АНА ТЕЛЕ – ЙӨРӘК ТЕЛЕ, РУХИ ТАМЫР

Суербаева А.Г.

Җәлил беренче санлы

гомуми белем бирү урта мәктәбе

Фәнни җитәкче: Камалова Л.Р.

“Ни гаҗәп, әмма чит өлкәләрдә яшәүче татарларыбыз милләт,

туган тел дигән кыйммәтләрнең чын бәһасен белә һәм

баласына сабый чактан ук ана теле тәмен сеңдерегә ашыга.”

Татарстанның башкаласында яшәп тә, ни кызганыч, балам татарча гына сөйләшә торган балалар бакчасына, мәктәпкә йөри дип мактанырлыгыбыз юк безнең. Ә, шулай булгач, ана телен ничек саклап калырга соң? Оеткыны башлангыч сыйныфларда салырга кирәк, дигән фикер йөри. Ә менә минемчә, эшне балалар бакчасыннан башларга кирәк. Әй, минеке болай да татар төркеменә йөри инде, дип кул селтергә ашыкмагыз. Башка телдә аралаша торган бер генә сабый булса да, тәрбия татар телендә алып барылмый бит. Татар хәрефләре басылган шакмаклар, балалар яратып җыя торган пазллар, мультфильмнар булса, барыбер икенче төрле булыр иде әле ул. Балалар уен барышында татар хәрефләрен, милли каһарманнары хәтеренә сеңдерер иде.

Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, докладыбызга татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләрен ачыклауны максат итеп куйдык. Максатка ирешер өчен, иң элек, телнең үткәнен, бүгенгесен һәм, якынча, киләчәген карап чыгарга туры килде. Әйтергә кирәк, телне үстерү һәм саклап калу мәсьәләләре галимнәрне, язучыларны гына түгел, гади кешеләрне дә борчый икән. Мәсәлән, Фәридә Бибарсова үзенең “Татарчага ничек өйрәтәсе?” дип исемләнгән статьясын интернет битенә чыгарган. С. Г. Исмәйгылова да бу проблемага битараф калмаган. “Туган тел – очар канат” брошюрасында бу хакта үзенең фикерләрен туплаган.

Гомумән алганда, безнең докладыбыз эчтәлек, кереш, бер бүлек, йомгак һәм фәнни әдәбияттан тора. Бүлектә төп мәсьәләләр ачыклана, ә йомгакта исә, нәтиҗәләр чыгарыла.

Соңгы елларда тормышыбызда, яшәебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе – туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаңы дәрәҗәсенә игътибар көчәю. Бу исә балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирә башлауны, балалар бакчаларында максатлы рәвештә сабыйларны үз туган теленә өйрәтүнең, әдәбият белән таныштыруның сыйфатын күтәрүне иң актуаль мәсьәләләр рәтенә куйды. Бер уйлаганда, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел. Дистәләгән, йөзләгәгн елларга сузылган карагруһчыл тел сәясәте милләтебезне телдән аерырга маташты һәм күпмедер дәрәҗәдә үз дигәненә иреште. Байтак кына ул һәм кызларыбыз, сеңел – апайларыбыз туган тел, ана теле дигән олуг нигъмәттән мәхрүм калып, “газизлек”, “изгелек”, “олылау”, “истәлек” төшенчәләренең нәрсә икәнлеген белми үстеләр, авызлары ата – баба ишетмәгән ямьсез сүзләр белән тулды, йөзләрдән нур качты, күзләргә әллә ниткән тонык томан төште, ят кешеләргә генә түгел, ата – анага кул күтәрү гадәти күренеш булып китте. Туган теленнән, нигезеннән читләшү, туган телне махсус өйрәнмәү балаларыбызны милли үзаңнан, кешелек горурлыгыннан, туган халкыбызның әхлак чишмәләреннән мәхрүм итә, саф чишмә кебек җырлап – чыңлап торган телебезгә колагын томалый, туң күңелле тупас адәм булып үсүенә юл ача.

Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан, рухи тамырдан акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр ткплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү, тою теле булганга аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә.

Безнең әби – бабаларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә, сөйләмдә чит – ят сүзләр буталып йөрүен яратмаган, татарның татар белән саф татарча сөйләшүен, үз ана телеңдә милләтеңә хәлеңнән килгәнчә хезмәт итүне, аны алга өндәүне таләп иткән. Үз баласының нинди шартларда зиһенле, белемгә хирыс, гаилә җанлы, кешелекле, мәгърифәтле булып үсәсен үз тәҗрибәсендә ачыклаган.

