Яңа еллар килсен елмаеп

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.

Яшәмәгез дуслар, моңаеп

Уңышлар юлдаш булсын.

Ырлый:5.

Эльнара:

Сәламәтлек ташламасын сезне,

Р көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме ,дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Ырлый: 6.

Әлфинә:

Крен генә, ләкин котылгысыз, Якынайтып гомер көземне, Тормыш агачыннан талгын гына Тагын бер ел төште өзелеп. Барыр юлларымны кыскартса да, Рәхмәтлемен үтеп барган елга. Хәсрәт-сагыш минем юлдаш инде! Шатлыгы да булган икән мулдан. Тән сәламәт, җаннар тыныч булса, Исән-имин булса якыннар, Күңел күгең аяз, якты икән, Шуннан зуррак нинди бәхет бар? Авыр чаклар булды – яшермимен, Сабырлык та бирдең, көчен дә. Илһам тапты каләм-сердәшем дә, Рәхмәт сиңа шуның өчен дә. Аермадың иске дусларымнан, Өстәп тордың яңа дуслар да. Югалтулар табышларга илтте, Моң-сагыштан күңел тулса да. Миннән сиңа хәер-фатиха, Сау бул инде, сау бул, иске ел. Бәрәкәтең, хәерләрең белән, Аяк басчы җиргә, Яңа ел!

Ырлый: 7.

Уеннар:

Эльнара:

Йлән-бәйлән уйный ап-ак карлар, Яңа елны көткән көннәрдә. Җемелдиләр ак йолдызлар мени, Якты йолдыз кебек төннәрдә.

Күтәрелеп күктә очкан чакта, Ак йолдызлар көйләр чыгара. Ак энҗеләр күргәч күңелләрдә, Өшер өчен юктыр,юк чара.

Ап-ак кына энҗе бөртекләре, Әйлән-бәйлән,уен уйныйлар. Һәр туасы яңа матур көнгә, Яңа елда бәхет юрыйлар.

Ак карларың, ак хисләрең белән, Хуш киләсен безгә Яңа ел! Әйлән-бәйлән уйный ап-ак карлар, Яңа елга җәеп яңа юл!

Ырлый: 8.

Әлфинә:

Ткән елым, моңсу саубуллашып, Яңа елга мине тапшыра. Хәтер хәзинәләрендә калып, Үткәнемә карап ашыга.

Рәхмәт сиңа, үтеп киткән елым, Гомеремнең газиз бер елы. Һәрбер көнең, атна, ай, мизгелең Кабатланмас ямь белән тулы.

Ткән елым, тапшыр алгы елга, Эстафета итеп, яхшысын. Алып керсен күңел яңа елга Өмет-хыялларның яктысын.

Кыен, авыр чакны тапшырмыйча, Үткән елым, калдыр үткәндә. Иярергә тиеш түгел алар, Күңел бәхет өмет иткәндә.

Яңа елның җисеме бит “яңа”, Яңа хыял, яңа максатлар… Өмет итеп ни алдыңа куйсаң, Шул алдыңнан ияртеп атлар.

Яңа өмет, уй-хыяллар белән
Кереп барам яңа елыма.
Еллар җебе булып бормаланып,
Алда яткан гомер юлыма…

Ырлый: 9.

Эльнара:

Яңа елга ачу-рәнҗүләрне Һич тә килми алып китәсем. Күңел өмет итә алгы елда Тик куаныч кына көтәсен.

Алмас идем һич тә үзем белән Сагыш-моң-зарларын күңелнең. Якты җылылыгын өмет итәм Мине көткән һәрбер мизгелнең.

Яңа елда бар да бик тә яхшы,
Матур булыр төсле тоела.
Үткән елның борчу-мәшәкате,
Иске елда калып җуела…

Ткән елның гүзәл, күркәм чагын Үзем белән алып китәрмен, Өметләргә-хыялларга кушып, Яңа елда тагын өстәрмен.

Ырлый: 10.

Уеннар:

Әлфинә:

Яңа елның һәрбер сәгать-көне Ап-ак кардай якты, ак булсын. Кыш бабайның кызыл капчыгында Барыбызга бүләк табылсын.

Бәхетсезгә бәхет алып килсен. Сырхауларны чирдән коткарсын. Һәрбер бала газиз балачагын Әни кочагында үткәрсен.

Теләк-хыялыбыз чынга ашсын. Берсен-берсе тапсын ялгызлар. Чәчен чәчкә бәйләгән парларны Көтсен алда матур язмышлар.

Барыбызның да бит хыяллар бар, Ничек ирешергә белмәгән. Кыш бабайның бүләк капчыгыннан Чыксын иде үзе теләгән.

Ырлый: 11.

Яңа елда hәркем теләк тели, Яңа елда эшләр уңачак, Ел буена ашмый йөргән уйлар Яңа елда кабул булачак.

Яңа елда насыйп булсын әйдә
Яңа хисләр белән янарга!
Яңа елда инде онытылган
Хатирәләр кабат яңара:

Халык әйтә: «Яңа елдан кардан Икмәк тәме килә, ди, бездә!» Ахры, хактыр-ак калачка охшап Ай тәгәри зәңгәр диңгездә.

Ырлый: 12.

Уеннар :

Беренче алып баручы. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!

Зур өметләр белән каршылыйбыз

Нче елның ел башын.

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!

Икенче алып баручы.

Яңа елда исән-мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.

Беренче алып баручы.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

Җырлый:

А.б. Тышта нурлы, күңелле,

Иргә ап-ак кар ятты.

Җырлап, биеп каршылыйбыз,

Яңа ел таңы атты.

АБ. Шатланабыз сөенәбез,

Зурлыйбыз яңа елны

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.

АБ. Нинди матур елга аяк басам,

Күңелем моңнарга үрелгән

Ак кар сыман сафлыкка төренгән

Ырым сезгә йөрәк түреннән

Ырлый:13.

АБ. Яңа ел ул кар кызлары

Ирдә очкан аккошлар

Күңел бәйсезлеген хуплап

Бердәм купкан алкышлар

А.б.: Өр яңа ел килә, өр яңа

Наши рекомендации