Татар әдәбиятында поэма жанры
Татар поэзиясе үзе поэма жанрының иң борынгы традицияләренә барып тоташа. Бу жанр бүгенге көнгәчә яңа төсмерләр белән баетыла һәм үсүен дәвам итә.
Поэма − зур күләмле шигъри әсәр. Шигырьдә сүз нигездә нинди дә булса бер эш яки күренеш турында барса, поэмада исә шагыйрьнең хисләре, уйлары күпкә катлаулырак була. Поэмада прозаның хикәяләү алымнары, сюжет-композиция төзелеше, лирик чигенешләр, кисәкләр белән бергә үрелеп, аралашып килә. Әгәр поэмада хис-кичерешләр өстенлек итсә, аны лирик поэма диләр. Мәсәлән, С. Хәкимнең "Шагыйрьнең балачагы", Һ. Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" шундыйлардан. Күпчелек поэмаларда вакыйгалы сюжет була. Алар лиро-эпик поэмалар дип йөртеләләр. Боларга мисал итеп М. Җәлилнең "Хат ташучы", Ф. Кәримнең "Үлем уены" поэмаларын китерергә мөмкин.
Әдәбиятыбызда поэма жанрының гүзәл классик үрнәкләре энҗе-мәрҗән кебек тезелеп киткән. Бүгенге көн шагыйрьләре дә поэмага бик еш мөрәҗәгать итәләр. Алар арасында иң күренекле шагыйрьләрдән Р. Фәйзуллин, Р. Әхмәтҗанов, Л. Шагыйрьҗан, Х. Әюп, Р. Харисларны күрсәтеп китәргә була. Поэма − шактый авыр, катлаулы жанр. Аны иҗат итү өчен киң колач һәм киң сулыш, фикер белән хисне берләштерү осталыгы, заман сулышын тоя һәм аңлый белү, мөстәкыйль һәм оригиналь фикер йөртү дә кирәк. Чөнки поэма − шигъри мизгел генә түгел. Хисле мизгел монда бары тик теге яки бу геройның психологиясен ачып бирүдә яисә авторның лирик чигенешләрендә үзара үрелеп кенә кулланылырга мөмкин.
Татар әдәбияты поэма жанрының гүзәл үрнәкләрен белә. Г. Кандалый, Һ. Такташ, М. Җәлил, Ф. Кәрим поэмаларын укып үскән буын бүген үзе поэмалар иҗат итә.
Күптән түгел мин телеэкраннан Харрас Әюпнең Хәлим Җәләлов укуында "Көй эзләү" дигән поэмасын тыңладым. Бу поэма мине үзенең сафлыгы, эчкерсезлеге белән җәлеп итте. Поэманы үзем дә укып чыктым һәм аның эчтәлегенә кыскача гына тукталып үтәсем килә.
Көйсез дөньяда көй эзләп җаны сызлаган кеше көннәрдән бер көнне кулына гармун алып, аның төймәләренә кагыла, онытылган көйләрне эзли башлый. Аны ата-бабалар көе, алар тоткан матур, изге гореф-гадәтләр сагындыра. Әтиләре җырлаган җырларны, алар көйләгән көйләрне тыңлап үскән бала башкаларның, читләрнең көен кабул итә алмый. "Кушылып китә алмыйм көйләренә", − дип яза шагыйрь. Әнисенең догалары, ул укыган намазлары ерактан үзәкне өзгеч бер көй булып яңгырый аңа:
Көйләр итеп уйнап булса икән
Бүген әнкәм җанын!
Хәйран булып, аны урман-күлләр,
Таулар тыңлар иде;
Бер явызлык калмас иде җирдә,
Яулар тынар иде.
Иңәр иде рәхим-шәфкать бары
Кеше күңеленә.
Җир йөзендә шундый газиз бер көй
Җитми бүген менә...
Әйе, "бер көй җитми, бөтен дөньясына бердәнбер көй җитми” дип өзгәләнә шагыйрь күңеле. Ә ул көйне, дөньяви аһәңне киләчәк өчен, кешелекнең бәхете өчен табу кирәк.
