенә, берсенең киемнәре юк.

- Кем алды? Ни сорасагыз, шуны бирер идем, – ди.

Егет мыштым гына утыра, бернәрсә дә әйтми. Теге ике кыз киенделәр дә, кайта торыйк дип, киттеләр.

Кыз үзе генә калгач, егет чыкты.

Кыз әйтә:

- Бир, егет, күлмәгемне, – ди.

- Бирмим, – ди

Егет үзенең камзулын кигезде дә, кызны бабай йортына җитәкләп алып кайтты. Бабай үзләренә никах укыды. Шуннан кыз бик әйбәт хезмәт итә башлады.

Бер заман бу егет ишек төбенә чыкты да моңланып утыра. Ул ата–аналарын, туган илләрен уйлый. Бераз елап та алды. Кыз әйтә иренә:

- Әллә өеңә кайтасың киләме? – ди.

- Кайтасым килә шул. Моннан кайтыр хәл юк, – ди.

Болар бик тату торалар үзләре. Хатыны әйтә:

- Кайтасың килсә, мин сине атаңнарга алып кайтам, – ди.

- Ничек кайтабыз, монда таудан төшер хәл юк, – ди егет.

- Күлмәгемне киим дә, аркама ябыш, күзеңне йом, – ди, хатыны әйтә.

Алар бер сәгать эчендә аталарының йортына кайтып төштеләр. Егетнең ата–аналары бик куаныштылар. Бик зур итеп туй ясадылар. Болар кайткач, егетнең атасы таш йорт салырга булды. Бабай әйткән иде бит: “Кызның күлмәкләрен кулыңнан ычкындырма!” – дип. Егет кызның күлмәкләрен зур сандыкка салып, фундамент астында калдырмакчы була. Йорт сала башлагач, шулай итте дә.

Бу хатын ике–өч ел күлмәкләренең исен дә таба алмый йөрде. Егеттә дә юк, бер җирдә дә күренми. Шулай дә кыз бервакыт исни–исни тапты. Фундамент астында калганын белде. Беркөнне кеше күрмәгәндә чыкты да, фундаментны казып, күлмәкләрен алды. Шуннан иренә әйтте:

- Инде, җаным, бәхил бул. Мин күлмәкләрне алдым. Китәм. Син ничек туган илеңне сагынган булсаң, мин дә хәзер шулай сагындым. Ата–анама бер генә бала идем. Бик сагынсаң, якын күрсәң, ничек булса да безнең якка барып чыгырсың, – диде.

Күлмәкләрен кигәч, күгәрчен булып очып китте.

Бер ел кайтмый бу. Егет саргайды, кипте, һаман теге кыз исеннән чыкмый. Шуннан егет болай дип уйлый: “Мин, ди, янәдән теге шәһәргә барып, элекке хуҗама ялланыйм. Ул мине танымас әле”, – ди.

Китте чыгып Тагын теге шәһәргә барып, тыкрык буена утырды. Иске хуҗасы килде, моны танымады, тагын яллап китте. Әүвәлге кебек көн дә яңа кием киендереп, хуҗа егетне бер ай кунак итте. Аннары бер ат җигеп, икенчесен янга тагып, биек тау буена алып китте. Атны суеп, егетне эченә тегеп,моны тагын кошлардан тау башына күтәртте.

Ярар. Кошлар күтәреп менделәр. Егет тә ат эченнән чыкты. Хуҗа аңарга:

- Мәрмәр ташы ташла, – дип кычкырды.

Егет таш та ташламады, хуҗасына җавап та бирмәде, тизрәк теге бабай янына китте. Сукмак белән бабай янына барып җитте. Күрештеләр, елаштылар, хәл–әхвәл сораштылар. Егет хатынының ничек–ничек китүен сөйләп бирде. Бабай әйтте:

- Улым, тукта. Өчәр–дүртәр йөз яшәгән кошларым, киекләрем бар. Сыбызгы алып чыгып сызгыртыйм да, җыйныйм үзләрен. Аны белүчеләр юкмы икән? –диде.

Беләк юанлыгы сөяктән ясалган сыбызгыны муенына киде дә, карт шуны сызгыртып өй тирәсен әйләнде. Аның янына төрле кошлар, төрле киекләр – барысы да җыелды.

