Нвәр Хәйри генә эшли ала торган хезмәт
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Шәһри Бану-Шәрбән кыйссасы. — Чаллы, 1996. — 59 б. — 1000 д.
Ислам дине бәйрәмнәре. — Казан: Заман, 1996. — 72 б. — 10000 д.
Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре. — Әлмәт: Муниципаль институт басмасы, 2004. — 27 б. — 100 д.
Мэр җан и ТИ. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар: Казан һәм Болгар хәлләре турында ышанычлы хәбәрләр / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 415 б.— 50000 д.
Иман шартлары = Шараитуль-иман / төз., кереш сүз авт. Ә.Хәйри. — Казан, 1991. —406. —5000 д.
Дин дәреслеге = Учебник мусульманской веры / төз., кереш сүз авт. Ә.Хәйри. — Казан (?), 1993. — 40 б. — 5000 д.
Фәхретдинов Р. Болгар вә Казан төрекләре / төз., кереш сүз, искәрмәләр авт. Ә.Хәйруллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 287 б. —25000 д.
Татар тарихы: онытылмас сәхифәләр / төз. С.Алишев, Р.Әмирханов, Ә.Хәйруллин. — Казан, 1994. — 253 б. — 5000 д.
Намаз. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 45 б. — 10000 д.
Акыш Г. Исемдә калганнар / кереш сүз авт., төз. Ә.Хәйри. — Чаллы, 2000. — 1006. —3000 д.
Фәхретдин Р. Нәсыйхәт / кереш сүз авт., төз. Ә.Хәйри. — Казан: Мәгариф, 2004. —111 б. — 3000 д. Татар театры (1906-1926) / төз., гарәп хәрефләренә күчерүче, искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Мәгариф, 2003. — 317 б. — 5000 д.
Фәхретдин?. Адабе тәгълим: укыту кагыйдәләре / кереш сүз авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. — 167 б. — 3000 д.
Фәхретдин?. Ислам дине — нинди дин? / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. — 158 б. — 3000 д. Фәхретдин Р. Гаилә. Тәрбияле ана. Тәрбияле хатын / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. —122 б. — 3000 д.
Фәхретдин Р. Балаларга нәсыйхәт / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. — 280 б. — 3000 д.
Фәхретдин Р. Гакыйлә. Ислам дине: әдәп-әхлак дәресләре / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. —122 б. — 2000 д.
Ибраһимов Г. Борынгы Ислам мәдәнияте / төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2006. — 191 б. — 2000 д.
Фәхретдин Р. Нәсел ыруыбыз вә кыскача тарихыбыз. — Казан: Сүз, 2008. — 427 б. — 1000 д.
Фәхретдин Р. Ислам дине — нинди дин? / төз., кереш сүз, искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. — 2 басма. — Казан: Сүз, 2009. — 150 б. — 3000 б.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Мәхмүтовһ. Мирасыбызны барлаучы // Мирас. — 1992. — № 12. — 1186.
Иделбай Р. Гыйлем диңгезеннән бер тамчы // Мирас. — 1994. — № 4. — 149- 1546.
ӘдиятуллинаЭ. Ургыл еллар төпкеленнән ургыл дулкыннар кага // Татар иле. — 1996. — № 38 (окт.).
3 ә к и е в М. Чын тарихны хәбәрдарлар белә // Мәдәни җомга. — 1996. — 6 дек.
ӘмирхановР. Гыйлем диңгезеннән бер тамчы / Р.Әмирханов. Иманга тугрылык. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. — 76-93 б.
Нәккаш Н. Тылсымлы ачкыч тапкан егет // Ватаным Татарстан. — 1997. — 9 дек.
Әмирхан Р. Эш агачы бик юмарт китерер җимеш // Шәһри Казан. —1997. — 12 дек.
ГосманиР. Мул җимешле иҗат // Казан утлары. — 1997. — № 12. — 172-177 б.
ХуҗинФ. Галим һәм фикер иясе//Мирас. — 1998. — № 1. — 199-1226.
Г ә р ә й Р. Аксубай // Казан утлары. — 1998. — № 8. — 96-97 б.
