Унбишенче бүлек тәмам.
СУГЫШ ЧУКМАРЛАРЫ.
УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК.
1.
Кайтып кергәч унбашлары туры тулай торакка борылып киттеләр, ә йөзбашы Самат, меңбашы Җәүдәт, меңбашы Мөҗип үзәк йортка туры киттеләр. Ишектән топса төбенә Актархан белән Тулуйхан чыктылар да авызларын ерып кочаклап сөештеләр һәм өерелеп кереп киттеләр. Алар арасында эчке эшләр йөзбашы белән тышкы эшләр йөзбашы да бар иде. Беркехан белән калган шәһәр мөдирләре инде таралганнар иде. Эчтәге кунак бүлмәсе өстәлләрендә сый дигән эчемлекләр тора иде. Тегеләй, болай кызлар йөгерешә башлады. Үрәле ашлар, йомшак ипиләр туралып керде,
чишенеп егетләр тезелешеп утырдылар, аларның ачтан эчләрендә бүреләр улый иде.
- Әйдәгез, егетләр ашап утырыгыз. Ачлыктан үләргә дә була. Нәсих, кыстап утыр, авыз тутырып үзең ашап утырасың. Тулуйхан әйдә инде бүлә башла тәмле эчемлекне.
- Ярар, егетләр берәрне җибәрик, юл бүген сезгә авыр булды. Тазалык өчен!- диде дә эчеп куйды.
Тулуй төнгә йокларга Мөҗипханны үзенә алып кайтып китте. Иртән торып тамакны туйдыргач, Мөҗип кунакхәнәгә китте. Тик анда батырлары инде юк иде. Уен майданына төшкәч, анда барысы да түгәрәкләнеп басканнар һәм икесе пыр тузып сугышканнарын карап тордылар. Имән кылыч икенчесенә бәрелеп юкарып беткән. Үзенең сугышчылары калыша иделәр Султан йөзбашы сугышчыларыннан. Бу Мөҗипкә охшамады, ачуы чыкты һәм түзәлми, үзе чыкты. Өстен алыштырырга кушканнар иде, ачуы чыгып эндәшмичә кылычын тотты да уртага чыкты.
- Егетләр, әйдәгез кем үзенә ышана, ике көмеш тәңкәм бар, әгәр җиңсә, миннән бүләк була!
Бөтенесе дә бер-берсенә карап тынып калды. Мөҗипнең йөзбашы Самат көлә-көлә үзе чыкты. Мөҗип тегеләй-болай тәннәрен яздырып боргаланды, сикештерде, кылычын кулында әйләндереп алды, өскә ыргытып бөтерелеп әйләнеп төшкән кылычның тоткасыннан тотыпт алды. Бу бөтенләй егетләргә кызыксындырды, аптырап башларын болгап бер-берсенә карадылар. Самат белә иде, бу каты сугыш буласын. Сикереп алды да йөгереп Мөҗипнең каршысына китте. Мөҗип тә Саматның каршына йөгерде. Шул кадәр өскә сикерде дә, Мөҗип әйләнеп төшкәндә артыннан кылычның йөзе белән сыйпап та китте. Саматның күзләре шар булды. Алар бит җәен сәгать буена сугыштылар, ә ул вакытта Самат озак та үтмәс, үзе Мөҗипне җиңәр кебек тойды.
- Мөҗипхан, син бит инде кайчаннан бирле уен майданына төшкән булмады, һаман да яхшы уйный беләсең, ни эшләп шулай булырга тиеш ул!? Минем аз гына да шигем калмаган иде, үземне синнән дә яхшы сугышамдыр дигән идем!
- Әле бер Актархан төшеп безне аптыратты, ә син яшь Мөҗипханны әйтәсең!
- Султан, синең исеңдә юк мени, теге вакытта мин аны җиңә язган идем.
- Исемдә, Самат, ул ничек онтылсын! Сәгать ярым сугыштыгыз ул вакытта, ана күргәзмәдә кылычыгызның тоткалары.
- Мин риза түгел, әйдә тагын сугышып карыйбыз?!
- Синең аркаң авырта, уйный алиыйсың син хәзер. Менә кем атта минем белән сугышып карый, Султан? Бәлкем үзең... ?!
- Мин каршы түгел, Мөҗипхан, әйдә тырышып карыйм, бәлкем атта син бездән начар уйнарсың.
Атларга утырдылар да ике якка китеп кире борылдылар. Бер берсенә чаптырып килделәр, тик инде эләктерәм дигәндә, Мөҗип ат астыннан Султанның култык астына төртеп алды. Султанның бу авыртудан кылычы төшеп китте. Мөҗипхан чабып барган аттан сикереп төште дә тапталып беткән карда әйләнеп алды да сикереп торды. Малайларның күзләре шар булды.
- Мин сезнең өчен ярышта да сугышырмын микән быел җәен?! Шул кадәр авыр мени, әллә гел ничек туры килде, тик шулай гына уйнарга теләк сезнең! Тырышырга кирәк сезгә, сугышта миннән дә яхшы сугышчылар унар дошманын кисеп үтә, ул вакытта башларыгыз гына очар, егетләр!
- Кайчан Сезнең бу уеннар онытыла башлар, шул вакытта сугышырбыз, Мөҗипхан!
- Актархан күрсәттеме сезгә! Шулай булгач онытылмый ул, чөнки аякта йөри белмәгәндә, инде атта йөргәч, онытырлык мени? Мин биш яшьтә җәядән укны тире тишеп кертерлек булдым. Әгәр начар уйнасам мин, инде билемгә чыдый алмас идем. Ат өстендә гел тәнне яздырып уйнарга туры килде. Кемнәр менә ат өстендә баскан килеш җәядән ук ата ала? Карагыз миңа, сезгә күрсәтәм.
Атка атланды да чаптырып китте, борып тагын чаптырып килгәндә, җиңел генә ат өстенә сикереп басты, җәясеннән укны атты да, шулай ук җиңел генә ат сыртына утырды. Туктатып төште, тик берседә уйламады, җәһәннәм җирдәге кеше төшерелгән карачкыга кадалган диеп уйламаганнар иде.
- Султан, җибәр әле тегендәге карачкыдан укны берәрсе алып килсен.
- Кит аннан, әллә кайдагы карачкыга тиде диеп әйтәсеңме?
- Юк, ук муенына кадалды.
Шул вакыт Султанның сугышчысы йөгереп китте дә озак кына вакыт үткәч, укны алып килде.
- Чынлап та шулай муенына кадалганмы?
- Муенына кадалган, көчкә укны тартып алдым, чак сындырмадым!
