Quot;Хөсәения" мәдрәсәсе
АЛАБУГА ИНСТИТУТЫ
РЕФЕРАТ
Яңа җәдиди мәдрәсәләр
Башкарды: 241 группа талибәсе
Сәлимҗанова Л.А.
2013 ел.
Эчтәлек
1. Кереш
2. “Хөсәения” мәдрәсәсе
3. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе
4. Йомгаклау
Кереш
Мәгълүм булганча, XIX йөзнең азакларына таба кадими мәктәп-мәдрәсәләргә яңа методлы, җәдиди уку йортлары алмашка килә башлый. Патша хөкүмәте татарларда дөньяви мәктәпнең гамәлгә куелуына каршы килә. Патша хакимияте татарларның артта калуын мәңгелек итәргә, аларны ярлылыкка, мескенлеккә дучар итәргә, хуҗалык алып баруның, сәнәгатьнең алдынгы рәвешен үзләштерүләрен булдырмаска, фән һәм мәдәниятнең югары казанышларыннан ераграк тотарга тырышкан.
XIX гасыр ахырына патша строе һәм консерватив даирәләрнең куйган киртәләренә дә карамастан, татар җәмәгатьчелегендә дөньяви белем алуга таба җитди борылыш күзәтелә. Элекке уку-укыту алымнарына күнеккән мәдрәсәләрне реформалау өчен татар буржуазиясенең радикальрәк өлеше, эшлекле даирәләре чыгыш ясый. Аларга гамәли эшчәнлекләрен – сәнәгатьне үстерү өчен, дөньяви белемнәргә аз гына булса да ия хезмәткәрләр кирәк була. Дөньяви белем бирү яклылар арасында Әхмәт һәм Гани Хөсәеновлар, Шакир һәм Закир Рәмиевләр, фабрикант Акчуриннар, Үтәмешевләр, Азимовлар кебек зур сәнәгатьчеләр булганнар. Шул туфракта татар милли хәйриячелеге чәчәк аткан. Хөсәеновларның, аеруча Әхмәт Хөсәеновның (Әхмәт бай), татар рухи мәдәниятенең танылган химаячеләре, яклаучылары булып даны таралган булган. Алар мәчетләр төзүгә, мәктәпләр, мәдрәсәләр ачуга йөзәрләгән мең акчаларын химая иткәннәр, уннарча уку йортларын үз акчаларына яшәткәннәр, аеруча сәләтле шәкертләрне чит ил уку йортларына югары белем, тәҗрибә туплау өчен җибәргәннәр һ.б.
Табигый, милли дөньви мәктәпләрне бик каты тыю, аларның дин юнәлешендә генә эшләү мөмкинлекләре булу шартларында, җәдиди мәдрәсәләрдә дини предметларга зур урын бирелгән. Һичбер искәрмәсез, һәрбер мәдрәсәдә төп предметлар итеп, Коръән тәфсире, хәдисләр (пәйгамбәребез Мөхәммәд саллә-ллаһу галәйһи үә сәләм сүзләре), гакыйдә (иман), фикъһе (шәригать нигезләре) һ. б. куелган. Ләкин яңа дәвер, хакимнәрчә, дөньяви предметлар кертүне таләп иткән, һәм бу яңа предметлар җәдиди мәдрәсәләрнең программаларына тагын да күбрәк кертелә башлаган. Яңага омтылыш татарлар аеруча күпләп яшәгән төбәкләрдә урнашкан мәдрәсәләрдә: “Мөхәммәдия”, “Касыймия” (Казан), “Галия” (Уфа), “Хөсәения” (Оренбург), Иж-Бубый (элекке Вятка губернасы Сарапул өязе Әгерҗе волостеның Иж-Бубый авылы) мәдрәсәсендә һ. б. аеруча көчле була. Аларда аерым-аерым фәннәр буенча бай җиһазланган кабинетлар оештырылган була. Монда байтак татар мәктәп-мәдрәсәләреннән аермалы буларак, шәкертләр таза тормыш шартларында яши һәм укыйлар: мәдрәсә җитәкчеләре аларны уку кирәк-яраклары белән дә, кием-салым һәм яшәү шартлары белән дә тулаем тәэмин иткәннәр. Монда заманча җиһазлы уку классларыннан тыш йокы, ашау-эчү бүлмәләре дә булдырылган. Әлбәттә, мондый уку йортларының чыгымы зур булган. Шунлыктан андыйларның саны да чагыштырмача аз. Ул вакытта татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен патша хөкүмәте бер тиен дә тотмыйча, киресенчә, аларны төрле сәбәпләр табып эзәрлекләгәнлеге генә мәгълүм. Кайбер җәдиди мәдрәсәләрдә, һичбер искәрмәсез, урта мәктәп курсына керә торган үз вакытының барлык дисциплиналары да укытылган. Шулай итеп, яңалык үзенә юлны искелек белән аяусыз көрәш нәтиҗәсендә ярган.
