Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Эш программасы.

Татар теле.

5 нче Б сыйныфы (рус төркеме).

Сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать.

Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Разетдинова Әлфинур Котдус кызы.

КИЛЕШЕНДЕ: КАРАЛДЫ:

Директор урынбасары МБ киңәшмәсе

_____________ Захарова Л.Х. (Беркетмә № 2011 нче ел)

МБ җитәкчесе_______________ Мөхәммәтҗанова Г.Х.

Яр Чаллы шәһәре

Аңлатма язуы

5 нче Б сыйныфында татар теле дәресләре буенча эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”- Казан, 2008.

2.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). 1-11 нче сыйныфлар”. – Казан: Мәгариф, 2010.

3.Татар теле: Рус телендә гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/ Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Н.Хәбибуллина. – Казан: Мәгариф, 2006.

4.Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең 2011-2012 нче елга укыту планы.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”нда 5 нче сыйныфларда татар телен укытуга 105 сәгатькә каралган. Мәктәпнең еллык календарь укыту графигы буенча 35 атна, шуңа 2011-12 нче елга укыту планы нигезендә татар телен укытуга 105 сәгать (атнасына 3 сәг.) бирелгән.

5 нче сыйныфта татар теле укытуның максаты– гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт.

Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Бурычлар:

Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру; татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

1. Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә генә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү

2. Татар телендә сүз басымын дөрес куя һәм иҗек чигендәге фонетик үзгәрешләрне истә тотып сөйли белү

3. Алынма сүзләрне, антоним, синоним, омонимнарны сөйләмдә урынлы куллану

4. Рус теленә тәрҗемә итү үзенчәлекләрен гамәли үзләштерү

5. Тыңлап аңлау эшчәнлегендә төп фикерне билгели, мөһим мәгълуматны аерып ала белү

6. Диалогик сөйләмдә орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап, сөйләм яңалыгын җиткерә,үз фикереңне дәлилли белү

7. Монологик сөйләмдә җөмләдә сүз тәртибен саклап, сөйләмне мөмкин кадәр тулы һәм аңлаешлы итеп оештыра белү

8. Тексттан кирәкле мәгълуматны табу, текст белән мөстәкыйль эшләү. Текст төзелеше турында төшенчә бирү.

9. Язма сөйләм. Тәкъдим ителгән ситуациягә карата фикерләрне язмача оештыра белү, сочинеие язу, текстның планын төзү, эчтәлеген язмача сөйләү.

Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар Сәгать саны Темага караган төп төшенчәләр    
1. Яңа уку елы белән Боерык фигыльләрнең үзенчәлеген, мәгънәсен үзләштерү, сөйләмдә куллана белү. Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү.  
2. Кеше һәм сәламәтлек   Билгеле, билгесез үткән заман хикәя фигыльләрне гамәли куллана белү. Теләк белдерү формаларын үзләштерү.  
3. Өйдә һәм кунакта Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр белән кулланып, җөмләләр төзергә күнектерү: барырга кирәк (кирәкми), алырга ярый (ярамый), сөйләргә тиеш (түгел).
4. Туган як табигате Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта-юклыкта зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү.  
5. Һөнәрләр дөньясында . Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү. -даш/-дәш, -таш/-тәш (сыйныфташ, юлдаш); -лык/-лек (дуслык, шатлык) кушымчалы исемнәрне үзләштерү; кушма (башваткыч, тизәйткеч) һәм парлы (бала-чага) исемнәрнең мәгънәләренә төшенү. Тартым белән төрләнгән исемнәргә килеш кушымчаларын ялгау тәртибен гамәли үзләштерү апа-лар-ым-ны; дәфтәр-ләр-егез-гә. Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне сөйләмдә дөрес куллануга ирешү. Тартым кушымчасының рус теленә тәрҗемә ителү үзенчәлекләрен искәртү.  
6. Уйныйбыз да, биибез дә Татар телендә сыйфатның кулланылыш үзенчәлекләре. Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүе. Дүрт дәрәҗәсе булуы.  
7. Музейлар һәм театрлар Сан сүз төркемнәрен дөрес итеп укый, яза һәм сөйләмдә куллана белү. Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләрен урынлы куллануга ирешү.  
Сәяхәт итү Кереш сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләрен истә калдыру, кулланырга өйрәнү. Бәлки, билгеле, димәк, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә кебек кереш сүзләрне сөйләмгә кертү. Зат алмашлыкларының җөмлә төзүдә үзенчәлекләрен аңлату. (Бу – абыем. Аның исеме – Марат. Бу – безнең мәктәп. Ул яңа. Без аны яратабыз.)  
9. Татарстан – минем республикам Җөмләнең баш кисәкләрен билгели белү. Хикәя, боеру, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләрен рус теле белән чагыштырып өйрәтү.  
10. Җәй Хикәя, боеру, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләрен үзләштерү, гамәли куллануга ирешү.  