- Ярар, егетләр, ярышып тырышып уйнагыз, алда бик яхшы ярышлар булыр. Икешәр йөз көмеш тәңкә һәр берсенә биреләчәк! Шул кадәр акча, беләсез! Аена биш көмеш тик бирелә, ә ярышка баручыларга ике йөз сугышчы икешәр йөз, ул бик күп. Чагыштырыгыз, аннан донъя күрәсез, чибәр кызлар әле яреп бараячаклар. Мин меңбашларыннан иң яше, мин ниятләнәм барырга. Ургенчта булыр ярышлар, диеп уйлыйм. Бай, матур, зур шәһәр, шул шәһәрдә Батуханның әтисе Дҗучихан яшәгән. Чингизхан үзе зур улына шул шәһәрне бүләк итә.
Ул вакытта бер генә әле улус булган, ә хәзер егерме өч улус алтын урдага кушылды, ә туксаннан артык телдәге халык бергә яши, уйлап кына карагыз!? Ярар, мин киттем, үзәк йортта мине көтә торганнардыр. Сау булыгыз!
Авызларын ачып тыңлаган унбашлары үзләренең сугышчылары янына таралды.
Мөҗипхан Актархан белән Тулуйханның чанага утырып ат белән киткәнен белгәч, атына кабат атланды да чаптырып елга буена төшеп китте. Тегеләр әрләшеп балык тоталар иде.
- Сез бит бөтен балыкны куркытып беттегез инде, ничек инде балык эләксен сезгә?!
- Балык ишетми ул,- диеп тагын бер зур гына балыкны Тулуй тартып чыгарды.
- Ул минем балыкны куркытып үзенә куа, хәйләкәрлеге башыннан өскә менгән инде. Ояты юк аның! Мөҗип бәләкәй Актархан ничек үсә, миңа охшаганмы?!
- Әйтерсең сезнең бала мени, шундый охшаган, абзый!
- Кара син аны, әтисенә охшаган инде диеп әйтәсе киләдер әле синең. Ул миңа охшаган, үзем күрдем. Мин аның бабасы, шуны да аңламаган кеше булыр икән, аңгыралар!
- Нигә әле, Тулуй, минем белән гел бергә булдың, шуңа да шаманнар әйткән әле, минем йөрәк белән аның йөрәге бер булыр дигәннәр. Ул бәлкем сиңа карый мине яратыр, кан ул барысы да кызыл, шуны да белмисең, Тулуй!
- Синең белән бәхәсләшеп авызларым кипте.
- Ана чәй эч, чанада бар.
- Ул салкын, аннан башка салкын тигән миңа. Көнендә, үлсәм әгәр, минем Гөлнарага өйләнер идең бугай. Рәхмәт, үзең эч чәеңне, мин кайтырга җыенам, балык бар уха пешерергә, шул җиткән. Әйдә, кияү, калсын Актархан, бөтен елга балыклары аныкы булсын!
- Кайчан әле мине җәлләгәнең бар, мин генә ул сугыштан күтәреп алып чыктым!
- Синме ул мине алып чыктың?! Мин сине алып чыктым, юкны сөйләмә. Әйдә, инде ул вак балыгың ярты бидрә булган, чутласаң дүрт-биш балык булыр, сиңа җитә ул! Ана бидрәңә яртысына су тутыр, кем белә, бөтенесе ярты бидрә балыгы диеп аңлар, ха-ха-ха!
- Буген безгә бер сорауны чишәргә кирәк, абзыйлар! Әйдәгез кайтыйк әле. Минекеләр бүген уен сугышында калышалар, яхшы өйрәнәләр сезнең бала чагалар.
- Нинди бала чагалар булсын Актарханда, без генә өйрәнгән шулай уйларга. Әйдә инде Актархан катабыз. Мөҗипкә тагын сугышчылар кирәк, әллә аңламый торасың шуны. Мин инде аңладым кая барырга уйлады Мөҗип. Аңарга ушкуйлар йокы бирми.
Кайтып үзәк йортка керделәр дә Актархан шунда ук үзенең эчемлеген салып эчеп тә җибәрде.
- Хәзер сөйләсәң дә була, Мөҗип. Иң яхшы сугышчыларымны аласыңмы инде тагын.
- Юк, бу юлы булган барын да хахол казакларыннан алырга булдым, сез нәрсә әйтерсез?!
- Аларның берсе дә сугыша белми, барысы да тик сугышчы булырга да охшамаган. Әрәм тамаклар алар, барысын да үтереп бетәр идем. Икесен инде үтерделәр урлашкан өчен, ышанасыңмы?! Рәхәттә яшиләр, күнеккәннәр урлашырга, төшләренә керә башлады урлашу. Бер мәртәбә, икенче мәртәбә гафу иттек. Алар биш-алтысы шундыйлар, аларда барысы бәләкәй чакта әле урлаша башлаганнар. Ышан, шәһәре белән шундыйлар. Аларны алсаң, көнендә качып бетәләр. Мин аларның барысын да үтереп бетәр идем бергә бер корыч кылычлар белән сугышып. Әйтсәң, кылычларын кулга да алмыйлар. Сизәләр үләчәкләрен, шуңада алар сиңа яреп бармаслар.
- Бармаганнарын бер-икесенең башын очырсаң, кая алар барсыннар. Алар арасында җитәрлек князьләр дә бар бит әле. Князь Тимофей, Василевский, Владимир, Андрей, Михаил, Иннокентий, Данииль, Ростислав.
- Онытмагансың исемнәрен, Мөҗипхан. Әйтерсең синең әтиләрең алар, тик бел, алардан сугышчы чыкмады.
- Менә яхшы булыр, шунда минем белән бергә үлеп ятырлар.
- Син нәрсә, ә минем Алсу ялгыз каламы? Мин дә алай булса синең белән барам үз сугышчыларым белән. Алар бик яхшы сугышчылар, яшьтән бирле сугышып үскәннәр, бутән бер ни эшли белмиләр, тик кеше үтерү алар эше.
- Син тагын ул хахоллардан башка бездән күпме сугышчы аласың?
- Юк, ул хахоллар ике йөзләп сездә бар, шулар җиткән. Бату шулай тели, качсалар яхшы, кайчан булса да үтерермен, качмыйча яхшы сугышчылар булса тагын да яхшы.
- Алар арасында өче-дүрте тырыш, хәзер яхшы сугышалар. Тик сугышта бөтенләй бит икенче әле, куркып качыр ягын карарлар. Чингиз элек берсе качса, унысын да үтерткән. Ясада да шуны үзе язган. Үзгәрде хәзер Яса, әгәр качсалар, тик себер аларны көтә.
- Анысы шулай, тик мин барысын да хахолларны үзем белән алам. Күз күрер алар нинди камырдан ясалганнар.
- Сиңа яшәргә, дускай, үзең беләсең!
- Җитте сиңа, әллә нәрсә юрыйсың син! Үзең генә эчтең дә безне оныттың. Салып бир әле, юкса баш эшләми.
- Тулуй, әйдә бер ярышып карыйбыз кылычлар белән икәү, сиңа илле яшь тулмаган, ә миңа алтмыш яшь тула. Кайсыбыз җиңәр микән.
