Мин чыгармын синең каршыңа.
Таң атканда саубуллашкан чакта
Кулларымны куям кулыңа.
Хәтерлә син татлы минутларны
Шул хисләрне ал син юлыңа...
Фатыйма апасы баш түбәсенә өеп куйган чәчләрен туздырып җибәргән.Карале,бигрәк матур икән ич аның бөдрәләре!Гөлнарның бер дә болай чәчләрен тараткан апасын күргәне юкка тагын бер сокланып куйды.Акрын гына көйләп җырласа да,кыз өчен бик таныш иде бу җыр.Әтисе җыры бит бу!Әле атна –ун көн элек кенә,әтисе белән печән чабарга урманга барган иделәр.Әтисе чалгы кайраганда,урмандагы тынлыкны үзенә буйсындырып, шушы көйгә җырлаган иде.Бик матур,бик моңлы җырлый Гөлнарның әтисе.Ул сузып,таң калырлык бормалар ясап җырлаган чакта,кызның гел күз яшьләре ирексездән бите буйлап тәгәриләр.
-Әти,нинди моңлы җыр бу,йөрәккә тия?-дигән иде Гөлнар.
-Кызым,бик кадерле җыр бу,гомерлек җыр!-диде ул көнне Хәлил.Кулындагы чалгысы белән эшкә тотынганчы,алдындагы аланлыкка озак карап торды.Аннары сусыл урман печәнен киң алдырып чабарга тотынды.Үзе чаба,үзе көйли:
Очрашмабыз” дигән шомлы уйлар
Килмәсеннәр синең башыңа..
Син кайтканда алсу чәчәк тотып
Мин чыгармын синең каршыңа.
Чү!Фатыйма апасы да нәкъ әтисе җырлаган җырны өзгәләнеп җырлый түгелме соң?
-Фатыйма апа,керсәм ярыймы?Тәрбияче апасы Гөлнарга борылып карады.Аның күзләре кызарган иде.”Елаган бугай”-дип уйлады кыз.-Үзе җырлаганга үзе елап утыргач,бу гади генә җыр түгел инде болай булгач!”-дигән нәтиҗә чыгарды Гөлнар.
Фатыйма кызга сиздерәсе килмичә,тиз-тиз кесәсеннән чиккән кулъяулыгын алып,күзләрен сөртте.
-Кер,акыллым,кер!
-Мин сиңа комачау итмимме соң,Фатыйма апа?Елагансыз да бугай...Авырмыйсыздыр бит?
-Юк,юк!Синең белән күңеллерәк тә,җиңелрәк тә булыр,матурым!Бигрәк матур сөйләшә инде авылдаш апасы.Фанияләр бер дә әниләренә охшамаганнар,алай матур җырламыйлар да!Әле бик нәфис итеп чигә дә икән!Әнә бит. Күзләрен сөрткән кулъяулыгы нинди! Сокланып туйгысыз!Каян гына шунды җете ачык төсле чигү җепләрен тапкандыр?!
-Фатыйма апа,каяле,бигрәк матур кулъяулыгың!Күрсәт әле,мин дә чигәргә яратам бит.Әле быел да сөлге-яулыклар чигеп , район бәйгесендә катнаштым,мактау кәгазе дә бирделәр үземә,-дип,кыз бераз мактанып алырга да өлгерде.Хатын кулындагы яулыкны Гөлнарга сузды.
-Менә бит ә?!Алай бик ошаткач,өлге өчен үзеңә үк бирермен инде.Тик юып җибәрерсең инде яме,матурым,алайса минем күз яшенең тозлары катып китәр ,-дип елмаерга тырышса да,Фатыйма апасының күзләрендәге моңсулык кызның йөрәген телеп узды.
Кулъяулыкка пар былбыллар алмагач куагы өстендә бер-берсенә каратып чигелгән иде.Алсу алмагач чәчәкләре өстендә сап-сары былбыллар!Астына”Сөю гомерлек!”дип тә яшькелт җептән чигелгән сүзләр,кулъяулык шактый юылса да, үзләренең матурлыгын җуймаган иде.
-Фатыйма апа, син җырлаган җыр әтиемнең бик яраткан җыры бит!Әти дә кая барсак та шул җырны җырлый.Әти белән урманга барабызмы,кырда булабызмы,утын кисәбезме-гел шул җыр телендә!Никтер бик ярата шул “Истәлек”не!Инде мин дә өйрәнеп беттем ул җырны...Әти шуны җырларга тотынса,нишләптер,минем күңел тула,бугазга төер утыра.Ни йотып җибәреп булмый,ни төшеп китми,кайчак сәгатьләр буе шунда тамакта тыгылып йөри.
