Шәүкәт Галиев шигырьләрендә омонимнар

Д.Ш.Гыйльманов

Яшел Үзән районы, Васильево 3 санлы

гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучысы

Омонимнар (грек. һотоз — бертөрле, опута — исем) — бертөрле аваз составына ия булган төрле сүзләр. Омо­нимнарны аваздаш сүзләр дип тә атарга мөмкин. Алар бар­лык телләрдә дә шактый күп очрый. Шагыйрьләребез иҗатында да байтак табарга мөмкин, аларны бигрәк тә Ш.Галиев яратып куллана.

Без безсез яшәмибез,

Безсез без эшләмибез, -

Итекче без өчебез.

Өчебезгә - ике без.

(“Безнең безләр”)

Без- мы, без- шила.

Омонимнарны күпмәгънәле сүзләрдән аерып карарга кирәк. Күпмәгънәле сүзнең мәгънәләре үзара бәйләнгән бу­ла {кәгазь — акча, документ, чимал, чүп-чар); омонимик сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш табып булмый: кара (төс) — кара (игътибар ит), яр (елга яры) — яр (сөйгәнкеше) — яр (утын яр); йөз (акча берәмлеге) — йөз (фигыль)

— йөз (бит, чырай).

Татар телендә омонимнар ясалышлары, лексик-семантик һәм грамматик мәгънәләре, әйтелеш һәм ясалыш үзенчәлекләре буенча берничә төрле булалар.

Ясалышлары буенча омонимнар төп омонимнар һәм ясалма омонимнар булалар. Аларның һәр икесенә дә мисалларны Ш.Галиев иҗатыннан табарга мөмкин:

Күпме йөрсәк тә без

Җәен,

Каптыра алмадык

Җәен.

(“Җәен”)

Җәен-летом, җәен-сом.

Торма, торна,

Тырмада,

Торна, торма

Тырнама!

Тукта,тотыйм

Торнаны.

(“Тырма, торма һәм торна”)

Торма- не стой, торма – редька.

Лексик-семантик һәм грамматик мәгънәләре ягыннан омонимнар 4 төркемгә бүленә. Аларның һәркайсысына Ш.Галиевта мисаллар бар:

1) Лексик омомнимнар:

...Балалар тупатсын әйдә,

Уйнасын да шатлансын,

Олылар туп шартлатмасын-

Олылар туп атмасын!

(“Балалар туп уйныйлар”)

Туп- мяч, туп- шар (снаряд)

Тәлгать тоткан бер тиен,

Мин Талгатьне үртимен:

- Менә, сиңа ун тиен,

Бир син миңа бер тиен.

(“Тиеннәр”)

Бу шигъри юлларда саф лексик омонимнар кулланылган: тиен- җәнлек

(белка) мәгънәсендә, тиен- акча (монета) мәгънәсендә. Бу ике лексик берәмлек теләсә нинди фонетик, граматик шартларда аваз составы ягыннан да, тамыр хәлендә дә бер-берсенә охшаш калалар.

“Үпкә” шигырендә дә Ш.Галиев лексик омонимнарга мөрәҗәгать итә:

Чагыштыру бик урынлы,

Урман- Җирнең үпкәсе.

Кискән саен арта бара

Балталыга үпкәсе.

(“Үпкә”)

2) лексик-грамматик омонимнар. Алар төрле сүз төркемнәренә карыйлар: чак — чак, таба — таба, йөз — йөз һ.6.;

Икебез без эшлибез,

Без көтә өченчебез-

Юк безнең өченче без.

(“Безнең безләр”)

Без- мы, без- шила.

Барган идек басуга-

Басулары гел суда!

Су да су, гел су – басу...

Бездә афәт – су басу,

Монда рәхәт су басу.

(“Балык үсә басуда”)

Басу-поле, (су) басу- наводнение.

