I сыйныфны тәмамлаганда укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр
Укучылар өйрәнәчәк:
- татар телендәге барлык аваз һәм хәрефләрне гамәли танып белергә, аваз белән хәрефнең төп аермасын (авазны әйтәбез, ишетәбез, авазлардан сүзләр төзеп сөйлибез; хәрефне күрәбез, таныйбыз, хәрефләрдән сүзләр төзеп укыйбыз, язабыз) практик аңлауга ирешергә тиеш.
- сүзләрне авазларга таркату, авазларны сүздәге тәртиптә әйтү;
- сузык һәм тартык авазларны һәм аларның хәрефләрен аерып таный белү;
- сүздән тыш та калын һәм нечкә сузыкларны дөрес әйтү;
- сузык аваз һәм аларның хәрефләренә карап, калын һәм нечкә әйтелгән сүзләрне тану;
- сүзләрне иҗекләргә бүлү;
- җөмләләрне сүзләргә таркату.
- телдән үзләштерелгән уку материалына нигезләнгән җөмлә һәм текстларны дөрес интонация белән, тиешле урында паузалар ясап, сәнгатьле итеп укый белү;
- укыганның эчтәлегенә төшенеп бару;
- яңа сүзләрнең мәгънәләрен контексттан чыгып чамалау яки сүзлектән таба белү;
- кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
Тыңлау.
-тыңлый белүнең уңышлы аралашуга шарт, кара-каршы сөйләшүгә нигез булганын үзләштерү;
-ишетелгәнне төгәл кабул итү һәм аңлау;
-тыңлаганда, игүтибарны тупларга, аны кирәклегә юнәлдерергә, әйтелгән буенча сораулар бирергә өйрәнү;
-ишетелгән тексттан әһәмиятле информаөияне аерып ала белергә, аның төп фикерен билгеләргә һәм сораулар буенча эчтәлеген сөйләргә күнегү.
Сөйләү.
-тел берәмлекләрен аралашуның максатына килештереп, бурычларын уңышлы хәл итәрлек итеп сайлап алу;
-кара-каршы сөйләшү формасын гамәлдә үзләштерү;
-сөйләшүне башлап җибәрү, аны дәвам иттерү, тәмамлау, әңгәмәдәшнең игүтибарын җәлеп итү һ. б. шундый осталыкларны булдыру;
-белем бирү бурычларына туры китереп, бәйләнешле тезмә сөйләм күнекмәләренә ия булу (тасвирлама, хикәяләү, фикерләү тибындагы текстлар);
-мәктәптә һәм гаиләдә аралашу этикасына бәйле нормаларны үзләштерү (исәнләшү, саубуллашу, гафу үтенү, рәхмәт әйтү, үтенеч белән мөрәҗәгать итү);
-сөйләмдә орфоэпия таләпләрен үтәү һәм дөрес интонация саклау.
Уку.
-уку техникасын үзләштерү – язма сөйләм берәмлекләрен бик тиз күреп, аларны эчке яки тышкы авазлы сөйләмгә күчерү;
-уку текстының эчтәлеген аңларлык тизлектә уку, моның өчен лексик берәмлекләрне һәм аларның формаларын мәгүнәләре белән тиңләштерә белү;
-төп һәм өстәмә информаөияне аеру, аларга нигезләнеп, гади нәтиҗәләр чыгару;
-информаөияне аңлата һәм гомумиләштерә алу;
-укыганның эчтәлегенә, тел үзенчәлекләренә , төзелешенә бәя бирү.
Язу.
-грамотага өйрәтү чикләрендә хәрефләр, аларның кушылмаларын, иҗекләр, сүзләр, җөмләләр язу;
-гигиена таләпләрен үтәп, аңлаешлы, пөхтә язуга ия булу;
-өйрәнелгән кагыйдәләргә нигезләнгән текстларны күчереп, ишетеп язу;
-тыңлаганның яки укыганның эчтәлеген изложение итеп язу(тулы, кыскача, сайлап);
-үзлегеңнән зур булмаган текстлар (сочинениеләр) иҗат итү (кичерешләр, әдәби әсәрләр нигезендә, сюжетлы картиналар, мультфильмнар буенча һ.б.).
Тематик планлаштыру