quot;Хөсәения" мәдрәсәсе
Оренбург губернасында унсигезенче гасырдан ук халкыбыз мәдәниятын һәм мәгърифәтен үстерүгә зур өлеш керткән Каргалы авылы (Сәет бистәсе) һәм Эстәрлебаш авылы мәдрәсәләре булган. Гомумән алганда, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә генә түгел, Россия империясенең төрле почмакларында да татар зыялылары тарафыннан байтак кына мәшһүр уку йортлары булдырылган, алар үз милләтебез вәкилләреннән тыш тугандаш төрки халыкларга да хезмәт иткәннәр. Каргалы, Эстәрлебаш яисә Казан төбәгендәге атаклы Кышкар мәдрәсәсендә тәрбия алып чыккан хәлфә-мөгаллимнәр илебезнең төрле төбәкләренә таралып яңадан-яңа мәктәп-мәдрәсәләр ачканнар. Шушы мәктәп-мәдрәсәләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә халкыбыз арасында аң-белемгә омтылу көчәйгәннән-көчәя барган. Илнең төрле почмакларында яңадан-яңа мәктәп һәм мәдрәсәләр ачылган.
Унтугызынчы гасырның сиксәненче елларында абый-энеле Хөсәеновлар һәм аларның фикердәшләре Россиянең югары уку йортлары дәрәҗәсенә якын торган мәдрәсә ачу хыялы белән яшиләр. Баштарак мәдрәсәне Каргалы авылында ачарга ниятләп йөриләр. Ләкин соңыннан бу фикердән кире кайталар һәм "Хөсәения" Оренбургта арендага алынган берничә бинада 1889 елның көзендә, ниһаять, ишекләрен ачып җибәрә.
Оренбург шәһәрендә мәшһүр миллионер-сәүдәгәрләр, абыйлы-энеле Хөсәеновлар тарафыннан 1889 елда ачылган "Хөсәения" мәдрәсәсе дә уку-укыту тәртипләре буенча яңа шартларга туры килә. "Хөсәения"дә дә укулар башлыча түләүсез һәм интернат тибында оештырылган була: уку кирәк-яраклары, ашау-эчү, кием-салым - бөтенесе дә әлеге байлар хисабыннан.
"Хөсәения" мәдрәсәсенең чагыштырмача кыска вакытта татар, башкортлардан тыш Казакъстан, Урта Азия һәм Кавказ халыклары арасында абруй казануының төп сәбәбе шушылар һәм, әлбәттә, заман таләпләренә җавап бирердәй рәвештә укыту булган. Чөнки беренче көннән үк "Хөсәения" мәдрәсәсе төп максат итеп алдынгы карашлы һәм белемле белгечләр әзерләү юнәлешен ала. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, мулла-мөәзиннәр биредән бик аз чыгалар. Мондый фактны иске караштагы зыялыларыбызның бер ише, зур гөнаһка исәпләп, патша җәнабларына, Синод әһелләренә һәм Диния нәзарәтенә кат-кат язып, әләкләп торалар: имештер, "Хөсәения" мәдрәсәсе чынлыкта мөселман кануннарын алга сөрүче уку йорты түгел, аның йөз шәкертеннән нибары сигез-уны гына хак мөселман юлын сайлый, мулла-мөәзин булып китәргә әзерләнә.
