Сарман тӨбӘгенеҢ сӨйлӘш ҮзенчӘлеклӘре ҺӘм жаргоннары
Петрова Р.
Сарман гимназиясе
Фәнни җитәкче: Мәтҗанова Р.Г.
Билгеле булчанча, бер генә халык та үзаеры гына яшәми. Алар илебезнең төрле урыннарында үзара аралашып көн күрәләр. Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь сүзләр дип әйтәләр. Безнең Сарман районы кешеләренең сөйләме Урта диалектның минзәлә сәйләшенә туры килә. Мин шуларның берничәсенә генә тукталып үтәм.
Мәсәлән, “з” урынына “д” әйтү күренше еш күзәтелә (беднең, седнең)
Минзәлә сөйләшенең бер үзенчәлеге йурынына җ куллану санала: җолдоз ( йолдыз ), җул ( юл ), җон ( йон ),җөрәк ( йөрәк ), җаулык ( яулык ).
“у”, “ү” белән алмашына: сүләү(сөйләү ), үрәнү (өйрәнү ), сүләм ( сөйләм ), сүрәү (сөйрәү ). Шуның белән бергә кайбер сүзләрдә ( өй, төймә, көй, көйләү, сөйкемле, төйгеч, чөй, җөй) “өй” дифтонгы саклана:сүәк, түә, сүәл, күләү һ.б.
Сарман ягы сөйләшенә х-к чиратлашуы хас: җакшы ( яхшы ), катын (хатын ), Кадичә (Хәдичә ), вахыт ( вакыт ), хәдәр ( кадәр ), трахтор ( трактор), хәрдәш ( кардәш ). Бу үзенчәлек күбесенчә хәзер керәшен татарларында күзәтелә. Алар районыбызның Ләке, Петровка, Чыршылы авылларныда яшиләр.
П-фчиратлашуын бүгенге көндә дә өлкән буын кешеләренең сөйләмендә очратырга мөмкин: фәрдә (пәрдә ), фамидур ( помидор ), , пронт (фронт ), Патима( Фатима ), Патих (Фатих ).
Районыбыз вәкилләре тарафыннан бер үк мәгънәне белдергән сүзнең калын һәм нечкә вариантларын очратырга була: әз-мәз һәм аз-маз, ачы һәм әче, мачы һәм мәче,чүмерү һәм чумыру.
Ассимиляция-диссимиляция күренешләре:
а ) з-ч: килегечче ( килегезче ), б ) н-м: томбоек ( төнбоек)
в )л-ң: суң кул ( сул кул,), г ) н-ң: сиң генә ( син генә
д ) с-ч: урычча ( русча), ж ) ш-ч: чуачча ( чувашча ).
з ) ц-ч: немеччә ( немецчә ). и ) ф-к: куфайка ( фуфайка )
Рус теленнән кергән сүзләрдә вурынына бкулланылу күренеше әби-бабайлар телендә хәзер дә сакланып калган: багун (вагон ), бичер (вечер ), блас (власть), банна (ванна), бинт (винт), бинтовка (винтовка), булкан (вулкан). Хәзерге яшьләрнең рус телен белү һәм аны дөрес итеп куллану дәрәҗәсе югары булганга, алар сөйләмендә бу очрак күзәтелми.
Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре
Эмоциональлекне арттыру өчен “әнә”, “менә” күрсәтү алмашлыкларына татар телендә бөтенләй булмаган-терә кушымчасы ялгана: әнәтерә ( әнә ничек, әнә кайда кебек мәгънә)
-гачтын,-гәчтен,кушымчасыфайдаланыла: баргачтын ( баргач ), килгәчтен ( килгәч ).
-дырые,-дерие кушымчалары файдаланыла: барадырые ( бара иде ),
Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре.
Әпә (телсез ), тылкышу (катнашу ), итәк ( юбка ), кысыр аш (итсез аш ), көлчә ( таба күмәче ), тәкә (озынча бәлеш ), бакчы (кара әле ), хәсис (начар, бозык кешегә әйтелә), тупса (бусага), бал кашыгы (чәй калагы ), калай әтәс (мактанчык ), туң чырай ( караңгы чырай ).
Сарман районында кулланыла торган кайбер жаргоннар
Татар теле лексикасында һәр төбәкнең үз җирлеге өчен генә хас булган тагы бер төркем сүзләр яшәп килә.Сүз кечкенә балаларны сөйләшергә өйрәткәндә зурлар телендә очрый торган кайбер гыйбарәләр турында бара. Мин үзем күптәннән инде бу өлкә буенча материаллар җыям. Хәзер безнең Сарман ягында кулланылганнарына тулырак тукталып китәм.