3) грамматик омонимнар ике төрле булалар: омомор­фемалар һәм омомодельләр. Омоморфемалар сүзнең морфо­логик төзелешендә чагыла. "Мәсәлән, Мин китап алам. Китап яңа җөмләләрендә китап сүзе билгесез һәм баш килештә килгән һәм алар омоморфема булалар. Палътолык, дустлык сүзләрендге -лык кушымчасы беренче очракта сыйфат ясый, икенчесендә исем ясый. Мин юынам. Өй са­лынып бетте җөмләләрендәге хәбәрләрдәге -ын кушымча­сы беренче очракта — кайтым юнәлеше кушымчасы, икен­че очракта төшем юнәлеше кушымчасы була.

4) Әйтелеш-язылыш үзенчәлекләре буенча омоним­нарның түбәндәге төрләре бар:

а) саф лексик омонимнар (тамыр омонимнар) теләсә нинди фонетик, грамматик шартларда аваз составы ягын­нан да, тамыр хәлендә дә бер-берсенә охшаш калалар:

Бигрәк зәңгәр икән күк,

Зәңгәр синең күзләр күк.

(“Сиңа әйтер сүзем бар”)

Язны көтеп алдым- яз килде.

Җанда тулышканны яз инде!

(“Яз бит”)

Яхшы белән Яман

Алышалар һаман,

Ярышалар яман!

(“Заманча көрәш”)

ә) Кайвакыт ике сүзнең бергә килүе омонимлык яңгырашын бирә. Андыйлар лексик омоним була алмый (аерым сүз тәшкил итми), аларны сөйләм омонимнары яки икенче төрле "омофоннар" дип атыйлар. Сөйләмдә мондый очраклыктан шагыйрьләр бик оста файдалана. Ш.Галиев сүз белән сурәт тудыруда мондый мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый.

Омофоннар (грек. һоmоs — охшаш, бертөрле, рһоnе— аваз) — язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле булган сүзләр:

Урам-урланган,

Тыкрыгы тап-тар,

Үткән-сүткәннәр

Сүгәр дә таптар.

(“Яши татар”)

-Ике бабамны беләм…- дим.

-Мәгълүматларың тар, их, - ди,-

Бабаңнарда - ил язмышы, Алар үзе тарих , - ди.

Бирешмәссең Ялкаулыкка

Булса эшкә чын ният.

Түгел бу гаҗәп әкият,

Бу гап-гади чыният!

(“Чыният”)

Чын ният- истинное намерение, чынният – автор неологизмы, чынбарлык (реальность) мәгънәсендә.

Авылым – Тигәнәле...

Ярый ла сөйгән әле,

Үземә тигән әле!

(“Ярыйла сөйгән әле”)

Ачтым капканы,

Әйттем:

-Сыер, чык!

Очты да керде

Шулчак...

Сыерчык!

(“Охшашлык”)

Шигъри фикерне ачуда һәм шигырьнең ритмик төзелешендә, шулай ук музыкаль аһәң барлыкка китерүдә эчке рифманың да роле зур.

Татар әдипләренең фотоелъязмачысы Николай Седовка багышлап язылган "Объектив хәл" шигыре, мәсәлән, тулысынча диярлек омофоннар куллануга нигезләнгән. Беренче строфада Николай сүзе -ник алай сүзтезмәсенә рифмалашып килә:

Син яшь чакта безнең сурәтләр дә,

Матур чыга иде, Николай.

Объективтан микән, чырайларга

Җыерчыклар төшә, ник алай?

(“Объектив хәл”)

Алга таба барлык строфаларның рифмасы да Николай — ник алай омофоннары нәтиҗәсендә туган рифмага корылган:

Ә шулай да бүген елмаябыз,

Белмәгәннәр әйтер - ник алай?

Туган көннәрдә без нәммәбез яшь,

Объектив хәл шундый, Николай!һ.б.

(“Объектив хәл”)

Шәүкәт Галиев омофоннардан шул дәрәҗәдә оста куллана ки, алар, ялгызлык исеме кергән һәр шигырьдә диярлек кулланыла һәм ритм-рифма таләпләренә җавап бирә. Шундый шигырьләрнең тагын берсе - "Дөп-дөрес":

-Шома егет, булдыра бит

Бу, - диделәр, - башкарак.