- Син иртән сәгатьләр буена тирләгәнче үзеңнең җан сакчыларың белән уйный диләр, син алдырасың, билгеле. Әйдә сөңге ыргытабыз, син бит сөңге ыргытмыйсың, ә кылычтан уйныйсың да шул җиткән.
- Нукерым минем, кер әле, сөйлә шушы хайванга, иртән нинди уеннар белән мин мавык?
Авызларын ерып нукеры йөгереп керде дә:
- Кылычтан уйныйсың, сөңге белән пычак ыргытасың, атта чаптырып киләсең, җәядән карачкыга атасың, йөгерәсең, сикерәсең, тагын аттан җәя белән теге якка, бу якка карачкыларга атасың, көрәшәсең.
- Булды, барысын да сөйләмә, шартлар көнчелегеннән. Мин әле ай-яй-яй!
- Юләр син, Актархан! Үз үлемең белән үлмисең син, хәзер сөякләрең йомшак түгел, кипкән чыра кебек, аз гына бөксәң, шартлап сына. Ә сыңган аякларың төзәлми, бел шуны. Тәннәреңә кара, элеке кебек түгел. Саклан, башта җир астына мине тыгарсың, аннан тагын бер гасыр яшәрсең, мин җир астында кибеп көтеп ятырмын.
- Мин әле бала чагаларга кирәкне күрсәттем, күзләре дүрт булды. Ә берсе һаман хастахәнәзә табиб янына йөри диләр. Күтенә катырак ямаганмын. Кардан арка белән шуып күтенә ямадам, беләсеңме?!
- Кит аннан, вәт син ахмак! Шушы яшьтә син бала чага! Әйттем бит, үз үлемең белән үлмисең. Әйдә, тизрәк эчеп куябыз да чыгабыз. Саф һава сулап керәбез.
- Балык тотканда күтең туңмады мени, әле генә кайттык бит!
- Мин син түгел, Актархан, мин, мин ул! Мин яшь, син карт. Ничек кенә сугыш уеннары белән озак яшәргә уйласаң да гөмер үзенекен ала.
Ишек алдына чыктылар да, сакчылардан Актархан ике сөңге алып килде. Яшьләр ат өстенә менеп атландылар, аларга өстән карап тору җайлы иде.
Йөз адым чамасы ике тактадан карачкы ясап куелган. Беренче булып Актархан төбәп ыргытты да сөңгесен, текәлеп карап торды. Сөңгесе тактаны яңгыратып кеше гәүдәсенә охшаган карачкыга килеп кадалды.
- Менә инде, текәлеп карап каттың, күзләрең дә сукырая башлаган.
- Башлаган, әйдә син ыргыт! Карарбыз кемнең күзе сукыр!
Чынлап та сөңге карачкыга тимәде дә, өстеннән очып китте. Кычкырып Актархан белән Мөҗип иелеп көлеп җибәрделәр. Аттагы Актархан җан сакчылары “урра-а-а!”- диеп кычкырдылар. Ачу белән Тулуй егетләргә караган иде, авызларына су капканнар мени, шунда ук тындылар.
- Әй, син! Менә шушы эңгер-меңгердә минем яшькә җиткәч ыргытып карарсың, белдеңме?!- диеп акырды. Аның ачуы юк иде, тик бу мыскыл иткән кебек тоелды аңа.
- Тынычлан, алар яшь әле, бик аңламыйлар. Шулай ук безнең кебек илле яшьтәдә яшь торырмын диләр. Кылычтан уйныйбызмы?
- Юк, мине мәсхәрәдә калдырасың, ана тегеләре тагын “ура” кычкырыр. Әйдә керәбез! Салкын тышта.
- Әйттем сиңа, салкын. Әйдә, ана Мөҗипнең иреннәре зәңгәр булган!
- Юк, Тулуйхан, мин өшемәдем, ә исердем.
- Исергән килеш ана күпме ир-ат теге донъяга салкыннан китә. Ә күпмесе бармакларын өздерә. Өшеп үлгәндә кеше эссегә чыдый алмый икән. Кан йөреше бәләкәйләнә, туңган җиргә кан бармый, эссе шуңа күрә. Башта өстен эсселектән сала башлый икән дә соңыннан гына йөрәге туктый икән. Менә бит ул ничек була, кем белә, ул җиңел үлемме, юкмы.
- Син, Мөҗип, хахолларны уеннар белән куркытма, алар сугыштан болай да куркалардыр әле.
- Юк, мин башта сугыштырып сайлап алырга булган идем, хәзер алай уйламыйм. Мин кайтып китәм, Тулуйхан, исердем, йокым килә. Гөлнара апа безне көтәдер, әйдә бергә киттек.
- Рәхмәт, Актархан, без киттек.
- Сау булыгыз!
Иртән хахол казакларын алдылар да башкалага киттеләр.
2.
Новгород дөрләп яна иде, күк кызыл төскә кергән. Юлдан барган сугышчылар курка төштеләр. Мөҗип тә бу хәлне күреп аптырады, бит нинди зур, матур шәһәрне урыслар бөек Новгородтан кышын килеп яндырып киткәннәр.
- Барыгыз әле, Булат, алдан, карап барыгыз бер дүрт чакырым, барысы да тынычмы юлда.
Булат үзенең йөз сугышчысын алды да алга чаптырып китте. Чаналы атлар булгач Мөҗипхан бик чаптырып бараалмады, шуңа да кем белә, чаналы атларны калдырып алга чапсаң, уннап җигелгән атларга һөҗем ясасалар качып яткан теге яктагы хайваннар, нәрсә ашарсың да, уклар, сөңгеләр кайда булыр. Башны яхшы эшләтергә кирәк икәнен Мөҗип яхшы белде. Әле берсе килеп киңәш бирде, әле икенчесе. Ике-өч сәгатьтән Булат үзенең сугышчылары белән кире килеп җитте дә Мөҗипкә алда кәрван белән ушкуйлар килгәнен әйтте.
- Кара инде, урыс урысның нинди зур шәһәрен яндыра. Талаган байлыклары кәрванда. Әзерләнегез, арболетларга укларны куегыз. Сугыш каты булыр, гәскәре зур аларның.
Шул вакыт әзерләнеп тә беттеләр, каршыга ушкуйлар килеп тә чыкты, туктап калдылар.
- Булат, Акбар, Самигулла, Ринат башта алга ташланасыз, арболеттан якыннашкач атасыз, кире борыласыз, кабат безнең якка чабасыз. Алар бастыра башлар, ә мин Ришатны, Костяны, Самат белән Тахирны арболет белән җибәрермен. Икешәр арболет алыгыз.
- Тыңлыйбыз, без киттек!
Чаптырып алга ташландылар. Арболет уклары аларның тимер чылбырдан ясалган киемнәрен тишеп кадалды. Шулай да уклар тигән берен тик яралады.
