Ана телеҢ- милли горурлык ул

Хаметзянова А.,

Сарман районы икенче санлы

Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Шәйдуллина Л.К.

Сөй илеңне, сөй телеңне,

Сөй туган халкыңны син,

Шунда син дә сөелерсең,

Үзең дә сөярсең син.

Һәр милләт кешесе өчен:

Иң моңлы көй – милли көй,

Иң матур тел – милли тел.

Минемчә, шушы мәкальләрне аңлаган, туган телен кадерләгән халык кына бәхетле була ала. Зур бәхетне югалтмас өчен безгә үзебезнең татар телен сакларга кирәк. Ә телне саклау өчен без аны белергә тиешбез. Ул безнең ана телебез. Ә әни тавышы үзенең ягымлылыгы белән күңелне юата, колагыбызны иркәли, йөрәктә изге хисләр уята, яхшылык кылырга дәшә. Бу тавыш баланы бик кечкенә вакыттан ук акыллы, тәртипле, тәрбияле булырга өнди. Анам тавышы белән мине туган телем – татар телем дә тәрбияли. Телем белән мине халкым тәрбияли. Безнең әби-бабайларыбыздан калган күпме бай мирасыбыз бар. Бу халкыбызның җырлары, әкиятләре, мәкаль-әйтемнәре, бәетләре, дастаннары... Аларда никадәр күңел җылысы, акыл, тормыш тәҗрибәсе тупланган.

Һәр тел үз милләте белән бергә туа, бергә үсә, милләтнең иң ышанычлы юлдашы, юанычына әйләнә. Гасырлар үткән, кешелек дөньясы камилләшкән саен ул да шомарган, җыйнакланган. Безнең телебездә кыска гына сүзләр бик күп, аларны әйтергә өйрәнү, истә калдыру кыенлык тудырмый.

Тел галимнәре җир йөзендәге телләр арасыннан халыкара аралашу өчен иң аңлаешлы булган 14 телне сайлап алганнар. Алар арасында татар теле дә бар. Бу тел төрки телле 200 миллионнан артык төрки халыкка җиңел аңлашыла. Физика–математика фәннәре кандидаты Гали Зәбиров үзенең бер чыгышында татар теленең саннарын мисал итеп китерә: "Бердән алып йөзгә кадәр булган саннарны компьютерда сүзләр белән басар өчен татар телендә 783 хәреф кирәк булса, эсперантода 784, инглиздә 933, урысчада 1166 һәм немецчада 1195 хәреф кирәк. Күрәбез эсперанто ясалма тел булса да, җыйнаклыгы ягыннан татар теленнән калыша.Димәк, математиканы укытыр өчен бу биш тел арасында иң җыйнагы татар теле булып чыга." (Мирас журналы №5-6; 178)

Минемчә, телгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Татар телен белмәсәм дә ярый, рус телен яхшырак өйрәнергә кирәк дип йөрүчеләр, балаларын шулай дип әйтә-әйтә тәрбияләгән әти-әниләр дә хаклы түгел. Телләр белүдән кеше җәфаланмый, армый, аның бары тик белемгә омтылышы гына артадыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә һәркем бер яки ике генә түгел, ә 3-4 тел белергә тиеш. Безне чолгап алган тирәлек, фән-техника казанышлары бездән шуны тәлап итә.

Татар теле – безнең тел. Аны әби-бабайларыбыз меңләгән еллар буена саклап, буыннан буынга тапшырып килгәннәр. Телебезнең бай, җыйнак булуы аларның зирәклеге турында сөйли. Тел күрке – сүз, милләт күрке – тел. Ул зур байлык, гасырлар буе сакланган байлык. Ә байлык сак булганны ярата. Әгәр әти-әниләребез бүген аны безгә җыйнап бирмиләр икән, ул югалган байлыкны без каян табарбыз да, аны үзебездән соң килгән буынга ничек тапшырырбыз икән?

