И. Газиның "Онытылмас еллар" трилогиясенә рецензия

Минем кулымда − И. Газиның "Онытылмас еллар" китабы. Китап өч кисәктән тора: "Малай чак", "Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт", "Канатланыр чак".

И. Гази үзенең бу әсәрен 30 нчы елларның ахырында ук яза башлаган, һәм әсәр язучыны әдәбиятка аяк баскан көненнән алып, гомеренең соңына кадәр үзенә тарта. 1933 елда ук ул: "Ятим балалар тормышыннан зуррак бер хикәя язар өчен дә материал әзерләдем. Вакыт җитсә, анысын да эшләргә тотыначакмын", − дип яза. Китапның "Балконлы йорт" дигән аерым хикәяләре сугышка хәтле үк басылып чыга, аннары "Хәлимнең яшьлеге" дигән исем астында шул вакыттагы авылның кайбер социаль картиналарын чагылдырган бүлекләрен дә укырга мөмкин була. Ләкин трилогиянең беренче китабы 1946 елда гына дөнья күрә. II − 1962 елда, ә III китап язучы үзе үлгәннән соң − 1973 елда гына чыга.

Нәрсә турында соң китап? Барыннан да элек Кеше турында. Кеше һәм аның газаплары, Кеше һәм аның якты тормыш өчен алып барган көрәше. Китап илебез тарихы, татар халкының XX йөз эчендә үткән тарихын киң итеп, тулы итеп күз алдына китереп бастыра. Элек өч-дүрт елга сузылган һәлакәтле сугыш, аннары бер-бер артлы ике революция, аннары − ачлык-җимереклек, тиф, интервенция. Бу вакыйгалардан теләсәң дә читтә кала алмас идең. Балалардан алып ак чәчле картларга хәтле кузгатты бу тормыш.

Әсәрнең беренче китабында вакыйгалар империалистик сугыш һәм Октябрь көннәрендә революцион үзәкләрдән читтә яткан Таулар авылы тирәсендә бара. Шушы Таулар авылында ун яшьлек Хәлимне беренче тапкыр очратабыз. Малайның тормышы башка авыл малайларныкыннан әллә ни аерылмый. Ул гел әтисе тирәсендә, шуңа ата каздан да курыкмый. Ә аның әтисе Галиулла, яшьлек елларыннан ук, тормышның ачысын-төчесен күп күрә: кулакларга ялланып урман кисә, печән чаба, төрле җирләргә барып таш чыгара, сал куа, шахтада да эшләп кайта. Егерме өч яшьтә өйләнә, ат сатып ала, урталар рәтенә баса, ләкин саулыгы какшый. Галиулла улына бәхет вәгъдә итә. Ләкин бу вәгъдәләр үтәлми кала. Галиуллада ярлы крестьянның фаҗигале тормышын төшенү дә, бу тормыштан котылырга теләү никадәр генә көчле булса да, аның теләге үтәлми. Ул үзенең сорауларына җавапны Якубтан сорый. "Үзең беләсең, ат кебек эшләдем мин! Менә бу куллар (ул ябык кулларын алга сузды) таш та ваттылар, күмер дә казыдылар, сука сабын да тоттылар. Шулай да ник адәм рәтле тормыш күрмәдем мин? Әйт!" − ди ул Якубка. Галиулланың бу сүзләренә җавап әсәрнең бөтен эчтәлеге белән бирелә.

Әсәрдәге күп кенә вакыйгалар Хәлим тормышы белән янәшә бара. Хәлим шул тормыш эчендә кайный. Укучыга ул аеруча якын. Хәлим әтисез, аннан әнисез кала. Үз бакчасыннан үзен куып чыгаралар. Әнисе хәер сорашырга чыгарып җибәргәч, бу хурлыклы кәсепне булдыра алмыйча, кеше капкасы төбендә калтырап басып тору минутларын дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Ни генә үтми кечкенә Хәлимнең башыннан?! Идел буйларында гражданнар сугышы котырган көннәрдә, баржадан тоз чәлдереп тотылуы һәм баржа трюмнарында аунавы, аннан качуы, ачыгуы, өшүе, авылын, әтисен сагынып елаулары − барысы да малай язмышына теләктәшлек уята, беркемне дә битараф калдырмый. Әтисе вәгъдә иткән бәхетне малай үзе эзли башлый. Ул белемгә, шәфкатьле кешеләр ягына тартыла. Түбәнлектән, сытылудан котылып кала малай. "Онытылмас еллар" китабының да бер җиңеше әнә шунда, − дип яза Ф. Хөсни, − кешене коткарып калуда".

Өч бүлектән торган бу китап Хәлим язмышын тасвирлау белән генә чикләнми. Ул икенче бер чагыштыргысыз зур язмышның − халык язмышының, революцион бәрелешләр аша бирелешендә бер тема гына. Ә китапның үзәгендә иң тетрәткече − олылар язмышы.

Бу китапта И. Гази − чын художник буларак ачыла. Язучы әдәби образларны типлар дәрәҗәсенә күтәреп, оста итеп куя белә. Галиулла, Гафият, бер ярым Миңнулла, Шәрифҗан, Федюшкин, Мәгъсүмә − тагын бик күпләр. Аларның һәрберсе − үз тормышы, үз көрәше, үз өметләре, үз газаплары белән яшәүче, ләкин тарихи борылышта котылгысыз рәвештә барысы бергә кушылып, берсе икенчесенең иңбашын тоеп, берсе икенчесенә йогынты ясап баручы, көрәшүче җанлы кешеләр. Китапны укыганда, аларның һәрберсе белән сөйләшеп, серләшеп утыргандай буласың, теләктәшлек итәсең, горурланасың, борчыласың.

Китап − уку өчен җиңел, йөгерек тел белән язылган. Күләме ягыннан зур булса да, аны сизмисең дә. Ул күңелсез түгел, аны биттән биткә, бүлектән бүлеккә көчәя баручы кызыксыну белән укыйсың. Алай гына да түгел, әсәрдәге җитди вакыйгалар арасында, көрәш һәм күз яшьләре арасында, әле анда, әле монда, тормышның шаян шатлык чәчеп торучы елмаюлы күзләрен күрәсең. Әнә шуларның барысы бергә беренче битеннән үк укучыны әсир итә.

"Онытылмас еллар" трилогиясе − халкыбызның, илебезнең данлы үткәнен сәнгатьчә чагылдыруда татар прозасының зур казанышы. 1969 елда язучыга бу әсәре өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде.

Наши рекомендации