Артларыннан атлар белән ушкуйлар ташланды. Атлары тимер калайлардан саклар өчен каештан тезелеп тегелгән иде. Авыр атлар чаптырып каршыларына чаптылар. Тагын арболеттан уклар туры битләренә килеп казалды, казалмаганы артындагысына килеп баребер яралады. Аптырап туктап калдылар, кайсысы артка атларын бора башладылар. Шунда яралы сугышчыларны сикереп чыгып, Мөҗипханның сугышчылары арболеттан әзер булып ушкуйларга ташландылар. Тагын алар сибелеп аттан төшеп калды. Арттагылар кылычлары белән казап үтерер өчен ташландылар. Үлекләр белән юллар тулды.
Бик күп атлары белән үле гәүдәләр ятып калды. Алар тагын җыелып кире килә башладылар.
Тик алар хәзер калканнары белән саклана-саклана килделәр дә бу юлы инде бик якынга килеп ташландылар.
Мөҗипхан теге яклап та бу яклап та акырып авыртудан түзәлми барып төшкән сугышчыларны күреп карап торды. Егетләр аның сөңгеләр белән бик яхшы кулланганын да күрде. Ушкуйларның озын саплы балта, озын кылыч белән бик тә яхшы сугыша бирделәр. Инде атлардан төшеп сугыша башладылар. Берсе таза баш сугышчысы берсе артыннан берсен рәттән үтергәнен Мөҗип күреп калды. Тиз генә атын шул якка чаптырып китте. Тик бу ушкуй атны әйләнеп этеп җибәрде. Ат Мөҗип белән барып төште. Теге урыс кылычын күтәреп Мөҗипкә ташланды. Мөҗип ике бот арасына кылычын кертеп җибәрде. Тартып алды да кылычын, сикереп торды һәм торган атына җиңел генә сикереп утырды. Теге ягыннан ташланган ушкуйның башы муеныннан аерылып очты. Бөтен көченә өченчесенә баш киеменә чапты. Тимер баш киеме изелде, тегесе куллары белән башын тотты да барып төште. Мөҗипнең шәп иде аты, күкрәген аягы белән кыскан иде, каршысындагы ушкуйны алгы аяк тоягы белән тибеп җибәрде. Тик инде кылыч атка кадалган иде. Авыртуга чыдый алмый ат каты кешнәп җибәрде. Мөҗип тиз генә сикереп төште дә кадалып калган озын кылычны тартып алды. Ат егылды. Шул вакыт тимердән киендерелгән ат чабып килә иде. Кылычын болгап чабырга җыенып килгән ушкуй сугышчысы чабырга диеп күтәргән иде, шунда ук Мөҗипхан киеме астыннан кылычын тыгып батырды. Кылычын тартып алып өлгәшмәде, арттан тагын берсе кылыч очын аңа каратып чаптырып килә иде. Тик ятып калды да хәнҗәре белән атының аягын эләктереп өлгәште. Ушкуйның аты абынып алга таба әйләнеп мәтәләп китте. Сугышчы тиз генә торды да күрәсең каты егылган, тагын барып төште.
- Валентин ал да казакларыңны, алга таба чап, артларыннан төш, юкса күрәсең, безне кысып
киләләр. Сез дә Ришат, Рәшит Валентинга ярегез, тиз булыгыз.
- Тыңлыйбыз, Мөҗипхан!
Егетләр кораллы сугышчыларны ерып юлдан алга китеп бардылар. Ушкуй сугышчылары берәм-берәм атларыннан барып төштеләр. Артларына чыктылар да кире борылып һәр берсен чабып ега башладылар. Каты сугыш бар яклап башланды. Икенче атка атланган Мөҗипхан тагын алга ташланды. Аның белән Шайдулла, Акбар һәм Самигулла калышмадылар. Ыргып чапкан Мөҗипханның аты сөрелеп алга әйләнеп китте. Мөҗип алга тәгәрәде. Туктамыйча ике тапкыр алга таба әйләнде дә каршыга килгән атка кылычын күтәрде. Ат арткы аякларына күтәрелде һәм атка утырган ушкуйник барып төште. Инде атның арткы ягына чыгып өлгәшкән Мөҗип кылычын ушкуйның башына батырып алды. Каршыга килгән сугышчыны Шайдулла иелеп калды да артыннан китереп кылычы белән сукты. Авыртуга түзәлми дошман артына ятты. Акбар өстәп бәрде дә алга омтылды. Тиз арада уннап ушкуйлар барып төште. Куркып калган ушкуйлар башлыгы тегеләй, болай карады, тиз генә атын борып качырга уйлаган иде, инде Валентин каршысына төште. Чаптырып икесе дә бер берсенә ташланды. Икесе дә барып төштеләр һәм күрәсең, бик каты җиргә төштеләр бугай, тиз генә торалмадылар. Рәшит тегесенең аркасына кылычының йөзе белән сукты да чаптырып икенчесенә ташланды. Валентин шул вакыт кылычын көч белән ушкуй башлыгына батырды. Тын гына таза ир үлде. Валентин көч белән килеп туктап көтеп калган атына менеп атланды. Сугышырга инде хәле юк иде бугай Валентинның. Шулай бик озак вакыт сугышып вакыт үтте.
Новгород шәһәре котырып яна бирде.
Сугыш тукталды, күпләре аыртуга түзә алмый ыңгырашып ятты, күп яралы атлар да үлемен көтеп карап яттылар. Мөҗип яралы дошманнарны үтереп чыгарга кушты. Үзләренең яралы сугышчыларны чанага салып өсләреннән җылы чүпрәккә каплап куйдылар. Имгәнгән кешеләр бик күп булып чыкты. Калган байлыклар белән чаналы атлар, тагынМөҗипханның чаналы атлары җитәрлек булдылар. Өч йөзләп сугышчылар җир казып бөтен мәетләрне тезеп салдылар да барысын җирләделәр.
Калган ушкуйлар йөздән артыгы качып киттеләр. Шәһәргә барып бигрәк авыр хәлне күрделәр. Мескен халыкның өйләре һаман яна, кайбер кешеләрләрнең үле гәүдәләре урамда ята иде. Кайберләре тончыгып күрәсең үлгән, менә тик урамда кеше күренмәде. Күрәсең исән калганнары янмаган мунчаларга, чиркәүләргә кереп качышканнар иде. Тагын уннап ат чаналары табылды. Аларны да атка җигеп яралыларны салдылар һәм кайтыр якка чаптырып киттеләр. Иртәнге якларда инде Сарай каласына кайтып керделәр. Яралы сугышчылар барысы хастахәнәгә урнаштырылды. Аннан барысы тулай торакка, кунакхәнәгә таралды. Мөҗипхан Батухан янына ашыкты. Батухан барысын тыңлап торды да уйланып бераз эндәшмәде.
- Ярар, Мөҗипхан, кирәген биргәнсез. Алар үлемне белмичә сугышалар икәнен мин белдем инде. Галәмәт озын саплы балталар, озын туры кылычлар, дисең.
