Методика өлкәсендәге мәсьәләләр
«Татар теле» һәм «Татар әдәбияты» предметлары гомуми һәм махсус предмет компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Әлеге предметларны укыту барышы методик яктан һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру ягыннан төрле эш формаларын куллануны күздә тота. Бу үзебезнең һәм гомумевропа лингвометодикасының тәҗрибәсенә таяна торган, дөньякүләм кабул ителгән фәнни стандартларга җавап бирерлек татар телен укыту методикасын һәм укучыларның белемнәрен бәяләү системасын булдыруны таләп итә.
Татар телен дәүләт теле буларак укытуда методик характердагы мәсьәләләр арасында аны гомумевропа дәрәҗәсенә туры китереп, баскычлап укытуга күчү белән бәйлеләрен аерып күрсәтергә кирәк. Бу яктан, төрле яшьтәге балалар өчен лексик минимумнарны расларга, укучыларның сөйләмен активлаштырырга, аларның мөстәкыйль белем алуга омтылышын һәм белем бирү оешмаларында тел мохитен саклауда актив катнашуын стимуллаштыру системасы булдырырга кирәк. Дәрәҗәләп укыту кысаларында укучыларның тиз үзләштерүләрен тәэмин итәрлек кызыксындыру чараларын куллану да мөһим, телне үзләштерү ягыннан аеруча сәләтле балаларны югарырак баскычка яки һөнәри дәрәҗәдә белү баскычына күчереп эшләү дә көтелә.
Телдәге сүзләрне куллануның репрезентатив ресурс базасы һәм татар тел белемендә фәнни-гамәли тикшеренүләрне тормышка ашыру өчен программ инструмент булып торган татар теленең электрон корпусына таянганда гына лексик минимумнар әзерләү тиешле дәрәҗәдә алып барылырга мөмкин.
Татар телен дәүләт теле буларак укытуны укучылар чит мәдәниятне дөрес кабул итәрлек, булган стереотипларга аңлы караш, мәдәниятара багъланышларның төрле очракларына шәхси мөнәсәбәт формалашырлык итеп оештыру сорала. Укытуны аралашучан-эшлекле, информатив (мәгълүматлы), эчтәлекле, кызыклы итү, укучыларда татар теленә кызыксыну уяту мөһим. Бу яктан, телне укытуның аны фән буларак өйрәнүдән – аралашу, шәхси яктан үсү, универсаль уку гамәлләрен үзләштерү чарасы буларак өйрәнүгә таба күчүен билгеләп үтәргә кирәк. Татар телен дәүләт теле буларак укытуда телне чит тел буларак өйрәнү технологияләрен куллану ярдәм итә.
Укучыларга татар телен өйрәткәндә мәгълүмати-аралашу технологияләреннән файдалануны көчәйтергә һәм киңәйтергә, кирәкле дидактик материаллар, электрон сүзлекләр, хрестоматияләр эшләргә, уен-тренажерлар, татар теле һәм әдәбиятыннан төп дәүләт имтиханы ( алга таба – ТДИ) һәм бердәм республика имтиханы (алга таба –БРИ) ларга әзерләү өчен кулланмаларның һәм олимпиада биремнәренең ачык банкларын булдырырга кирәк.
Әдәби белем бирү укучыларда мөстәкыйль чагыштыра, гомумиләштерә белү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен билгели алу; планлаштыру, үзара хезмәттәшлек итү, диалоглар һәм монологлар төзү, сораулар куя белү, үз фикерләрен дөрес тәгъбир итә һәм дәлилли белү һ.б. күнекмәләр белән бәйле универсаль уку гамәлләрен формалаштыруны күздә тота. Ләкин бүгенге көндә универсаль уку гамәлләренең, аларны формалаштыруның әһәмиятен, аеруча татар әдәбиятын чит телле әдәбият буларак укыту вакытында, аңлап бетермәү күзәтелә. Шуңа күрә гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту методикасын һәм технологияләрен кулланганда гамәли юнәлешкә аерым игътибар бирү сорала.
Телгә өйрәтү һәм әдәби белем бирү практикасында уен, аралашу эшчәнлегенә нигезләнгән, укучыларны план, тезис планы, конспект, доклад, аннотация, инша, эссе язу, әдәби-иҗади эшләр, алдан игълан ителгән темага проект төзү өчен кирәк булган материалларны тупларга һәм өйрәтү, мәгълүмати белем бирү мохитендә ориентлаша алу; энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәләр, махсус әдәбият белән эшли белү; китапханә каталоглары, библиографик күрсәткечләрне, интернетта эзләнү системасын куллана алу мөмкинлеге биргән технологияләр тиешле дәрәҗәдә кулланылмый.
Методик характердагы проблемалар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларны укытуны оештыру белән бәйлеләре дә бар: алар – инклюзив белем бирү кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар белән эшләү өчен кадрларның әзерлекле булмавы; татар теле һәм әдәбиятыннан укыту-методик әсбапларның җитмәве, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен кирәкле хрестоматияләр, электрон текстларның аз булуы.