Кешелеккә дәшәр өчен
Сабый әйтә: ”Мин тудым, - дип, -
Бу дөньяга яшәр өчен!
Әти-әни, Туган җирем,
Саумысыз!” – дип дәшәр өчен.
Иркәләнеп елмая ул,
Кулын изи болытларга.
Үсеп җиткәч, сез күрерсез,
Чабар әле ул атларда.
Үзе дә шул табигатьнең
Нәни генә бер өлеше.
Тәүге адымнарын ясый
Кешелекнең бер кешесе.
Кешелек ни бүләк итәр
Бишектән төшкән улына?
Яшәр өчен бармы шартлар,
Бармы яклаучы юлында?
Бәпкә үлән өсләрендә
Ялан тәпи йөрерлекме?
Элек без йөзгән суларга
Бүген инде керерлекме?
Чүп-чар тулы бу мохиттә
Табармы ул уйнар урын.
Сула гөлләр, арта җирдә
Шайтан таягына урын.
Зәгыйфьләнә чир-зәхмәттән,
Агулана җирдә кеше.
Вакытсыз китә дөньядан
Кешелекнең бер өлеше.
Сәламәт булып үсәрме
Бәхет өчен туган сабый?
Аяк чалмасмы юлында
Бозык җанлы өлкән абый?
Сабый туган бу дөньяга
Кеше булып яшәр өчен!
“Коткарыйк – дип, - матурлыкны!”
Кешелеккә дәшәр өчен!
Казан утлары
Казан утларын бер килеп
Күрсәң иде кичләрдә.
Алар янганга матур гел
Иртәләр дә, кичләр дә.
Балкыйлар Казан утлары
Казансу буйларында.
Нурлары коена уйнап,
Тын елга суларында.
Ак энҗе бөртекләренә
Охшый алар ерактан.
Әкият дөньясы – Казан
Көндез гөлләргә күмелгән,
Кичен энҗе шәл япкан.
Утлар яктысында парлар
Урамнардан үтәләр.
Кулда гөлләр, бер-берсенә
Йөрәк серен сүтәләр.
Мин дә йөрдем урамнарда
Серле утларга карап.
Балкышлардан нурлар җыеп,
Кайтып килешем урап.
Яшьлекне сагыну
Су буенда үскән өянкеләр
Чал башларын суга игәннәр.
Зифа буйлы нәзек каеннарны
Кочагына алган имәннәр.
Карап тордым Идел җилләренең
Су өстенә дулкын тезгәнен.
Акчарлаклар очкан зәңгәрлектә
Ап-ак болытларның йөзгәнен.
Көймә килә Идел суын ярып,
Ә көймәдә ике бәхетле.
Шулчак күңел никтер сагынып куйды
Синең белән үткән яшьлекне.
Бер сагыныр күңелең
Аккошлардай гел аңлашып
Башладык юлыбызны.
Бер-беребезнең кулыннан
Алмыйча кулыбызны.
Тик бәхетле мизгелләрнең
Кыска булды гомере.
Сүнде ялкыны сөюнең,
Калды көле, күмере.
Хушлашмый да китеп бардың,
Үз иттең башка ярны.
Газапларга салып мине
Бәхетсез иттең җанны.
Вакыт узар, искә төшеп,
Бер сагыныр күңелең.
Мин бит беләм йөрәгеңнең
Боз да, таш та түгелен.
Казаным
Алтын бишеге син милләтемнең,
И Казаным, гүзәл башкалам.
Туфрагыңа аяк баскан һәркем
Гүзәллегең күреп таң кала.
Казансуга карап, Сөембикәң
Үткәннәрен искә төшерә.
Айлы төндә изрәп Идел йоклый,
Серле Кабан күле төш күрә.
Кол Шәрифең – синең йөзек кашың
Тирә-якка нурын тарата.
Чичән шагыйрьләрең җыр чыгара
И Казаным, сиңа карата.
Пешкән чакта җиләкләр
(җыр)
Җиләк җыярга киләм мин
“Имәнтау” буйларына.
Җиләкләр үзләре чыга
Йөгереп алларыма.
Кушымта:
Җәйләрнең иң ямьле чагы
Пешкән чакта җиләкләр.
Шул җиләкләр белән тулып
Кайткан чакта чиләкләр.
Үзе эре, үзе тәмле
Җиләкләр бөртек-бөртек.
Йөгерә-йөгерә җиләк җыям,
Карыймын авыз итеп.
Кушымта: шул ук
Күктә кояш күзен алмый,
Көн буе тора көлеп.
Күбәләкләр очып йөри
Хуш исле гөлләр үбеп.
Кушымта: шул ук
Безнең яклар – җиләкле як,
Һәр почмагы – әкият.
Сандугачларга кушылып,
Кайтып киләм җыр көйләп.
Кушымта: шул ук
Өстемдәге күлмәгемнең
Бизәкләре – җиләкләр.
Бит алмаларым кызарып
Пешкән җиләк кебекләр.
Кушымта: шул ук
Күңел – диңгез
Чакырмагыз диңгез буйларына
- Күреп кайт, - дип, - диңгез суларын.
Рәхәтләнеп ял итәрсең, - диеп
Ымсындырмагызчы, дусларым.
Минем күңел – үзе олы диңгез,
Кирәк түгел Агы, Карасы.
Саекмасын гына хәзинәсе,
Язар өчен җитсен карасы.
Егәрлеге дөньяларны гизеп,
Йолдызларга менеп җитәрлек.
Үзе сизгер, ярсу, кирәк чакта,
Яшәү дәрте түгел бетәрлек.
Көтмәгәндә бәйрәм бүләк итә,
Дуслар өчен сыен кызганмый.
Гел яз була аның түрләрендә,
Кышларда да хәтта бозланмый.
Күңел диңгезе – ул серле дөнья,
Илаһи бер бакча – тирәсе.
Яхшы ният белән
Чум син, шул диңгезгә
Матурлыклар килсә күрәсең.
Хисләр белән үргән дулкыннарын
Карап торсаң, күңел сафлана.
Ишетәсезме, сизәсезме, әнә
Һәр дулкыннан яңа җыр тама.
Күңел – диңгез, аның кочагына
Сыя дөнья, галәм яктысы.
Намус дусты бирә аңа бәя,
Кирәк түгел заллар алкышы.
Сөю белән мин
Уйларымда, юлларымда
Сөю белән мин.
Хисләремдә, җырларымда
Сөю белән мин.
Йолдызларга очам кайчак
Сөю белән мин.
Бар дөньяны кочам кайчак
Сөю белән мин.
Болыннарда гөлләр җыям
Сөю белән мин.
Сандугачлар җырын тыңлыйм
Сөю белән мин.
Сагышларга юл куймабыз
Сөю белән мин.
Гел янәшә булырбыз без
Сөю белән мин.
Серле төндә
Уйлар, сүзләр уртак, җитәкләшеп
Атлый икәү, сизми салкынны.
Юк атламый, биеп килә алар.
Йөрәкләрдә сөю ялкыны.
Бәхетләре уртак, юллары да
Бердәй типкән ике йөрәкнең.
“Сөям!” – диеп күзләр әйтеп тора.
Аңлашырга сүзләр кирәкми.
Сизми алар вакыт агышын да,
Алар өчен вакыт туктаган.
Серле төндә алар икәү генә,
Алар өчен дөнья йоклаган.
Әкияттәй шушы карлы төннең
Бергә коча алар бар ямен.
Күрче җаным, бу бит безнең яшьлек.
Берсе аның синдер, берсе - мин.