М. Гафури поэзиясенең "чорның күзе һәм колагы"на әверелүе
Син шулай коллыкта йөрсәң, Дөнья киң булмас сиңа, Барча эшләрдән элек Баш бул, туган, үз иркеңә. |
М. Гафури |
Туган халкы өчен җан атып, аның һәр сулышын тоеп яшәгән, иҗат иткән шагыйрьләр күп татар халкында. Аларны халыкның моң-зарлары да, хәерчелеге дә, наданлыгы да, сугыш афәтләре дә борчый, уйланырга мәҗбүр итә. Шундый шагыйрьләрнең берсе − татар һәм башкорт әдәбиятларының гражданлык идеалын югары күтәреп килгән әдипләрнең күренеклесе − М. Гафури (1881- 1934).
Гомер һәм иҗат юлында нинди генә кыенлыклар кичермәсен, Гафури үз кыйбласын халыкка ышанып, тарихка карап билгеләргә омтыла. Шунысы өчен дә әдәбият галиме И. Нуруллин аны "үз халкының күзе, колагы булган шагыйрь" дип атый. Хәер, бу турыда М. Гафури “Үзем һәм халкым" шигырендә ачык әйтеп китә.
Бер адым алга басам да
Әйләнәм мин артыма:
Кайда басканнар икән дип
Күз саламын халкыма.
Шагыйрьнең иҗади тәҗрибәләре 1902 елдан башлана. Шушы елны бөек мәгърифәтче К. Насыйри вафат була. Гафури Насыйрича халыкчан мәгърифәтчелек идеяләренә юнәлеш тотарга омтыла, үзен бөек шәхеснең эшен дәвам иттерүче итеп тоя. Аның башлангыч поэзиясендә дидактизм − үгет-нәсыйхәт өстенлек итә.
1904 − 1906 елларда инде шагыйрь иҗатында фәнни-техник прогресска өмет уты кабына. "Себер тимер юлы" поэмасында тимер юлга дан җырлана, мондый зур эшне Россия генә башкара алганлыгына, Россиянең бүтән халыкларны да цивилизациягә этәрүенә басым ясый:
Боларны юлга салу нинди авыр,
Русиядән башканың килмәс кулдан!
Шагыйрьне илдә барган бер генә вакыйга да битараф калдырмый. Беренче рус революциясенә ул "Шатлык шигыре"н багышлый, җаны-тәне белән азатлык көннәре килүенә шатлана.
Алынды авырлыклар кулымыздан,
Манигъ юк бара торган юлыбызда;
Хөррият заманнары каплап алды
Алдан, арттан һәм уң илә сулыбыздан.
Әмма шуның белән бергә тиз арада Гафури азатлык өчен көрәшнең рәхимсезлеген дә аңлый. Аның шигырьләрендә гаять тиз үсеп барган вакыйгалар турында уйланулар активлаша, әдәбиятка карашында үзгәрешләр туа, иҗат тәҗрибәсе һәм осталыгы арта. Гафури поэзиясендә азатлык темасы һәм образы формалаша. Иҗатындагы кояш, нур, яктылык төшенчәләре Азатлык (хөррият) образының аерылмас сыйфат-синонимнарына әвереләләр. Хәзер инде шагыйрь социаль чынбарлыкны объектив рәвештә күрсәтүгә игътибар бирә башлый. Шагыйрь үзе күргән, ишеткәннәренә анализ ясый, халыкның авыр тормышы сәбәпләрен эзли. "Базарга чыктым" шигыре шул турыда. Шагыйрь базарда хәерче, сәләмә киемле кешеләрне, хәер сораучы балаларны күрә, һәр урында эшсез тилмереп йөрүчеләр очрый. Шул ук вакытта шәһәрнең зур урамы кәеф-сафа коручы байлар белән тулган. Шагыйрь социаль тигезсезлекнең халыкны ни хәлгә төшерүен аңлый башлый.
Реакция еллары М. Гафури иҗатында көз картиналары, кайгы-хәсрәт авазлары, төшенкелек элементлары белән аерылып тора. Мәсәлән, 1910 елда язылган "Харап булган бакча" шигырендә шагыйрь кайчандыр гөрләп торган бакчаның хәрабә хәленә килүен сурәтләп бирә дә болай ди:
Ни дисең соң? Дөнья бит бу! Эшләре алмаш була,
Гөл барында − сандугач, гөл бетсә − карга баш була.
Әмма М. Гафури бервакытта да тоташ пессимизмга бирелми. Чөнки ул йөрәге белән халыкка береккән шагыйрь. Халыкка исә пессимизм − ят нәрсә. Ярлыларның хәленә ачынып, аларга бөтен йөрәк җылысын биргән, аларга азатлык бирергә хыялланган шагыйрь төшенкелеккә бирелә алмый иде. Гафури да, Тукай шикелле үк, тарихи язмышны үзенең халкы, туган иле белән бергә кичерәчәген, бары тик үзенең кайгы-хәсрәте белән генә яшәргә теләмәвен белдерде.
