Татар әдәбиятында дастан жанры
Суларында балык, |
Урманында киек |
Җырын саклап калган |
Халык җаны бөек. |
Г. Афзал |
Дастан атамасы фольклор әсәрләрендә очрый. Алар аерым шагыйрьләр һәм башкаручылар тарафыннан буыннан-буынга тапшырып киленгән. Халыкның авыз иҗаты белән тыгыз бәйләнгәнгә күрә, дастан − фольклорның зур бер төре.
Дастан − фарсы сүзе. Төрки телләрдә ул "тарих", "хикәя," "үткән эшләр хикәясе" мәгънәсендә йөри. Дастан − гадәттә әкият сюжетларын, риваять-легендаларны әдәби эшкәртеп язган әсәр. Аларны лиро-эпик характердагы әдәби әсәрләр рәтенә кертәләр. Анда вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үрелеп бара. Н. Исәнбәт дастанга түбәндәге мәгънәне бирә: "Дастан бездә эпос дигән мәгънәне дә, поэма дигән мәгънәне дә үз эченә ала. Шуның белән бергә, халык иҗаты өчен хас булган эпик поэма дигән мәгънәне аңлатуы белән дә бу атама сүз үз урынында әйтелгән була. Ул русчадан − былина мәгънәсен дә үз эченә ала."
Дастаннарны әйтүче, сөйләүчеләр төрле халыкта төрлечә − манасчы, акын, ашуг, чичән, җырау, дастанчы һәм башка исемнәр белән аталып йөртелгәннәр. Дастаннар халык иҗатында гасырлар дәвамында сикәлтәле юллар узып, төрле үзгәрешләр кичергәннәр. Шулай да алар югары гуманистик идеяләрне, аларның сәнгатьчә матурлыгын хәзерге көннәргәчә саклап килгән жанр булып калалар. Алар бүгенге көндә дә язучы, шагыйрь, драматургларга яңа әдәби әсәрләр тудыруга нигез булып торалар. К. Галинең "Кыйссаи Йосыф", М. Җәлилнең "Алтынчәч", Н Исәнбәтнең "Идегәй", "Түләк һәм Сусылу" әсәрләре шундыйлардан.
Татар дастаннарын, гадәттә, өч төркемгә бүлеп йөртәләр. Болар: тарихи дастаннар, алыплар (батырлар) турында хикәятләр, мәхәббәт дастаннары.
Бер генә халыкның да әдәбияты халык тормышыннан аерым яшәми. Ул халыкның яшәү һәм этник тарихын чагылдыра. Шуңа күрә халык әдәбиятында, мәдәниятендә патриотизм (ватандарлык), гуманизм (кешелеклелек) сыйфатлары буш җирлектә барлыкка килмәгән дип әйтә алабыз. Татар әдәбияты тарихында язма дастаннарның XII гасырдан бирле килгән традициясе билгеле. "Кыйссаи Мәрьям", "Кыйссаи Йосыф", "Чыңгызнамә", "Искәндәрнамә" безгә килеп җиткән иң борынгы дастаннардан санала. Соңгырак гасырларда булып үткән тарихи үзгәрешләр нәтиҗәсендә яңа дастаннар барлыкка килгән. Аеруча XIV гасырда, Алтын Урда дәүләтендә ислам дине тамыр җәю чорында каһарманлык сюжетына корылган дастаннар арта. Татарларның Аксак Тимер һәм Мәскәү хөкүмәтләре белән көрәш дәверендә туган "Идегәй", "Чура батыр" дастаннары телдән-телгә күчеп, кулъязма китапларга да килеп кергәннәр, халык хәтерендә дә сакланганнар.