2011-2012 нче уку елына методик тема

Шәһәр темасы Мәктәп темасы Укытучының темасы
Белем бирү учреждениесенең методик эшен камилләштерүдә укытучының һөнәри үсеше белем сыйфатын күтәрүдә төп шарт булып тора.
Белем һәм тәрбия бирүдә үзләренең эшчәнлегендә экологик-туристик концепцияне тормышка ашыручы укытучыларның һөнәри квалификациясен күтәрү системасын камилләштерү. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрндә терәк схемалар куллану аша укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру, сәламәтлекләрен саклауга игътибарлы булу.    

Календарь-тематик план.

Дәреснең темасы Сәг. саны Үткәрү вакыты Көтелгән нәтиҗәләр Контроль төре
Про-грамма буенча Фактик Махсус белем һәм күнекмәләр Гомумбелем күнекмәләре һәм уку эшчәнлеге
  1.Яңа уку елы белән! (10 сәг.)  
Яңа уку елы белән!     Морфология буенча алган белемнәрен искә төшерү. Башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау. Әңгәмә оештыру.  
2. Фигыль.     Затланышлы, затланышсыз фигыльләр турында белемнәрен искә төшерү. Дәреслек белән эшли белү.      
3. БСҮ. “Мәктәптә бәйрәм” темасына хикәя язу.     Татарча эзлекле итеп хикәя төзи белү. Мөстәкыйль эшли белү. БСҮ.  
4. Боерык фигыль.     Боерык фигыльләрнең үзенчәлеге, мәгънәсе, сөйләмдә куллана белү. Сүзлекләр белән эшли белү, халык авыз иҗаты әсәрләреннән файдалана белү.    
5. Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.     Боерык фигыльләрне кулланып, җөмлә төзү үзенчәлекләрен үзләштерү; зат-сан белән төрләндерә белү. Биремле карточкалар белән эшли белү.    
6. Хәзерге заман хикәя фигыль.     Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең ясалышын, кулланылышын үзләштерү. Барлык, юклык формаларын дөрес кулланып җөмләләр төзү.      
7. Кереш контроль эш. “Мәктәп”.     Үз-үзеңә контроль ясау. Мөстәкыйль эшли белү. К. эш №1  
8. Хаталар өстендә эш. БСҮ. “Татар теле дәресендә” – әңгәмә.     Кагыйдәләрне куллана белергә өйрәнү. Тамырдаш сүзләр табу. БСҮ  
9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.     Зат-сан кушымчаларын истә калдыру күнекмәләре. Дәреслек белән эш. Заман формаларын сөйләмдә дөрес куллана белү.      
10. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.     Калын һәм нечкә әйтелешле филыльләргә кушымчаларны дөрес ялгау. Юклык формасындагы фигыльләрне зат-сан белән төрләндерә белү   Таблицаларны тутыру күнекмәләрен үстерү      
2.Кеше һәм сәламәтлек (11 сәг.)    
11. Билгеле үткән заман хикәя фигыль.     Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең нишләде? нишләмәде? сорауларына җавап бирүе; -ды, -де, -ты, -те кушымчалары ярдәмендә ясалышы. Фигыльгә кушымчалар ялгану тәртибен үзләштерү.      
12. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.     Юклык формасын дөрес кулланып җөмләләр төзү. Тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.    
13. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше     Фигыльгә кушымчалар ялгану тәртибен аеру. Билгеле үткән заман хикәя фигыльне дөрес кулланып телдән һәм язма сөйләм оештыра белү күнекмәсен булдыру. Таблица белән эшләү. Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйләмдә дөрес куллана белүләренә ирешү.    