Биктә дөрес, хәзер инде —

Тәҗрибәле Баш Карак.

(“Дөп-дөрес”)

Шуңа охшаш күренешне "Безнең якның илчеләре булып..." шигырендә дә күзәтәбез:

Агышлары кайчак күңелледер,

Тавышлары кайчак моңсудыр,

Сагынулар булып кагылганы

Туган яктан килгән Моң-Судыр.

(“Безнең якның илчеләре булып”)

Ш.Галиевнең балаларга атап язылган шаян шигырьләрендәге омофоннар һәм каламбур рифмалар аеруча кызыклы.

Бәлкем, әти мактагандыр:

"Минем балам -ут!" - диеп.

Башкалар кул селти иде:

"Беләм - баламут!" - диеп.

(“Бала тәрбияләү тәҗрибәсеннән”)

Шунда беренче тапкыр

Очраттым мин балторган.

Белмәгәндә мине көтеп

Көпшәсендә бал торган.

(“Болын аптекасы”)

Тикшеренү күрсәткәнчә, Ш.Галиев иҗатында мондый төр омонимнаргаүзенчәлекле стилистик вазыйфа йөкләнгән. Алдагы мисалларга мөрәҗәгать итик:

Егет үрелмәкче булды...

Кыз кычкырды:

-Тимә!- диде.

Күзләренә карады да,

Әкрен генә:

-Ти... Мә!- диде...

(“Оялчан кыз”)

Үзе эшли барсын да:

Асфальтын да сала ул,

Тыгызлап та ала ул,

Тигезләп тә бара ул.

Рәхәт булыр юлчыга-

Машинадан... юл чыга!

(“Машинадан юл.... чыга”)

Бу дөньяда барысы да бар,

Бөтен нәрсә бик мул ла!

Ничек йокы симертмәсен

Төшкә хәтле Бикмулла.

(“Бикмулла”)

Бу мисаллардагы рифмалашып килгән юлчыга - юл чыга, бик мул ла - Бикмулла омофоннары комизм тудыралар. Алай гына да түгел, аларны автор шигъри фикер белән бәйләп куллана, кайчак алар үзләре үк шигъри фикер тууга сәбәпче була.

Омофоннарның стилистик Вазыйфалары "Иман" шигырендә дә ачык күренә:

Гасыр чикчәрен җиңәрлек

Савыктыргыч им анда-

Туфаннар гүзәл гамендә -

Гуманистик иманда.

(“Иман”)

Омонимик сүзләрне Ш.Галиев бөтен иҗаты буеннан-буена яратып куллана. Бу алым бигрәк тә аның көлкеле шигырьләрендә кулланылган. Бу күренешне Ш.Галиевнең халык теленә якынлыгы, аңардан мөмкин кадәр тулырак файдаланырга тырышуы белән аңлатырга кирәк. Чөнки

омонимның һәр төре - сүз сәнгате өчен зур табыш. Ул көтелмәгән һәм үткен рифма булып яңгырый; сүз уйнату һәм каламбур чарасын үти. [6, 90] Ш.Галиев, омонимик сүзләрне янәшә кулланып, аларны комик образ ясау өчен оста файдалана.

б) омографлар (грек. һотоз — охшаш, grаfоs — язу) — язылышлары бер булып, әйтелешләрендә бераз аерма бул­ган сүзләр. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Ш.Галиев шигырьләрендә омографлар чагыштырмача азрак кулланылган.

Бер, ике, өч, дүрт, биш басма,

Баскычта йөри Әсма,

Басмалар саный Әсма.

Алты басма,җиде басма...

Бу басмага басма,Әсма,

Яңадан саный башла!

(“Басмалар саный Әсма”)

Биредә басма - басма омографлары кулланылган. Бу сүзләр бер төрле языла, ләкин әйтелешләре, безнең очракта басымнары белән, аерылып торалар.

