Нәфисә Хәбибдиярова.
Гыйльмулла Зәкиев
“Ялгышмагыз, сүнгән, сүрелгән, дип”... - Казан, типографиясе, 2016 ел. – 48 бит
***
Башкортстанда туып-үскән милләттәшебез – шагыйрә Нәфисә Хәбибдияровага быелның 15 ноябрендә 60 яшь тулган булыр иде. Әмма аяусыз үлем аны 19 октябрь кичендә мәңгелеккә арабыздан алып китте... Бу язма Нәфисәбезнең якты истәлегенә багышлана. Урыннарың оҗмах турләрендә булсын!!!
Нәфисә Хәбибдиярова − Башкортстанның талантлы һәм күренекле шагыйрәләреннән берсе. Аның шигырьләре нечкә моң, илаһилык белән аерылып тора. Табигать-фасыл күренешеме, сөю нотасымы, фәлсәфәви темамы, ни генә сүрәтләргә алынмасын, аның әсәрләре, күңелләрнең нечкә кылына кагылып, моңландыра, уйландыра, хисләндерә белә.
Нәфисә Мәүләви кызы Хәбибдиярова 1956 елың 15 ноябрендә Пермь өлкәсенең Гайнә районы Усть-Черная төбәгендә туа. Балачагы Башкортстанның Борай районы Тукай авылында үтә. Олы Бадрак мәктәбен тәмамлагач, бер ел шушы мәктәптә укыта. Уфада һөнәрчелек көллиятен тәмамлап, тегүче һөнәрен алып чыга. Бөре тегү фабрикасының үзләре авылындагы филиалында тегүче булып эшли. Тормыш иптәше, Ленин исемендәге колхозның алдынгы механизаторы Фирдәвис белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Нәфисә – җиде оныкка дәү әни.
Нәфисә мәктәптә укыганда ук шигырьләр язу белән мавыга. Беренче шигырьләре Борай район гәзите “Алга” да басыла. Балачактан ук күңеленә илһам кагылуга бер яктан сизгер, нечкә күңелле дәү әнисе сәбәпче булса, икенче яктан Тукай авылында туган кызчык, әлбәттә, бөек шагыйрьнең иҗаты белән танышып, әсәрләнеп үсә. Нәфисә балачагын җылы сүзләр белән искә ала: “Беренче шигырьләремне укыгач, дәү әнием, бәләкәч Тукаем син минем! дип аркамнан шапылдатып сөя иде...” Тукай авылының, аның тирә-ягындагы искиткеч матур табигатьнең дә кыз күңелендә калдырган тәэсире бик зур.
Соңрак аның шигырьләре “Башкортстан кызы”, “Тулпар”, “Шоңкар” журналларында, “Кызыл таң” гәзите битләрендә дөнья күрә. 1994 елда ул шушы гәзитнең лауреаты була. 1995 елда Башкортстаның “Китап” нәшриятендә “Чәчәк бураны” дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. 1996 елда Татар яшьләре тарафыннан Тукайның 110 еллыгына уздырылган конкурста икенче урынны яулый. 2005 елда Бәләбәйдә уздырылган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә лауреат исемен яулый, диплом һәм премия белән бүләкләнә. 2005 елда ул Башкортстанның Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. 2006 елда “Китап” нәшриятендә “Янар гөлем” китабы бастырыла. Башкортстан әдипләренең урыс теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренең “Антология поэзии Башкортстана” китабында биш шигыре урын ала. 2014 елда Уфада үткән әдәби “Балкыш” конкурсында җиңеп чыга. Башкортстанның хатын-кызлар оешмасы "Сәхибҗамал" үткәргән мәдәни чараларда да актив катнаша. Шагыйрә авылда, районда үткәрелүче чараларда катнашып кына калмый, аларны оештыруда ярдәмләшә. Авыл китапханәсендә эшләп килүче “Калмыяз тургайлары” түгәрәген җитәкли. Шулай ук интернет челтәрләрендә кулына каләмне яңа тоткан яшь шагыйрәләргә акыллы киңәшләре белән ярдәм күрсәтә. Телне, әдәбиятны пропагандалаудагы тырышлыгы өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Почет грамотасы белән бүләкләнә. “Китап” нәшриятендә Нәфисә Хәбибдиярованың тагын бер китабы дөнья күрергә озак еллар буена үз чиратын зар булып көтеп ята. Шактый гына язмаларына җыр язылган.
Нәфисә гомерлек һөнәренә дә тугры калды. Кул эшләрен бик ярата, шәлләр һәм япмалар бәйли иде. Төрле бизәкләр белән бәйләм бәйләгәндә дә, тегү теккәндә дә, кош-корт караганда да, бакча үстергәндә дә күңелендә иҗат гаме булды аның.
КӨЛДӘН ТЕРЕЛЕРМЕН
Карап торуга мин җиле тынган
Җиләс көзге көннәр ише генә,
Җиде келә салып бикләгәнмен
Кайнар хисләремнең ишегенә.
Карап торуга мин – тынган давыл,
Әйтерсең лә, туйган бөтерелеп.
Тын таңнарда нурдан моңнар үреп,
Янам кабат, көлдән бер терелеп...
Көлдән тереләмен, күңел кузын
Каплап торган бары сабырлыгым.
Ялгышмагыз, сүнгән, сүрелгән дип,
Ялкынланып ярсып кабынамын.
