Мәхмүт Галәүнең “ Болганчык еллар” әсәрендә татар яшәеше
Эшләде: Гыйрфанова Р.
1102(б)нче төркем студенты
Тикшерде: Сабиров Р.Р.
Казан, 2012
Мәхмүт Галәүнең “ Болганчык еллар” әсәрендә татар яшәеше
Мәхмүт Галәү (Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) - Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр яза башлаган һәм революциянең беренче көннәреннән үк аны кабул итеп, Совет власте шартларында үзенең хикәяләре һәм романнары белән танылган реалист язучы.
Ләкин актив иҗат чоры 1920 елларга туры килә. Яңаның иске белән көрәше, авыл-шәһәр мөнәсәбәтләре, яңа кеше тәрбияләү темаларына багышланган очерклары һәм хикәяләре белән матбугатта еш чыгышлар ясый. 1920 елларга хас булган яңа кыйммәтләрне мактау, искелек билгеләрен инкарь итү күренешләре «Каяу» (1927), «Төеннәр» (1928), «Күпнең берсе» (1931) исемле җыентыкларга кергән хикәяләрендә чагылыш таба. Мәсәлән, 1934 тә Мәскәүдә рус теленә тәрҗемә ителеп басылган «Кабулсай» романында мөселман татарларның күмәкләшү чорындагы психологиясен үзгәртү идеясе - татар авылларында дуңгыз фермалары төзү, яңа кеше формалашу Туктамыш картның диннән ваз кичүе аша күрсәтелә. Галәү үзен драматургиядә дә сынап карый: «Салам-торханнар» (1926), «Пугач явы» (1926) пьесаларын яза.
1920 еллар ахырында Галәү дүрт китаптан торырга тиешле «Канлы тамгалар» исемле эпопея өстендә эшли башлый. Анда 1877-1917 еллар вакыйгаларын, татар крестианының милли һәм социаль азатлыкка таба үткән катлаулы юлын тасвирлау күздә тотыла. Сюжеты конкрет тарихи вакыйгаларга нигезләнә. «Ил тыныч чакта» исемле беренче китап авылдагы социаль каршылыкларның кискенләшүенә китергән 1877 дәге ачлыкны сурәтләүгә багышлана. «Ил өреккәндә» исемле икенче китабында язучы 1897 дә үткәрелгән халык санын алу вакыйгаларын һәм татар крестианнарының 1894 тә массакүләм рәвештә Төркиягә күчеп китүен яктыртырга, «Сабак» дип аталачак өченче китап рус-япон сугышын һәм 1905-07 еллардагы революция вакыйгаларын, «Өермәләр» дип исемләнгән дүртенче китап Октябрь революциясен чагылдырырга тиеш була. Ләкин бу ниятен язучы өлешчә генә тормышка ашыра ала: ике китап язылып бетеп, басылып чыга; алар татар әдәбиятында күренекле вакыйга буларак кабул ителә, яңа реалистик тарихи роман жанрына нигез салалар. «Болганчык еллар» («Ил тыныч чакта») романында заманына хас булган идеологик карашлар кысаларында Галәү үз игътибарын социаль каршылыкларны сыйнфыйлык белән аңлатуга юнәлтә. Сафа, Таҗи, Саҗидә кебек төп уңай геройлар мисалында автор аларның сыйнфый үзаңнары барлыкка килүенең һәм үсешенең сәбәбе итеп авыр тормышны һәм гаделсезлекне күрсәтә. «Мөһаҗирләр» («Ил өреккәндә») романында Галәү «Болганчык еллар» романы геройларының язмышларын яңа тарихи вазгыятьтә тасвирлый: татар крестияннәре Төркиягә күчә, революцион идеяләр татар авылларына үтеп керү сәбәпле, аларда сыйнфый үзаң уяна һәм үсеш кичерә. Бу әсәрләр Мәскәүдә 1930 да һәм 1934 тә, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Муть» һәм «Мухаджиры» исемнәре белән басылалар, ләкин татар телендә дөнья күрмиләр. 1960 елларда гына романнар татар теленә (Р. Даутов һәм Я. Халитов тарафыннан) тәрҗемә ителәләр һәм Казанда «Болганчык еллар» (1976) һәм «Мөһаҗирләр» (1977) исемнәре белән нәшер ителәләр. [1]
“Болганчык еллар” безне татар тормышы, аның тарихы белән таныштыра. Геройлар - төрле катлам кешеләре, шуңа күрә дә 20 гасыр башында булган вакыйгаларны күзалларга авыр түгел. Илдә барган вакыйгалар соңрак булса да авыл халкына барып җитә. Әсәрдә патша самодержавиясенең кырыс сәясәте, бетмәс налоглар, рус булмаган халыкларны изү, авылда халык исәбенә яшәгән мулла-мөәзиннәр сурәтләнә. Ләкин шундый авыр шартларда да татар халкы гореф- гадәтдәрен, ата-бабадан килгән йолларын саклап кала алган.
