Шәфәкъ – күк йөзендәге кичке кызыллык

Алынма сүзләр

Азад (ф) – ирекле, хөр, бәйсез (свободный)

Ахирәт – 1) теге дөнья; 2) мәңгелек дус (загробная жизнь, закадычный друг)

Абруй (ф)– йөз аклыгы, авторитет (честь, достоинство)

Алман – немец, германияле

Афәрин – яхшы, бик күркәм, искиткеч

Афәт – бәла-каза, зыян күрү

Баһадир (ф)– зур куәткә ия булучы, батыр

Биниһая (ф)– бетмәс-төкәнмәс, иксез-чиксез

Битараф (ф)– бер якка да кушылмаучы, нейтраль (беспристрастный)

Бичара (ф)– бернинди чарасы булмаган, мескен, бәхетсез

Былбыл – сандугач

Бәрәкәт – 1) киңлек, муллык 2) белеп кенә файдалану, озакка сузу

Бәллүр – кристалл, хрусталь

Вәхши – кыргый, явыз, ерткыч, канечкеч

Газап – азап, җәфа, җәза (мука, страдание)

Гайбәт – хурлау, яманлау, булмаган эшне эшләүдә гаепләү

Гәрәбә – янтарь

Гыйшык – сөю, өзелеп ярату (любовь, влюбленность)

Дивана (ф) – 1) җүләр, акылсыз

Дәүләт – ил, мәмләкәт

Дәвер – чор, заман, эпоха (вращение)

Дәрәҗә - 1) мәртәбә, тоткан урын (степень, должность)

Дәлил – нигезләү, фактлар белән күрсәтү

Дәръя(ф) – диңгез; зур елга, су

Зиндан – төрмә

Зиһен – хәтер, аң, истә тоту

Зәгыйфь – 1) гарип, физик яктан җитешсез; 2) көчсез, хәлсез (калека)

Зәйтүн – агач исеме

Игълан – 1) белдерү; (объявление, публикация)

Игътибар – 1) әһәмият бирү (внимание);

Илһам – 1) күңелгә салынган нәрсә (вдохновение, внушение)

Икътисад – экономика, хуҗалык

Имин – куркынычсызлык, тынычлык, ышанычлылык

Имтихан – сынау, сынап карау

Ихлас – керсез күңел (откровенность, искренность)

Ихтимал – мөмкин булу (вероятность, предположение)

Инкыйлаб – революция

Яһүд – еврей

Ятим – ата-анасыз

Кабилә – ыру (племя, род)

Кагыйдә – 1) нигез, төп шарт; 2)тәртип (основание, правило)

Канун – закон, хокук; кагыйдә, кодекс (закон, право, правило)

Катгый – кискен итеп, өздереп

Котып – 1)полюс; 2) йомры әйбернең үзәгеннән үткән күчәр (ось)

Кәеф – 1) күңел торышы; 2) күңеллелек; (настроение, веселье)

Лаек – тиешле, ярашлы

Ләззәт – 1) тәм, татлылык; 2) рух рәхәтлеге (удовольствие)

Матбугат – 1) пресса, газеты-журналы; 2) басылып чыккан әйберләр

Мирас – 1) үлгән кешедән калган нәрсә (наследие, наследство)

Михнәт – 1) кыенлык, авырлык, кайгы, азап (страдание, тягость, усталость)

Миһербан (ф)– 1) шәфкатьле, ягымлы (сострадательный, ласковый)

Мәхрүм – өлешсез, буш калган (лишенный, обездоленный)

Мәхәллә – шәһәрнең бер кварталы

Мәртәбә – 1)дәрәҗә; 2) өстенлек, биләп торган урын

Мәшгуль – эш белән шөгыльләнүче, буш түгел (занятый делом, работой)

Мәшәккать – кыенлык, авырлык, уңайсызлык

Мәдәният – культура

Мохит – 1) әйләнә-тирә юнь, океан (среда, окружение)

Мохтаҗ – интеккән, ихтыяҗы булган

Мөгаллим – өйрәтүче, укытучы

Мөдир – идарә итүче, баш кеше, җитәкче; ректор

Мөхәррир – редактор

Нәзер – үз өстенә үзе алган эш (обет)

Нәфис – 1) матур, гүзәл, нечкә; 2)сирәк очрый торган (изящный, редкостный)

Нәшрият – бастырып таратучы идарә (издательство, издания)

Нәфрәт – бизү, яратмау, җирәнеп карау, күралмау

Остаз – өйрәтүче (наставник)

Офык – күк чите, горизонт

Пакъ – таза, чиста, саф

Рух – җан, рух (дух, душа)

Рәсми – официаль (официальный, законный)

Рәсүл – 1) илче; 2) пәйгамбәр (посол, пророк)

Сабый – кечкенә бала

Сабыр – 1) чыдамлылык, түземлек (терпение, выносливость)

Садака – хәер; савап өчен бирелә торган ярдәм

Саф – 1)таза, чиста; 2)рәт (чистый, свежий; ряд, строй)

Сахра – дала, кыр, ком чүле (степь, песчаная пустыня)

Сурәт – 1) рәсем; 2) күренеш, кыяфәт; 3) сын, портрет

Солых – килешү, ризалашу, тынычлык (мир, примирение, перемирие)

Сәнгать – искусство

Сәнәгать – промышленность

Сәяхәт – дөнья гизү (путешествие)

Сәясәт – политика;

Табиб – дәвалаучы, доктор

Таҗ – кош кикриге (1.корона; 2.гребешок у птиц)

Тәвәккәл – кыюлык белән эшкә керешү; (решимость, отважность)

Тәгаен – ачыклык; (ясность, определенность)

Тәкъдир – язмыш (судьба, рок)

Тәкъдим – берәр фикерне, мәсьәләне кую (предложение)

Тәкәббер – үз-үзеңне эре тоту

Тәнкыйть – кимчелекләрне күрсәтү (критика)

Тәэсир – йогынты ясау (воздействие)

Тәүфикъ – тыйнак булу (воспитанность)

Фараз – уй, фикер; исәпләү, чамалап карау (мысль; предположение, гипотеза)

Фаҗига – зур кайгы, бәхетсезлек (великое горе, несчастье)

Фидакяр (г.ф) – үз-үзен аямыйча эшләүче (самоотверженный)

Фәкыйрь – ярлы (бедный, нуждающийся)

Хаким – идарә итүче; җитәкче, башлык, мөдир

Хәлял – рөхсәт ителгән, кануни;

Хәлял җефет (г.ф)– никахлы хатын

Хәмер – шәраб, исерткеч эчемлек

Хәрам – тыелган, тыюлы; канунсызлык, гөнаһлылык

Хәрби – гаскәри; сугыш белән бәйләнешле

Чин (ф) – Кытай

Шаһид – берәр эшнең шаһиты, күреп калучы

Шәфталу(ф) – персик

Шәхес – личность

Шәфәкъ – күк йөзендәге кичке кызыллык

Шәрык – көнчыгыш

Шөбхә – икеләнү, шикләнү

Наши рекомендации