Нәфисә Хәбибдиярова
ЧУЛПЫ ЧЫҢЫ
Чаганнарның чулпы чыңын алып,
Җил йөгереп керде кочакка.
Ычкынды да, җирне, күкне кочып,
Кереп китте көзге учакка.
Шәфәкъ утларыннан ялкын алып,
Болытларга өрде сулышын.
Чулпы чыңы булып көзге кичтә,
Елады ул моңга тулышып.
Чаганнарның чулпылары чыңлап,
Чагу нурлар булып түгелде.
Саф яктылык булып эркелеп,
Сәйлән энҗеседәй сибелде.
Нәфисә Хәбибдиярова
Гөлнара Рамазанова, Башкортстан, Дүртөйле шәһәре:
***
Кайтып киттең кадер иленә,
Дуслар илтә чәчәк-гөл генә.
Җир өстендә калмый берсе дә...
Бәхилләшеп, башлар иелә...
Нәфисә Апа белән... сөйләшеп, өй телефоныннан аралашып тора идек... Ихлас итеп, бер-беребезне бүлә-бүлә, .....үксеп сагынырга гына калды....Авыр туфрагы җиңел булсын инде...
КАР ЯВА, НӘФИСӘ...
...Тыныч йокла, каләмдәш...
/Нәфисә Хәбибдиярова истәлегенә багышлыйм/
Кар ява. Кайда син, Нәфисә?
Көрт япты син йөргән юлларны...
Җил исә. Кайда син, Нәфисә?
Нәфисле йөзеңне юллыймы?
Кыш килде, кайда син, Нәфисә?..
Сагына бураны да сине,
Күңелсез, урамы да сине юксына,
Ашыктың, ашыктың, Нәфисә...
Нигә соң, Нәфисә, Нәфисә,
Яфраклар - өзелә, чирт кенә,
Гомерләр өзелә - кырт кына,
Кайда син, Нәфисә, Нәфисә?..
Бүген дә, Нәфисә, кар ява...
Көрт ята син баскан эзләргә...
Сулкылдый да күңел, эзләргә
Йөгерә дә чыга буранга...
САГЫНУ ХИСЕ
Күрмәгәнмен, йөргәнсең бит,
Шул ук юллардан.
Мин чыланган яңгырларда
Син дә чыланган.
Күрмәгәнмен күзләреңдә
Зөбәрҗәт төсен,
Тик кабынды карашымда
Югалган хисең.
Күрмәгәнмен гөлсиреннең
Җилдә уңганын,
Ник белмәдем шау язларда
Җаның туңганын?
Җилләр уйната таҗларын,
Сукмакта – сирень,
Ник булмадым күзләреңдә
Югалган серең?
Күрмәгәнмен- калгансың шул
Сиреньле язда
Сибелгән йолдыз- таҗлар да
Сусаган назга.
Соңлап яуган яңгырларда
Чәчәкләр исе,
Һич югалмас күңелемнән
Сагыну хисе.
Кайдасың?
Нәфисә Хәбибдиярова
***
Мөкәррәмә Сәитгалиева(Мәүлетова), Өфе:
Нәфисәкәй, Сиңа багышлыйм,
Тынгы тапмый һаман йөрәгем
Үксеп-үксеп тагын еладыңмы,
Шигырь дәфтәреңә капланып.
“Озын кышлар көтә ялгызымны...
Тол хатынның яшәү шартлары.
Эй, сагынам, түзә алырмынмы,
Аннан башка бер ямь юк,” − дидең.
Югалтуга дучар булган көннән,
Тынычлыгын җуйды күңелең.
Язлар кебек, көзләрен дә җирнең,
Тигез күреп, өзелеп яраттың.
Җаның ярып чыккан шигырьләрне,
Нурга манып бирдең. Йә, Раббым...
Юксынуга түзә алмый, шартлап
Өзелдеме күңел кылларың.
“Киткән казлар тагын бер кайтырлар...”
Синең сүзләр, шигырь юлларың.
Эчең тулы сагыш булганда да,
Чыгармадың тышка моң-зарың.
Казлар кайтыр. Каңгылдашып эзләр,
Тапмаслар шул кайтыр юлларың.
Нәфисәкәй! Язмыш аяусыз ла.
Яшәүгә көч бирер чагында.
Өзелмәсен, өзлекмәсен, дипме,
Алып китте бәгырең янына.
Үкси-үкси, сөйгән халкың елый.
Кара болыт елый капланып.
Самими дә көләч йөзең, исемең.
Йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Бәхил бул, Нәфисә!!!
ТӘРӘЗӘЛӘРЕМ ГӨЛ ГЕНӘ
Бакчаларым миләш кенә,
Тәрәзәләрем гөл генә.
Кадерлем, дип эндәш кенә,
Эндәш, диеп, гөлгенәм.
Гөлләремә тәрәз кага,
Миләшләр тәлгәш кенә.
Гомер ачы миләш кебек,
Кайгы да янәш кенә.
Миләш ачысы ачымы
Язмыш ачыларыннан?
Җаным күпме кыйналгандыр
Тәкъдир камчыларыннан.
Бакчаларым миләш кенә,
Тәрәзәләрем гөл генә.
Хәсрәтем аралап көләм,
Кадеремне бел генә.
Буранлы кыш тәрәз кага,
Миләш нәкышы карда...
Тәрәзәмдә гөл өзелмәс
Син барга һәм мин барда.