Ирле тӨбӘк ӘдиплӘре иҖатын ӨйрӘнҮ мӘсьӘлӘсе

Минеханова А.Ф.

Менделеев районы

гомум урта белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Минеханова В.М.

Син кем? - дип сорасалар, син документыңны, паспортыңны күрсәтәсең:

анда төп мәгълүмат язылган.

Әгәр дә халыктан, син нинди халык, дип сорасалар,

халык документ урынына үзенең галимен, язучысын,

рәссамын, композиторын, сәясәтчесен, хәрби җитәкчесен күрсәтә.

Рәсүл Гамзатов.

Туган як! Туган як кеше өчен ата - анасы кебек үк кадерле. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шуннан аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.Торган саен син туган якның гүзәллеген ныграк аңлыйсың, байлыкларын күз алдына ачыграк китерәсең.

Туган җир! Туган төбәк ! Туган табигать! Һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгьнәле сүзләр!

Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше - болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.

Әдәби туган якны өйрәнү әдәбиятны тирәнрәк аңларга, аның тормыш белән бәйләнешен төшенергә булыша, туган төбәкне танып белергә, патриотик, әхлакый, эстетик тәрбия бирергә ярдәм итә.

Әдәби туган якны өйрәнү - ул билгеле бер төбәк белән бәйле әдәби, әдәбият тарихына караган материаллар җыю дигән сүз.

Бүгенге әдәбият фәнендә әдәби туган як материалларын файдалану проблемасы, тарихи - мәдәни мирасны туплау, ул мираста аерым төбәкләрнең өлешен, урынын барлау проблемасы актуаль яңгыраш алды. Чөнки без уку - укыту һәм тәрбия эшендә абстракт төшенчәләрнең, гомуми матур сүзләрнең тәэсир көче түбән булуын аңладык. Шундый төшенчәләрнең берсе - туган ил. Ләкин әлеге төшенчәнең сүзләр арасында конкрет мәгьнәсе күмелеп кала язды. Туган ил - ул син яшәгән җир, авыл, төбәк , син яраткан табигать, син хөрмәт иткән кешеләр. Туган ил, туган як, туган авыл! Һәркем өчен иң мөкатдәс, иң изге, иң кадерле сүзләр алар. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта, әти-әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң. Шулай итеп, үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән , аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Димәк, патриотик тәрбия, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү мөһим, алар уку-укыту процессының нигезендә ятырга тиеш булалар.

Мәктәптә әдәби туган якны өйрәнүнең максат- бурычлары, формалары, ысуллары күптөрле: якташ әдипләрнең тормыш һәм иҗатларын тикшерү, музейлар, әдәби почмаклар ачу, стендлар, альбомнар төзү, фольклор материалларын туплау һәм өйрәнү , истәлекле әйберләр, экспонатлар җыйнау, әдәби кичәләр, очрашулар үткәрү һ.б. Бу зур эштә аларга әдәби, тарихи чыганаклар, җирле һәм гомумән вакытлы матбугат, архив, музей материаллары, мемуар әдәбият, төрле хатлар, кулъязмалар, өйрәнелә торган әдипләрне якыннан белгән кешеләр дә һәм үзләре әдипләр дә ярдәмгә килә.

Шушы максаттан чыгып мин әдипләрнең әсәрләре, алар турында вакытлы матбугат битләрендә чыккан мәгьлүматларны өйрәндем , бу шәхесләрне якыннан белгән кешеләр белән очраштым, музейлар һәм мәктәпләрдә, мәдәният учаклары булган - китапханәләрдә булдым һәм бу материалларны үземнең хезмәтемдә файдаландым.

Менделеев төбәген әдәби яктан өйрәнүгә хезмәтләр юк. Әмма темага мөнәсәбәтле аерым мәкаләләр, факт - мәгьлүматлар вакытлы матбугат битләрендә очрап тора.

Бу уңайдан Менделеевск шәһәрендә чыгып килә торган "Менделееск яңалыклары" газетасы игьтибарга лаек. "Менделеевск яңалыклары" милли күтәрелеш алгарышның бер чагылышы буларак, 1990 елның июнендә чыга башлады. Яңа газета " Сөй гомерне, сөй халыкның дөньясын!" дигән өндәү алды. Өндәү генә түгел, программа иде бу. Менә унтугыз ел дәвамында "Менделеевск яңалыклары" журналистлары аңа тугры.

Зур өметләр баглап ачылган газета беренче саныннан ук укучысын милли яңарышка өндәде, телне, гореф - гадәтләрне, милли мәгарифне үстерүгә йөз тотты.

Газета соңгы вакытта район - шәһәр хакимияте башлыгы карары нигезендә Менделеев төбәгеннән чыккан күренекпе шәхесләр, фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә танылган якташларның тормышын, иҗатын өйрәнү, алар турында мәгьлүмат туплау, аларны пропагандалау өстендә эшли." Күренекле якташлар" рубрикасында алар турында мәкаләләр, көндәлекләреннән өзекләр, тәрҗемәи мәгьлүматлар, әдипләр белән әңгәмәләр басылып тора.