Бу гаепләүләрдә, әлбәттә, дөреслек бар: "Хөсәения" үз заманында иң алдынгы карашлы, Европача фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләүне өстен куйды, шуңа йөз тотты. Мәсәлән, тарихчы Зәки Вәлиди, Сәгыйть Рәмиев, Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, Мирхәйдәр Фәйзи, Афзал Таһиров, Шамил Усманов, Шәехзадә Бабич, Кәрим Хәкимов һәм башка бик күп язучылар, җәмәгать эшлек-леләре, илчеләр – шушы мәдрәсә шәкертләре.
Һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт миллионер Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә чит илләргә китеп укуларын дәвам иттергәннәр. Алар арасында Истанбул, Каһирә, Димәшкъ, Бәйрут кебек мөселман дөньясында мәгълүм уку үзәкләреннән тыш Россия, Франция, Бельгия университетлары һәм институтларында укып, европача белем үстерүчеләр дә булган. Шунлыктан бу мәдрәсәне төгәлләүчеләр арасында физика, математика, химия ише төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерүчеләр дә, медицина белгечлеген сайлаучылар да байтак очрый.
"Хөсәения" мәдрәсәсенә нигез салучы бертуган Хөсәеновлар тумышлары белән Оренбургтан егерме чакрым чамасы ераклыкта урнашкан Каргалы бистәсеннән булганнар. Гади авыллардан зур булганлыктан һәм кайчандыр "Сәгыйть бистәсе" дип нигезләнгәнлектән, аны шулай "бистә" дип тә, "шәһәр" дип тә атау гамәлгә кергән. Хәер, авыл үзәгендәге бай йорт-утарлар шәһәр җирендәгечә икешәр катлы итеп салынганнар, мәчет һәм кибетләр, өйләрнең аскы өлешләре зур-зур итеп тау ташыннан күтәрелгәннәр һәм каладагы биналардан аларның һич кенә ким урыннары юк. Күккә ашкан мәчет манаралары да шәһәр күренешен хәтерләтә. Егерменче гасыр башларында Каргалыда ун мең чамасы кеше яшәгән. Авылда унбер мәхәллә булган. Шагыйрь Ишнияз бине Ширниязның атаклы мәдрәсәсеннән тыш монда берничә мәктәп-мәдрәсә, шул исәптән хатын-кыз мөгаллимәләр әзерләүче мәктәп тә эшләп килгән.
Бертуган Хөсәеновлар узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларыннан башлап революциягә кадәр Казан, Оренбург, Уфа, Самара губерналарында һәм башка шәһәрләрдә алтмышлап мәктәп һәм мәдрәсә ачканнар һәм тотканнар. Алар тарафыннан уку-укыту әсбаплары белән тәэмин ителгән мондый уку йортларының саны исә ике йөзгә якынлаша. Кайбер белем учаклары, шул исәптән "Хөсәения" мәдрәсәсе дә ярлырак шәкертләр өчен бушлай укуга көйләнгән була. Алар ашау һәм интернатта түләүсез яшәүдән тыш өс киемнәре белән дә тәэмин ителгәннәр. Бу льготалар ярлылар өчен генә түгел, ерактан килеп укучылар өчен дә, фәннәрне яхшы үзләштергән алдынгы шәкертләр өчен дә каралган була. Шәкертләрнең өс киемнәре – кара төстәге затлы постаудан тегелгән утыртма якалы казаки һәм чалбар, ак күлмәк – реаль училищеларда укучылар киеменә тартымрак була. Билгеле инде, башта – татар кәләпүше.