Бабай әйтте:

- Сезгә сүзем шул: шундый–шундый дию шәһәрен, – ди аты белән әйтте, – кайсыгыз белә, әйтегез? – ди.

Арыслан әйтә:

– Мин белмим, – ди.

Юлбарыс әйтә:

- Мин дә белмим, – ди.

Шуннан дүрт йөз ел яшәгән дәү кош әйтә:

- Мин ул шәһәрнең кайсы якта икәнен беләм. Әни безне йомырка салып, шул якта чыгарды. – ди.

- Алай булса, – ди карт, – менә сиңа әманәт: шушы егетне анды илт, ул бик тилмергән, – ди.

Теге кош әйтә:

- Анда ут дәрьясы бар. Шул дәряны үтәсе бар.Шуны үткәндә түшләрем көяр, бик көч килер. Үтсәм дә, синең сүзне тыңлап кына үтәрмен, – ди картка.

Бабай егеткә бирде бер сәгать:

- Кирәге булыр, сакла, – диде.

Егет кошның өстенә менеп утырды. Кош егетне һава ярып алып китте. Озак бармадылар, кош әйтте:

- Күрәсеңме, әнә, бер кара нәрсә күренә, – диде.

- Күрәм, – диде егет.

- Әни безне шуның башында чыгарды. Ул агачның әйләнәсе алты колач, – диде кош.

Аннары шул агачның башына ял итәргә кунды. Ял итте дә, тагын күтәрелеп китте. Бу юлы бик югарыга менә инде. Хәзер бит теге ут дәрьясы аркылы үтәргә кирәк.

Кош егеткә әйтә:

- Син, иптәш, йөзтүбән ят, көярсең, пешәрсең. Мин үзем көйсәм дә түзәрмен, – ди. – Әнә, бер якты күренәме?Шул шәһәр инде ул. Ул бик иләмсез җир. Анда адәми зат юк, анда диюләр генә. Ул шәһәрне, – ди, – елан чолгаган. Шул елан төш вакытында, нәкь сәгать уникедә, койрыгын тешләп йоклый. Шул чагында өстеннән чыксаң, аннары котыласың, – ди. – Шәһәргә кергәч: “Мин – илче,” – дип әйтерсең. Шулай әйтсәң, тимәсләр, – ди.

Болар шәһәргә барып җитәләр. Егет сәгать уникене көтеп тора да, сәгать унике булгач, тәвәкәлләп алга ыргыла. Шуннан аңарга бер дию пәрие очрый:

- Адәми зат, нишләп йөрисең? – ди.

- Мин – илче, – ди егет.

Дию әйтә:

- Син патша янына баргач та, илче икәнеңне әйт. Юкса, ашарлар. Бездә тәртип шулай, – ди.

Ул бер алтын сарайга төртеп юл күрсәтте .

Егет алтын сарай янына барып җитсә, теге хатыны моны күрә. Күрәдер дә каршы чыгып, моны кочаклап ала. Хатыны сагынып, үзе дә кипкән. Ирен алтын сарайга алып керә. Кыз шунда атасы белән әнкәсен дә дәшә. Ул егетне мактый: “Һич сукмады, хурламады,” – ди. Бабалары егетне ашаттылар, тәрбия иттеләр, яңадан туй ясадылар. Туйдан соң патша башындагы таҗны егеткә кидертә дә егетне патша итә.

Аннан кайтмак юк инде. Алар әле дә булса шунда гомер итәләр, ди.

НАЯН ТӨЛКЕ

Көннәрдән бер көнне Төлке, Бурсык, Бүре, Дөя, Ат дус булганнар, ди. Бер җәйне рәхәтләнеп яшәгәннәр болар олы болында. Көз җитә, салкын җилләр ыжгыра башлый. Бурсык, Төлке, Бүре — өчәве — Ат белән Дөяне суерга дип киңәш итәләр. Төлке әйтә Дөягә:

— Син кышны чыга алмассың, сиңа кыш чыгуы авыр булыр, ди, азык табуы да авырлашты,— ди.