Фатыйма апа тагын күзләрен сөрткәләп куя.Авыр итеп сулыш ала.Эчендәге ,күңелендәге авырлык аның бөтен тәнен баса бугай-болай да Гөлнар чаклы гына тәрбияче апасы тагын да кечерәебрәк киткән,иң башлары салынып төшкән иде.Берара икесе дә тын тордылар.Күрше бүлмәдән мышнап йоклаган,ара-тирә саташкалап кычкырган сабыйларның гына тавышы ишетелгәләп китә.
-Күрәм,син инде сер сөйләрдәй зур кыз,шулайдыр ич?!-авылдаш апасы сораулы карашын Гөлнарга төбәде.
-Ничек кенә зур әле!Хәтта мин үземә ошый торган малай турында әнигә дә,дус кызларга да әйткәнем юк.Икәү генә беләбез.Менә ,ул кичә генә миңа энҗеләр куеп ясаган йөзек бүләк итте,матурмы?-Гөлнар сул кулындагы имән бармагына кигән өч төсле ялтыравык каш ябыштырып эшләнгән көмеш йөзекне салып,Фатыйма апасына күрсәтте.Хатын ихлас елмаеп куйды.
--Бу җыр бит-әтиең бүләге,матурым!
Хатын озак кына дәшми торды.Гөлнар да ,Фатыйма апасының керфекләре каты дерелдәвен,маңгаена эре-эре тир тамчылары бәреп чыгуын күреп,сабый сабырлыгы белән көтте.Фатыйма иң башына таралган дулкын кебек бөдрә чәчләрен җыеп,түбәсенә өеп,шпилкалар белән эләктереп куйды.Чәчләре җыелгач,иртән Гөлнар күреп калган күз янындагы күгәргән эзләр тагын да калкып чыкты.
-Шәһит абыймы?Гөлнар Фания сөйләве буенча,Фатыйма апаның ире бик холыксыз булуын, һаман саен кул күтәрү генә түгел,кыйнап, кулларын бәйләп,идән астына ябып куюларын ишеткәнгә күрә шулай сорады.
-Соң Фатыйма апа,сез бит өйдә ничәү,шул исеректән кыйнатып торасызмы?Җыйнаулашып ,кулларын бәйләгез дә,айныганчы ятсын шунда,-диде кыз.
-И ,матурым,сер сыярлык булсаң да,яшьрәк шул әле син!Балалар әтисез үсмәсен өчен, барына да риза була ул хатын-кыз,барына да!-диде Фатыйма.Хатынның тавышы калтырап китте.Ул туктаусыз тамагын кырды.”Я,алла,нишлим соң мин,Хәлилнең кызына безнең бәхетсез мәхәббәтебез хакында сөйлим түгелме соң?Дөрес эшлимме,шушы яшүсмер кыз мине дөрес аңлармы?Ул бит минем кызым белән бер яшьтә генә...Соң бит мин үз балаларыма да сөйләгәнем юк бу серләрне...”Фатыйманың уйлары бер-берсе белән шулай көрәште.
-Фатыйма апа,ә нишләп сез әтием белән бергә булмадыгыз соң?
Гөлнар тәрбияче апасының күзләренә карады.Ул күзләрдәге моңсулык тагын да тирәнәя төшкән.
-Язмыштыр!
-Ул язмыш дигәннәрен бераз гына да үзгәртеп булмыймыни соң,Фатыйма апа?
-Хәлил белән бер урамда ,бергә уйнап үстек,күршеләр идек.Кайчак бер сынык икмәк булса,урталай бүлеп ашый идек.Әниләребез ахирәтләр,без чын дуслар.Хәлилләр дә күбәү –ун җан,ун авыз.Без өчәү генә,әмма әти юк,тормышны әни ялгызы тартты.Авылда ул чакта җиде еллык мәктәп.Районнан кадәр килеп безнең авылда укыйлар.Хәлил бик укуга сәләтле иде.Әнисе-Галия апа мәктәптә аш пешерә,Хәлил гел әнисенә мәктәп җыештырырга,утынын ярып,суын ташырга булыша иде.Эштән бушаган чакларда директор белән янәшә ишекле төрле карталар,глобуслар тора торган бүлмә бар иде.Кайчакларда мине дә шунда алып кергәли.И рәхәтләнә идек глобус әйләндереп.Менә шулай уйнап үсә торгач,җиденчене бетергән елны тау астындагы чишмәдән су китергәндә,чиләкләремне алып куйды да :
-Тыңла әле ,Фатыйма,бер җыр өйрәндем мин!Шундый моңлы инде,гел менә сиңа җырлыйсы килеп тора шул җырны ,-диде дә җырлап та җибәрде.Фатыйма ,тирән сулыш алды да,акрын гына таныш көйне сузып җибәрде.