С а ф и н а Ә. Тарих елъязмасын яңартучы // Татар дөньясы. — 2000. — 13 нояб.
Д а д и н а Ш. Әнвәр Хәйри — борынгы китаплар аркылы тылсымлы серләр, хикмәтләр ачучы // Алабуга нуры. — 2002. — 7 май.
ГыйматдиноваН. Фаҗига // Идел. — 2002. — № 5. — 38-39 б.
ГыйматдиноваН. Күрмәмешкә салышалар // Ватаным Татарстан. — 2002. — 7 июнь. МөхәммәтовИ. Тәрбия — иң кирәкле бер эш... // Идел. — 2003. — № 7. — 206.
ХарисоваЧ. Өлкәннәргә нәсыйхәт // Ватаным Татарстан. — 2005. — 4 февр.
ХарисоваЧ. Әхлак дөньясы бер китапка сыйган // Мәгърифәт. — 2005. — 19 февр. ӘминоваА., ЕдихановИ. Сокланырлык фәнни эшчәнлек // Идел. — 2007. — № 8. —57—58 б.
Хаков В. О языке произведений Ш.Марджани и подготовке к изданию его грудов «Мустафад аль-ахбар...»: о переводе А.Н.Хайруллиным книги «Мустафад аль-ахбар...» Ш.Марджани // В.Хаков. Марджани: ученый, мыслитель, просветитель. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. — С. 154-160.
АминоваА. Просветители // Идель. — 1997. — № 12. — С. 66-67.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
Әнвәр Хәйри, тулы исеме Әнвәр Нәҗип улы Хәйруллин — татар галиме, язучы, тәрҗемәче, текстолог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Татарстанныңатказанган фән эшлеклесе (1999), Татарстанның Каюм Насыйри исемендәге премиясе лауреаты (2004).
Ул 1947 елның 2 декабрендә Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылыңда туа. 1966 елда Норлат районының Колбай-Мораса урта мәктәбен тәмамлый. 1967—1973 еллардаКазан университетының тарих-филология факультетында укый. Аңа мәктәптә һәм университетта уку елларында вакытлыча төрле эшләрдә төрле вазифалар башкарырга туры килә: урман кисүче, тракторчы, мәктәп укытучысы, музей хезмәткәре һ. б. 1974—1991 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә хезмәт итә. 1991-1995 елларда «Мирас» журналында җаваплы эшләрдә эшли. Бер ел чамасы Казандагы «Синдикат» акционерлар җәмгыятендә «Рухи яңарыш» фонды директоры булып эшләгәннән соң, 1996 елда Татарстан Милли китапханәсенә эшкә чакырыла һәм бүгенге көнгәчә анда сирәк китаплар һәм борынгы кулъязмалар бүлегендә баш фәнни хезмәткәр булып хезмәт итә. 1970 елдан башлап, төп эше белән бер үк вакытта: Казан дәүләт университетында, Казан дәүләт педагогия университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Татар укытучылар белемен күтәрү институтында һәм башка уку йортларында гарәп телен, иске татар телен, Ислам дине тарихын, халык медицинасы һәм халык педагогикасы тарихын укыта.