14. Билгесез үткән заман хикәя фигыль.     Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең нишләгән? нишләмәгән? сорауларына җавап бирүе; -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары ярдәмендә ясалышы. Фигыльгә кушымчалар ялгану тәртибен үзләштерү.      
15. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.     Юклык формасын дөрес кулланып җөмләләр төзү.   Тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерү.    
16. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше       Зат-сан белән төрләндерергә, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү. Таблица белән эшләү, тәрҗемә итү, нәтиҗәләр ясау.      
17. Сүзлек диктанты. Хикәя фигыльләрне сөйләмдә куллану.     Фигыльләрне куллана белү. Мөстәкыйль эшли белү Сүзлек диктанты №1  
18. Хаталар өстендә эш. Теләк белдерүнең “ашыйсы килә” төзелмәсе.       Теләк белдерү формалары белән танышу, куллана белү. Бирелгән конструкцияләр белән җөмләләр төзү.    
19. БСҮ. Теләк белдерү формаларын диалогик сөйләмдә куллану.     Яңа лексиканы, конструкцияләрне сөйләмдә куллану. Диалогик сөйләм оештыра белү.   БСҮ  
20. БСҮ. “Көзге матурлык”“Каникул вакытында”- сочинение.     Бирелгән темага сочинение язарга өйрәнү. Язма сөйләмнәрен үстерү. БСҮ.сочинение №1  
21. Контроль эш (тест). “Фигыль.”     Өйрәнелгән белемнәрне куллана белү. Мөстәкыйль эшли белү. К.эш №2  
3.Өйдә һәм кунакта (12 сәг.)  
22.   Хаталар өстендә эш. “Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны + ала” төзелмәсе.       “Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны + ала” төзелмәсе, аның кулланылышы белән танышу. Телдән сөйләм осталыгы күнекмәләрен булдыру.    
23. Нишли? Нишли ала? сорауларын куллану.     “Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны + ала” төзелмәсен, нишли ала? соравына җавап бирүен телдән һәм язма сөйләмдә куллану . Рәсемнәр, җөмләләр, сүз ләргә мөстәкыйль рәвештә сорау куя белү күнекмәләрен үстерү.      
24. “Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны + ала” төзелмәсен җөмләдә ныгыту.       Укый ала, эшли ала, җырлый ала, аңлата ала...төзелмәләрен актив сөйләмдә куллану. Бирелгән үрнәк буенча җөмләләр төзү.    
25. БСҮ. “Син нишли аласың?”- диалоглар төзү.     Үзеңнең мөмкинлекләрең турында сөйли белү. Диалоглар төзи белү. БСҮ  
26. Инфинитив.     Инфинитивның ясалышын һәм язылышын үзләштерү. Инфинитивның нишләргә? нишләмәскә? сорауларына җавап бирүе. –рга, -ргә, -ырга, -ергә, -арга,-әргәкушымчалары белән ясалуы. Инфинитив фигыльләр белән җөмләләр төзи белү.    
27. Фигыльнең инфинитив формасы + модаль сүзләр.       Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр белән кулланып, җөмләләр төзергә күнектерү: барырга кирәк (кирәкми), алырга ярый (ярамый), сөйләргә тиеш (түгел). Әңгәмә кора белү. Инфинитив фигыльләр белән җөмләләр төзү.    
28. “Инфинитив + телим” төзелмәсе.     “Инфинитив + телим” төзелмәсен үзләштерү. “Инфинитив + телим” төзелмәсенең нишләргә телим? соравына җавап бирүе. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы күнекмәләрен булдыру.    
29. “Инфинитив + телим” төзелмәсе белән җөмләләр төзү.     Бирелгән конструкцияләр белән җөмләләр төзү. Дәреслек белән эшләү    
30. БСҮ. “Мин яхшы укырга телим. Ә син?”- диалоглар төзү.     Инфинитив фигыльләрне сөйләмдә урынлы куллану. Диалоглар төзү. БСҮ  