Туган тел дәрьясына сабый ничек чума ала соң? Йөрәк теленә ничек ирешергә мөмкин ул?

Иң беренче чиратта, әлбәттә, дөньяның иң гүзәл, иң мәрхәмәтле кешесе ана аша, ясле – бакчаларда вакытлыча газиз әнкәне алыштырырга лаек тәрбияче аша.

Нинди чаралар беләнме?

Иң әүвәл бишек җырлары ярдәмендә. Вакыты җиткәч (туган телен һәр татар “газиз телем” дип саный башлагач), бишек җырларын белмәгәннәрне, аны, аналарча, талгын һәм җылы хисләр белән башкара алмаганнарны гомумән нарасыйлар янына якын да җибәрмәсләр әле. Килер ул көн! Милли рухлы ир – егетләребезнең кәләшләренең матурлыгына, байлыгына, “модный”лыгына гына мөкиббән китмичә, бишек җырларын, әкиятләр, такмак, табышмак, мәкаль һәм әйтемнәр белүе белән дә кызыксынуын, аларны бергәләп өйрәнүен күрер көннәр җитмәгәе әле!.. Шулай була күрсен! Туган телгә, иксез – чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган бәя биреп бетергесез әһәмиятле тәрбия чыганаклары бит алар. Бишек җырлары аша, мәсәлән, сабый тәүге мәртәбә матурлык, йөрәк җылысы, ата – ана, өлкәннәр мәхәббәте һәм мәрхәмәте, үз халкының рухы, аһәңле теле белән, туган ил, туган йорт, туган туфрак, чишмә суы, киң аланнар, урман – кыр кебек төшенчәләр белән рухи аралаша.

Бишек җырларының әнә шундый сихри куәте нәрсәләр белән аңлатыла соң?

Белгәнебезчә, табигать (һәм кешелек дөньясы, аның хезмәте, яшәеше) дөньясында тигез тибрәлеп – агылып торган авазлар бар: кошлар сайравы, агач – яфраклар кыштырдавы, яңгыр шыбырдавы, җилләр, агымсулар китергән хәбәр - өннәр һәм башкалар. Табигатьнең әнә шул сихри авазлары, ананың (бала багучының) табигый йөрәк җылысы белән өретелеп, аның табигый таланты белән поэтик калыпка һәм моңга төрелеп, сабыйга тынычлык иңдерә, үзенә бертөрле иминлек мохите тудыра, һәм бала, рәхәтләнеп, изрәп йоклый. Шуның өчен дә бишек җырлары өйдә генә түгел, ясле – бакчаларда да, йокы вакыты җиттеме, һәр группада ипле генә, салмак һәм моңсу гына яңгырарга тиеш.

Бала йокысыннан уянгач та (уяныр вакыты җиткәч тә), халык тарафыннан аңа әйтерлек үрнәкләр иҗат ителгән:

Тор, тор, тургай,

Йокың туйган бугай.

Кояш яктырып чыккан,

Сине яланга чакырган.

Тор, тор, то – о – ор!

Гаиләдә, балалар бакчаларында һәм, ниһаять, мәктәпләрдә, билгеле, бигрәк тә нәниләр, кечкенәләр белән, халык тарафыннан иҗат ителгән җырлар, шигырьләр файдаланып, ана, тәрбияче, укытучы туган телнең илаһи аһәңе, теләсә кайчан кулланылырлык мөмкинлекләре дәрьясына иң тәүге сукмак салу кебек изге эш башкаралар.

Үсә - үсә, бала үзе белән аралашучы кешеләрне таный, аларны үзенә “газиз җаннар” буларак кабул итә бара, тирә - юньдәге әйберләр, күренешләр, билгеләр белән таныша, аларның атамаларын дөрес әйтергә, аларны үзара бәйләнештә карарга, үзгәрешләрнең сәбәпләрен белергә өйрәнә. Чолгап алган мохитта ориентлашуы камилләшкән саен, сүзлек запасы да байый, сөйләме аһәңен тоюы чарлана. Тел баю һәм дөньяны танып белү процессының сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге, һичшиксез, табышмаклар, әкиятләр, тел шомарткычлар, җыр – биюләр, әдәби әсәрләр белән танышу исәбенә тәэмин ителә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: татар телен саклап калыр өчен, иң элек, аның нигезен салырга кирәк. Ул нигез булмаса, саклар нәрсә дә булмый бит.

Наши рекомендации