Татар ҺӘм рус теллӘрен тӘрҖемӘ итҮ ҮзенчӘлеклӘре

Игонина Е.

Фәнни җитәкчесе: Лотфуллина Г.Г.

Мин рус гаиләсендә тудым. Туган телем – рус теле. Үз телемне мин бик яратам, ихтирам итәм. Туган тел – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә тора торган бөек, изге һәм барыбыз өчен дә кадерле сүз. Туган телдә халыкның милли психологиясе, характеры, фикерләү һәм иҗат итү үзенчәлекләре ачыла, тарихы һәм мәдәнияты чагылыш таба. Үз телеңне яхшы белү, аны саклау, үстерергә омтылу – милли рухлы һәр кешенең изге бурычы. Мин бөек Пушкин, Лермонтов, Гоголь, Маяковский теле белән горурланам, телгә булган мәхәббәтем көннән-көн көчәя, аның белән кызыксынуым арта. “Русский язык! Тысячелетия создавал народ это гибкое, пышное, неисчерпаемо богатое, умное, поэтическое и трудовое орудие своей социальной жизни, своей мысли, своих чувств, своих надежд, своего гнева, своего великого будущего”, - дип яза А.Н. Толстой.

1990нчы елның 30нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителә. Декларация нигезендә рус һәм татар телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып санала. Ә мин Татарстан Республикасында яшим. Димәк, татар теле дә минем өчен бик якын һәм кадерле. Өйдә без татарча аралашмыйбыз, тик мин балалар бакчасында татар кызлары, малайлар белән аралаштым, мәктәптә дә татар милләтеннән дусларым күп. Бу сөйләм миңа кечкенәдән үк үз телем кебек якын, аңлаешлы. Мин татарча җырларны да тыңларга яратам. Алар гаҗәеп моңлы һәм үзенчәлекле. Бу матур телне яхшы белүемдә укытучым Лотфуллина Гөлия Гариф кызының да өлеше зур. Ул миндә татар теленә кызыксыну уятты һәм телне яраттыра алды.

Берничә тел белү беркемгә дә зыян итми, киресенчә, күбрәк мәгълүмат тупларга, күзаллауны арттырырга ярдәм итә. Минем татар телен бик яхшы үзләштерәсем килә, шуңа күрә аңа булган кызыксынуым арта. Татар телен өйрәнүдә миңа бик күп кызыклы очраклар белән очрашырга туры килә. Бу очраклар бигрәк тә тел һәм әдәбият дәресләрендә тәрҗемә итү барышында күренә. Менә бу очракларның берничәсенә тукталып китим.

Һәрбер телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Мәгънәләре буенча тәңгәл туры килгән сүзләр рус һәм татар телләрендә төрле мәгънәгә ия булып торалар. Һәрбер телдә бу сүзләрнең аерым ситуацияләрдә үзләренә генә хас функцияләре бар. Ф.С. Сафиуллина күрсәткәнчә, бер-берсенә якын булган татар һәм башкорт телләрендә дә сүзләрнең мәгънәләре бар очракта да туры килеп бетми [Ф.С. Сафиуллина. Тел дигән дәрья бар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1979, 112 бит]. Ә инде рус һәм татар телләрен чагыштырганда, лексик мәгънәләрнең үзенчәлекләре, аерымлыклары тагын да тулырак чагыла. Бер телдәге сүзлернең мәгънәләрен аңлату өчен башка телдә бик еш кына мәгънәләре бөтенләй башка булган сүзләрне дә кулланырга туры килә.

Мәсәлән: “Разбить” – бу фигыль татар теленә турыдан-туры тәрҗемә иткәндә “вату” дигәнне аңлата: “разбить чашу”- “чынаякны вату”. Ләкин шул ук “разбить” сүзе белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин.

Мәсәлән: “разбить землю на участки”- җирне участокларга бүлү, “бүлү” сүзенең бу очракта мәгънәсе – “разделить”.

Разбить палатку – палатка кору.

Разбить сад – бакча өчен урын билгеләү, монда “разбить” – “урын билгеләү” – “назначить место” дигән мәгънәне аңлата.

“Буря разбила лодку” – давыл көймәне җимергән. Бу очракта “разбить” – “җимерү” фигыле белән тәрҗемә ителә, “рушит”, “крушит”.

Разбить врага – дошманны тар-мар итү (разгромить)

Разбит параличом – паралич суккан, бу очракта “разбить” – “сугу” сүзе белән тәрҗемә ителгән (ударить)

“Разбить” фигыле шулай ук татар телендә “өзү”, “кисү” мәгънәсендә дә йөри (порвать, отрезать)

Разбить чьи-то надежды – өметләрен кисү.

“Разбить чьи-то доводы” сүзтезмәсендә “разбить” фигыле “кемнең дә булса дәлилләрен юкка чыгару” мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Бу очракта “юкка чыгару” – “уничтожить”, “искоренять” дигән мәгънәләрне аңлата.

Фразеологик әйтелмәнең бер телдән икенче телгә сүзгә-сүз тәрҗемә ителә алмавы, башлыча, аның күп мәгънәлелеге һәм нигезендә ятучы чагыштыруларның үзенчәлекләренә бәйле булуы белән аңлатыла. Мондый очракта, без тәрҗемә ителүче телнең фразеологик әйтелмәсенә туры килә торган параллельләр эзләргә һәм контекстка туры килгәнен файдаланырга тиеш булабыз. Әгәр дә параллель фразеологик әйтелмә табылмаса, шуны аңлатучы сүз яки сүзләр кулланабыз.

Кайбер әйтелмәләр калька юлы белән тәрҗемә ителергә дә мөмкин. [Г.Әхәтов Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге, Казан, Татар китап нәшрияты, 1982нче ел]. Мондый очракларда фразеологизмнарны тәрҗемә иткәндә кайбер авырлыклар килеп чыга.

Авыз ачып калу – прозевать, проморгать, проворонить,

авыз да ачырмау – не дать и рта раскрыть,

авыз итү – отведать,

аяк басмау – ногой не ступать,

аяк чалу – подставлять ножку.

Күп кенә очракларда фразеологизмнарның икенче телдә мәгънәләре буенча туры килгән эквивалентлары да яши.

Мәсәлән:

йөзгә бер тулмаган – не хватает винтиков,

крылатое слово – канатлы сүз,

кирәкле кишер яфрагы – пятое колесо в телеге,

җиләк кебек – кровь с молоком,

тормыш кайнап тора – жизнь бьет ключом һ.б.

Күргәнебезчә, татар теле рус теле белән чагыштырып өйрәнүдә мондый очраклар безгә бик еш очрый. Алар бездә, рус балаларында, татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуны тагын да арттыра һәм көчәйтә.

Кулланылган әдәбият:

1) Г.Әхәтов Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге, Казан, Татар китап нәшрияты, 1982нче ел

2) Ф.С. Сафиуллина. Тел дигән дәрья бар. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1979, 112 бит

Наши рекомендации