31. “Инфинитив + модаль сүз” төзелмәсен куллану.     Инфинитивның кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек сүзләр белән килүен өйрәнү.Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр белән кулланып, җөмлә калыплары төзү. Транскрипция белән яза белү. Биремгә, күнегүләргә куелган сораулардан файдалана белү.      
32. “Инфинитив + модаль сүз” төзелмәсе белән күнегүләр эшләү.     Инфинитив кушымчаларын дөрес ялгау. Телдән сөйләм һәм язма сөйләм осталыгы, күнекмәләре булдыру.    
33. БСҮ. “Инфинитив + модаль сүз” төзелмәсен диалогта ныгыту.       Кирәклек, мөмкинлек турында диалоглар төзи белү. Әңгәмә кора белү. БСҮ  
4.Туган як табигате (12 сәг.)  
34. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.     Киләчәк заман хикәя фигыль формаларын аеру, кулланылыш үзенчәлекләрен үзләштерү. Таблица белән эшли белү.    
35. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.     Киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләп торган вакыттан соң булачак эш-хәлне белдерүе, аның 2 төргә бүленүе. Нишләячәк? Нишләмәячәк? Нишләр? Нишләмәс? сорауларына җавап бирүләр. Мөстәкыйль эшли белү осталыкларын үстерү.    
36. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен ныгыту.     Сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү. Сорау җөмләләр төзи белү    
37. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.     Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрнең мәгънәсен,ясалышын, кулланылу үзенчәлекләрен үзләштерү.   Рус теле белән чагыштыру, тәрҗемә итү, нәтиҗәләр ясый белү.    
38. Сүзлек диктанты.Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең ясалышы.     Өйрәнелгән лексиканы куллану. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрнең ясалышын үзләштерү.   Мөстәкыйльэшли белү. Сүзлек диктанты №2  
39. Хаталар өстендә эш. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.     Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта-юклыкта зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү. Дәреслек белән эшләү.    
40.   Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен ныгыту     Киләчәк заман хикәя фигыльләрне тексттан таба белү, төрен билгеләү. Текст белән эш.    
41. Билгеле, билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне куллану.     Киләчәктә башкарыласы эшләр турында сөйләргә өйрәнү. Карточкалар белән эш.    
42. Контроль эш. “Бергә эшлибез, бергә ял итәбез”.       Белем дәрәҗәсен ачыклау. Мөстәкыйльэшли белү. К.эш. №3  
43. Хаталар өстендә эш. БСҮ. Хәзерге, үткән, киләчәк заман фигыльләрне кулланып монологик сөйләм оештыру.       Музейларыбыз, театрлар турында белемнәрен тирәнәйтү. Рәсем буенча хикәяләр төзү БСҮ  
44-45. БСҮ. Изложение. “Тауда”.     Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.   План төзү, изложение язу. БСҮ. изложе-ние №1  
5. Һөнәрләр дөньясында (12 сәг.)  
46. Хаталар өстендә эш Исем.     Тамырдаш сүзләр уйлау, кагыйдәләрне искә төшерү. Дәреслек белән эшләү.      
47. Исем ячагыч кушымчалар. -чы/-че, -лык/-лек, -даш/-дәш,-таш/-тәш исем ясагыч кушымчалары.     -даш/-дәш, -таш/-тәш (сыйныфташ, юлдаш); -лык/-лек (дуслык, шатлык) кушымчалы исемнәрне үзләштерү; кушма (башваткыч, тизәйткеч) һәм парлы (бала-чага) исемнәрнең мәгънәләренә төшенү. Сүзлекләр белән эшли белү, сүзләрне мәгънәле кисәкләргә тарката белү.    