XIX—XX гасыр татар мәгърифәтчеләренең һәм әдипләренең күптөрле китаплары нәкъ Әнвәр Хәйри тәрҗемәсендә басылып чыкты. Аларның саны берничә дистәгә җитә. Авторның үз китаплары өчәү: Алар — «Шәһри Бану—Шәрбән кыйссасы», «Ислам дине бәйрәмнәре», «Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия—әхлак мәсьәләләре». Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстафадел—әхбар...» (1989), Ризаэддин Фәхреддиннең «Болгар вә Казан төрекләре» (1993), шул ук галимнәрнең хәзерге телгә күчерелгән әсәрләреннән — «Ислам дине—нинди дин?», «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр», «Нәсыйхәт—1», «Нәсыйхәт—2», «Нәсыйхәт—3», «Тәрбияле бала», «Әһле гыяль», «Шәкертлек әдәпләре», «Укыту кагыйдәләре», «Тәрбияле ана», «Тәрбияле хатын», «Гаилә»; шуларга өстәп, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, 3. Камали, Галимҗан Ибраһимов, Гали Акыш, Г. Сөләйман, Низаметдин, М. Йортыши, М. Хөсәен һәм башка мәгърифәтчеләрнең һәм әдипләрнең хезмәтләре Әнвәр Хәйри тарафыннан тәрҗемә ителеп матбугатта басылдылар. Соңгы вакытта Әнвәр Хәйри милли тарихыбызга караган иж, борынгы һәм ин беренче язма чыганак булып торучы — 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенә ислам динен рәсми дәүләт дине итеп игълан итәргә килгән илчелекнең җаваплы сәркәтибе Әхмәд Ибне Фазланның сәяхәтнамәсен төп нөсхә кулъязмасының факсимель күчермәсеннән турыдан-туры борынгы—классик гарәп теленнән бүгенге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итеп, фәнни эшкәртеп матбугатка әзерләү белән мәшгуль.
2005 елдан ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
нвәр Хәйри генә эшли ала торган хезмәт
ТАТАРСТАН ADMIN 27.03.2013 16:02 0 ФИКЕР
Кичә (25 мартта 2013) Казан каласының Фәннәр Академиясе бинасында Әнвәр Хәйринең «Әхмәд ибне Фадланның Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе» дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Ул «Сүз» нәшриятында басылган.
Кичәне ТФА академигы, тарих фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Индус Таһиров ачып җибәрде. Зал тулы галим-галимәләр. Һәрберсенең әйтер сүзе бар. Барысының да күңелләрендә — рухи күтәренкелек һәм шатлык. Китапның җаваплы мөхәррире — ТФА академигы, профессор Таһиров И. Р. фәнни мөхәррире — ТФАның мөхбир әгъзасы, профессор Хуҗин Ф. Ш.
«Бу — Борыңгы Болгар дәүләте башкаласы Бөек Шәһәргә (хәзерге Биләргә) ерак Багдадтан 921–922 елларда килгән Багдад илчелегенең җаваплы сәркәтибе Әхмәд ибне Фадлан язган сәяхәтнамә — X гасырның беренче чирегендә яшәгән күп кенә халыкларның, шул исәптән, безнең борынгы болгар бабаларыбызның да, тарихына, тормыш-көнкүрешләренә, гореф-гадәтләренә, йолаларына, кием-салымнарына, ашау-эчүләренә, мәдәниятләренә караган, дөньяда сирәк очрый торган тарихи кулъязма чыганак булып санала. Аның фәнни һәм тарихи кыйммәте торган саен арта бара. Китап тарихчыларга һәм киң катлау укучыларга тәкъдим ителә». Бу юллар әлеге китаптан алынды. Хәзерге көннәрдә бу сүзләрнең кыйммәте тагын да кадерләнде. Тарих төпкеленнән нур, яктылык сирпелә. Әлеге китап хакындагы галимнәрнең сүз-бәяләреннән ниндидер хикмәтле, пакълык, самимилек бөркелгәндәй булды. Гасырларның салават күперләре пәйдәлеге шәйләнде. Әллә хисапсыз еллар аркылы күк капусы ачылуы идеме? Һәрхәлдә һәр күңел рухият боҗрасында әйләнә иде…
Аннары автор болай дип яза: «Мин бу хезмәтемне гомере буе Казан дәүләт университетында гарәп теле укытып, фән, мәгариф, әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебез өчен бик күп югары әзерлекле белгечләр әзерләгән, мине дә шул тылсымлы гарәп китаплары дөньясына җитәкләп кертеп җибәргән иң яраткан Остазым Лена Кәлимулла кызы Таҗиевага багышлый». Менә, җәмәгать, кемнәребез бар, Аллага шөкер! дибез.