Әсәр ике өлешкә бүленгән: “Ил тыныч чакта” һәм “Ашлык урынына балчык”. Беренчесендә татар халкының яшәеше, йолалары сурәтләнә, ә икенчесендә ачлык афәте, аның кешеләргә алып килгән фаҗигасе турында сүз бара. Бу ике өлеш бер-берсенә капма-каршы тора дип тә әйтергә мөмкин.
“Болганчык еллар”да төп геройлар булып Сафа, Саҗидә торалар. Алар аша автор безгә бөтен авылның тормышын да сурәтли.
Әсәр Сафаның армиядән кайтуын тасвирлаудан башлана. Әлбәттә, аны туганнары да, авылдашлары да шатланып каршы алалар. Кыска гына вакыт эчендә бу вакыйга турында бөтен авыл белеп ала. Монда автор армиядән кайткан солдатның бернәрсәдән дә курыкмавын,аның батырлыгы күрсәтә. Кечкенәләргә дә бүләк алып кайта: “ Бала-чага, талаша- талаша юеш үлән арасыннан җыйган прәннекләр белән авызларын тутырып, учларына чикләвек тотып, таралыша башладылар.”[2] Авыл халкы һәрбер кеше өчен борчыла. Сафа кайтуны ишеткәч, бөтен авылдашлары аның белән күрешергә, аның хәлләрен белергә киләләр.
Сафа кайткач, күнеккәч, туганнары белән сөйләшеп туйгач, иптәшләре белән күрешергә,озак вакытлар буе күрмәгән авылның матур урыннарда йөреп килергә тели. Шунда ул дусларын очрата: “Күрешеп, исәнләшеп беткәч, егетләр берсен-берсе уздырырга тырышып, Сафаны авыл яңаклары белән таныштыра башладылар: кайсы егет өйләнгән, кайсы кыз кияүгә чыккан, кемнәр үсеп егет булган, кайсы кызлар үсеп буйга җиткән, кайсылары картая башлаган, кайсы кызлар егетләргә бүләкләрен кире кайтарганнар.[3]”
Сафага да инде өйләнер вакыты җитә. Ләкин һәр авылның үз ышнулары бар. Мәсәлән, Мәүлә Колыда уракка чыгар алдыннан, кыр эшләре башланганчы, авылда кыз сорап яучы җибәрү гадәте юк. Шуңа күрә Патый ашыкмый һәм бу турыда сүз кугатмыйча тора. Кызларны да бирә торган кеше юк һәм кыз сораучыларга ата-аналарның җавабы дә әзер: “Кыш буе асрап чык та,эш өстендә кешегә биреп җибәримме? Алла боерса, көз көне уйлашырбыз”...-дигән җавап кына була иде.[4]”
Шулай итеп Сафаның шәхси тормышын сурәтләү аша, вакыйгалар әкрен генә авылга күчә. М. Галәү авылдагы кешеләрне, аларның яшәү рәвешләрен матур итеп тасвирлый. Шунысы да игътибарга лаек: автор бер катлам кешеләрен генә алмый. Без ярлы крестьяннарның да, байларның да ничек көн күрүләрен беләбез: “Менә җыен атнасы да килеп җитте. Хатын-кыз өйләрне җыештыра, стена, идән, сәкеләрне юа, мичләрне агарта, мунчаларны җыештыра башлады. Аннары кешелеккә киемнәр әзерләргә керештеләр. Берәүләр яңа алъяпкыч тектеләр, яңа яулык сатып алдылар, ак оек, киелмәгән өр-яңа чабата булдырдылар...Яңа кием юнәтә алмаучылар иске киемнәрен рәтләделәр.Хәтта карчыклар да иске-москыларын кабат кулдан үткәрделәр.[5]”
Җыен көннәрен автор бик матур, гүзәл вакыт итеп тасвирлый. Һәм чыннан да, шул чак авыл халкы өчен бәйрәм булганын аңлыйбыз:“ Иртән, таң ату белән, кунаклар парлашып мунчага китәләр, мунчадан чыгуга аларны табында кайнар коймак көтеп тора. Чигүле сөлге белән маңгай тирләрен сөртә-сөртә бик озаклап, тәмләп чәй эчәләр...Урам киенгән-бизәнгән халык белән тулган...Һәр йортта мичтә итле бәлешләр пешеп утыра. Казаннарда елкы, сарык ите пешә[6].”