Минемчә, тел әле ул милли горурлык дигән сүз. Телең бар икән, димәк, синең илең бар, илең бар икән, димәк, синең данлы үткәнең бар. Ә татар халкы озын юл үткән. Данлы да, фаҗигале дә, авыр да, сикәлтәле дә ул юл. Тарих һәрчак сыный. Минем халкым алдына да зур сынаулар тезгән. Тик ул сынмаган, сыгылмаган. Безнең дә башка милләтләрнеке кебек үк горурланып сөйләрлек каһарманнарыбыз, җырчыларыбыз, сәнгать йолдызларыбыз, галимнәребез бар.

Аларга карата башкаларда да кызыксыну хисләре уяту өчен тарихны белергә, җыр-моңны, әдәби әсәрләрне тапшыру өчен телне белергә кирәк. Кеше бары шулай гына хөрмәт казана ала, анда милли горурлык хисләре булырга тиеш.

Соңгы араларда телевизордан да, дәрестә укытучыбыздан да милли үзаң дигән сүзне еш ишетәбез без. Мин аны болай дип аңлыйм. Кеше татар телен белеп кенә яши алмый. Аңа рус мәктәбендә белем алганга рус телен дә, инглиз теле укыганга бу телне дә өйрәнергә кирәк. Тик аның үз теле үзәктә булырга тиеш. Мин татар әдипләрен күбрәк белергә тиешмен, татар җырларын күбрәк җырларга, татар биюләрен күбрәк биергә тиешмен. Тарихымны да күбрәк итеп өйрәнергә кирәк миңа. Чөнки ул минем үземнеке. Мин аны әле алга таба тапшырырга тиешле кеше.

Телләр белү кайвакыт дәресләрдә бик ярдәм итә: рус телендәге иярченле кушма җөмләне аңлап бетермәсәң, татар телендә аңлап аласың. Телләрне чагыштырып өйрәнү кызыклырак та әле ул.

Без өйдә әнием белән бу темага еш сөйләшәбез. Татар телендә аралашуның кимүенә, кешеләрнең татарча газета-журналлар укымавына, ата-аналарның мәктәптә татар теле укыткан өчен җыелышларда каршы килеп сөйләүләренә күңел әрни.

Минемчә, моңа без үзебез гаепле. Татар халкы милли йөзен үзе югалта. Милли киемнән йөрүче кызлардан көләбез, милли бәйрәмнәребезне рус телендә алып барабыз. Очрашуларда гел русча сөйләшергә тырышабыз.

Әнием күптән түгел Әлмәт шәһәренә никах мәҗлесенә барган иде. Мулла бабай никахны да русча укыган. Кияү егете татар булса да, кәләшнең әнисе рус булгач аңламас дип курыккан. Ә бит кәләш татар баласы, әтисе татар, минем туганым!

"Катнаш никахлар милләтне таркатуда зур роль уйныйлар. Татар егетләре рус кызына өйләнсә, рус балалар туа, рус егете татар кызына өйләнсә дә шулай ук" дип язган Сөмбикә журналы хаклы, күрәсең.

Мин буш вакытым булганда мәчеткә укырга йөрим. Кайвакыт безнең бистә мулласыннан вәгазьләрне рус телендә сөйләвен сорыйлар. "Инде мәчеттә дә рус телендә сөйләшсәк ни булыр?!"- ди андыйларга хәзрәт.

Без үз телебезне сакламасак, аны башкалар сакламаячак. Моның өчен хатасыз язарга, матур итеп чит тел сүзләре кушмыйча сөйләшергә, татарча аралашырга күнегергә кирәк. Тик балалар гына түгел олылар күбрәк ялгыша шул. Кибеттә ни өчендер "Чәк-чәк" саталар, ә диктант язганда укытучыбыз безгә аның кушма сүз икәнен аңлата. Мороженое –туңдырма, апельсин - әфлисун, - ди. Ә сатучы апалар ул сүзләрне татарча әйтергә теләмиләр. Без үзебез дә кимен куймыйбыз: "Мат-кадан домашку эшләдеңме? Давай-ка, ашап алыйк, столовкада классный треугольник бирәләр",- дип сөйләшәбез. Училька, очкарик, ботаник, лох кебек мәгънәсез, ямьсез сүзләр дә сөйләмебезне "бизәп тора."