Дастан каһармансыз булмый. Халык телендә аларны батыр дип йөртәләр. Зур батырларны зур вакыйгалар тудыра. Зур вакыйгаларда халык ягыннан торып көрәшкән, шул юлда гадәттән тыш эшләр күрсәткән кеше халык каршында батыр, каһарман булып санала. Менә шундый зур батырларның тууы, үсүе, гадәттән тыш батырлыклары һәм кискен көрәшләрдә корбан булуы турында халыкта төрле хәбәрләр, төрле җырлар, легендалар, дастаннар таралган. Шуларның берсе − "Идегәй" дастаны. Ул героик эпос рәтенә керә. Ә героик эпосның төп темаларыннан берсе булып илне, халыкны илбасарлардан саклау темасы санала. Героика темасы әкиятләрдә дә очрый. Ләкин дастаннар әкиятләрдән аерылып торалар. Биредә батырлык − дастан героеның илен, ыруын, гаиләсен саклау темасын ача. Әкиятләр уйдырмага нигезләнгән. Ә дастаннар бик күптәнге, әмма чынбарлыкта, асылда булган ниндидер чын вакыйгаларны сөйләргә вәгъдә итәләр, чыганакларга таяналар. Татар дастаннарының вариантлары күп төрки халыкларда сакланган. Н. Исәнбәт "Идегәй" дастанының татарларда − 18, башка халыкларда 34 варианты барлыгын әйтеп үтә.
Н. Исәнбәт "Идегәй" дастынының барлыкка килүенә XIV йөзнең ахырында һәм XV йөзнең башында Алтын Урда дәүләтендәге эчке зур чуалышлар, Идегәй баш күтәрүе дип билгеле булган халык кузгалышлары сәбәп булган дип аңлата. Дастанның нигезендә халыкның хөрлек һәм иминлек, бәхетле һәм тату тормышы хакындагы идеаллары ята.
Әсәрнең төп герое Идегәй − 1419 елда Алтын Урдада сарай аристократиясенә каршы сугышта үтерелгән бик билгеле, тарихи бер кеше. Аның сугышчан даны, батырлыгы халыкка билгеле булган. Халык аны легендар шәхес дәрәҗәсенә күтәргән. Аның турындагы төрле легендалар үзе исән вакытта ук халык авызыннан сөйләнгән. Ә замандашы Ибне Гарәпша аның турында: "Ул бодай төсле куе коңгырт чәчле, гәүдәсе белән нык, баһадир, мәһабәт бөек күренешле, юмарт һәм гүзәл, елмаючан, үткен һәм җитез фикерле, галим һәм Фазыйлларны сөюче, ярлыларга һәм яхшы кешеләргә якын булучы, алар белән йомшак тел һәм нечкә ишарәләре белән уен-көлке сөйләүче иде", − дип язып калдырган. Бу характеристика үзе генә дә дастан иҗат итүне сорап тора кебек.
Идегәй турында дастанның үзеннән дә шактый мәгълүматлар алып була. "Идегәй" − Котлы Кыя би углы. Котлы Кыя үзе Туктамыш ханның ау кошларын караучы була. Аксак Тимер белән бәйләнешкә кергән өчен Туктамыш хан аның башын чаптырган, нәселен бетерергә тырышкан. Бу карарны ишеткәч, аның нәселен калдыру өчен, Котлы Кыяның якын кешесе Җантимер бишектәге Идегәйне үз баласы Кобогыл белән алыштыра. Идегәй Кобогыл исемендә үсеп, хан сараенда түрә була. Ул бала чагында ук көчле булуы, ярдәмчеллеге, зирәклеге, тапкырлыгы белән башкалардан аерылып тора. Шушы сыйфатлары Туктамышны үзенә җәлеп итә, һәм ул аны сараенда калдыра.
"Идегәй" дастанының сюжеты төрле интригаларны, очрашуларны, сугыш күренешләрен, гыйбрәтле вакыйгаларны эченә алуы белән кызыклы. Аерым өлешләре тәрбия үрнәге дә булып тора. Мәсәлән, ата белән бала, ана белән бала диалоглары бүгенге көндә дә урынлы яңгырый. Дастан төрле әдәби сурәтләү чараларына, халык телендә йөргән мәкаль-әйтемнәргә бик бай. Теле − шул вакыттагы халык теле. Идел-Йортны ярату, туган җирне сөю дастанның буеннан-буена сузылган. Шуңа күрә дә "Идегәй" инде биш гасырдан артык татар халкы " белән бергә яши. Бу урында галим Илбарис Надировның бәяләмәсен әйтеп үтәсе килә: "Идегәй" дастаны − фольклор мирасыбызның биниһая гүзәл йөзек кашы. Ул − халкыбызның милли үзаңын, тарихи хәтерен һәм ватандарлык тойгыларын шагыйранә илһам белән сугара торган бөек әсәр."
Йомгаклап әйткәндә, дастаннар халыкның үткәнен тирәнрәк белергә, аның рухи матурлыгын тоярга ярдәм итәләр.