- Кылычлары, балталары бишәр кило булыр мөгаен. Безнең бронза калканнар бөтенләй кәкерәя ул кораллары бәрелсә. Үзләре дә тазалар алар. Без кышын, җәен сугыш уенында өйрәнгән булсак та ярты меңнәп артык сугышчыларыбызны югалттык. Гәләмәт булды ул сугыш, үзем ушкуйның унысын үтергәнмендер. Ә шәһәрдә урам тулы үле гәүдә, тончыгып та үлгәннәр, яраланып та үлгәннәр. Күбесенең башын балта, кылыч белән чабып киткәннәр, кот очкыч!
- Күрәсеңме, ә безне ничек әле хурларга оялмыйлар. Ничә мәртәбә, ике мәртәбәме Новгородны гына таладылар, яндырдылар. Ә Ярославль белән Белоозерскны утта тоттылар. Талагач, князьларын үтергәч, ник инде шәһәрне яндырырга, мин аңламыйм шуны. Без бит алай талап, хатыннарын көчләп, йортлар яндырып йөрмәдек. Урыс урысны шулай үтереп, кайдан инде күбәйсен ул халык. Без сугышып алдык булгар белән башкорт шәһәрләрен. Аларга тынычлык теләп без илчеләр җибрлек, тик типкәләп, кыйнап кире кудылар аларны. Җукетау, Ошель, Кашан, Сувар, Биләр, Булгар безгә каршы сугышты. Анда билгеле, үтерүләр, яндырулар булды, ә бит москитлар ягында илчеләрнең башларын чабып, колга белән капкалары янына өскә күтәреп куйдылар. Илченең нинди гаебе бар, әйткәнне җиткерергә барган кеше бит ул. Ул сугышчы түгел, галим түгел, бу якта бер яхшы халык юк. Князь белән князь бер туктаусыз ел да бер берсенең халкын үтерсен инде. Нинди матур зур шәһәр булгач Новгородка без тимәдек. Җайлап, майлап үзебезгә каратып, аңлатып биргәч, үзләре төшенде. Үзләренең боярлары, дворяннары, князьлары, чиркәүнең зур түрәләре Патриарх Московский и всея Руси, Епископ, поп, свяәенникларның барысы үз халкын талап яталар, нәрсә булса безнең якка күрсәтәләр, янәсе татарлар гаепле. Аларның хуҗаларын элеп куйган булсак, яңалары алай булмаслар иде юкса. Шуңа күрә төбеннән чистартырга кирәк булган! Син яннарында булганда күтеңне ялый, син югында, сине каргый. Менә бит нәрсәдә хикмәт! Ярар, тиз генә бу якка карамаслар инде. Күпме сугышчылары аларның үтерелде дисең?
- Меңнән күп булыр, аларны чутлап маташырга вакыт булмады. Бергә безнекеләр белән күмелде, Хуҗа.
- Ә безнең белән булган князьлар сугыштылармы, Мөҗип?
- Сугыштылар, Батухан, яхшы сугыштылар. Алар арасында да күп үлделәр, йөздән арткандыр. Әлбәттә урыслар безнең туганнар диеп берсе куркып тормады.
- Алар, туган белән туган сугышып мәңге яшәгәннәр, ни эшләп әле туган диеп торсыннар. Рязанны алганда Мәскәү ярдәм иттеме, Мәскәүне алганда Владимир шәһәреннән князь ярдәмгә килдеме, Владимирны, Торҗокны, Козельскны алганда берсенә берсе кирәкмәде, киресенчә көлеп яттылар! Уйламадылар, аларга да шул көн килер дип, ха-ха-ха! Үз халкына үзе дошман! Шулай булды бит инде, ә, меңбашы?! Ха-ха-ха!
- Бер йодрык булсалар, без ул төньякка бармас та идек. Шул безгә сугышырга килерләр диеп каршы бардык. Кеше байлыгына кызыгып үртәлеп яшәгән халык алар, тынгы бирмәсләр иде инде безгә.
- Юк, теге гәскәр башлыгы Катоянны саклап калган булсалар, ул кәһәр суккыры үзенә гәскәр җыеп тагын безгә бик зур зыянлык китерер иде. Күрдең бит, Катоян бик тәҗрибәле гәскәр башлыгы, үзең син Мөҗип аның гәскәре белән сугыштың.
- Ә бу әсирләрен кая куябыз? Алар арасында яшьләр дә бар.
- Үзең бел, ул синең эшең.
3.
- Нукер Әхмәди, әйт йөзбашына, алдан биш унбашы белән сугышчыларын йөзбашы алдан җибәрсен, калганнары арттан иярсеннәр. Алдагылар тирә якны күзәтергә онытмасыннар!
- Аңлашылды, меңбашы Рәсүль!
- Син Рәсүль миңа үпкәләмә, икенче берәү бу гәдәтең өчен элеп куйган булыр иде, шулаймы Самайбатыр?!
- Миндә дә гаеп бар, Алтанхан! Бер урынга мең ярым сугышчыны туплыйлар мени инде, ахмак без!
- Бу хәлне Батухан болай гына калдырмас, элеп тә куяр бу башбаштаклык өчен, сүз дә юк! Ә беләсезме, мин шулкадәр сугышчыны югалткан өчен ике дә уйламый элеп куяр идем. Нинди сугышларда булмады, шул кадәр сугышчысын югалтмады. Ана венгрлар сиксән меңгә якын гәскәр белән каршы алды, тик менә барлыгы меңгә якын сугышчысын югалтты. Башта (разведка - сущ эзләү, тикшерү, ачыклау) үзенең тикшерү йөзбашын җибәреп ачыкламыйча алдагы сугышка ничек әзерләнергә, бервакыт сугышчыларын үлемгә ташламады. Раслаганнан соң үзенең меңбашларын, йөзбашларын, сугыш белемчеләрен җыеп кабат-кабат киңәшләште, күп уйлар әйтелде, кәгазьгә сүрәтләр төшерелде, тик шуннан соң гына һөҗүм итте. Бик тә төнге өчтә йокымсыраган сакчылар сакта булганда ярата иде бу сугышны башларга. Әле ике мең гәскәре венгрның бастыра башлый, капкынга эләгә, юк ителә. Тагын өч мең гәскәре ялгыша, юк була. Бу юлы икенче якка бастырып, анда каты сугышлар булып юк ителде. Әле тау ярында, әле урманда, әле артыннан килеп уклар белән ару чүпләгәч, тагын арттан куган Орда сугышчыларын бастырып ялгыша. Җир өсте үлекләр белән тулды. Рөхсәт бирелсә дә үзләренең үлгән сугышчыларның мәетләрен җыймадылар. Ә нинди әле кремль ясаганнар, бар коймалары таштан, биек яр өстендә. Башта Бугдайхан тактадан ат ясатып эченә сугышчылар тутырырга киңәш иткән иде, Батухан риза булмады. Таш стена саклап кала алмады, көн-төн порох белән күкерт тутырылган туплар стена артына качканнарга үзенекен эшләде. Сугышчылары һәм халыклары ул таштан ясалган ныгытма эчендә тончыгып үлеп бетте. Тәре киемендәге сугышчылар белән дә каты сугышлар булды. Алар белән авыр сугышлар булды.