Бу титаник хезмәтне башкарган галим Әнвәр Хәйринең Ш. Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен дөньяга чыгаруына халкыбыз бик рәхмәтле иде, әле дә рәхмәтле. Сүзебезне ТФА академигы, ТФА вице-президенты, Казан федераль университеты профессоры Сөләймановның чыгыш үтә дә самими иде. Китап галимнәр — Мирфатих Зәкиев, Хатип Миңнегулов, Нурмөхәммәт Хисамов, Рәфик Мөхәммәтшин тагын бик күп галимнәрнең акыл-зиһенен хәрәкәткә китерде, алар да горурланып, үз сүзләрен халыкка җиткерделәр. Аллаһ боерса, Әнвәр Хәйри Г. Тукай бүләгенә тәкъдим ителергә, һәм аңа академик исеме бирелергә тиеш дип уйлыйм.
Безнең 16нчы бәйге-конкурсыбызда милләтебез киләчәге булган җиңүче балаларга ошбу мәңгелек, тархи китап бүләк итә алсак иде дигән сүзләр белән, Әнвәр Хәйригә, гаиләсенә хәерле гомер, хәерле сәламәтлек теләп, сүземне тәмамлыйм. Бергә булыйк!
«Иман» мәркәзеннән «Мөслимә» гәҗите баш мөхәррире
Әлмира Һәдия.
Халкым минем
Халкым минем
Музейлар көне уңаеннан Урмышлы мәктәбендә үткәрелгән “Халкым минем” дип аталган фәнни-гамәли конференция тарихи-мәдәни мирас елына багышланды.
Кичәдә Казаннан мәртәбәле кунаклар – галим Әнвәр Хәйри, Филүсә Арсланова, Лениногорск һәм Әлмәт районы мәктәбе татар теле укытучылары, “Чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин һәм авыл халкы катнашты.
Кичә Изге Коръән елына багышланган сәхифәдән башланып китте. Мәктәп укучылары Илназ Бәширов, Илфат Фәсхетдинов, Динара Хәлимова, Регина Вәлиева Коръән аятьләрен укыды. Тарих укытучысы Резидә Сәхабетдинова Коръән китабының тарихы белән таныштырды. Изге Коръән, аның халкыбыз тарихында тоткан урыны турында кунакларыбыз – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали, Каюм Насыйри, Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге бүләкләр иясе галим Әнвәр Хәйри, “Чишмә” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибуллин, авыл мәчете имамы Шәһит Сәйфуллин тыңлаучыларны яңа мәгълүматлар белән баетты, яшь буынны иманлы булып үсәргә, Коръән кушканча яшәргә өндәде.
Тарих елы кысаларында республикада “Батырша елы” да игълан ителгән иде. Халкыбызның милли герое – Батырша исеме укучыларга таныш. Үз вакытында китап авторы якташ язучыбыз Җәмит Рәхимов “Батырша” исемле яңа басылып чыккан романын мәктәп коллективына бүләк итеп, болай дигән иде: “Батырша рухы ташламасын сезне!”
– Бүгенге мәктәптә Батырша рухын яшәтүне ничек аңлыйсыз? – дигән сорауга мәктәп укучылары:
– Ул – белемгә омтылыш, остазларны хөрмәтләү һәм хөрмәтле остаз булу, мәктәпләр салдыру һәм үз милләтеңне яшәтү, – дип җавап бирделәр.
Күренекле мәгърифәтче Риза Фәхреддиннең мирасы халык педагогикасында тәрбиянең милли кодексы булып тора. “Бу мирасны өйрәнү моннан ун еллар элек мәктәптә “Ак калфак” кызлар оешмасын булдырырга ярдәм итте,”-диде башлангыч сыйныф укытучысы Резидә Хәсәншина. Резидә Һади кызы тәрбия эшендә мәшһүр галим мирасын уңышлы һәм актив кулланучы әйдәп баручы укытучы. Мәктәпнең бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән таныштыргач, ул сүзне Риза Фәхреддин мирасын халыкка кайтаручыларның берсе – галим Әнвәр Хәйригә бирде. Аның чыгышын тыңлаучылар мәшһүр мәгърифәтченең тормыш юлы, эшчәнлеге, мирасы турында яңа мәгълүматлар белделәр, халкыбыз мирасының зур бер юнәлеше белән таныштылар, милләтнең укымышлы шәхесләре өчен горурлык хисләре кичерделәр. IV сыйныф укучылары “Тәрбияле бала” китабы буенча чыгыш ясады.