Дөя әйтә:

— Бик дөрес әйтәсең, ди, арада кайсыбыз яшьрәк булса, башта шуны суербыз,— ди.

Хәзер болар җыелыштылар да «кайсыбыз олы, кайсыбыз яшьрәк» дип киңәшләшә башладылар, ди. Дөя әйтә:

— Мин, ди, сезнең барыгыздан да олы, ди. Мин оҗмахтан Адәм белән бервакытта чыктым,— ди.

Төлке әйтә:

— Ә мин, ди, Нух пәйгамбәр кимәсендә балалар укытып йөргән кеше, ди, мин мулла,— ди.

Бүре әйтә:

— Ә мин, ди, Нух пәйгамбәр кимәсендә сакчы булып тордым, дошманнарны якын да китермәдем Нух пәйгамбәр кимәсенә,— ди.

Бурсык әйтә:

— Мин духтыр, ди, минем маем төрле–төрле авырулардан шифалы. Нух кимәсендә мин ничәмә–ничә кешене даруладым,— ди.

Аттан сорый болар: «Син ничә яшьтә?»— дип.

— Яшем турында минем распискам бар, ди. Әгәр ышанмыйсыз икән, әнә, Төлке мулла кеше, ул укыр,— ди.

Төлке әйтә:

– Кайда соң синең ул распискаң?—ди.

– Минем распискам,— ди, Ат әйтә,—тояк астында,—ди.

Төлке әйтә Бүрегә:

— Әгәр дә син моның арт тәпиен күтәреп тотып торсаң, ди, мин аның язуын укып бирер идем,—ди.

Бүре, Ат янына килеп, аның арт тәпиен тотуы гына була, Ат Бүрене тибеп торып җибәрде, ди. Бүре чәнчелеп барып төште, ди. Ат:

—Хәзер инде минем ничә яшемдә икәнемне белдегезме!— дип, чабып китеп тә барды, ди.

Хәзер болар дүртәү генә калдылар бит инде. Көннәр суыта бара. Дөягә әйтә Бурсык:

— Кыш суык булыр, ди, син кыш чыгып азапланма, без сине суйыйк, ди. Мин үзем духтыр кеше, соныннан мин сине тергезүне үз өстемә аламын, ди, киләсе җәйгә без синең белән рәхәтләнеп бергә–бергә яшәрбез,— ди.

Дөя Төлке белән киңәш итә:

— Әллә, ди, бу Бурсыкның сүзе дөрес микән? — ди. Төлке әйтә:

— Нигә дөрес булмас икән, ди, ул духтыр бит, тергезер,— ди.

Төлке, Дөяның тел төбен сизеп ала да, тиз генә бер калын агач янына барып, шунда бер тирән чокыр казып, үзенә оя ясый. Көннәр суытып, ашарга әйбер таба алмый башлагач, Дөя үзен суйдырырга риза була.

Дөяне суялар. Дөяне суйгачтын. Бүре әйтә:

– Моның, ди, йөрәкләрен, эчәкләрен, башларын елгага алып барып юып алып кайтыгыз,— ди.

Төлке белән Бурсык китәләр эчәкләр юарга, Бүре кала инде Дөя итләрен саклап. Төлкенең корсагы бик ачыккан була. Бурсыкка әйтә Төлке:

– Минем карыным ачты, ди, мин моның башын–миен ашыйм әле,— ди дә, ашап бетерә. Хәзер Бурсыкка әйтә инде Төлке:

– Әгәр дә, ди, синең дә корсагың ач булса, ди, син Дөянең йөрәген аша, ә Бүрегә мин үзем җавап бирермен,— ди.

Бурсык Дөя йөрәген ашап куя. Шуннан соң Төлке әйтә Бурсыкка:

— Бүре бездән: «Йөрәк кайда?»— дип сораса, син миңа таба әйләнеп кара, ә мин үзем җавабын табырмын,—ди.

Болар ашаудан калган әйберләрне Бүре янына күтәреп алып кайттылар. Бүре әйтә:

— Моның, ди, йөрәге белән мие кайда?— ди.

Төлке әйтә:

— Аның, ди, мие күптән кибеп беткән булган, ди, башында мие булса ул үзен–үзе әйтеп суйдырмас та иде,— ди.