Үзара килешү буенча “Хөсәения”гә нигез итеп моңа чаклы эшләп килгән өч мәдрәсә алына: "Хәйретдин хәлфә мәдрәсәсе", "Дамелла Ша-һимәрдән хәзрәт мәдрәсәсе" һәм "Сөнгатулла әфәнденең төрек мәдрәсәсе". Бу мәдрәсә һәм мәктәп җитәкчеләре Вәлиев Хәйретдин, Үтәгәнов Шаһимәрдән белән Галиев Сөнгатулла "Хөсәения"нең төрле сыйныфларында хәлфә-мөгаллимнәр булып калалар. Бу мәдрәсәләрдән фәкать Шаһимәрдән хәзрәт уку йортында гына югары галия сыйныфлары була. Казан губернасы, Малмыж өязе, Түнтәр авылында туып-үскән Шаһимәрдән хәзрәт "Хөсәения" мәдрәсәсе тарихында да якты эз калдырган шәхес санала, башлыча гарәп телен һәм гарәп илләре тарихын укытучы буларак таныла.
Бүгенге көндә Оренбургның дәүләт архивында мәдрәсә тарихына кагылышлы алтмыш өч берәмлек документ саклана (213 нче фонд). Мондый эчтәлекле материаллар шулай ук Уфа шәһәре архивларында да булырга тиеш.
Узган гасырның туксанынчы елларында шәһәр үзәгеннән чит-тәрәк, татар бистәсе белән ике арада, мәдрәсәнең үз утарын төзү өчен заманына күрә бик кыйммәткә җир сатып алына. Озакламыйча шунда "Хөсәения"нең өч катлы төп уку корпусы, таш мәчете, имам өе һәм мәдрәсәнең хезмәткәрләренә исәпләнгән ике этажлы кечерәк торак биналары өчен дип нигез салына. Бу корылмаларның барысын да нык таштан һәм кирпечтән салалар. Мәдрәсәнең төп бинасы 1905 елда төзелеп бетә һәм шәһәр буйлап таралышып яшәгән һәм укыган шәкертләр шушында тупланалар. Бу өч катлы иркен йортта заманча җиһазландырылган уку классларыннан тыш бай гына китапханә һәм ашау-эчү, йокы бүлмәләре дә була. Мәдрәсә утары бүген дә исән, тик беркадәр тыгызланган, үзгәргән.
"Хөсәения"дә уку дәвере ундүрт ел була: өч баскычлы башлангыч ибтидаи сыйныфлар, дүрт сыйныфлы урта белем бирүче рөшдия бүлеге, дүрт сыйныфлы тулы булмаган югары белем бирүче игъдадия бүлеге һәм өч еллык югары белем бирүче галия бүлеге. Теләгән шәкерт игъдадияне тәмамлагач та гомуми, ягъни, башлыча авыл җирләрендәге мәктәп һәм мәдрәсәләрдә укыту мөмкинлеге биргән таныклык алып чыгып китә алган. Рөшдия бүлегеннән соң да төрле һөнәр училищеларына күчеп укучылар ишле генә булган. Мәсәлән, Риза Фәхретдин, Закир һәм Шакир Рәмиевләрнең уллары шулай иткәннәр һәм, Оренбург реаль училищесын төгәлләгәннән соң, Россия һәм чит ил институтларында укып, инженерлык дипломнары алганнар. "Хөсәения"нең танылган хәлфәсенең улы Шамил Усманов та рөшдиядән соң һөнәр училищесында белем ала.
Мәдрәсәдә шәкертләр саны биш йөздән дә артмаска тиеш дип исәпләнсә дә кайбер елларда анда укучылар күпкә артык булган. Мөгаллим-хәлфәләр саны утыз-утыз бишкә җиткән. Монда аларның хезмәт хакы бүтән мәдрә сә ләр дәгедән шактый артыграк булган. Шунлыктан мәдрәсә идарәсенә аларның иң тәҗрибәле һәм белем-леләрен сайлап алу мөмкинлеге туган. Шуңа күрә дә "Хөсәения"-нең педагоглары арасында төрле-төрле губерналардан чакырылган мөхтәрәм шәхесләр байтак кына була.
