Татар теле» һәм «Татар әдәбияты» предметларының әһәмияте
ПРОЕКТ
ТАТАР ТЕЛЕН ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН УКЫТУ
КОНЦЕПЦИЯСЕ
I. Гомуми нигезләмәләр
Татар телен һәм әдәбиятын укыту концепциясе (алга таба – Концепция) Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең субъектлары, шулай ук чит илләрдәге мәгариф оешмаларында татар телен, татар әдәбиятын укытуны камилләштерүнең нигез принципларына, максатлары һәм бурычларына һәм төп юнәлешләренә бөтенлекле карашлар системасын тәшкил итә.
Документ татар теленең:
– Россиядә сан ягыннан икенче милләт булган, күбесенчә Татарстан Республикасында яшәүче, һәм шулай ук Россия Федерациясе субъектларында, якын һәм ерак чит илләрдә бергә тупланып (компактлы) яшәгән татарларның туган теле;
– Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм башка телләр» Законы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт телләренең берсе статусында булуын исәптә тотып эшләнде.
Концепция федераль һәм республиканың тел, мәгариф өлкәсендә Законнар чыгару принципларына, гомумевропа стандартлары һәм тәкъдимнәренә туры китереп, Татарстан Республикасында 2030 елга кадәр милли мәгариф үсеше Концепциясен исәпкә алып әзерләнде.
Бүгенге көндә Россия Федерациясендә туган телне һәм дәүләт телләрен саклау һәм үстерү өчен кирәкле норматив-хокукый база булдырылган, Татарстан Республикасында тиешле оештыру-идарә итү, фәнни-методик, кадрларга кагылышлы шартлар тудырылган. Кабул ителгән норматив документларга нигезләнеп, татар теле һәм татар әдәбияты гомуми белем бирү системасында туган тел һәм туган телдәге әдәбият, шулай ук дәүләт теле һәм чит телле әдәбият буларак мәктәпкәчә белем бирү, гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 сыйныфларында өч юнәлештә өйрәнелә:
– татар телендә гомуми белем бирүче оешмаларда татар теле һәм татар әдәбияты;
– рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларда татар теле һәм татар әдәбияты (татар укучылары өчен);
– рус телендә гомуми белем бирүче оешмаларда татар теле һәм татар әдәбияты (рус телле укучылар өчен).
Һәр юнәлеш буенча үрнәк эш программалары төзелгән, укыту-методик комплекслары (алга таба –УМК) эшләнгән; татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларын әзерләү тормышка ашырыла; педагогларга өстәмә һөнәри белем бирү эше оештырылган.
Татар теле һәм татар әдәбиятын укытуның концептуаль нигезләрен яңарту гомуми белем өчен федераль дәүләт белем бирү стандартларының (алга таба –ГБӨ ФДББС) предмет өлкәләрен яңарту, камилләштерү (модернизацияләү) кысаларында алып барыла һәм Россия Федерациясе мәктәпләрендә филологик белем бирүгә караган соңгы еллардагы үзгәрешләрне исәпкә ала.
Концепцияне тормышка ашыру белем бирү барышының барлык этапларында татар теле һәм татар әдәбиятын укытуның эчтәлеген камилләштерүгә, аны төбәк мәгарифенең аерылгысыз өлеше буларак карап, татар теле һәм татар әдәбиятын укытуның гыйльми, тәрбияви һәм үстереш мөмкинлекләрен арттыруга юнәлдерелгән.
II. Хәзерге заман мәгариф системасында
Татар теле» һәм «Татар әдәбияты» предметларының әһәмияте
Гамәлдәге хокук системасына һәм норматив актларга туры китереп, татар теле һәм татар әдәбияты ГБӨ ФДББСының «Туган тел һәм Туган телдәге әдәбият» предметы кысаларында өйрәнелә һәм белем бирү программасында уку планының үзгәрешсез (инвариант) өлешенә кертелгән, республика укучыларының барысы өчен дә мәҗбүри булып санала.
