Фердинат Мидхәтович, хөрмәтле депутатлар!
Авыл җирлеге Советының төп бурычларының берсе - халыкның сәяси көнкүреш шартларын, икътисадый хәлен яхшырту. Моның өчен безнең Туймәт авыл җирлеге территориясендә барлык шартлар да тудырылган дип әйтеп була.
Туймәт авыл җирлегендә мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты һәм 3 кибет эшләп тора. Санап кителгән оешмалар белән берлектә барлык эшләр дә планлаштырып эшләнә.
2016 елның 1 январенә йортлар саны – 188, кеше яшәүче хуҗалыклар саны - 152. Халык саны 547 ( былтыр 555) кеше тәшкил итә. Шуларнын 146сы - пенсионер. 2015 елда дүрт бала туды, 9 кеше вафат булды. Төрле уку йортларында укучы студентлар 35 бала. Мәктәптә 44 бала укый, балалар бакчасына 17 бала йөри.
Авыл хуҗалыгы тармакларында 22 кеше эшли, бюджет сферасында 48 кеше, нефтьчеләрдә 18 кеше, башка өлкәләрдә эшләүчеләр - 97 кеше.
Авыл җирлеге буенча 91 җиңел машина, 15 йөк машинасы, 14 трактор исәпләнә. Әйтергә кирәк, Туймәт халкы элек-электән уңганлыгы-булганлыгы белән аерылып тора, иртә торырга иренми. Шуның нәтиҗәсе буларак, бүгенгесе көндә барлыгы 310 баш мөгезле эре терлек, шуларның 140ы савым сыеры исәпләнә. 10 баш ат, 205 сарык исәптә тора. Җәй айларында 30-40 һәм аңардан да күбрәк каз, үрдәк асраучы гаиләләребез күп.
Авыл җирлегендә файдаланылмаган пай җирләре юк. Барлыгы 1456 гектар җирнең 98 гектарын пайчылар рәсмиләштерде, бер өлешен нефтьчеләр сатып алды (24 га), ә калган 1334 гектары - ООО “Агропродукт” арендасында тора.
Кызганычка каршы, Яшьләр программасы нигезендә төзелүче йортларыбыз юк. Шулай булса да, авыл халкы гел хәрәкәттә: кайсы сарай төзи, өй түбәләрен калайга алыштыручылар күп.
2014 нче елда, референдум уздырып, 69400 сум акча җыелды, ул сумма республика хисабына 4 тапкыр артып, 277600 сум булып, безнең счетка 2015нче елда күчте. Шул акчага бер тирес өемен тулысынча юк иттек, ә икенчесен, полигон тирәсен, сетка белән тотып, өеп куйдык, вакытлыча чүп түгәргә яраклы хәлгә китердек.
2015 нче елда исә, референдум уздырып, 101100 сум акча җыелды, проект- смета документлары әзерләнде, ул сумма республика хисабына 4 тапкыр артты,барлыгы 497 мең сумга 3 санагыч щит урнаштырдык, 600 м махсус кабель сузып, 73 энергияне саклаучы фонарьлар урнаштырдык. Авылның берничә урамына сумма җитмәде. Шунлыктан, әлегә мөмкинлек булганда, әлеге программа эшләп торганда, бу эшне дәвам итәргә уйладык. Безгә тагын 30 лампочка, 3000м махсус кабель сатып алырга кирәк булачак.
Әйтергә кирәк, бу Программа авыл җирлекләренә бик зур ярдәм итә. Берничә ел дәвамында аның файдасын күргәч, халык та бу Программаның кирәклегенә инана бара. Бу ярдәмнең башында торган Татарстан Республикасы җитәкчеләренә, башлыча, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннеханов, Авыл хуҗалыгы Министры Марат Готович Әхмәтшин (шәхсән Сезгә), Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Закир улы Шакировка Туймәт авылы халкы исеменнән һәм шәхсән үземнең исемнән чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Быел бик истәлекле датаны - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зур күләмдә билгеләп үттек. Бу уңайдан ел дәвамында байтак эшләр башкарылды: тыл ветераннары белән төрле кичәләр, очрашулар оештырылды, мәдәният йортында чәй өстәле артында концерт программасы күрсәтеп, тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды. “Татойлгаз” оешмасы җитәкчеләре ярдәме белән Билгесез солдат һәйкәленә капиталь ремонт ясалды. 8 май көнне шушы яңартылган һәйкәл янында зур чара үтте, бәйрәм концерты әзерләнде, чара чәй табыны артында дәвам итте.