Иҗат жанрының мөмкинлекләрен киңәйтә барып, ул хикәяләр дә язды. Боларда да тормыш төбенә ташланган гади кешенең, хокуксыз хатын-кызларның аяныч хәле тасвир ителә. Әдипнең "Ярлылар, яки өйдәш хатын" (1911) кебек хикәяләрендә фәкыйрь кешенең явыз чынбарлыктан өстенлеге, вөҗданы һәр очракта алгы планга куела.
Реакция елларында М. Гафури мәсәл жанрында да байтак әсәрләр яза. Татар әдәбиятында шигъри мәсәл жанры туу М. Гафури исеме белән тыгыз бәйләнгән. Шагыйрь тарафыннан мәсәлгә иҗтимагый һәм әхлакый әһәмиятле, актуаль эчтәлек салына.
Яңа революцион күтәрелеш елларында халыкның яңадан җанлана, аякка баса башлавы М. Гафурида да рухи күтәренкелек уятты. “Үзем һәм халкым" (1912), "Мин кайда?" (1912) шигырьләрендә дә халыктан аерылуның шагыйрь өчен хәвефле юл икәнлеген әйтә, үз юлын ачыктан-ачык белдереп:
Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлы күп була −
Мин шулар янында булам, алар белән килешеп була, −
дип яза.
Үз халкының күзе, колагы һәм вөҗданы булган шагыйрь киләчәккә өмет белән карый, дуслык, мәхәббәт, туганлык өчен көрәшергә чакыра. "Булма мэюсь! Бул хәзер һәр көн хәят сугышында син", − ди шагыйрь "Хәят юлында" исемле шигырендә.
Әмма башланып киткән бөтендөнья сугышы шагыйрьнең фикерләрен чуалтып ташлый: кешеләр бер-берсен үтерә, корал алып сугыша башладылар. Фаҗиганең сәбәбен башта шагыйрь кешеләрнең үзләреннән, әхлак бозылудан күрә. Ләкин соңрак аның бу фикерләре үзгәрә. Ул сугышның бөтен авырлыгы, бөтен дәһшәте хезмәт кешеләре җилкәсенә төшүен күрә. Шул күзәтү һәм уйланулар нәтиҗәсендә “Юктырсың ла, Алла!.." (1915) шигыре языла. Бу шигыре белән автор сугышның социаль сәбәпләрен эзләүгә адым ясый. Алга таба язылган шигырьләреннән исә сугышның капитал хуҗалар өчен табыш чыганагы булуы аңлашыла. Шагыйрь җырлаган газап һәм ләгънәт тойгыларында миллионлаган хезмәт ияләренең кичерешләре чагыла. Шул ук вакытта автор тарих язмышы, аны һәлакәттән коткару халыкның үз кулында дигән хакыйкатьне аңлауга ирешә.
М. Гафури моннан соң күп кенә шигырьләре белән бергә, халыкны канга батырган хөкүмәтне гаепләп "Бер нәүхә" (1916), "Көч" (1916) кебек шигырьләрен язып, Февраль революциясен каршы ала, "җилфердәп килгән Кызыл байракка" карап чын күңелдән куана. Февраль чоры поэзиясендә шагыйрьнең караңгылык һәм яктылык көрәше, аның мәгънәсе тагын да ачылып китә. Халык һәм Азатлык образлары белән аерылмас бердәмлекне җырлаган лирик герой мәйданга килә. "Кызыл байрак" (1917), "Бетсен империализм сугышы!", "Икмәк" шигырьләре белән халык азатлыгын буарга теләүчеләргә каршы чыга.
Шагыйрь Социалистик революциягә зур өметләр баглый һәм аны көтеп, теләп каршы ала. Бу чорда да ул халкына тугры калуын шигырьләрендә раслый. Ләкин революция көткәннең барысын да биреп бетерә алмый. Шуңа күрә 1918 − 1919 елларда аның лирикасында мәхәббәттә, шәрабта онытылу шикелле мотивлар күренә башлый, мәхәббәт романтикасы куера. Әмма шунысы әһәмиятле: ул тиз арада заман рухын тоеп ала. Изүчеләрне тәнкыйтьләп, ирония һәм сарказм белән көлүгә нигезләнгән шигырьләрен яза.
М. Гафуриның гражданнар сугышы лирикасында революцион патриотизм һәм героизм романтикасы зур урын ала. 1919 елда революционер М. Вахитов истәлегенә багышлап "Нур" дигән шигырь язып, халык азатлыгы өчен көрәшкән кешеләргә дан җырлый.
Социалистик революция җиңгәч тә М. Гафури гади кеше язмышын күрсәтүгә зур игътибар бирә. Аның "Эшче" (1920) поэмасы − зур иҗтимагый эчтәлекле сюжетка корылган шигъри әсәр. Аңарда халык авыз иҗаты традицияләре белән бәйләнеш тә бар, ләкин поэма герое бәхеткә ирешә алмый. Бу поэма аша автор революциянең халыкка алып килгән газапларны күрсәтергә омтыла. Димәк, эшче − элек тә бәхетсез, хәзер дә шул ук хәлдә.
М. Гафури халкы белән бергә булып, аның киләчәге турында кайгыртып, үткәнен күрсәтеп иҗат иткән шагыйрь һәм язучы иде. Аның геройлары һәрвакыт халык арасыннан чыккан кешеләр. Тукай әйткәнчә, аның күзе күпне күрде, колагы күпне ишетте.