в) омоформалар — билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр. Еш кына сүзләр аваздаш булсалар да, алар үзара лексик омоним булу хасиятен югалталар, билгеле бер грамматик формада гына омоним булып торалар. Шунлыктан аларны грамматик омонимнар, яки өлешчә синонимнар- омоформалар дип атау дөресерәк була. [7, 134]

Күрше дустына

Тәлинкә суза.

Ул койма аша:

- Мә, коймак аша,

Койма аша –

Кап-кайнар әле!

Кап,

Кайнар әле!

(“Шәвәли сыйлый”)

Китерелгән мисалда хәтта ике пар омоним кулланылган: аша һәм кап. Аша - бәйлек (через) һәм боерык фигыль (ешь, кушай); кап- -көчәйткеч кисәкчә һәм боерык фигыль.

Алдагы мисалларда да омоформалар урын алган:

Хорны без дә тыңлыбыз,

Үрдәкләр дә тыңлыйлар.

Әнә алар, тыңлап бак,

Ярдан төшә: бак, бак, бак!

(“Бак-бакалар һәм ба-ка-лар”)

(Тыңлап) бак - боерык фигыль; бак, бак, бак - аваз ияртеме, ягъни бу ике сүз билгеле бер формада гына омоним булып киләләр. Бу лексемаларны кулланып, шагыйрь әйтеләсе фикерне укучыга үткен һәм кызыклы итеп җиткерүдә уңышлы рифмалар кулланган.

Алдагы мисалда да омоформалар рифма һәм комик эффект тудыру максатыннан кулланылганнар:

Морзе азбукасы белән

Тукылдата тук та тук:

-Тик торганым юк, юк, юк,

Шуңа күрә мин тук, тук!

(“Табышмаклар”)

Тук - аваз ияртеме, тук - сыйфат. Димәк, бу сүзләр омоформалар.

"Минем күркәм" шигырендә күркәм омоформасы белән очрашабыз:

Бик матур ул бик күркәм,

Гайрәтле минем күркәм!

(“Минем күркәм”)

Биредә автор, омоформалар кулланып, фикернең чын гармониясен ачардай рифмалар тапкан.

Ш.Галиевнең омоформалар кулланып язылган “Ботка” шигыре дә балаларның сүзләрне дөрес, ачык итеп әйтергә өйрәткән тизәйткеч рәвешендә:

Боткапеште-

Ботка төште,

Бот пеште....

Җитте, җитте,

Салма ботка!

Салсаң ботка,

Сал савытка!

(“Ботка”)

Омонимнарга берникадәр паронимнарһәм парономасларякын тора: болары - төрлечә языла торган ләкин әйтелештә бер-берсенә бик якын булган, шулай да бер үк булып җитмәгән төрле мәгънәле сүзләр. Паронимнаркүп вакытта бер, кайвакытта ике аваз (хәреф) белән аерылып тора торган охшаш яңгырашлы сүзләр. Алар үзара тамырдаш булалар.

Ә парономасларочраклы рәвештә охшаш яңгыраган сүзләр. [1, 25]

Мәсәлән, "Юл хәрефе" шигыренең һәр строфасында да парономас очрый:

"Казанга!" — дигәч, яшь әтәч

Кикриген чөйде:

"Мондый данлы юл бәхете

Тик миңа тиде!"

...............................................

...Казан ерак түгел иде,

Бик якын иде,

Астында кикрик шикелле

Ут-ялкын иде...

Нишләргә дә белми әтәч

Шом-хәвефеннән:

"Бу казан языла икән

Юл хәрефеннән..."

Үкенгән әтәч, кайгырган,

Тәмам ут янган:

"Ах, ди кычкырып йөргәнче,

Укыйсы калган!"

(“Юл хәрефе”)

Биредә алар юмористик эффект тудыру максатыннан кулланылганнар.

Очраклы рәвештә охшаш яңгырашлы сүзләр "Җил бакчага кергән" шигырендә дә бик оста һәм урынлы кулланыла:

Җил бакчага

Кергән,

Ал алмалар

Күргән.

Ботакларга

Кунган,

Җиргә алма

Койган.

