Фәрит Яхин, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры: Мин сезгә язучылар җитми дияр идем.
Лмәткә ни җитми?
Фәрит Яхин, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры: Мин сезгә язучылар җитми дияр идем.
Дөрес, Әлмәт соңгы вакытта бик нык үзгәрде. Мин аның төзекләнүен, урамнары үзгәрүен күздә тотмыйм. Кешесе үзгәрде аның, зыялыга, затлыга әйләнә башлады. Аларның киемнәре, үз-үзләрен тотышлары, үзләренә карата җаваплы карашлары сизелә. Әлмәт халкы югары дәрәҗәле мәдәни үсештә бара. Алар шушы дәрәҗәгә җиткән икән, аларга рухи азык даими кирәк. Мин нәшриятны һәм халыкны мәгърифәт ягыннан тәрбияләүне тагын да ныгытырга кирәк дип исәплим.
Леокадия Садчикова, мөгаллимә:
Бәлки безнең шәһәрдә Арбатка охшашлы мәдәни зона ясарга кирәктер. Ул редакция яныннан Никахлашу сараена кадәрге шарлавыклы буалар яры тирәсе яки башка урында булырга мөмкин. Анда матур витриналар куеп, аларда ретроспектив фотолар, рәсемнәр, плакатлар урнаштырырга мөмкин. Өстәвенә янәшәдә генә музыка мәктәбе һәм көллияте, сәнгать мәктәбе бар. Халык, минемчә, бирегә йөрер иде. Музыкантлар ял һәм бәйрәм көннәрендә ачык һавада көйләр дә уйнасалар... Матур!
Нәфисә Сабирҗанова, “Җомга” тапшыруы алып баручысы:
– Юлларга игътибар бирелсә дә, әле авария куркынычы тудыручы участоклар бар. Беренчесе – федераль юлда – Бөгелмә трассасы белән Түбән Мактама киселешендә боҗра кирәк. Икенчесе – РТСтан Шоссейная урамы белән менеп Шөгер киселешендә дә я боҗра, я светофор сорала. Тагын борчыганы, машиналар бездә җәяүлеләр белән дус түгел. Моннан тыш, Әлмәттә татар дискотекалары юк. Әдәплелек, әхлаклылык, кешеләр арасында җылылык та җитми... Утырып ял итү өчен эскәмияләр юк! Ә гомумән алганда, Әлмәттә барысы да югары дәрәҗәдә. Урамнардагы чисталык бигрәк тә сөендерә! Бу шәһәрдә яшисе һәм яшисе килә!
...Йөрәкне әрнеткән тагын бер “җитешсезлек” бар икән: бушлай тикшерүче, яхшы, белемле, тәҗрибәле табиблар җитми.
Дамир Батталов, тамада:
Әлмәткә тәртип җитми. Кешеләр үзләре чисталык, матурлык тудыралар һәм шуны ук үз куллары белән җимерәләр, ягъни юк итәләр. Тәрбия аксый. Әгәр тәрбияне гаилә, әти-әни бирмәсә, мәктәп кенә бу эшне берүзе башкара алмас.
Тагын бездә Макдональдстан кала төнге сәгать 12 дән соң кереп ашарлык урын юк. Төнлә шәһәргә килеп төшүчеләр генә түгел, узгынчылар да бар.
Зөлфия Сабирҗанова, 20 нче мәктәп укытучысы:
Онкология диспансерында кешеләргә психологик ярдәм службасын оештырырга иде. Бу табиб-онкологларның да эшен җиңеләйтәчәк. Ник дигәндә, тормышның дәвам итүен, авыруны җиңәргә мөмкин булуын аңлатырга, киләчәккә ышанычларын юаглтмауда ярдәм күрсәтергә кирәк булган авырулар күп. Бу служба авыруларга гына түгел, аларның туганнарына да ярдәм итәр иде. Мондый служба Казан онкология диспансерында бар.
Күп кенә газета киосклары эшләми. Ә бит өйгә кайтканда юл уңаенда газета-журналлар сатып алып, яңа хәбәрләр белән танышу бик уңайлы иде. Аларның ябылуы, башкаларның ачылмавы бик кызганыч, әлбәттә.
Шәһәрнең елдан-ел матурлана баруына шатланмый мөмкин түгел. Нефтьчеләр киләчәк буынны онытмыйлар: мәктәпләр, балалар бакчалары ремонтлана, балалар мәйданчыкары төзелә. Капиталь ремонт шәһәрнең барлык мәктәпләрендә дә уздырылсын иде. Чөнки шәһәрдәге тормыш дәрәҗәсе нәкь менә балачактан ук салына. Яңартылган мәктәпләргә, бакчаларга балалар никадәр күбрәк килсә, бу мохитта үскән яшь буын киләчәктә үзләре дә шәһәрдә шундый кирәкле гамәлләр эшләргә тырышачак.