Татар халкының төрле төбәкләренә сибелгән вәкилләре, аларның эшчәнлеге турында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова сөйләде.
– Кайда яшәсә дә үз йөзен, милли холкын югалтмый халкыбыз, – диде ул үз чыгышында.
Читтә яшәүче татарлар тормышын чагылдырган китабы белән таныштырды.
Бу көнне кичәдә катнашкан барлык кунаклар мәктәп китапханәсенә күпсанлы китаплар бүләк иттеләр.
Кичәдә Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан Р.Фәхреддин музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова, Әлмәт шәһәренең 9нчы мәктәбеннән директор урынбасары Гөлия Җамалиева үз чыгышларында халкыбызның рухи-мәдәни мирасын барлаган, яшәткән галимнәргә, бу мирасны яшь буынны тәрбияләүдә даими кулланышка керткән мәктәп укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр.
Керкәле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөгъдә Ямалтдинова, шәһәребезнең 2 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Хәсәнова барлык укытучылар исеменнән районыбыздагы билгеле шәхескә – ветеран-укытучы Галия апа Рәхимовага мәктәп укучылары арасында алып барган тәрбия эшләре өчен рәхмәт җиткерде. Аларның фикерен куәтләп, галим Әнвәр Хәйри Галия апаның күпьеллык җәмәгать эшчәнлеген зурлап бәяләп, районда мәгърифәтче Галия Рәхимова исемендәге премия булдыру кирәклеген әйтте. “Бу премия район мәктәпләрендәге тырыш, белемле, иманлы яшьләребезгә бирелергә тиеш,” – дип ассызыклады ул.
Музейлар көненә туры китереп үткәрелгән бу кичәдә яңа бүлек ачылды. Ул “Халкым минем” дигән исем алды. Урмышлы авылында туып-үскән, шунда яшәгән кешеләр турында язмалар тупланды. Укучылар әби-бабалары, туганнары турында истәлекләр барлады. Язма геройлары үзләре дә чакырылган иде кичәгә. Сугыш еллары авырлыкларын күргән Гөлҗиһан Фәттахова, Маһирә Вәлиева, Фәүзия Хәсәншина, ветеран укытучы Сәгадәт Исламова, олы яшьтә булса да өздереп тальянда уйнаучы Габдулла абый Гафуров, авылның ветераннар советы җитәкчесе Шәһит Сәйфуллин, җирле үзидарә башлыгы Артур Хәбибуллин һәм башкалар кичәнең кунаклары булды. “Халкым минем” музее алар катнашында ачылды.
Яңа музейда игътибарга лаек язмалар күп. Урмышлы – илгә ике Социалистик Хезмәт Герое биргән авыл. Геройларыбыз Мәсгуть Миңнекәев, Ядкарь Ваһапов турындагы истәлекләр музейда лаеклы урын алды.
Авылдашыбыз Фәнзәт Зиннәтулла улы Хәбибуллин – бүген республикада билгеле крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Аның Президент кулыннан алган Рәхмәт хатлары, дипломнар, ил башлыклары белән төшкән фотолары музейга тапшырылды.
Кичә укучыларның чыгышы белән тәмамланды. Укучылар тамашачыларга Сабантуй күренеше күрсәттеләр. Сабантуй колгасы тоткан милли киемдәге егет-кызлар кичәнең бизәге булды. Фәнил Хисамов, Ришат Бурнашев, Раил Хафизов, Гүзәл Машина, Искәндәр Хәбибуллин, Нәргизә Хисамовага кушылып кунаклар да, өлкәннәр дә биеделәр. Укучылар кунакларны авыл Сабан туена чакырып калды.
Әнә шулай мәктәп коллективы кичә барышында тарихи-мәдәни мирасыбызның якты сәхифәләрен барлады.
29.05.2012
Сәгадәт МИФТАХОВА,
Урмышлы мәктәбе директоры