Матур итеп сөйләшә белү кешегә киләчәк тормышында бик күп очракларда ярдәмгә киләчәк. Андый кешеләргә җиңелрәк тә була. Поэзияне яхшы белгән, сөйләмендә мәкаль-әйтемнәр куллана, белеме белән шаккаттыра белүчене авыз ачып тыңлыйбыз бит без. Кызыгып кына калмау, үзең шундый булырга омтылу кирәк, милли үзаңны, максатны эшкә җигәргә кирәк.

Тагын җанны борчыган бер вакыйга бар. Без инде хәзер дәресләргә әзерләгән вакытта бик еш Интернет челтәренә керәбез, аннан үзебезгә кирәкле материалларны эзлибез. Мин дә шулай эшлим. Һәм менә шунда бер сайтка туры килдем Ул "Казанские мамаши" дип атала иде. Сайттагылар татар теле укытуга үз карашларын белдергәннәр. Берсе: "Татар теле атнага 8 сәгать укытыла, шуңа күрә минем улым БДИны бирә алмый", дисә, икенчесе "Ник укытырга ул телне? Безнең Татарстан дигән дәүләт юк, бары тик Россия генә, халык та, милләт тә рус кына", дип тузынган. Тагын нәрсәләрдә генә гаепләмәгәннәр татар телен?!

Минем сыйныфташларым арасында бик яхшы билгеләренә укучылар да, көчкә "3" кә баручылар да бар. Тик безнең өчлеләр татар телен укыганга түгел, ә ялкауланганга гына. Алия Ризванова, мәсәлән, татар теленнән, рус әдәбиятыннан олимпиадага әзерләнә, халык бию ансамбленә йөри, мәктәптә, сыйныфта үткәрелгән чараларда актив катнаша, һәрберебезгә булышырга да өлгерә. БДИларын яхшы тапшырачагына ышанам мин аның.

Татар теленең киләчәге булсын иде. Ә моның өчен бүген кайгыртырга кирәк. Теләкләрем берничә, алар барысы да иде дип тәмамлана :

- әти-әниләр уңышсызлыкларда телне гаепләүдән туктап, балаларына белемнең кирәклеген төшендерсен, яхшы тәрбия бирсен иде;

- телгә мәхәббәт гаиләдә булдырыла. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә аны өйрәнүгә ныклы игътибар бирелсен, Интернетта таләп иткәнчә, аның урынына инглиз теле, физкультура, математика, рус теле укытылмасын иде.

- урам исемнәребез, тукталышлар татарча да язылсыннар, әйтелсеннәр иде. Ә икетелле язмалар хатасыз булсын иде.

- һәркем туган телнең изге бүләк булуын аңласын иде.

Әдәбият

1. Зәбиров Г. Ни өчен без телебезне саклап калырга тиеш? // Мирас. - 2002. - №5-6, 177-179 б;

2. Миңнегулов Х.Ю. Дөньяда сүземез бар... – Казан: Татар.кит.нәшр., 1999. -334 б;

3 Низамов И. М. Ярдәмең берлән синең...: Фәнни публицистика/ Илдар Низамов. – Казан: Мәгариф, 2008. -239 б;

4. Сафиуллина Ф.С. И туган тел... Казан Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2008. – 143 б;

5. Рөстәм хәзрәт Хәбибулла. Татар халкына теләк. // Мәгърифәт.- 2010. – 15 гыйнвар.

Наши рекомендации