Яшьләр дә үзенчә бәйрәм итәләр: “Авылның барлык яшьләре җыенның икенче көнен инеш буенда каршыладылар. Анда гармун тавышлары яңгырап тора иде. Менә өздереп-өздереп уйнаган гармунга бии дә башладылар. Бөтен су буе бәйрәмчә киенгән яшьләр белән тулган.[7]”
Ә муллалар исә кунакка баралар: “Мулла белән мәзин авыл үзәгендәге бай йортларда кунак булып йөриләр. Әкрәм кари белән мәзиннең өлкән улы да Мәүла Колының югары очындагы ярлы йортларда шул ук эш белән мәшгульләр.[8]” М.Галәү хәтта шундый көннәрдә аларның өйләрендә бернәрсә әзерләмәвен дә әйтә.
Өмә вакытлары да бик ягымлы итеп тасвирлана. Автор татар халкының тырыш, сабыр, эштән курыкмавын, бердәм, бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә булуларын күрсәтә. Эш алар өчен җыр кебек тиз үтә.
“Арыш урагының беренче атнасында ук Җиһан өмә җыярга булды. Яшьләр аларга бик риза булып киләләр, чөнки Җиһанның ашы һәрвакыт тәмле, мул була...Чәйләр эчеп майлы бәрәңге ашаганнан соң өмәчеләр кырга киттеләр. Яшьләр җыр җырлап, гармун уйнап, уен-көлке сөйләп, Әкрәм кариларның мари зираты буендагы җиренә килделәр...Өмәчеләр атларын тугарып су буена утлауга җибәрделәр. Шаяра-көлә, беләкләренә ак җиңсәләр кия-кия, эшкә керешергә әзерләнә башладылар...Төшкә бу басуны урып та бетерделәр...[9]”. Бу өзектән без яшьләрнең энергияле булуын күрәбез. Алар эшне бергәләп, җырлый-җырлый, бер-берсе белән ярышып эшлиләр.
Кыр эшләрен дә авыл бергәләп эшли. Һәм бу вакытта инде ата-аналар улларын өйләндерү, кызларын кияүгә бирү турында уйланалар. Чират әсәрдәге төп геройга да җитә.
Туй бик күңелле итеп тасвирлана. Мәүлә Колыда үз ышанулары да бар: “Борыннан калган йола буенча, әгәр кыз беренче кавышканда иренең бүреген алып башына кисә яки аягына басса, гаиләдә ул баш булып, ирне үз кулында тотачак, имеш. Шуңа күрә ир моңа юл куярга тиеш түгел. Шулай да, әгәр кыз алай эшли калса, егет, ырымны кайтарыр өчен шундук хатынына сугарга тиеш[10].” Шулай итеп, Сафа гаиләдә баш була.Ләкин аларның кавышуына Саҗидәнең әтисе риза булмый. Бәлки шул сәбәптән бу матур гаиләнең балалары булмый...