Харрас Әюпнең тагын бер поэмасы җәлеп итте мине. Ул − "Биш вакыт намаз".
Әгузе биллаһи... Ниятләдем намаз...
Намазлыгым минем −
язылмаган кәгазь...
Әсәр әнә шундый илаһи, укучы йөрәгенә үтеп керә алырлык сүзләр белән башланып китә. Поэма "Иртәнге намаз", "Өйлә намазы”, "Икенде намазы", "Ахшам намазы", "Ястү намазы" дигән бүлекләргә бүленгән. Монда сүз үзен мөселман дип санаган кешенең көнгә биш тапкыр намаз укырга, дин тотарга тиешлеге турында гына бармый. Аның мәгънәсе тирәндәрәк ята. Тыштан изгеләр битлеге киеп, яман эшләр кылучы бәндәләр азмыни соң бу дөньяда? Андыйлар турында шагыйрь болай ди:
Бисмилланы хәзер әйтми кемнәр генә!
Хак Тәгалә исемен битлек итеп киеп,
Гөнаһ эшләр кыла адәм тау-тау өеп...
Шагыйрь кызгана да белә. Ул кыйбласын югалткан буынны кызгана.
Безгә беркем намаз өйрәтмәде.
Шушы намазлыкка ятып елый
Гаҗиз бәндәләрнең йөрәкләре...
Шагыйрь фикеренчә, намаз өйрәтсәләр, бүгенге көндә бозыклык, үтереш, вөҗдансызлык азрак булыр иде.
Мине авторның тагын бер поэмасы дулкынландырды. Бу поэма "Суның да хәтере бар..." дип атала. Су хәтере кеше хәтереннән көчлерәк. Боргаланып аккан Казансу елгасы сулары үткәннең канлы көрәшләрен, “су өстендә ап-ак шәүләсе чагылган адәм әүлиясе Кол Шәрифне", шулай ук "дарыга су салып качкан Шаһгалиләр"не хәтерли сыман.
Кеше түгел бит ул онытырга −
Хәтере бар суның, хәтере бар.
Безнең ише хәтерсезләр өчен
Кире кайта-кайта әйтере бар, −
ди шагыйрь. Поэманы укыгач, шундый фикергә киләсең: хәтерен җуймаган, тарихын барлаган, телен, илен сатмаган халык кына үзен халык дип, милләт дип санарга хаклыдыр.
Бүгенге көндә язылган поэмаларга күз салсаң, шагыйрьләрнең күбесен бер үк мәсьәләләр борчыганын аңлыйсың. Болар: татар милләте язмышы, гадел булмаган сугышлар, тарихи үткәнебезне онытмау һ.б.
Мин тагын бер поэма турында язып китәргә телим. Исеме − “Каюм коесы", авторы − Эльмира Шәрифуллина. Мине поэма үзенең тирәнлеге, фәннилеге, лирик геройның халкыбызның бөек шәхесе белән горурлануы сокландырды. Поэма бөек мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган. Автор олуг шәхеснең образын ачуга үзенчә якын килгән. Поэманың һәр бүлеге К. Насыйриның үзенеке булган һәм аның турында әйтелгән фикерләр белән башланып китә. Бу фикерләр һәр бүлекнең эпиграфы итеп алынган. Поэмасы белән автор бөек мәгърифәтченең халкыбызга калдырган хезмәтләре кое кебек тирән, кое суы кебек саф булуын, Каюм бабайның калдырган белеме чиксезлеген раслый.
Җиде юл чатында җитмеш һөнәр −
Әле уңга, әле сулга илтер.
Каюм бабагызның салган эзе
Мәгърифәткә − фәкать нурга илтер.
Татар әдәбияты поэмаларга бай. Шагыйрьләребез бу жанрга актив мөрәҗәгать итәләр. Темалары да төрлечә, проблемалары да актуаль...