Безнең төбәктә элеккеге заманда яшәгән халыклар кемнәр булган?
Безнең якның тарихын фәнни яктан 1600 еллардан башлап кына тирәнтен өйрәнергә мөмкин, чөнки аңа кадәр булган вакытлар буенча мәгълүматлар бик аз. Тик шулай да, булган тарихи чыганакларга таянып, беркадәр аңлатма биреп китү кирәк булыр.
VIII-гасырда, Урта Идел һәм Кама елгалары бассейнында, төнъяктагы төрки халыкларның беренче дәүләте - Идел буе Болгары (Волжская Булгария)оеша. Болгарлар үзләре аны Шәһри Болгар, яки Бөек Болгар дип йөртә. Х-нчы гасырда - 922 елда Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителә.
Безнең төбәк Болгар дәүләтенең иң төнъяк чикләренә туры килә. Шул вакытларда бу җирләргә, ягъни Вятка елгасы бассейнына, беренче булып удмурт ыру-кабиләләре килеп урнаша. (“Елгаларның бассейны” – дип, нинди дә булса зур елгага коючы барлык башка ваграк елга һәм инешләр кергән зур территория атала). Ул чорның истәлеге булып безнең якларда удмурт теленә караган бик күп географик атамалар калган – Ошторма,Тойма инешенең, Буҗи, Купка һәм башка күп кенә авылларның исемнәре нәкъ менә удмурт теленнән кергән дә инде.
Удмуртлардан соң бу якларга икенче бер халык – марилар да күчеп утыра башлый.
1240 елда Болгар дәүләте монгол-татар яулары тарафыннан җимерелеп, Алтын Урда дәүләте составына кертелә. Ул вакытта дәүләтнең исеме “Җучи Олысы” дип йөртелә. Әлеге вакыттан соң болгарларны инде күбрәк болгар-татарлар дип тә атыйлар.
Алтын Урда чорында, ягъни 1224-1438 еллар аралыгында, күпсанлы сугыш-талаулардан качып, халык дәүләтнең үзәк өлкәләреннән аның чикләренә күченә. Шулай итеп, безнең якларга да болгар-татарлар үтеп керә.
Малмыж шәһәрендә туып үскән күренекле тарихчы-галим Михаил Худяков (1894 – 1936) фикеренчә, бу якларга тарихта билгеле иң зур күченеш 1361 елда була.
“ Казан татарларында сакланып калган хатирәләр болгарларның төнъякка күченүләре һәм урманнарда болгар-татар авылларына нигез салулары турында сөйли” – дип яза М. Худяков
Әлеге күченешнең сәбәбе менә нәрсәдә :
1359 – 1380 еллар аралыгында Алтын Урдада хакимлек өчен бик зур көрәш бара. 21 ел эчендә тәхеттә 25 хан алышына.
1361 елда, чираттагы бәрелештә, Болгар шәһәре һәм аның тирә-яны хан Булат-Тимер тарафыннан җимерелә. Талау-сугыштан, ачлыктан туйган халык сугыш килеп җитмәгән, тыныч якларга юл тота. Алар дәүләтнең төнъяк чикләренә –Вятка һәм Кама елгалары буена урнашкан куе урманнарга сыена. Ә Вятка буендагы куе урманнар – нәкъ безнең төбәкләр була да инде.
1380 елда Рус кнәзе Дмитрий Донской җитәкчелегендә берләшкән рус-татар көчләренең Мамай гаскәре белән Куликово кырындагы бәрелеше дә – ханнар арасында тәхет өчен сугышларының бер өлеше ул.
Ә инде икенче бер хезмәтендә М.Худяков болгар-татарларларның бу якка күченеп килүләрен соңрак, Казан ханлыгы барлыкка килгән еллар белән дә бәйләп күрсәтә. Ул бу җирләргә болгарларның күчүен сугышлардан качып түгел, ә яңа җирләр үзләштерү белән бәйләп аңлата :
“ Инде 1437 елда бу территориядә Казан ханлыгы барлыкка килә, аңа марилар өстеннән хакимлек итү дә күчә. Болгарның җимерелүеннән әкренләп аякка басып килүче мөселман халкы Бөр елгасы тирәсен үзләштерүен дәвам итә. Монда болгар-татарларның үзләре тарафыннан салынган иң борынгы торак җирләр булып Урачкино, Янсыбы һәм Коллар авыллары тора” ( “Материалы по истории татар Малмыжского уезда”- “Труды ВУАК”, 1915, вып. 2-3, 1-5 бит).
Нәтиҗә итеп шуны әйтергә кирәк - дөреслек исә М.Худяков фикерләренең урталыгында ята– болгарлар дәүләт чикләренә сугыш афәтеннән качып та, яңа җирләр эзләп тә төрле вакыт аралыгында күченеп килгән, һәм бу күченеш бер генә вакытта булмыйча, ә даими рәвештә барып, йөзләрчә еллар дәвам иткән, булып чыга .
Тик шунысын әйтеп үтәргә кирәк, 1600-еллар башында кадәр безнең якта яшәгән болгарлар яки татарлар булуы турында мәгълүматлар сакланмаган.Ул вакыттагы болгар-татарларның эзе хәзерге вакытта юк. Моңа сәбәп булып аларның безнең яклардан яңадан кире кая да булса күченеп китүе яки башка нәрсәләр сәбәп булганмы, әйтүе кыен.
Җучи Олысы тарала башлагач, аңа кергән Казан Олысыннан яңа дәүләт – Казан ханлыгы (1438 – 1552) барлыкка килә, һәм хәзерге Аш Буҗи авылы җирләре, аңа буйсынган җирләрнең төнъяк чикләрендә урнашып, Арча даругасына карый.
Казан ханлыгының картасы.
Казан ханлыгы административ яктан 4 өлешкә бүленә һәм ул өлешләр “даруга” дип атала. Башта 4 даруга була – Алат, Арча, Гәреч (Галицкая), Җөри, соңрак тагын бер – Нугай даругасы өстәлә. Әлеге даругалар үз чиратында тагын берничә олыска бүленә, ә олыслар берничә авылны үз эченә ала. Мондый бүленеш Казан ханлыгы дәүләтенә салым җыюны җиңеләйтү өчен эшләнә.
1552 елда Казан ханлыгы Иван Грозный тарафыннан яулап алынгач, ул рәсми рәвештә Казан патшалыгы дип атала башлый, рус патшасы аның белән Мәскәүдә махсус оештырылган Казан сарае приказы аша хакимлек итә. “Казан патшалыгы” дигән исемнән тыш, күпчелек вакытта шулай ук “Казан өязе”дип тә аталган.
Казан ханлыгында булган бүленеш Казан патшалыгында (өязендә) дә шул килеш кала, тик “даруга” дигән сүз русча “дорога”, ягъни “юл” дип кенә үзгәртелә.
“Юл”лар үз чиратына бүленә “округа”ларга (“округа”- татарча тирәлек дигән сүз, ягъни бер тирәдә дигәнне аңлата), “округалар” – “сотня”ларга ( ягъни “йөзлек”ләргә ). “Сотня”ларга исә бер аумакта урнашкан берничә авыл керә, баштарак аларның саны чыннан да йөзгә кадәр дә җиткән булырга мөмкин. Чынлыкта, һәр сотняга кергән авылларның саны төрлечә булып, аерым бер күләм куелмаган.