Шул өзекләрдән М. Галәү оста этнограф дип тә әйтә алабыз. Һәрбер вакыйганы : җыенны да, киндер тукуларны да , өмәне дә, аулак өйләрне дә, сабан туен да ачык буяулар белән сурәтли. Ул татар авылын наклап белеп, бөтен нечкәлекләрен тасвирлый. Нинди генә вакыйга булмасын, нинди генә эш эшләмәсен автор татар халкын тырыш, эшне җиңеллек белән, җырлашып, көлешеп башкаруын күрсәтә. Ул ирләрне генә түгел, хатын-кызларның да эш сөючән икәнлеген әйтә: “Беркөнне Йосыф карт калага солы сатарга киткәч, кызлары аулак өй ясарга булдылар. Сылу җиңги кызларының бу теләгенә каршы килмәде. Кич җиткәч, өй эче кызлар белән тулды. Һәркайсы үзенең кул эшен – кайсы тегеп бетерәсе күлмәген, кайсы чигелеп бетмәгән алъяпкычын, кайсы киерге белән келәм алып килгән. Беришеләре башлаган бәйләүләрен, яисә бәйләү башларга җеп алып килгәннәр иде.[11]”
Сабан туй бәйрәме дә үзенчәлекле итеп күрсәтелә. Бүләк җыю вакыйгасын алыйк: “Менә урам очында атка атланган ике кеше күренде. Берсе, өстенә сөлге, ашъяулык, тастымал, намазлык, чапаннар элгәне, – яшь егет, икенчесе – сакалы чалара башлаган, урта яшьләрдәге бер куштан иде. Алар һәр йорт каршына туктап, сабан туенда җиңүчеләргә бүләк итеп бирү өчен берәр нәрсә чыгаруларын сорыйлар. Чыгарган әйберне рәхмәт әйтеп алгач, аны билләренә урыйлар яки ат муенына бәйлиләр дә, алдагы йортка таба китәләр.Әлеге ике атлыны күргәч, малайлар уеннарын ташлап әйбер җыючылар артыннан ияргән төркемгә кушылдылар.. Авылның куштаны һәм аның булышчысы авыл буйлап бүләк җыялар.”[12] Чират Сафаларга килеп җитә. Һәрбер яшь килен Сабан туена чиккән сөлге әзерли. Саҗидә дә үзенең сөлгесен бүләк җыючыларга бирә. Ләкин куштаннар “риза булмыйча” башка бүләк сорыйлар, аны гына әзсенәләр. Сафа, гаилә ядкәре булган, әбисенең кадерләп саклаган бабасы Миңлебайның чапанын чыгарып бирә. Бу бүләк – сабан туйда иҗ зур бүләк булып, көрәштә җиңүчегә бирергә дип аерып куела. Төрле авыллардан килгән һәм үз авылының иң яхшы көрәшчесе булган ирләр җиңеп, чапанны алырга телиләр. Бу яшьләрнең авыл тарихына, өлкәннәргә карата ихтирамын күрсәтә. Әйбернең рухи яктан кадерле икәнлеген ассызылый.
Әсәрнең икенче өлеше фаҗигале төстә тасвирлана. Җәй корылык алып килә. “Күп яшәп тәҗрибә җыйган картлар юкка гына борчылмыйлар иде: күктән бер тамчы да яңгыр төшми иде.Зарыктырган җылы яңгыр килеп, коеп явып китсә, уҗымнар яшәреп үсә башлар иде. Әмма күк йөзе чалт аяз, бер генә болыт әсәре дә күренми.[13]” Мулла белән мәзин җитәкчелегендә басуга чыгып, намаз уку да булышмый.
Халыкның эше дә юк, аңа көче дә җитми. Ашарга ризык та булмый. “Менә җыен атнасы җитте, әмма бер генә дә җанлану әсәре күренмәде. Ындырларында әллә ничә еллык ашлык кибәннәре булган кешеләргә дә кунак-төшем килми иде.”
Шуның өстенә старосталар, мәзиннәр авыл халкын җыеп, салым түләргә кушалар. Алар: “ Игеннең уңмавы патшага, нәчәлствога кагылмый. Ансы ходай тәгалә эше, тәкъдир эше..”, - дип кенә әйтәләр. Ләкин аларның түләргә генә түгел, яшәргә дә акчасы җитми. Кайбер чакларда хәтта эт итен ашарга да мәҗбүр булалар. Шәһәрләргә киткән ирләр өчен дә эш булмый. Кешегә ярый белгән, хәйләкәр, әләкче булганнары гына акча таба алганнар.
Ачлык чорында авылның байлары белән ярлылары арасындагы конфликт тагын да үсә бара. Авыл, гомумән, ике төркемгә бүленә: байлар, ягъни тук кешеләр һәм ярлылар – ач кешеләр. Автор хәтта ике төрле гаиләдән булган балаларны контрастта сурәтли: “Кәримнең кызыл иренле тулы ал бите кабартма төсле, күзләре тук ялтырый; юан беләкләренең терсәк турылары чокырланып тора. Ә Исмәгыйльнең саргайган ябык йөзендә күгәргән иреннәре белән тоныкланган күзләре генә беленеп тора иде”.