48. Исем ясагыч кушымчаларны ныгыту күнегүләре.     -чы, -че, -лык, -лек, -даш, -дәш,-таш, -тәшкушымчалары ярдәмендә яңа исем ясалуы. Яңа лексика. Төп фикерне үзләштерә һәм күңелдән генә мәгънәви анализ ясый белү.    
49. Ясалма исемнәрнең дөрес язылышы.       Ясагыч кушымчаларны, ясалма исемнәрне куллана белү. Русчадан татарчага тәрҗемә.    
50. Кушма, парлы, тезмә исемнәр.     Кушма, парлы, тезмә исемнәрнең мәгънәләренә төшенү, яза, аера белү. Рус теленә тәрҗемә итү, рәсем буенча җөмләләр төзү.    
51. Берлек сандагы исемнәрнең тартым белән төрләнеше.     Тартым кушымчаларын куллану үзенчәлекләрен истә калдыру. Берлек сан I зат –ым, -ем,-м; II зат –ың, -ең, -ң; III зат –ы, -е, -сы, -се.   Чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.    
52. Күплек сандагы исемнәрнең тартым белән төрләнеше.     Күплек сан I зат –ыбыз, -ебез, -быз, -без; II зат –ыгыз, -егез, -гыз, -гез; III зат –лары, -ләре кушымчаларын куллану.   Кагыйдәләрне кулланып эзлекле яза белү. Чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү.    
53. БСҮ. Туган көнгә чакыру һәм котлау язу.     Чакыру кәгазе, котлау открыткасы язу үзенчәлекләре белән танышу, язу.   Әңгәмә кору, сәнгатьле уку. БСҮ  
54. П , к тартыкларына беткән исемнәрнең тартым белән төрләнеше.     Тартым кушымчаларын ялгаганда п ның б, к ның г белән чиратлашуы. Күнегүләр, биремнәр эшләү      
55. Тартымлы исемнәрне килешләр белән төрләндерү.     Тартым белән төрләнгән исемнәргә килеш кушымчаларын ялгау тәртибен гамәли үзләштерү апа-лар-ым-ны; дәфтәр-ләр-егез-гә. Карточкалар белән эш. Тәрҗемә итү күнегүләре эшләү.    
56. Тартымлы исемнәрне куллану.     Тартым кушымчаларын аера белү. Татар һәм рус телләрендә аларның охшашлыгы һәм аермаларын күзәтү.   Тәрҗемә итү, чагыштыру. Дәрестә өстәмә уку материалларыннан файдалана белү.    
57. БСҮ. Тартымлы исемнәрне кулланып, хикәя язу. “ Китап – минем киңәшчем”.     Тартымлы исемнәрне кулланып, хикәя төзи һәм яза белү. Мөстәкыйль эшли белү БСҮ.  
6. Уйныйбыз да, биибез дә (8 сәг.)  
58. Сыйфат. Сыйфатның гади дәрәҗәсе       Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүе. Дүрт дәрәҗәсе булуы. Рәсем буенча хикәяләр төзи белү.    
59. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.       Чагыштыру дәрәҗәсенең –рак/-рәк кушымчалары ярдәмендә ясалуы. Рус теле белән чагыштыру.    
60. Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе.     Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның ясалыш һәм кулланылу үзенчәлекләрен белү. Карточкалар белән эш.    
61. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе     Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатларның –гылт/-гелт, -кылт/-келт, -сыл/-сел, -су кушымчалары ярдәмендә ясалуы. Коммуникатив биремнәр үтәү, дәреслек белән эш, таблица тутыру.      
62. Сыйфат дәрәҗәләрен ныгыту.       Сыйфат дәрәҗәләрен аера һәм сөйләмдә куллана белү.   Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү.    
63. Сүзлек диктанты. Сыйфат дәрәҗәләрен аера белү.     Грамоталы итеп язу, яңа сүзләрне истә калдыруларын ачыклау. Мөстәкыйль эшли белү Сүзлек диктанты №3  