Шулай итеп Менделеев төбәген әдәби яктан яктыртуга җирле вакытлы матбугатта, жирле авторларның китаплары да ярдәмгә килә. Ләкин Менделеев төбәген әдәби яктан өйрәнүгә җирле авторлар гына түгел, ә күренекле галимнәребезнең дә эзләнүләре, гыйльми эшләре дә кушылса, бу тема тагын да тулыланып һәм өйрәнелеп , киң масса укучыларга җиткерелер иде.

Үзең яшәгән төбәкнең туган як , туган ил булуына ышану өчен , билгеле, аның үткәненә, бүгенгесенә күз саласың, киләчәк турында уйланасың. Үткән белән очрашу теләге сүнми дә, сүрелми дә. Менә шул теләк тарих битләрен ачарга мәҗбүр итә дә инде. Һәр төбәкнең үз тарихы һәм үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела.

Безнең Менделеев төбәгенең шифалы туфрагында туып-үскән һәм хәзер исемнәре Татарстанга гына түгел, хәтта башка милләтләргә дә билгеле булган данлы якташларыбыз белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Шулар арасында милләт язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур хезмәт куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче әдипләребез дә лаеклы урын били.

Һәрбер төбәк үзенчә матур, үзенә генә хас традицияләре, гореф-гадәтләре, яшәешләре белән аерылып тора. Менделеев районы зур түгел. Ул туган республикабызның күп милләтле халкы белән бер сулышта, бер максат белән эшләп, аның икътисадына булганча өлешен кертеп, кайнап-кайнашып, тулы канлы тормыш белән яшәүче татар, рус, удмурт, мари халыкларын берләштерә, киләчәккә зур өмет белән карап хезмәт итә.

Башлангычы узган гасырга барып тоташучы, 136 еллык тарихы булган илебез химия промышленносте тармагында иң өлкән предприятие “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” акционерлык җәмгыяте районыбызның гына түгел, җөмһүриятебезнең дә горурлыгы, илебезгә күпләп сугыш һәм хезмәт каһарманнарын биргән завод ул. Илебез икътисады авыр чор кичерү чорында җитештерүне саклап кала алган. Яңа Менделеев химия заводы да бүген икенче сулышын алып, эшне дәвам итә алды. Республиканың иң затлы дәвалау үзәге булган “Ижминводы” курорт-саноториясе районыбызның әһәмиятле тармакларын тәшкил итәләр.

Тирә-юнь авылларыбыз үсә, үзгәрә, яңарышка баралар. Мәдәният, иҗат учаклары сүнми-сүрелмичә, камилләшә барып, булган талантларны барлап, яшь көчләрне үстерүгә игътибарларын юнәлтәләр. Менделеев җирлегендә чынлап торып талантлар җитәрлек. Исемнәре җөмһүриятебездә танылган, халык күңелен яулаган язучы-шагыйрьләребез Нур Шәриф, Дифгать Сирай, Марсель Гыймазетдинов, Егор Уткин, Камил Галеев, Гайшә Сәгъдиева иҗаты яктылыгында иҗат итүче Фәния Шакирова, Илгиз Абдуллин, Наил Тимербаев, Наилә Миннәхмәтова, Фирдәвес Рәхмәтуллина кебек әдипләребезне хөрмәт итәбез һәм иҗатларын өйрәнәбез. Менделеев районында Егор Уткин исемендәге премия булдырылды. Татарстан Язучылар берлеге белән сөйләшенеп, ул быел республикабыз язучылары премиясенә әверелде. Илгиз Абдуллин һәм Наил Тимербаев Егор Уткин исемендәге әдәби бүләккә лаек булдылар.

Менделеев муниципаль районы мәгариф бүлеге каршында “Бәллүр чишмә” балалар иҗат берлеге эшләп килә. Бу иҗат түгәрәгенә берничә ел рәттән мәктәбебез укучысы Ләйсән Гәйнетдинова да йөрде. Сыйныфташлары арасында үзенең тырышлыгы, табигый сәләте һәм шигъри җанлылыгы белән аерылып торды ул. Башлангыч сыйныфта укыганда ук, үзенең шигырьләрен яза башлады. “Язгы лирика” исемле беренче шигырь җыентыгы 2004 елда басылып чыкты. 2006 елда “Йөрәк сере” исемле икенче шигырь җыентыгы дөнья күрде.

Шигырьләр белән беррәттән хикәяләр дә иҗат итә әле ул. Татар телендә генә түгел, хәзер рус һәм инглиз телләрендә дә яза, чөнки Ләйсән хәзерге көндә Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетында белем ала. Мәкаләләре район газета битләрендә басылып тора. “Мин үземнең характерым, эчке дөньям белән җыр-моңга, матурлыкка, сәнгатькә гашыйк кеше. Мөгаен, бу омтылышлар гомерем буе күңелемне сугарыр. Киләчәктә яхшы итеп укып чыгып, тормышта үз юлымны табарга телим. Шигырьләремә музыка язылып, матур җырлар тууын да теләр идем. Ничек кенә булмасын, Тукай, Җәлилләр юлы буйлап атлавым минем өчен бөек шатлык кына түгел, ә иксез-чиксез горурлык та. Кулымдагы каләмемне үткен итеп, иҗат чишмәләре саф, мул сулы итеп саклап яшәргә язсын иде”, - дип яза ул шигырьләр җыентыгының кереш өлешендә.