Этләр өргән

Аңа:

"Сорамыйча

Алма!"

Җил капканы

Ачкан

Җил - җилаяк

Качкан...

...Көз буена

Илдән

Алма исе

Килгән...

(“Җил бакчага кергән”)

Шәүкәт Галиевнең башка шигырьләрендә дә парономаслар күп:

Дәү абыйга грипп йоккан,

Дәү абыйны грипп еккан

Дәү абый урынга яткан...

(“Җиңелгән грипп”)

Иң усал сүзен Искә төшерде.

Ул сүзе аның: "Рәхмәт төшкере!"

(“Рәхмәт төшкере”)

Пычранган бар төше дә,

Хәтта менә - теше дә!

(“Химчисткага бирәм ди”)

Ике кыз бала Болында йөри,

Ромашка өзеп Нәрсәдер юрый.

(“Тынычлык. Сугыш”)

Шунысы үзенчәлекле: еш кына парономас булып төрле тел берәмлекләре килә. Мәсәлән, "Иман" шигырендә омонимик пардагы беренче сүз - алынма, ә икенче компонент - милли улларда - татар теленең үз сүзтезмәсе белән бирелгән.

Әйе җирдә халыкларның

Саны - миллионнарда,

Әмма сыйфат рәвешләре,

Җаны - милли улларда.

(“Иман”)

Ә алдагы мисаллардагы беренче сүз татар сүзе булса, икенчесе -алынма сүз:

Йөз суда,

Чум, коен

Булырсың

Чумпион!

(“Шәвәли теләге”)

Бусы булсын

Истәлек

Җибәрәмен

Пистолет!

(“Куян калачы”)

Бул үзеңә командир

Син үзеңә фәрман бир!

(“Син - командир”)

Иректә дә цирксыз

Ирекледән ирексез!

(“Аю качкан цирктан”)

Китерелгән мисалларда "чум коен - чумпион", "истәлек- пистолет", "командир - фәрман бир", "цирксыз - ирексез" парономаслары тышкы рифма төзүдә зур роль уйныйлар.

Аерым караганда уңышсыз булып тоелган каравылда һәм болар авылда пары, шигырьнең тел тукымасында матур яңгырыйлар:

Бабай, малай һәм маэмай

Торалар каравылда,

Көне-төне уяудыр

Бары болар авылда.

(“Көзге бакчада”)

"Болыт өстендә" шигырендә дә парономаслар аһәңлелек тудыралар:

Туры килүен

Күр әле син, ә-

Үзе Мөслимә

Оча Мөслимгә.

(“Болыт өстендә”)

"Безнең якның илчеләре булып..." шигырендә дә әдип парономасларга мөрәҗәгать итә:

Илләр-җирләр кичеп ага сулар -

Туктау белми торган чыдам ат,

Туган туфрак сүлен имә-имә

Диңгез булып үсә чыганак.

(“Безнең якның илчеләре булып”)

Алдагы шигырьләрдә автор, парономас (мәнсезне - мин сезне, китмәче — ит мәче, чар - очар) сүзләр ярдәмендә сүз-сурәт тудырып, фикерне серле юморга төреп бирүгә ирешкән.

"А" дияргә кушсам, "нау" ди,

Кара инде мәнсезне...

Укытучы булып әллә

Өйрәтимме мин сезне?

(“Мал врачы”)

Ә күңелем килешмичә,

Күкләргә ашып тора,

Мин җилкәне кашып торам,

Ул мине ашыктыра.

(“Сикердем”)

Күз кыздырып Китмәче,

Син дә авыз Ит, мәче.

(“Кунакчыл хуҗа”)

Парономаслар Ш.Галиевнең лирик шигырьләрендә дә урын алган: Тулган айга карап сокланам,

Бу бит үзе гүзәл бер рәсем,

Читкә кагып болыт пәрдәсен

Килә тапсыз, ачык күрәсем.

(“Кышкы хыяллар”)

Шагыйрь кулланган парономасларны тикшереп, ал арны берничә төргә аерырыга мөмкин дигән нәтиҗәгә килдек.