— Ә йөрәге кая?— ди Бүре.

Бурсык Төлкегә әйләнеп карый. Төлке күзен дә йоммыйча:

— Кара әле, нигә соң син миңа әйләнеп карыйсың, йөрәкне ашаган вакытта бер дә карамадың бит, – —ди.

Бүренең бик каты ачуы килеп, Бурсыкка ташлана. Бурсык, Бүредән куркып, тизрәк качу юлын карый, ди. Төлке моны күреп:

— Тот, тот каракны, Дөя йөрәген ул ашап бетерде!— дип кычкыра.

Бүре белән Бурсык күздән язу белән, Төлке Дөя итенең иң әйбәт җирләрен сайлап, үзенең оясына алып барып салып куйды. Монда калды тояклар да сөякләр — Дөя итенең гел начар урыннары. Итнең иң яхшы урыннарын ташып бетергәч, Төлке бик матур гына итеп үзенең оясына кереп ятты, ди.

Бүре әйләнеп кайта хәзер ит янына. Караса, итнең иң алама урыннары — сөякләре генә калган. «Их, мине утырткан икән бу Төлке, – ди, – мин, ди, ул Төлкене күрсәм юк итәм мин аны»,— ди.

Бүре калган–поскан кисәкләрне бер атна эчендә ашап бетереп, кыш буена ач чыкты, ди, ә наян Төлке кыш буена ит ашап, бик мул чыкты, ди.

Икенче көз җитә хәзер. Төлке бер авылга бара да, ди, шул авылдан төрле китап кисәкләрен алып кайта, ди. Күзлек киеп, китап укыган сымак булып төп башына менеп утыра, ди, бу. Моның янына Бүре килеп чыга.

– Ах, ялганчы, былтыр син мине алдаган идең, шуның өчен менә мин сине хәзер юк итәм,— ди.

– Әй, җүләр–җүләр Бүре, ди, син ялгышасың, ди, мин, ди, сине беркайчан да күргәнем юк, ди. Менә мин, ди, укытучы, ди, бөтен җанварларның балаларын укытам, әгәр дә балаларың булса, китер, мин аларны да укытырмын,— ди.

Бүре әйтә:

– Минем дә ике балам, бар,— ди.

– Алай булгач,— ди Төлке,— балаларыңны китер, бала башына икешәр сарык түшкәсе алып килерсең, ди. Озакламыйча, ди, бөтен җанварларның балалары килеп җитәрләр, син үз балаларыңны алардан алданрак китер, алдан килгән урын өчен, алданрак килеп урын алып калсыннар,— ди.

Бүре кайтып китә. Ике көннән соң Бүре, дүрт түшкә сарык белән ике баласын алып килеп, Төлке муллага тапшыра, ди. Төлке моның итләрен дә, балаларын да кабул итеп алып кала. Бүрегә әйтә Төлке:

—Алты ай тулуга балаларыңның хәлен белергә кил,—ди.

Ярар, Бүре, моңа бүләкләр биреп, балаларын калдырып кайтып китә. Бүре китү белән, Төлке моның ике баласын да суеп ике айда ашап бетерә дә сөякләрен тиреләренә төреп почмакка салып куя. Алты ай тулганда, дүрт сарык түшкәсен ашап бетереп, Төлке бу тирәләрдән сыза.

Алты ай тулуга Бүре балаларын күрергә дип килеп җитә. Килеп караса, Төлке үзе дә, балалары да юк — җилләр искән! Бүре, Төлке оясын табып, аның эченә кереп караса—почмакта балаларының тиреләре ята, ди,. «Их усал нәрсә, ди, бу минем балаларымны ашап бетергән икән ләбаса, ди. Әгәр дә бу Төлке миңа туры килсә, ди, мин аны берсүзсез юк итәм»,— ди.

Хәзер яз җитә, сулар шәбәя, көннәр дә җылынып китә. Авылдан читтә бер тегермән бар икән. Шул тегермәннең ишеге ачык калган да, Төлке шунда кереп он ялангалап йөри икән, ди. Шул арада әлеге тегермәнгә баягы Бүре килеп керә. Төлкене күреп:

Ах, Төлке!— ди Бүре,— туры килдеңме, ди. Син мине ике тапкыр алдадың, бу юлы алдый алмассың, мин сине хәзер буып үтерәм,— ди.