Ә без үз чиратыбызда Ләйсәннең уңышларына сөенәбез һәм аның белән горурланабыз, чөнки ул безнең мәктәбебезнең укучысы. Күзгә күренмәс нечкә җепләр аны безгә бәйләп тора.

Әдәби туган якны өйрәнү безнең Менделеев төбәгендә еллар дәвамында, еллар арткан саен, аның эшләгән эше дә үсә бара. Безнең төбәктә туган якны өйрәнүнең максатлары һәм бурычлары күп төрле. Мәктәптә әдәби туган якны өйрәнү юнәләшендә җитди генә эшләр башкарыла: музей, әдәби почмак, түгәрәкләр эшли, тупланган материаллар укыту - тәрбия процессында файдалыныла. Якташ әдипләр , алар белән бәйләнешле сәнгать әһелләре, хезмәт һәм сугыш ветераннары да өйрәнелә . Туган якны бу рәвештә тикшерү эшне тагын да төрләндерә, тагын да кызыклырак һәм файдалырак итә. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, музейларда "Туган ягым - Менделеев төбәге ", "Туган ягым - яшел бишек", "Шушы яктан, шушы туфрактан без!", "Әллүки", "Шигьри тамчылар", "Син сазыңны уйнадың...", "Моңлы аһәң" кебек әдәби почмаклар, стендлар, газеталар бар. Бу почмакларда район турында китаплар, газета - журналлар, шушы төбәктә туып үскән әдипләрнең рәсемнәре, әсәрләре, мәкаләләре алып тора.

Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләүдә туган як тарихын өйрәнү зур ярдәм итә. Киләчәк буынның нигез ташы истәлекләрдән салына, музейлар берләштерә. Булган мирасыбызны көлгә әйләндермәскә музейлар ярдәм итә. Кызыклы эшнең кызыксынучылары да була аның. Музей -укучылар өчен белем чыганагы һәм иҗат мәйданы.

Менделеев төбәгенең һәрбер авыл мәктәбендә туган як өйрәнү музейлары бар. Шуларның берсе, үзебезнең Турай урта мәктәбе музеена тукталып үтәсем килә. Музейны оештыручы - туган якны өйрәнү түгәрәге җитәкчесе – Зиннатуллина Рәмзия Хаккый кызы.

Музей мәктәптә зур бер бүлмә били. Ул - тарих һәм әдәбият укытуның аерылгысыз бер өлеше.

Күргәнебезчә, әдәби туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. "Әгәр язучыны аңларга теләсәң, аның туган ягында бул", - ди Гете. Дөрестән дә,әгәр шагыйрьнең яки язучының язган әсәрен аңларга теләсәң, беренче чиратта, аның туып - үскән төбәге , табигате һәм тормыш юлы белән танышырга кирәк. Чөнки барлык язучыларның да иҗаты туган ягы белән бәйләнгән була.

Шулай ук, мәктәптә әдәби туган якны өйрәнүнең дә әһәмияте бик зур, Туган якны өйрәнү укучыларның әдәбият өлкәсендә, төрле фәннәрдән алган белемнәрен баетып, тирәнәйтеп кенә калмый, аларга бу белемнәрне җәмгыятьтә файдалы эшләрдә кулланырга да юнәлеш бирә. Туган якны өйрәнгәндә укучылар якташларының китапларын укый, андагы геройлардан үрнәк алырга тырыша, шул әсәрләр нәтиҗәсендә укучыда туган төбәгенә , халкына, Ватанына мәхәббәт арта, язучы якташлары белән горурлану хисе уяна.

Әдәбият

1) Абдуллин И.И. Бер җылы сүз: Шигырьләр. – Чаллы: “Камаз” нәшрияты, 1994. – 64б;

2) Гайнетдинова Л.Н. Язгы лирика: Шигырьләр. – Менделеевск, 2004. – 50 б;

3) Гайнетдинова Л.Н. Йөрәк сере: : Шигырьләр. – Менделеевск, 2006. – 92 б;

4) Гыймазетдинов М.Г. Яшәү мәгнәсе: Шигырьләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990. – 63б, рәсеме белән;

5) Миннәхмәтова Н. Утырып уйлар уйладым: Шигырьләр, хатирәләр, истәлекле әңгәмәләр. – Яр Чаллы, 2008. – 156 б. фоторәс. б-н.;

6) Сәгъдиева Г.С. Күңел хисләре: Шигырьләр. – Яр Чаллы, 2002. – 56 б;

7) Тимербаев Н.Ш. Батыр авылдашларыбым. – Яр Чаллы, 2000. – 100 б;

8) Уткин Е.В. Күңелемә коя чишмәләр: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007. – 239 б;

9) zaisch4.3dn.ru/sborniki/tatar.doc

Наши рекомендации