Мәсәлән, ике парономаснын берсе беренче авазы белән аерылып торган берәмлекләр:

Авыз гына ера Әхәт:

-Укытмагач та рәхәт.

(“Кем ул Әхәт? Нәрсә ул рәхәт?”)

Калган ялгыш адымда –

Ялгыш баскан аягы;

Сакланып кына атлый –

Хәзер култык таягы...

(“Ялгыш алдым”)

Бик күңелсез аюга

Кичен кояш баюга...

(“Аю качкан цирктан”)

Әйләнер чар,

Чажылдар чар,

Очкын очар!

(“Чар”)

Җилкапканы

Ачкан

Җил — җилаяк

Качкан...

(“Җил бакчага кергән”)

Шулай ук беренче иҗекләренең яңгырашлары белән аерылып торган парономаслар:

Күңеллерәк ич бергә,

Тамашаны син күр, ә-

Тубы да бит Һаҗәрнең

Сөенечтән сикерә!

(“Акыллы телефон”)

Тәнгә тыгыз

Җил бәрә,

Этеп-этеп

Ибәрә.

(“Суда шуабыз”)

Тамырлары төрле яңгырашлы булган парономаслар:

-Ник директорга әйтмәдең?

-Шул булды бар ишеткән...

Гөлсемне җитәкләп сержант

Килеп чыкты ишектән.

(“Милиционер ник килгән?”)

Тыкырык башыннан шулчак

Бу атылып чыга да,

Кызуларга туры килә

Йоклап баручыга да.

(“Беренче тренерым”)

Мөнәҗәтләр,

Бәет көйләп,

Башта әби

Сарды киләп.

(“Ак йомгак”)

Ә балыклар шундук сизгән,

Сизү белән тизрәк сызган.

Балыкчыбыз ачуыннан

Сәнәк белән суга язган...

Койрык кына кагып узган,

Балык халкы тәмам азган.

Эләгерме, эләкмәсме -

Сәнәк белән суга язган...

(“Шәвәли балык тота”)

Гомумән, шигырь теле башка жанрлардан күпкә аерыла: анда эмоциональ бизәкле тел зур аныклык, зур көч белән үзенчәлекле бирелә. Ә рифма, үлчәм, строфа белән беррәттән, - аның үзенә генә хас билгеләре. Поэзиядә шагыйрь шигъри фикерне рифмалаштыруның төрле алымнары ярдәмендә, шулай ук төрле строфа калыпларына салып, стилистик чаралар белән кушып бәян итә. һәр шагыйрьнең фикерләве һәр шигырьдә кабатланмаган үз юлы, үз борылышлары белән бара. Ш.Галиев тә шигырьләрендә үзенә ныграк отышлы аһәңнәрне эзли. Ул кулланган үлчәм-ритм сурәтлелек төзүдә яңа мөмкинлекләр ача.

Шул рәвешчә, мәгънә ягыннан бер-берсеннән ерак торган аваздаш сүзләр стилистик яктан телне баеталар. Аларның кулланылышы ерак тарих белән бәйләнелгән.

Кулланылган әдәбият

1. Абдуллина Р.С. Паронимнар һәм парономаслар /Р.С.Абдуллина // Фән һәм мәктәп. – 1997. - №6-7. – 93 б.

2. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. Лирика. / Ш.Га­лиев. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2002. - 480 б.

3. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 2 том. Юмор-сатира. Хатирәләр. / Ш.Галиев. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2002. - 496 б.

4. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 3 том. Балалар өчен шигырьләр. / Ш.Галиев. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2002. - 431 б.

5. Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. 5 томда, 4 том. Балалар өчен шигырьләр, шигырь турында хикәяләр. / Ш.Галиев. - Казан: Тат. кит. нәшр., 2002.-431

6. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы /Х.Р.Курбатов. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.90.

7. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате / В.Х.Хаков. – Казан: Тат. Кит. нәшр., 1979. – 134 б.

Наши рекомендации