Татарстан Республикасында татар теле һәм татар әдәбияты мәктәпкәчә белем бирү, гомуми белем бирү оешмаларында, урта һөнәри һәм югары белем бирү системасында өйрәнелә. Россия Федерациясе субъектларындагы этномәдәни татар компоненты булган мәгариф оешмаларында татар теле үрнәк төп белем бирү программаларын исәпкә алып мөстәкыйль формалаштырыла торган программаларга нигезләнеп укытыла.
Татар телен туган тел буларак укыту ил күләмендә татар теленең саклануын һәм үсешен тәэмин итә, татар халкы вәкилләренә аны функциональ куллану мөмкинлеген һәм шартларын тудыра, ил гражданнарының Конституция нигезендә туган телдә белем алуга булган хокукын тәэмин итә. Туган тел буларак татар теленә өйрәтү туган телдә иркен сөйләшә алуга, аны төп аралашу чарасы итеп куллана белүгә, әхлакый-этик нормаларны үзләштерүгә, туган телнең эстетик кыйммәтенә төшенүгә; татар теленең төзелеше, системасы хакындагы белемнәрне һәм аның кулланылыш кагыйдәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән.
Дәүләт теле буларак татар теле укучыларда сөйләм эшчәнлегенең төп төрләрендә аралашу (коммуникатив) компетенцияләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләм культурасы нигезләрен үзләштерү, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, аралашуның төрле очракларында татар телен куллану осталыгын арттыру һәм күнекмәләрен булдыру максаты белән укытыла. Татар теле укучыларда көндәлек тормышта сөйләм коммуникациясе, күпмәдәниятле җәмгыятьтә үзара аңлашу мөмкинлеге формалаштырырга тиеш була.
Татар әдәбияты тормышны танып белү һәм чынбарлыкны кабат тергезү чараларының берсе булып тора – сәнгатьле тасвирлау алымнары ярдәмендә әдәби дөнья сурәте барлыкка китереп, ул аңа карата билгеле бер мөнәсәбәт тудыра; эмоциональ тәэсир итү көченә ия. Туган телдәге әдәбият буларак укытылганда ул мөһим милли-мәдәни кыйммәтләрне, фикер-карашларны, рухи-әхлакый күзаллауларны үзендә туплап, татар халкының тормыш фәлсәфәсен төшенүгә һәм үзләштерүгә, милли үзаң һәм үзбилгеләнеш калыплашуга китерә, шулай ук гомумроссия гражданины буларак формалашуга да ярдәм итә. Чит телле әдәбият буларак укытылганда ул татар халкының тарихи-мәдәни мирасы һәм рухи-эстетик кыйммәтләре турында мәгълүмат җиткерү рәвешендә күзаллана. Классик һәм хәзерге татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре, танылган язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы материаллар, тарихи-әдәби барыш һәм татар әдәбиятының милли үзенчәлекләре белән таныштыру, башка милләт вәкилләренә толерантлык һәм ихтирамлы мөнәсәбәттәге, татар халкының тарихы, мәдәнияте, фәлсәфәсе хакында күзаллаулары булган, һәр яктан камил шәхес тәрбияләүгә ярдәм итә.
Мәктәптә укытыла торган «Татар теле» һәм «Татар әдәбияты» предметлары үзара тыгыз бәйләнештә тора. Татар әдәбиятын туган телдәге әдәбият буларак укыту татар телен туган тел буларак өйрәтү белән килештерелә.Татар телен дәүләт теле буларак укыту татар әдәбиятын чит телле әдәбият буларак укыту белән бергә алып барыла.
Татар әдәбиятын укыту, әлеге Концепциягә ярашлы рәвештә, укучыга рухи-шәхси, кешенең рухи дөньясы иң зур кыйммәт булуын һәм матур әдәбият аша кешелеклелек, әхлаклылык тәрбияләү мөмкинлеген раслап якын килү нигезендә тормышка ашырылырга тиеш. Бу юнәлештә сәнгати хезмәттәшлеккә, иҗатташлыкка, әдәби текст, милли әдәбият һәм укучы арасындагы сөйләшүгә (диалогка) төп әһәмият бирелә. Ул – сүз сәнгате, һәм язучы, һәм укучы тарафыннан актив тудырыла – бергәләп рухи кичерү аша иҗат ителә дигән әдәбият белеме концепциясенә таяна.