64. Хаталар өстендә эш. Сыйфат сүз төркемен кабатлау       Өйрәнелгән кагыйдәләрне искә төшерү. Хаталар өстендә эш.      
65. Мөстәкыйль эш. “Сыйфат”     Сыйфат дәрәҗләрен ясау, куллану.   Үз-үзеңә контроль ясау. М.эш.  
7.Музейлар һәм театрлар (13 сәг.)  
66. Сан. Сан төркемчәләре.     Сан төркемчәләре белән танышу. Саный белү күнекмәсен үстерү.    
67. Микъдар саны.       Микъдар саннарын дөрес әйтү һәм язу. Саный белү күнекмәсен үстерү.    
68. Тәртип саны.     Тәртип саннарын дөрес итеп әйтә, укый, яза белү. Дәреслек белән эш.    
69. Саннарны куллану.       Микъдар һәм тәртип саннарын аеру. Бирелгән саннар белән җөмләләр төзү. БСҮ  
70. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.       Бәйлек сүзләрнең мәгънәсен, русчага тәрҗемә итү үзенчәлекләрен һәм кулланылышын гамәли үзләштерү. Сүзтезмәләр төзү күнекмәләрен үстерү.    
71. Астында, астына, артында, артына бәйлек сүзләре.     Бәйлек сүзләр белән җөмләләр төзү, аңлап куллану. Русчага тәрҗемә итү, чагыштыру, рәсем буенча җөмләләр төзү.    
72. Өстенә, өстендә,янына, яныңда бәйлек сүзләре     Бәйлек сүзләрне телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану. Язылышларын истә калдыру.   Тәрҗемә итә белү күнекмәсен ныгыту. Сүзлек белән эшли белү.    
73. Контроль эш. “Фигыль.Исем, Сыйфат.Сан».     Өйрәнелгән сүз төркемнәрен аера, куллана белү. Тест һәм традицион формада контроль эш башкара белү   К.эш №4  
74. Хаталар өстендә эш. Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзү.       Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләрен урынлы куллануга ирешү.   Күнегүләр эшләү.    
75. Аркылы, аша бәйлекләрен куллану.     Бәйлекләр тур. төшенчә бирү Бәйлекләрне аеру, сөйләмдә дөрес куллану. Тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү.    
76. Өчен бәйлеген куллану.     Бәйлекләрне аеру, сөйләмдә дөрес куллану Диалогик сөйләмне үстерү.    
77. “Алмашлык + өчен” төзелмәсе.         Конструкцияне дөрес куллану. Алмашлык сүз төркемен искә төшерү.   Биремле карточкалар белән эш.    
78. Бәйлек сүзләрне аера, куллана белү күнегүләре.       Текст белән эшләү күнекмәләре   Коммуникатив биремнәр үтәү. Чагыштыру.    
8.Сәяхәт итү (14сәг.)  
79. Кереш сүзләр.       Кереш сүзләр белән танышу, таба белү, Дөрес интонация белән уку, транскрипция белән язу.    
80. Грамматик биремле диктант. “Кызыл разведчиклар”     Татар сүзләрен аңлап яза белү Мөстәкыйль эшли белү Гр. биремле диктант  
81. Хаталар өстендә эш. Кереш сүзләрне җөмләдә куллану     Кереш сүзләрнең кулланылыш үзенчәлекләрен истә калдыру, кулланырга өйрәнү. Бәлки, билгеле, димәк, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә кебек кереш сүзләрне сөйләмгә кертү. Тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү. Кереш сүзләрне сөйләмдә куллану.    
82. Кереш сүзләрдән соң тыныш билгеләрен дөрес кую күнегүләре.     Дөрес интонация белән укырга өйрәнү. Рус теле белән чагыштыру.    
83. Зат алмашлыклары.     Зат алмашлыкларының җөмлә төзүдә үзенчәлекләрен аңлату. (Бу – абыем. Аның исеме – Марат. Бу – безнең мәктәп. Ул яңа. Без аны яратабыз.) Сөйләмдә кабатлауларны кулланмаска өйрәнү    
84. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.       Зат алмашлык-ларының килешләр белән төрләнүләре. Зат алмашлык-ларын кулланып, җөмләләр төзү. Төрле характердагы (искә төшерү, иҗади фикерләү, куллануга караган) сорауларга җавап бирә белү.    
85. БСҮ. “Куркак юлдаш” әкиятендәге геройларга характеристика язу.     Өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә куллану. Характеристика төзи белү. БСҮ  
86. Күрсәтү алмашлыклары.     Күрсәтү алмашлыклары турында төшенчә бирү, тексттан таба белергә өйрәнү. Сүзлекләр белән эш.    
87. Күрсәтү алмашлыкларының кулланылышы.       Күрсәтү алмашлыкларын таба, сорау җөмләләр төзи белү. Бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзү    
88. Сүзлек диктанты. Күрсәтү алмашлыкларын аера белү.     Алмашлыкларны грамоталы итеп язу. Мөстәкыйль эшли белү Сүзлек диктанты №4  
89. Хаталар өстендә эш. Бу алмашлыгының килешләр белән төрләнеше.     Алмашлыкларның җөмлә төзүдә куллану үзенчәлекләрен аңлау. Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү.    
90. Теге алмашлыгының килешләр белән төрләнеше.     Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Яңа лексика. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү. Үз-үзеңә контроль ясау    
91. БСҮ.Болар,тегеләр алмашлыгын диалогта куллану.     Күрсәтү алмашлыкларының мәгънә төсмерләрен аера белү Диалоглар төзи белү БСҮ  
92. Күрсәтү алмашлыклары кертеп җөмләләр төзү.         Күрсәтү алмашлыкларын урынлы куллану. Дәреслек белән эш    
9.Татарстан – минем республикам (6 сәг.)  
93-94. Контроль изложение “Безнең шәһәрдә”.     План төзү, план буенча эзлекле итеп язу. Мөстәкыйль эшли белү Излож. №2  
95. Хаталар өстендә эш. Җөмлә кисәкләре       Җөмләнең баш кисәкләре белән танышу. Вакытлы матбугат материалларыннан файдалана белү.    
96. Җөмләнең баш кисәкләре.     Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләргә өйрәтү. Китап белән эш    
97. Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү күнегүләре.     Ияне дөрес билгели белү. Рус теле белән чагыштыру    
98. Еллык контроль эш. “Татарстан – минем республикам”     Грамоталы итеп яза белү. Мөстәкыйль эшли белү. К.эш №5  
10. Җәй (7 сәг.)  
Хаталар өстендә эш. Җөмләдә сүз тәртибе.     Хикәя, боеру, сорау җөмләләрдә сүз тәртибе үзенчәлекләрен рус теле белән чагыштырып өйрәтү. Табигатьтәге үзгәрешләрне атый белү.    
100. БСҮ.“Җәй” темасына сөйләшү.         Бәйлекләрнең төрле мәгънә мөнәсәбәт-ләрен белдерүе. Аларны сөйләмдә куллану. Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү.    
101. Җәй билгеләре.     Сыйфат дәрәҗәләрен аеру. Сыйфатның 4 дәрәҗәсен искә төшерү, сөйләмдә куллану. Диалоглар төзү.    
102. “Җәйге ял”. Хикәя фигыльнең төрле заман формаларын куллану.     Тыныш билгеләрен дөрес итеп кую, тиешле интонация белән уку. Дәрестә өстәмә уку материалларыннан файдалана белү. Йомгаклый белү    
103. БСҮ. “Елга буенда”-сөйләшү.     Яңа лексиканы актив сөйләмгә кертү. Эзлекле итеп сөйләргә өйрәнү БСҮ  
104. БСҮ. “Исәнме, җәй!”- диалоглар төзү.     Белемнәрне куллана белү. Диалоглар төзү БСҮ  
105. Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Йомгаклау.     Алган белемнәрне практикада куллана белү.      
                     

Наши рекомендации