Агымдагы елда шәхси хуҗалыклардан 387745 кг сөт сатылды. Сөт сату буенча без район күләмендә елның- елында алдынгы урыннарда барабыз. Сөт җыючы шәхси эшмәкәрләр әйбәт кенә эшләп киләләр, алар тарафыннан өзеклекләргә юл куелганы юк.
Районнан ел башыннан бушлай 6 гаиләгә саву аппараты бирелде. Бу эшнең башлангычында торучы җитәкчеләребезгә зур рәхмәт.
Безнең Республикада бик күп төрле Программалар эшләп килә. Шуларның берсе – шәхси хуҗалыкларга мөгезле эре терлек сатып алу өчен күрсәтелә торган ярдәм. Моның өчен Республика казнасыннан 15 мең, ә район тарафыннан 10мең сум түләү каралган. Һәрбер сыерга бирелә торган 3000 сум хакында барыбыз да хәбәрдар. Тагын бер программа буенча 2016 елда район бюджетыннан мини-ферма төзү өчен 1200 керамзит блок бушлай бирү каралган. Авылдашларыбыз бу мөмкинлекләрдән файдаланып калырга тырышалар.
2015нче елда, мәсәлән, авылда 3 гаилә мини-ферма төзергә теләк белдерде. 3 һәм аннан да күбрәк сыеры булган гаиләгә бу Программа нигезендә 200әр мең сум субсидия бирү каралган. Бүгенге көндә бу сумма бу гаиләләр счётына күчте.
Сыерларны ясалма орлыкландыру буенча авылдашыбыз белән килешү төзелгән. Сыерларның токымын яхшырту өчен, белгечләр фикеренчә, бу алым бик отышлы. Күп сөт алу өчен, шул ысул гына файдалы икәнен барысын да аңлап эш итәргә чакырдык.
2015 ел планында төп трассадан безгә керүче 3километрга асфальт юл түшәү каралган иде, бүгенге көндә юлның беренчел катламы салынды, язын юл төзү эшләре дәвамы көтелә.
Мәктәптә капиталь ремонт эшләре булды . Моның өчен республика һәм район бюджетыннан 12 млн 210мең сум акча тотылды. Мәктәп бик матур һәм җылы килеп чыкты. Укытучылар коллективы, укучылар һәм ата-аналар бу Программа өчен Хөкүмәтебез җитәкчеләренә бик рәхмәтле.
Барыбызга да билгеле булганча, 2015нче елның 13нче сентябрендә Татарстан Президентын һәм муниципаль-җирле власть органнарына депутатлар сайлау үтте. “Бердәм Россия” оешмасыннан күрсәтелгән кандидат Рөстәм Нургали улы Миннехановның нинди көчле стратег, киң кырлы лидер, оештыручы, республикабызны дөньякүләм аренада таныту өчен фидакарь хезмәт итүче кеше икәнен барыбыз да ачык күреп торабыз. Шуңа күрә дә сайлауларда, билгеле, аның өчен тавыш бирдек. Туймәтлеләр сайлауларда һәрвакытта актив катнашалар.
Ә быел, 2016 елның сентябрендә исә, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар булачак. Бу сайлауларда да авылдашларыбыз сынатмас дигән өметтә калабыз.
Мәдәният эшчеләре авыл үзешчәннәребез белән берлектә район смотрында һәм авылара концертларда ел барышында актив катнаштылар.
Районда үткәрелеп килгән спорт ярышларында да актив катнашабыз. Волейбол, чаңгы ярышларын аеруча үз итәбез.
Гражданнар өч төрле: милек, җир һәм техникасы булганнар транспорт салымы түли. Туймәт авыл җирлеге буенча 2015 нче ел өчен салым җыю буенча
недоимка юк. Гомумән, салым җыю буенча безнең авыл алдынгы урыннарда бара.
Тормыш дәвам итә. Кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз. Алга таба да Хөкүмәтебезнең, Республика җитәкчеләренең ярдәмен тоеп, бергә-бергә киләчәккә атласак иде.
Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.