Яңа елны көтә йөрәкләр
Календарьның соңгы бите төшә,
Бусагадан атлый Яңа ел.
Әй Яңа ел, бетмәс саулык алып,
Шатлык-куанычлар алып кил.
Нурлар өстәп, җиргә таңнар тудыр,
Җаннар тудыр җиргә нур өстәп.
Налы язлар, матур җәйләр китер,
Йөрәкләргә илһам, дәрт өстә.
Илләр имин, еллар тыныч булсын,
Аклансыннар көткән өметләр.
Ак кар кебек саф теләкләр белән
Яңа елны көтә йөрәкләр.
Илһам эзләп...
Мин Тукайда булдым әле кичә,
Китапларын аның актардым.
Җәйләр җиткәч кайтырга дип торам
Бер әйләнеп Кырлай якларын.
Ә иртәгә Такташ дәшеп калды:
Кил сеңлем, - ди, - кунак булырсың.
Автографым булмас, китабыма үзең
Такташ абыйдан дип куярсың.
Җәлилгә дә барып кайтасым бар,
Күптән булганым юк янында.
Элек аңа ешрак килә идем
Илһам эзләп йөргән чагымда.
Бер көн анда, бер көн монда йөрим
Калмасыннар диеп үпкәләп.
Туймас җаным күпме укысам да
Алар язган китап битләрен.
Илдар абый, Мостай абыйларның
Бик кадерләп саклыйм хатларын.
Китапларын кулга алган саен
Мин сагынам исән чакларын.
Атнабай да көтә туган якта,
Ничек калыйм инде кайтмыйча?
Озак тормый кайтыр юлга чыгам
Җәй җиткәнне көтеп ятмыйча.
Ерак юллар арасы
Йөрәкләр бердәй типсә дә
Ерак юллар арасы.
Юлларыбыз кушылганчы
Барасы да барасы.
Барасы юлыбызны тик
Бураннар күммәсеннәр.
Араларга дошман булып
Чит-ятлар кермәсеннәр.
Яңавылда
Яңавыллар – күркәм халык алар,
Телне, динне саклап киләләр.
Ата-бабалардан үрнәк алып,
Ямь-тәм табып яши беләләр.
Нурга күмеп, матур данга төреп
Яши алар туган төбәкне.
Ямь өстенә ямьнәр өстәп, чынга
Ашыралар хыял-теләкне.
Сәхнә түрләрендә җырчы кызлар,
Көрәш мәйданында уллары.
Могҗизалар тудыралар җирдә
Талантларның оста куллары.
Ак йортлары, әнә, Яңавылның
Ерактан ук тора күренеп.
Күзнең явын ала бакчалары
Утырганга гөлгә күмелеп.
Тәрәз йөзлекләре – урам күрке,
Зәвык белән сырлап бизәлгән.
Юл буена тигез рәтләр булып,
Юкә, каеннары тезелгән.
Бер урамда бүген бәби туе,
Ә берсендә кемдер өйләнә.
Кемдер кайта солдат хезмәтеннән,
Кемнәр күчә яңа өйләргә.
Вокзалында ыгы-зыгы кайный,
Туктап тормый монда хәрәкәт.
Барлык уңайлыклар булдырылган,
Юлчыларга монда бик рәхәт.
Таныш урамнарга ничә тапкыр
Алып килде мине Язмышым.
Менә тагын Яңавылда туктап,
Күңелемә истәлекләр туплап,
Авылыма кайтып барышым.
Юллар
Юллар йөртә безне дөнья буйлап,
Ә юлларның була төрлесе.
Тузанлысы була, буранлысы,
Ураулары була, турысы.
Шул юлларның кайсы адаштыра,
Кайсылары җанны аздыра.
Кайсы бәхетеңә алып бара,
Кайсы өстеңә таш яудыра.
Була юлда көтелмәгән хәлләр,
Була югалтулар, отулар.
“Кара мәче кискән юл”га чыгып
Барып җитми кире кайтулар.
Минем юллар урау булса булды,
Ямьле, нурлы, җырлы булдылар.
Уйларыма һаман канат куеп,
Җанга ләззәт биреп тордылар.
Юл йөрүнең үз ләззәте барда
Берни түгел арып-талулар.
Насыйп булмасын тик кайта алмый
Шул юлларда ятып калулар.
Ялгыз торна
Күргәнем бар көзен торналарның
Җылы якка тезелеп очканын,
Талмас канатларын җилпи-җилпи
Болыт дулкыннарын кочканын.
Бүген күктә ялгыз торна күрдем.
Нигә ялгыз, пары кайларда?
Көчкә җилпи хәлсез канатларын,
Җаны, ахры, авыр кайгыда.
Түбән генә очкан ялгызакка
Озак карап тордым кызганып.
Нигә юрарга да белмәдем мин,
Йөрәккәем куйды сызланып.
Зәңгәр күктә агыла ак болытлар,
Зәңгәр күктә торна сагышы.
И Ходаем, бирмә беркемгә дә
Бу бәхетсез торна язмышын.
Ялгыштымы әллә йөрәк?
Гашыйк булдым сиңа тәүге очрашудан,
Җырга кушып, исемеңне җырлап йөрдем.
Чынга ашмас хыялларым һәм уйларым
Күңелемне сөю хисләренә төрде.
Көннәр буе сине уйлап, яннарыңа
Җилкенә лә йөрәккәем, гел җилкенә.
Синең белән әзер ул бергә китәргә
Кая дисәң, шунда, хәтта җир читенә.
Көтә-көтә килереңне яннарыма
Сабыр канатларым беркөн сынмас микән?
Көтеп тормый, яннарыңа үзем килеп
Әйтсәм сине сөям диеп,көлмә, иркәм.
Көлмә, зинһар, серләремне чишсәм килеп,
Сине генә сөеп яшим, янып, көеп.
Сине көтеп, газиз җаным газап чигә,
Ялгыштымы әллә йөрәк сине сөеп?
Ялгыз Айның пары булып, күктә йөрим,
Ә йөрәктә сөю уты сүнми, дөрли.
Яңгыр суына сусаган гөлләр кебек
Тынгы таба алмый җаным, сине күрми.