– Һи җүләр Бүре, минем сине күргәнем дә юк, мин бит менә шушы тегермәндә ничәмә–ничә еллар буена мельник булып торам. Карының ачтымы әллә? Корсагың ач икән, менә мин сиңа он бирәм,— ди.

Бүре, моның сүзенә ышанып:

— Шулаймы, алайса ярый, ашыйсым бик килә, син миңа он булса да бир инде,— ди.

Төлке бер подаука он алып, аны тегермән ташы өстенә юка гына итеп сибәләп, таратып куя.

Бүренең карыны ачыккан була. Ул, аны–моны уйламый, тегермән ташы өстенә утырып, онны ялый башлый, ди. Бүре кызып кына онны ялап азапланган арада Төлке тиз генә барып тегермәннең кавызын ачып җибәрә. Су агып китү белән тегермән ташы шунда ук бик кызу әйләнә башлый. Ташның әйләнеп китүе була, Бүренең, ыргылып барып, тегермән стенасына бәрелүе була. Бүре, бик каты имгәнеп, «ух, ух!!» дип ята, ди, ә шул арада Төлке чыгып тая, ди.

Бераз вакытлар сызланып ятканнан соң Бүре, искә килеп, аягына баса. «Әле моның, ди, минем балаларымны ашавы җитмәгән, минем үземне харап итә язды бу, ди. Яңадан туры килмәс микән бу, ди, туры килә калса, кирәген бирер идем мин аның,— ди.

Көннәрдән бер көнне Төлке, бер кочак талчыбык җыеп, бер тау итәгендә җырлый–җырлый кәрзинкә үреп маташа икән, ди. Моның җырлаган тавышын ишетеп, Бүре әлеге Төлке янына барып чыга, ди.

Бүре, Төлкене танып:

– Ә, наян Төлке, эләктеңме, хәзер мин сине бер кабуда юк итәм,— ди.

– Әй, батыр хайван,— ди Төлке.— Нигә соң син мине ашарга телисең, нинди ачуың бар соң синең миндә?—ди.

Бүре әйтә:

– Ник ачуым булмасын, ди, соң син мине ничәмә тапкыр алдадың,— ди.

– Әх, җүләр Бүре,— ди Төлке.— Минем, ди, ничә еллар буена бер җиргә дә барганым юк, ди, мин ничәмә–ничә еллар буена менә шушы тау башында кәрзинкә үреп гомер итәм, син дә юкны уйлап йөрмә, менә кәрзинкә үрергә өйрән. Синең белән без кәрзинкә үреп, аны базар­ларга илтеп сатарбыз, тамак та тук булыр, кайгы да булмас,— ди.

Шуннан соң Төлке кәрзинкә төбен ясады да, ди, шул кәрзинкә төбенә Бүрене утыртып, үзе кәрзинкәнең әйләнәсен үрә башлады, ди. Ә үзе һаман сөйләнә, ди:

— Менә син минем ничек үргәнне карап тор, өйрәнгәч үзең дә шулай матур итеп үрә башларсың,— дип.

Бүре буйсына инде моның сүзенә, ышана моңа.

Ярар. Төлке кәрзинкәне үрә бара, ә Бүре «Мин дә кәрзинкә үрергә өйрәнәм» дип, аның үргәнен карат утыра, ди. Үрә–үрә торгач Төлке шактый биек үрде, ди. Бүренең башыннан югары ягын тарайтканнан–тарайта барып, кәрзинкәне Бүре чыга алмаслык итеп үреп бетерде, ди.

Шуннан соң Төлке:

– Ярый, Бүре дус, исән бул!—дип әйтте дә, ди, үзе сызды, ди.

– Ах, син наян!—дип, Бүре Төлкенең артыннан куып китмәкче булып кузгалып караган иде, ди, кәрзинкәдән чыга алмады, ди.

Озак та үтмәде, базарга баручылар килеп җитеп, Бүрене үтереп, арбага салып алып киттеләр, ди. Бүре бетте, наян Төлке үз юлына китте, ди.

Наши рекомендации