Ярар, булды, күп сөйләдем бугай. Кыен андагы күренешне искә алырга. Уйлап карагыз, сиксән меңнән артык сугышчылар, ә Нарыйм каласында бер меңгә якын сугышчы үлде. Ничек булды, җир тулды кан белән, кая карама яралы сугышчылар ыңгырашып ята, күпме үле гәүдә җир йөзе тулган. Ә венгрлар, поляклар, немецлар үле гәүдә белән җир йөзе тулган. Әгәр бер үле гәүдәне күрмәгән сугышчы акылын югалтыр иде.
- Алтан, син анда булдың, сөйлә безгә. Безгә бу юлда озак әле барырга, шулай булгач тарихның безгә файдасы тияр алда.
- Бу сугышта Рәсүль дә булды, әйдә сөйләсен, ялгышса мин дөресен әйтермен. Без аның белән бер яшьтә. Ул вакытта без әле яшь идек. Хәзер биш елга алга киттек.
- Батуханның ике туган энекәшләре Кадан һәм Байдар үзенең гәскәре белән Карпат тауларын төнъяктан урап чыктылар да поляк гәскәренә көтмәгәндә ташландылар. Поляк сугышчылары җәһәннәм ар ягыннан атылган җәя укларына каршы калканнары белән капланса да яңгыр булып яуган уклар үзенекен эшләде. Аттылар да качтылар, тагын килеп аттылар, ә инде артларыннан поляклар куа килгәч капканга эләктеләр. Шунда инде поляклар шак катып артка качтылар, ә күбесе яраланып атларыннан коелып калдылар. Бер зур көтү атлары ун меңбашларына кала. Тирә як зур басу урынында ике көн ял иткәч март ае башында Берест каласын алалар, дүрт-биш көннән
Люблин каласын, биш көн ял иткәч Завихост каласын алалар. Сандимор каласы сугышчылары каты тора, чөнки хәйләкәр белән сугышкан монголларны яхшы аңлыйлар. Тик инде катапультага каршы торырга баребер авыр хәл иде. Аннан аркболистлар туктамыйча гәскәргә каршы авыр укларын җибәрде. Монголлар атуны туктаталар да җәя укларын әзерләп атлары белән ташланалар. Унар укларын һәр берсе атканнан соң кире качалар. Арттан каты ачуланган поляк гәскәре ташлана һәм белә торып арокболистлар һәм катапульталар каршына баралар, тик инде тере мәеткә әйләнәләр. Кинәт туктаган атлы монгол гәскәре җәядән туктаусыз уклары белән якын җибәрмиләр. Меңләгән поляк сугышчылары авыр ярадан ыңгырашып яталар. Сандимор каласына бернинди мөмкинлек калмый, бирелә. Киләсе зур кала Краков бик кыска вакытта бирелә. Аннан Быт каласын сугышып алалар, каршы торган Быт каласы яндырыла. Алда Легница каласы. Алдан җибәрелгән тикшерүче йөзбашы дүрт әсирне китерәләр. Силезия гәскәренә ярдәмгә Рацибор, Великоп, Малопол гәскәрләре кушыла, тагын тамплиерлар, госпитальерлар, чехлар, тевтоннар, немецлар җыелалар. Ун тапкырга артык сугышчылар монгол гәскәренә каршы төшә. Шайо елгасы буенда инде тик Субедей баһадирга һәм Батуханга йөз меңгә якын гәскәр каршы төшә. Ике туган энеләре Кадан һәм Байдар сугышчылары белән Словакия иленә китәләр, аларга бирелгән бурыч артыгы белән үтәлә.
- Мин үзем оныттым инде, ә күбесен белмим дә. Әйдә сөйлә Рәсүль, син дөресен әйтәсең. Минем истә Легница сугышы. Ул вакытта яз иде, кояш кыздыра, кошлар сайрый. Без бит икебез дә унбашлары идек, дөресме?
- Дөрес әйтәсең Алтанхан, мин дә инде унбашы идем. Тик берничә мәртәбә тикшерергә, ачыкларга, әсирләр тотып кайтарырга бурычлы булдым, шуңа да яхшы истә калды поляклар, венгрлар һәм башкалар турында минем миңгерәү башымда. Шул истә, Сүбедей баһадир бик озак баш ватып утырды. Ун тапкырга артык гәскәргә каршы сугыша башлау үлем белән бер булды. Бер сугышчыга ун сугышчы туры килә. Кире борылырга тик беренче мәртәбә бәрешкәч кенә күренәячәк. Кадан һәм Байдар аркболистларны һәм катапультларны калдырсалар да, өстәп полякларның күп кенә коралларын, тимердән киемнәрен бирсәләр дә алдагы куркыныч сугышлар берсен дә тынычландырмады. Меңбашлар, йөзбашлар, унбашлар гел безнең гәскәрнең батырлыгы турында өндәп сөйләү тынмады. Субедей баһадир бүген инде ерактан урап артларына төшәргә Бугдайханны җибәрде. Алханхан, Актархан, Мөҗипхан, Тулуйхан, Тимерхан, Әмирхан, Субедей баһадир һәм Батухан гәскәре көтте, көтте Силезия гәскәре. Кич җитте, караңгы төште. Менә инде шушы вакытта һәр сугышчы тиз рәвештә учак ягырга урманнан яланга агачлар ташыды һәм ягып җибәрде. Гел агачлар ташыла торды, учаклар туктаусыз янды да янды. Бөтен яланда иртәнгә кадәр учак янды. Сөбәдәй баһадирның бу уйлары шулай да аптыраткан булып чыкты. Шул кадәр учакка шаккатып Силезия гәскәре төнен йокламады. Иртән порхлы һәм күкертле туплар һәм утлы уклар Силезия ягына оча башлады. Гәскәрнең уртасында күкертле туплар шартлый башлады, чыдамаслык начар ис сугышчыларын миңгерәүләтә башлады. Тимер калайга төренгән атларга атланып тимер калайга төренгән сугышчылар Сөбәдәй гәскәренә ташланды. Җәя уклары аларны алырлык түгел иде. Алга йөгереп җәяле Сөбәдәй баһадир сугышчылары тезелеп бастылар, инде озакламый җәягә каршы сөңгеләр сугышырга тиеш иделәр. Шул вакыт бөтенләй атлар өстеннән унар мең уклар сызгырып очты. Атлар шул сызгырган тавышка арт аякларына басты, сугышчылар җиргә коелды, ә коелмаганнары атлары белән барып төште. Уклар туктамады, бирелгән иллешәр ук һәр сугышчыдан берсе артыннан берсе оча бирде. Курыккан атлар бер берсен сөзеп кая барырга белмәде, егылды, авыр киемне сугышчыларны таптый бирде. Бар якта сызгыру тавышы атларны миңгерәүләде, алар да егыла башладылар. Уклар тәмамлангач, шунда ук сөңгеләр белән Сөбәдәй батырлары ташланды һәм әле тапталырга өлгәшмәгән Силезия гәскәре сугышчылары үтерелде. Сызгырып очкан уклар яңгыр кебек кояшны каплап Силезия сугышчылары калканнар белән капланырга уйламадылар да, аптырап теге якка, бу якка качмакчы булды. Күпләре күкерт исенә исергәннәр иде, түзәрлек түгел сасы һәм агулы истән башлары авыртудан чыдый алмадылар. Шулай да яхшы әзерләнгән сугышчылар әле биш тапкырга Сөбәдәй гәскәреннән артык иде. Көтмәгәндә арт яклап Бугдайхан гәскәре ташланды. Алар яхшы батырлар иде, шунда ук берсе артыннан икенчесе Силезия сугышчылары сафтан чыкты. Бу яклап сөңгеләр белән Сөбәдәй сугышчылары килеп җитте, алдагылар барысы да үтерелде, ә инде сөңге белән эт булып арыгач, сөнки сөңге угы тимер калайны тишкәч, кире алырга авыр иде.