"Хөсәения" мәдрәсәсендә шәкертләр русча укырга һәм язарга да өйрәнгәннәр. Элегрәк бу хәл башлангыч сыйныфларда гына булган. Дөньяви фәннәрдән "Хөсәения" мәдрәсәсендә Россия тарихы һәм мөселман дөньясы тарихы, әхлак һәм фәлсәфә, логика һәм үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре, педагогика укытыла. Башлангыч сыйныфларда матур язу, сызым, рәсем ясау һәм соңрак музыка дәресләре дә кергән. 1905 елдан соң шәкертләр оркестры оешкан. Ә 1917 елның көзендә "Хөсәения" мөгаллимнәре һәм шәкертләре тырышлыгы белән мәдрәсә каршында "Музыка-драма" дигән җәмгыять оеша. Шушы җәмгыять үз хисабына "Музыка-әдәбият" исемле кызыклы гына җыентык бастырып чыгара. 1918 елда исә монда музыка мәктәбе дә ачыла, анда дәресләр бирүдә мәдрәсә укытучыларыннан тыш рус музыкантлары да катнашалар. Тиздән аның директоры итеп булачак мәшһүр композитор Салих Сәйдәшев сайлана. Шушы музыка мәктәбе тыңлаучылары арасында элекке "Хөсәения" шәкерте, композитор буларак танылачак Җәүдәт Фәйзи дә була.
Төгәл фәннәрдән мәдрәсә шәкертләре гадәти хисап (арифметика), алгебра, геометрия һәм тригонометрия кануннарын өйрәнгәннәр. Аларга шулай ук физика, химия, астрономия, табигать белеме һәм география фәннәреннән дә ныклы белем бирелгән. Укыту сәгатьләрен чагыштырып караудан күренгәнчә, "Хөсәения" мәдрәсәсендә мондый дөньяви һәм төгәл фәннәрне укытуга сарыф ителгән вакыт башка байтак кына мәдрәсәләр белән чагыштырганда бермә-бер артык була диярлек.
Мәдрәсә китапханәсендә татар һәм рус телләрендәге дәреслекләрдән тыш, гарәп, төрек, фарсы, инглиз, немец, француз телләрендә басылган төрле китаплар, белешмәләр һәм энциклопедияләр дә тупланган булган. Китапханәгә шулай ук Россия, Төркия, Мисыр һәм Европа илләре вакытлы матбугаты белән беррәттән күпсанлы матур әдәбият китаплары да алдырылган.
"Хөсәения" мәдрәсәсе 1918-1919 уку елы тәмамланганчы яши. Аннары ул "Хөсәеновлар укытучылар институты" итеп үзгәртелә. Утыз ике ел яшәү дәверендә мәдрәсәдә җәмгысе йөз иллеләп мөгаллим һәм хәлфә дәрес бирәләр.
Шулай итеп "Хөсәения" мәдрә сәсе 1919 елның җәенә килеп җитә. Бу вакытта мәдрәсәне Совет власте таләп иткәнчә үзгәртү, "халыклаштыру" бурычы килеп баса. 1918 елда шәһәр мәгариф бүлегенең милли мәктәп-мәдрәсәләре буенча мөдире итеп билгеләнгән Нургали Надиев җитәкчелегендә аны башта "Хөсәеновлар укытучылар институты" рәвешендә үзгәртәләр, һәм билгеле инде, ул шушы байлар мирасы хисабына яшәвен дәвам иттерә. Ә инде 1920 елдан соң мәдрәсә татар, башкорт, казакъ, һәм башка шәрык халыклары мәгариф институтлары рәвешен ала.