Каен бәллүрләрдә үстем, шуңа кайгылы башым.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “ Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
УКУЧЫЛАРНЫҢ ГЫЙЛЬМИ ОЕШМАСЫ
Тема: Биш лачын тарихы.
( Медиа- проект “Безнең Җиңү”, “Гаилә тарихы” номинациясе)
Автор: Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбенең
8 сыйныф укучысы
Давлетов Малик Илгиз улы
Фәнни житәкче:Исергәп урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы
Гафиятуллин Рим Шәйхетдин улы
Исергәп авылы-2016
Эчтәлек
Кереш.................................................................................................... 3 б.
Төп өлеш: ,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,, ............................................ 4 б.
1.Сугыш хатирәләре онытылмый
2. Биш бертуганнар тарихы
3.Инәкием кайгырмагыз,
Үлем ике килми, беләсез.
Тик минеке алдан килде,
Сез шуңа гына көясез…
Йомгак ...................................................................................................9 б.
Кулланылган әдәбият .......................................................................... 10 б.
Кушымта……………………………………………………………11 б.
Кереш
…Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Бөек Ватан сугышы беткәнгә дә инде 70 елдан артык вакыт узган. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас! Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып "әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.
Тарих дәресләрендә, сугыш еллары мәдәниятен өйрәнгәндә , укытучы безгә , сәнгатьле итеп, Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” исемле шигырен укыды:
- Өч баламны,очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Әйтегезче,зинһар, үз итеп,
Сагыш белән кипкән анага:
Кайда йөри минем улларым?
Ана күңеле тели белергә:
Кая илтә язмыш юлларын,
Җиңүгәме әллә үлемгә.
Ике улын сугыш кырларында югалткан ана язмышын тасвирлаган бу әсәр миңа авылдашыбыз Зәкия апа Миңнебаева тарихын искә төшерде. Бөек Ватан сугышында аның биш улы да геройларча һәлак була. Нинди көчләр сабырлык бирде икән бу анага?!
Мине бу гаиләнең язмышы кызыксындырды, алар турында күбрәк беләсем килде һәм мин эзләнү эшләре башладым .
Фәнни эшемә Миңнебаевлар гаиләсендә туып-үскән егетләрнең тормыш юлларын өйрәнеп, еллар, тарихның авыр сынаулары, тормышның кырыс рәхимсезлеге аларны кай тарафларда йөртүен бәян итүне максат итеп куйдым.
Шушы максаттан чыгып,түбәндәге бурычларны билгеләдем:
--Биш бертуган Миңнебаевларның гаилә тарихын өйрәнү;
--Миңнебаевларның сугышчан биографиясе белән танышу;
--Бүгенгесе көндә Исергәп авылы тарихында әлеге каһарманнарның истәлеге ни дәрәҗәдә саклануын ачыклау.
Мин үз эшемдә Исергәп урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музее материалларыннан, олы яшьтәге авылдашларымның истәлекләрен
нән файдаландым. Эшем кереш, төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш.
Баулы районы Исергәп авылыннан Бөек Ватан сугышына 520 кеше китә. Шуларның 300 гә якыны яу кырларында ятып кала.( һәлак булучыларның саны төрле чыганакларда төрлечә күрсәтелгән.)
Сугышка чаклы Ибраһим абый һәм Зәкия апа Миңнебаевлар гаиләсендә 5 малай һәм 1 кыз бала үсә. Болар: Мөкъсин (1906 елгы), Мөхтәсим (1908 елгы) , Минзаһит (1912 елгы), Мөхәммәтзаһит( 1920 елгы), Нурзаһит( 1922елгы-туган елы төгәл булмаска мөмкин), Тәрига(1926 елгы).
Ишле гаиләдә туган балалар, барысы да, белем алуга омтылыш
белән үсәләр. Ул гына да түгел, барысыда шигырьләр язу белән мавыгалар. Бу сыйфат аларга әниләре-Зәкия ападан күчкәндер, чөнки ул матур гына шигырьләр иҗат иткән.
Карлыгачлар кара икән,
Канатлары ала икән
Ананын бәгърен өзгән
Чит илдә үлеп калган бала икән.
Улларымның утырганы
Бүкән түгел, урындык.
Исергәптәге кабер ташында
Исемнәре бар, үзләре юк.
Түгәрәк күлдә биш үрдәк,
Берсе күлнең читендә.
Бер анадан алтау иде,
Берсе калды чит илдә.
Булган материалларны туплап, мин Бөек Ватан сугышында һәлак булган бертуган Миңнебаевлар турында түбәндәге мәгълүмат җыйдым.
Миңнебаев Мөкъсин Ибраһим улы 1939 елны ВКП(б)ның Баулы район комитеты бүлек мөдире булып эшли, чик буенда хезмәт итә, застава командиры була.
Миңнебаев Мөхтәсим Ибраһим улы 1937 елны Татар Коммунистик университетын тәмамлагач, Шалты һәм Татар Томбарлысы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Һәлак булган урыны - Калуга өлкәсе (Хәтер китабы, 181 нче бит).
Миңнебаев Минзаһит Ибраһим улы Татар Коммунистик университетын тәмамлагач, төрле авылларда укыта, мәктәп директоры булып эшли. Сугыш алдыннан Баулы районы комсомол оешмасы секретаре була. Өлкән лейтенант дәрәҗәсендә Ленинград фронтында сугыша, шунда һәлак була.
Миңнебаев Мөхәммәтзаһит Ибраһим улы Казан укытучылар институтын тәмамлагач, сугышка чаклы Баулы урта мәктәбендә тарих фәне укыта.1942 елның 2 августында һәлак була (Хәтер китабы, 181 нче бит).
Миңнебаев Нурзаһит Ибраһим улы-гаиләдә улларның бишенчесе була, язмышы аеруча гыйбрәтле. Сугышка чаклы сатучы булып эшли. Сатуга дигән товарлары караклар кулына эләгә, шуларның хакын түли алмыйча, төрмәгә озатыла. Шунда хәбәрсез югала. Олы яшьтәге авылдашларның истәлекләренә караганда, Нурзаһит төрмәдән фронтка озатылган һәм шунда һәлак булган. (Хәтер китабында аның исеме күрсәтелмәгән).
Әнисе Зәкия апага килеп җиткән Нурзаһитның бер шигыреннән өзек:
Кистем каен, кистем каен, кисмәдем каен башын,
Каен бәллүрләрдә үстем, шуңа кайгылы башым.
Әткәй дә каргагандыр, әнкәй дә каргагандыр,