Шунда ук кылычлар белән сугыша башладылар. Сөбәдәй баһадир түзмәде, кылычын чыгарды да Алханхан, Актархан, Мөҗипхан, Тулуйхан, Тимерхан, Әмирхан, Батухан меңбашларына кушылды. Җир йөзе үле сугышчылар белән тулды. Үлгәннәрдән дә күп яралы сугышчылар ыңгырашып ятты. Каты сызгырган тавыш ишетелде һәм шунда ук бу яклап та, теге яклап та Сөбәдәй сугышчылары артка качты. Дошманнар әле ис киткеч күп иде. Бугдайхан атлары белән гәскәрен Легница башкаласына алып китте. Капкалар ябык булып чыкты, таш койма өстеннән сугышчылар күренде. Арболетларга уклар куелды, укларда язу белән чүпрәк беркетелгән иде. Таралып таш коймага юнәлделәр һәм биш-алты йөз адым калгач, барысы укларны өскә җибәрделәр. Меңгә якын уклар койма артында югалды. Бугдайхан аз гына карап торды да гәскәре белән кире атларны югыртып ашыкмый гына китте. Егерме меңнән артык Силезия сугышчылары әсирлеккә бирелгән иде. Кайсыдыр әсирләр коралларны җыеп бер өемгә китереп ташлыйлар, кайсыдыр әсирләр җир казыйлар, кайсыдыр әсирләр үле гәүдәләрне казылган чокыр ягына ташыдылар, аларны чишендерделәр дә тезеп җиргә тезделәр, кайсыдыр әсирләр үлә алмаган яралы сугышчыларны чишендереп үтереп йөрделәр. Кайсыдыр әсирләр ачулы йөз белән караса, шунда ук үтерелде. Ун мең сугышчылардан алты йөз иллеләп Сөбәдәй баһадирның сугышчылары яралылар, үлгән сугышчылар да бар иде. Җиңел яралыларны табибләр карый иде, ә инде каты яралылар үтерелде. Барысы үлгәннәр күмелде, яшь әсир сугышчыларны аерып икенче урынга тезделәр. Бик күп яшь егетләр биш рәт булып басканнар иде, икенче яклап утыз-кырык яшьтән зур абзыйлар тезелде.
- Мине тыңлагыз һәм аңламаганнарга сөйләгез! Бөтенегез йөзегезне яшерми безнең баһадирга карагыз, юкса башыгыз очар!- диеп Тимерхан акырды.
Сөбәдәй баһадир аты өстендә барысын да карап чыкты. Аты акрын барды, шулай
да Сөбәдәй бар яшьләрнең йөзен күреп өлгәшмәде.
- Бу яктагы зур яшьтәге ир-атлар формаларны салыгыз, сез бүтән сугышчы түгел! Ә бу яктагы яшь ир-атлар шул киемнәрегездә калыгыз. Йөзбашы, унбашы сездән сайланыр, сугышчылар аларга буйсыныр. Сез ун меңнән артык, шуңа да безнең авангард гәскәр булыр! Кемнәр безгә кушылырга теләми, бу урында тезелегез.
Шул вакыт йөзләп яшьләр кушылган урынга тезелделәр. Аларга да чишенергә куштылар. Алар әлбәттә бүтән сугышка барырга теләмәделәр. Киемнәрен җыеп алгач та көтмәгән яшьләр барысы да кылычтан күз йомып ачканчы кылычтан үтерелде. Зурлар тагын тимер көрәкләрен күтәреп җир казыдылар да егетләрне җирләделәр. Әсирләрнең барысы да куркып калды. Инде соң иде, кояш батты, көн караңгылана башлады. Таш коймага җитми барысын туктаттылар.
Актан кигән эчке күлмәктән зур яшьтәге ир-атлар алдан басты. Легницаның таш койма өстеннән сугышчылар тезелеп карап тордылар. Алар шулай булсада меңнән артык булыр кебек күренде.
- Баһадир безнең, мең сугышчы ун мең яшь егетләрне арболет белән аз булмасмы?
- Юк, аз түгел. Тик сак булсыннар Мөҗипхан. Бер сугышчыга ун әсир туры килә, шуны онытмасыннар. Шушында калырлар, төнен учак ягып җылынсыннар. Шәһәргә кертү юк аларны, юкса берсен дә таба алмабыз. Бугдайхан, син җибәрдеңме биш-алты сугышчыларны арболет белән таш койма ягына.
- Җибәрдем, язылган анда сәгатенә йөз әсир үтерелер, капкагызны ачыгыз, сугышчыларыгыз чыксын кораллары белән. Көтәргә кирәк азрак, баһадир?!
- Ярар, ярты сәгатьтән йөзен үтермәсәк, алар ышанмас! Барысы дөрес. Корсагым ач, бер сәгатьтән ачтан үләм мин!
- Баһадир, үлсәң кайда күмәргә, безгә әйтеп куй.
Меңбашлары, кайбер йөзбашлары көлделәр. Кушылып баһадир акрып көлеп җибәрде. Капкалар ачылды, сугышчылар, шәһәр хуҗалары чыктылар. Сугышчылар килеп шулай ук коралларын бирделәр, тиз арада икегә бүленде. Яшь ир-атлар киемнәрен салмадылар, зурлары эчке киемнәреннән калдылар. Меңбашлары гәскәрләре белән калага кереп югалдылар. Шәһәр хуҗалары барысы эчкә кереп югалды. Актарханның биш йөзләп сугышчылары атларны бер урынга тупладылар. Тимер киемнәрен атлардан салдырдылар да тирә яклап сакларга яттылар. Төнлә салкын төшә башлады, сугышчыларның кайсылары йөгереп җылындылар, кайсылары төренде, кайсылары салам эскертенә кереп качты.