Бу еллар авылга бик күп югалтулар алып килә. Кешеләр үлә. Шуның өстенә бетмәс салымнар, суктырулар халык җилкәсе аша уза. Тук, халыкны талап һәм аның хисабына яшәп яткан муллаларның, мәзиннәрнең чын йөзе ачыла.
Ачлык елларны сурәтләгән өлештә “Кеше булу” исемле бүлек тә бар. Бу бүлетә бер бай кеше яңа приказчигын урлый белергә, кеше хакыннан курыкмаска өйрәтә. Шулай ук әләкләшә белү, ялагайлык, кешегә ярарга тырышу тиеш әйберләр итеп күрсәтелә. Байларның үз әхлагы, үзләренең язылмаган законнары бар. Болар берсе дә гади халык файдасына түгел. Ә менә Сафа андый түгел. Ул мондый ваклыклардан өстенрәк. Менә шуңа күрә дә абыйсы Вафа энесенең байлар йортында эшли алмавын сизә. Белә ул: Сафа намуслы кеше, аңа кеше хакына керергә вөҗданы кушмый. Төп геройның чын кешегә хас булган сыйфатлары байларның мантый гына капма-каршы куеп сурәтләнә. Автор бу образ аша чын кешенең нинди булырга тиешлеген күрсәтә.
Шулай итеп, М. Галәү тарихи вакыйгалар аша татар халкының бөтен якларын күрсәтә алган. Ул тырыш та, сабыр да, эшчән дә. Өмә, Сабан туе, киндер туку, җыен һ.б. вакыйгаларны тасвирлауда җылылык сизелә. Ачлык килгән елларны автор үз халкы өчен борчыла, кайгыра. Татар кешеләре бу әсәрдә уңган, эш сөючән, авырлыкны да җиңә алырлык итеп сурәтләнә. Алар өчен эш- яшәү мәгънәсе. Шунысы да игътибарга лаек: авыл турында нинди вакыйга булса да, авыл халкы һәрвакытта эштә, тик тормый. Һәм эшне ул җиңеллек белән башкара. Тормыш авырлыгын онытып, күңел ача, уйный-көлә белә. Яшьләрнең шәфкатьле, тәрбияле һәм шул ук вакытта шаян булулары, олыларны хөрмәт итә белүләре сокланырга,гыйбрәт алырга өнди.
Мәхмүт Галәүнең татар совет әдәбиятында тоткан урыны турында нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин. Язучы үз алдына куйган максаты һәм күпкырлы эшчәнлеге белән тормышның, иҗатының башыннан ук иҗтимагый тормышның алгы сафында бара.
Татар совет әдәбиятында М. Галәү билгеле бер дәрәҗәдә сәнгатьчә осталык мәктәбе булырлык тәҗрибә һәм традицияләр калдырды. Мәхмүт Галәү әсәрләрендә, аеруча романнарында, зур сәнгать дөньясы тудырган һәм бу әсәрләр бүгенге көндә дә кыйммәтен, эстетик тәэсир көчен югалтмаган хәлдә яшиләр. Моның сәбәбе язучының осталыгында, әсәрләрнең поэтик эшләнешендә, ягъни, аларның сәнгатьчә камил булуында, фикер һәм хис-кичерешләрнең көчендә, образларның җанлы гәүдәләнешендә.[14]
М. Галәүнең “Болганчык еллар” һәм “Мөһәҗирләр” әсәрләре татар халкының тырихын, яшәешен, көнкүрешен сурәтләп язылган әсәр булгангамы, әлә башка сәбәптәнме бүген дә актуальлеген югалтмыйлар. Яңа буын укучылары да бу әсәрләрне яратып укыйлар.
Инде ничә ел уздырылып килгән “Яңа татар пьессасы” бәйгесендә бу әсәргә нигезләнеп бик күп пьессалар һәм сценарийлар язылды. Ә татар театрлары аларны сәхнәләштерергә алынды. Бүгенге көндә дә зур кызыксыну уята алган бу әсәрләр, һичшиксез, әдәбиятыбызның җәүһәрләре рәтендә тора.
М. Галәү бик бәхетле язучы дип уйлыйм мин, чөнки аның әсәрләре әле киләчәк буыннарга да үрнәк булырлык һәм алар үз укучыларын табарлар дип өметләнәм.