Итә ярдәмче фигыле белән ясалган сүзләр:
· Ә-ә-ә итә (йоклый). Шәһәр җирлегендә яшәүче һәм Татарстаннан читтә урнашкан татарлар аны бай-бай итә формасы белән дә алыштыралар.
· Чәп-чәп итә (мунчада себерке белән чабына)
· Пәп итә (үбеп ала)
· Өф итә (авырта). Бу гыйбарә кайбер якларда бу итә варианты белән дә алыштырыла.
· Пеш итә (пешерә). Бу кисәтү сүзен кайнар әйберләрдән ерак йөрүне булдырыр өчен, еш кына куркытыр өчен кулланалар.
· Әх итә (өстенә юрган ябынып яисә киенеп җылыну)
· Кых итә (бу төшенчә ниндидер физик җәрәхәт ясалырга мөмкин булганда кисәтеп әйтелә. Энәгә чәнкелү, токка тотылу, пычакка киселү күздә тотыла.)
· Җу-җу итә (юына ). Безнең Сарман районы тел үзенчәлекләре өчен җ-лаштыру хас булганлыктан, ул югарыда телгә алынганча, ә башка төбәкләрдә ю-ю итә формасында яңгырый.
· Ап итә (егыла).
· Ам итә ( тешли яисә ашый)
Җирле сөйләшләргә бәйле рәвештә төрле вариантлары булган сүзләр:
· Мәм-мәм, мәмәй (ризык, тәмле әйбер). Казан арты сөйләшләрендә аның мәми кебек формасы бар.
· Тәтәй ( уенчык һәм чиста, матур әйбер мәгүнәсендә). Казан арты халкы телендә аның тәти дигән варианты яшәп килә.
· Бәбәй ( кечкенә бала яисә курчак). Казан арты сөйләшендә ул еш кына бәби дип йөртелә.
· Какай (а-ай) ( пычрак, тотарга ярамый торган әйбер). Шәһәр җирлегендә торучылар аны еш кына кака сүзе белән алыштыралар.
Туганлык мөнәсәбәтен күрсәтүче сүзләр:
· Әннә (әни)
· Әббә (әни)
· Әттә (әти)
· Бабба (бабай)
· Абба (абый)
Кош-корт, җәнлек җанварларны белдерә торган сүзләр:
· Ка-ка (каз яисә барлык кош-корт)
· Кук-ку ( күкеле сәгать яисә әтәч)
· Waw-waw (эт)
· Му (сыер)
· Бахбай (ат). Бу сүз бераз тел ачылып үткәчрәк әйтелә.
· Махмай (эт). Баланың сөйләшүе бераз шомара төшкәч кулланыла.
Төрле хәрәкәтләрне белдергәндә, күбесенә тезмә фигыльләр кулланыла:
· Пәп-пәп бара (мунчага бара)
· Тәп-тәп тора (басып тора)
Моннан тыш күпчелек сабыйлар машинаны – түтүт, аякны – пәпи яисә тәпи, сикертеп уйнатуны – үчтеки , урамга яки һавага чыгуны бү бара, күк күкрәүне күкри бабай килә кебек сүзләр белән алыштыралар.
Һәрбер төбәккә хас булганча, безнең районыбызның телендә дә никадәр үзгәлек бар. Аларны хаталы дип яисә җитешсезлек дип әйтергә минем нигәдер телем бармый. Күрәсең, Туган ягыбызга, аның халкына, аларның яшәү рәвешенә карата булган ярату хисе миңа мондый бәя бирергә ирек бирми торгандыр инде. Без беләбез: татар халкының төрле урыннарда, төбәкләргә таралып яшәве сөйләмдә тел аермасын китереп чыгара. Бу сүзләр гомумхалык теленә күчәргә һәм әдәби телгә дә кереп китәргә мөмкин. Язучылар җирле сөйләм сүзләрен образ тудыру максатында кулланалар. Диалекталь сүзләрне урынлы-урынсыз куллану телебезне аңлаешсыз итәргә, чүпләргә мөмкин. Шуны онытмаска кирәк үрнәк сөйләм - әдәби сөйләм.
Әдәбият
1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югары уку йортлары студентлары өчен). – Казан. - Хәтер нәшрияты, 1999.
2. Зәкиев М.М., Максимов Н.В. Татар теле (10-11 нче сыйныфлар өчен дәреслек). – Казан. – “Мәгариф”, 2003.
3. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. – Татарстан китап нәшрияты, 1984.
4. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. – Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен. – Казан. – Мәгариф, 2007.
5. Галимов И.Р. – Мавыктыргыч лексикология. – Казан. – Мәгариф, 2001.
6. Вәлиуллина З., Курбатов Х., Җәләй Л. – Хәзерге татар әдәби теле. – Казан. – Татарстан китап нәшрияты. – 1965.
7. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. – Хәзерге татар әдәби теле. – Казан. – Мәгариф, 2002.
8. Сафиуллина Ф.С. – Тел гыйлеменә кереш. – Казан. – Тарих, 2001.
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ШИГЪРИЯТЕНДӘ СУ ТЕМАСЫ
Рәхмәтуллин Д. Р.,
Яр Чаллы шәһәре,
79 нчы лицей-интернаты
Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х.Х.
Кешеләр элек-электән үз кичерешләрен су белән була торган халәтләр аша күрсәткәннәр: күңел ярсуын иксез-чиксез диңгезләргә тиңләгәннәр, кайгыларын “суларга салып агызганнар”, ярату хисләрен чишмәләр белән “уртаклашканнар”, шатлыкларын елга-күлләр белән “бүлешкәннәр”. Шуңа күрә дә чишмәләр, елгалар, диңгезләр турында иҗат ителгән әсәрләр бик күп. Мәсәлән: “Су буйлап”, “Ямьле Агыйдел буйлары”, “Агыйдел басмалары”, “Су юлы”, “Фазыл чишмәсе” һәм башкалар. Ә инде Гомәр Бәширов сүзләренә Сара Садыйкова иҗат иткән “Җидегән чишмә”, Таҗи Гыйззәт сүзләренә Салих Сәйдәшев иҗат иткән “Әдрән диңгез” җырларын дөньяның барлык чикләренә таралган милләттәшләребез әле дә яратып җырлый.
Укытучыбыз “Шигърияттә су темасы” дигән темага иҗади эш тәкъдим иткәч, мин үземнең яраткан шагыйрем Роберт Миңнуллин иҗатына мөрәҗәгать иттем. Башка күпчелек шагыйрьләребез иҗатындагы кебек үк, аның әсәрләрендә дә су, тагы да төгәлрәк әйтсәк, су чыганагы булган челтерәп аккан чишмәләребез, зәңгәр күлләребез, гайрәтле елга, диңгезләребезне еш очратабыз.
Авторның һәркем белгән, яраткан, шагыйрьне татар халкы тарихы тирәнлегеннән килгән моң-көй агымы белән тоташтырган “Әнкәй” җыр-шигыренең юллары болай башлана:
Әнкәй безне Сөннән алып кайткан.
Сөн суында юган иң элек...
Шагыйрьнең үз фикеренчә, Сөн буенда тууның билгеле бер үз сере дә бар. Сөн яисә башка бер изге елга буенда туып та, шагыйрь булмый калу, гомумән, мөмкин түгел, дип саный ул. Димәк, Сөн елгасы үз ул һәм кызларына илһам чыганагы булып тора. Әле Роберт абыйның “Уфа – Казан юллары” китабында “Мин Сөн кошы” дигән аерым бүлек тә бар. Ул анда:
Мин Сөн кошы!
Ике канатымның
Берсе – Илеш, берсе – Актаныш! – дип яза.
Сөннән шактый ерак яшәсә дә, аның күпчелек шигырьләре белән танышканда, шундый бер хис туа: ул Сөннән беркайчан да аерылмаган, һәрвакыт шул тирәдә яшидер сыман; һәрхәлдә - үзе өзелеп яраткан Сөн елгасын берөзлексез үзе белән бергә - йөрәгендә, күңел түрендә йөртәдер сыман тоела. “Сөн буена чакыру” шигырендә елга образы тирән мәхәббәт хисләре белән үрелеп килә, ә икенче бер шигырендә Сөн үзе якташ балаларын сагынучы роленә керә:
Агадыр да сагынадыр
Сөн сөекле сеңлесен.
Сине дә сагынмагачтын,
Сагынсың соң кемне Сөн?
Кечкенә генә булган Сөн елгасын Роберт Миңнуллин үзенең иҗаты аша бар дөньяга танытты. Аның өчен туган якларын сагынып, өзгәләнеп, яратып, кадерләп җырлый алуы зур бәхет. Шагыйрьнең үзен дә гүзәл Сөн елгасын данлаучы дия алабыз.