Аннан күп калалар яндырылды, алар чөнки каршы сугыштылар, ә кайсы калаларда хуҗаларына да тимәделәр, йөзбашы сугышчылары белән калдырылды. Калдырылган йөзбашы ясак түләү турында уйларга тиеш булды. Аннан бөтен байлыкны җыярга тиеш булды. Йөздән артык кәрван бөек Булгар ягына озатылды. Алтын, көмеш һәм кыйммәтле ташлардан бизәү уенчыклары, кыйммәтле савыт-саба, барысы да әйбәтләп төрелеп төялде икешәр атлар белән җигелгән арбаларга. Вакытны сузарга Сөбәдәй баһадир уйламады да. Бер күзе кара тасма чүпрәк белән капланган иде. Аның кайчандыр Биләр башкаласын алганда яхшы бер сатлык җан бик ерактан нәкъ күзенә җәядән күзенә укны кадады.
- Анысы минем яхшы исемдә. Мин инде соңгы урман авызын күрәм, егетләр! Кемнәрдер басып торалар, өсләрендә сугышчы киеме. Алдагылар нәрсә турындадыр сөйләшкәнне аңладылар. Шул вакыт унбашы килде дә Алтанга алдагы сакчылар икәнен аңлатты.
- Төмән башкаласына ике чакырым чамасы калды, Алтанхан.
- Яхшы, бар үзеңнең урынга.
- Яхшы, мин киттем,- диде дә чаптырып алга китте.
Унбашы белән үзенең сугышчылары бер куллары белән йөрәкләрен тотып читтә калдылар.
Озак кына бер сөйләшү булмады. Әлбәттә өчесен дә Алтан, Рәсүль, Самайбатыр үзләренең хатыннары турында уйладылар. Инде кыш җитте, һаман әле күрешмәгән. Өч ат җигелгән чаналар туры Тургенхан сараена туктадылар. Күтәрмә өстендә каравылда торган җан сакчыларының берсе кереп китте. Озак та үтмәде Тургенхан авызларын җырып каршыларына чыкты. Анда читтәрәк укчылар меңбашы Фәрит тә тора иде. Алтан белән Турген кочып күрештеләр. Аркаларыннан сөешкәч меңбашлары Самайбатыр һәм Рәсүль кочып күрештеләр дә Турген төмәнбашы Алтанны өндәләп эчкә алып кереп китте. Самайбатыр һәм Рәсүль Фәрит янында калдылар.
- Алтан ни эшләп әле Фәрит синең белән күрешмәде дә! Борынын теге йолдызга кадәр күтәрде синең яныңнан үткәндә?!
- Мине күрмәде ул, Самай! Миңа Сез кирәк, дусларым! Рәсүль, хәлләрең ничек? Нарыйм өчен эләктеме Алтаннан бүләк?
- Кара әле, син шуны аңладыңмы?!
- Шуны да аңламаска мин, үзем тукмар идем әле сине бик яхшы итеп. Исеңнән чыкты, мин бит әйткән идем, ишетмәмешкә салыштың. Ярар инде, үткән беткән! Онытыйк бу хәлне!
- Әйе, онытыйк, тик менә кара колакны, һаман зәңгәр, тик шеше генә бүген кайтты. Безнең хатыннар ничек, һаман юк-бар турында...?
- Гөлшатны йөзбашы Илдарга кияүгә бирдем, бер дигән туй ясадык малай!
- Алдама, мин бит чыннап сорыйм, Фәрит!
- Шаярып әйтәм әлбәттә! Әйдәгез, дусларым, эчкә керәбез. Без көттерәбездер Турген белән Алтанны.
Кунаклар бүлмәсендә өстәл артына утырганнар иде. Матур чүлмәк белән биш тустаган тора иде өстәлдә. Чибәр яшь кенә кыз аш чүлмәген чүпрәк тастымал белән тотып китерде, китерде кыштабаклар, чүмеч белән аш тутырды да барысына да таратып бирде. Самайбатыр сынына үрелеп карап торды.
- Чибәр кызлар күп булыр хәзер сиңа, күзсез кала күрмә. Юкса әле бу кыз кияүгә чыкмаган.
Эндәшмичә генә ашны юк иттеләр егетләр, тик Тургенхан бик бирелеп ашамады.
- Ничек юл үтте, егетләр?
- Барысы да яхшы үтте. Рәсүльнең поляклар, венгрлар, шведлар турында әкиятен тыңладык, бик тә кызык тоелды безгә.
- Сугыштагы тарихны сөйләгәндер?! Мине алып бармады, күпме ялвырып сорадым ул вакытта. Сөбәдәй баһадир чукынмыш әйләнеп тә миңа карамады. Күзен берсен югалтты, бәлкем мин булсам алай булмас иде. Исән микән ул Сөбәдәй туган илендә, бер мәртәбә ишетелмәде. Гел сораштым юлчылардан, берсе дә белми. Егетләр, Сез кымыз, бал, сәмәй эчми торгансыздыр инде?
- Без түләр идек, әгәр мөмкин булса. Юкса арыдык без, тәннәрне яздырырга яхшы булыр иде.
- Бәрәч, хатыннарыгыз нәрсә диярләр соң?
- Күпме түзгәнне, бер генә кич түзәрләр диеп уйлыйм. Сез, егетләр, ничек уйлыйсыз?
- Без кушылабыз, Алтан. Арытты шул бүген, мин бит баш белән искә төшереп тә арыдым, юкса.
- Әй, чибәр кызым, кил әле монда.
Шул вакытта кызу атлап елмаеп сәмәй чүлмәге күтәреп китереп бирде.
- Тустаганнарны хәзер алып килермен, аз гына сабыр итегезче.
Вакыт күп үтмәде, инде көлешә-көлешә сәмәйне эчтеләр, эчтеләр дә урамга чыгып салкын һавада сөйләшеп тордылар. Самайбатыр ипләп кенә эчкә кереп китте. Туры теге кызны эзләп бүлмәдән бүлмәгә кереп карады. Юк, таба алмады. Кабат чыгарга җыенган иде тавыш ишетеп калды. Ипләп кенә бәләкәй ишекне ачты да ушы китте. Чибәр кыз чишенеп су белән юынган да көзге каршында чәчләрен рәтләп маташа иде. Сылу гәүдәсенә карап күзләрен дә ала алмады, селәгәйләре тамагына тыгылды. Бу кыз көзгедән күрде, тик ихтибар да итмәде, тик үз-үзенә елмаеп куйды. Самайбатыр тик танышырга гына уйлады, тик үзенчә ипләп ишекне япты да урамга чыкты. Егетләр керергә җыенгандылар.
- Син кайда йөрисең, Самайбатыр?
- Мин өшегән идем, җылынып тордым эчтә.
- Әйдәгез керәбез, чынлап та салкын тышта,- диде дә Тургенхан егетләрне үгетләп тормады, беренче булып кереп китте.