Безнең Татарстанда бернинди диңгез дә юк. Ләкин Роберт абыйның махсус диңгезләргә атап язылган шигырьләре дә бар: “Диңгез”, “Әдрән диңгез”, “Төнге диңгез”, “Көн. Диңгез. Гөл”, “Таулар. Диңгез” һәм башкалар. Аларда диңгезнең билгеле бер халәте, күренеше чагылдырыла: кайберсендә ул тыныч, буйсынучан, кайвакыт ярсу, үзсүзле. Кайбер әсәрендә автор үзенең уй-кичерешләрен диңгез белән уртаклаша.
Халык җырларында тыйнак кына урын алган Идел Роберт Миңнуллин шигъриятендә сирәк очрый. Мин “Иделебез” шигыреннән юллар тәкъдим итәм:
Идел безнең
Диңгезебез!
Идел безнең
Нигезебез,
Офыгыбыз,
Киңлегебез!
Ә менә Агыйдел исеме аның иҗатында бик еш очрый: “Агыйдел кызы”, “Белмәсен Агыйделең”, “Агыйделдә” һ.б.
Икенче бер шигырендә ул башка төрле кичерешләр белән уртаклаша:
Бүген якты Агыйделнең
Патшасы да, колы да мин.
Бүген бәхет – минем кулда,
Бүген бәхет кулында мин.
Агыйделне изгеләштерүгә багышланган “Агыйделдә” шигыренең төп проблемасы – мәңгелек хис булган мәхәббәт. Аны Роберт Миңнуллин шул ук Агыйдел образы белән гәүдәләндерә:
Сүнә калса, хисләреңне
Агыйделдә яңарт икән.
Бөек Гашыйк булыйм дисәң,
Агыйделдә ярат икән!
Шагыйрьнең “Белмәсен Агыйделең...” шигыре аерым бер игътибарга лаек. Ул Хәсән Сарьян истәлегенә багышланган. Анда сүз шагыйрьнең үлеме турында бара. Шуңа күрә әсәр баштан ахырга кадәр бик моңсу яңгырый:
Сыгылып елый сентябрь...
Елаудан нинди файда?!
Агыйдел дә үкси микән
Еракта - әллә кайда?
Су, Диңгез, Елга – ул төрле дөньялар чиге. Әлеге шигырьдә Агыйдел татар дөньясының иң мөһим атрибутларыннан берсе буларак күрсәтелгән. Ул лирик герой күңелендәге сагыну – сагыш хисләрен чагылдырып килгән.
Кечкенә генә, тар гына Сөн елгасының исемен телгә алуга, күз алдына Роберт Миңнуллин үзе, аның искиткеч матур туган ягы, каен урманнары килеп баса, ә үз шигырьләрендә автор тар гына, сай гына Сөн елгасын бу дөньяның иң зур, иң мәшһүр елгалары белән бер дәрәҗәгә күтәрә:
Ә ул безгә кирәк! Матур хисләр,
Матур Идел кирәк, матур Сөн.
Сөнне якын туганы дип дәшә шагыйрь. Хәтта бик ерак диңгездә дә ул Сөн дулкынын таный ала, шуның аркасында ерактагы диңгез дә аңа якынаеп китә. Бу хакта ул “Сөн дулкыны” шигырендә әйтеп үтә:
Яраттым диңгез һавасын,
Ул дулкынын, ул комын...
Шул дулкыннар арасында
Таныдым Сөн дулкынын.
Роберт абый кайда гына булса да, нинди генә мәшәкатьләрдә, борчуларда булса да, аның күңеленең бер почмагында Идел-Агыйдел-Сөн, шуларның төрле чаклары, дулкыннары, үзгәрешләре, шуларга булган саф һәм изге хисләре яши.
Чишмәләр чылтыравыннан
Дөнья җырларга тора.
Ныграк басып биесәң дә
Чишмә чыгарга тора...
Үзем дә җырлыйм, чылтырыйм
Күңелләр тулган чакта.
Ничек инде җыр тумасын
Чишмәләр туган якта! (“Безнең як чишмәләре”)
Әдәбият
1. Баян Ә. Тал бәллүдә тирбәлеп // Шәһри Казан. – 1996. – 5 июль.
2. Бәдретдинов И. Шифалы тәлгәшләр // Татарстан яшьләре. – 1982. – 21 окт.
3. Ганиева Ф. Шагыйрь гомере – аккошлар юлы // Казан утлары. – 1998. - №8. – 163 – 170 б.
4. Зариф Ф. Киләчәгебезгә ышанам! // Мирас. – 1998. - №8. – 4 – 10 б.
5. Урманче Ф. Роберт Миңнуллинның шигъри осталык серләре. – Казан: Мәгариф, 2005. – 335 б.