К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге
Санап кына бетерерлек түгел |
Каюм бабабызның хезмәтен. |
Без белгәне − диңгездән бер тамчы, |
Бер тамчының меңдер хезмәте. |
Э. Шәрифуллина |
Күренекле галим, укытучы-педагог һәм әдип К. Насыйри татар мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбияты үсешендә зур роль уйный. Ул − бөтен гомере буе үз халкына фидакарьләрчә хезмәт иткән, милләте өчен тырышуны үзенең яшәү кыйбласы иткән галим. 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә.
Үз милләте өчен янып-көйгән К. Насыйри гомере буе халык авыз иҗаты әсәрләрен туплау, гыйльми өйрәнү һәм халкына җиткерү белән шөгыльләнә. Ул халык авыз иҗаты белән яшьтән үк кызыксына, аны җыя, фәнни эшкәртеп, рус һәм татар телләрендә бастырып чыгара. Үзенең календарь һәм сүзлекләрендә, дәреслек һәм башка төр хезмәтләрендә фольклор әсәрләренә шактый күп урын бирә. К. Насыйри кайбер хатларын да халык әдәбияты стилендә яза. 1864 елда агасы Габделхәйгә Мәскәүгә язган хатында кайбер фикерләре халыктан кергән афоризмнар стилендә бирелгән. "Газеталарда язалар: быел һәркайда начар иген, моны язган Каюм диген. Июльнең унөче, бик караңгы булды киче. 64 нче ел, скушно быел. Әнә мең дә сигез, юк дөньяда тигез. Менә сиңа тарих".
К. Насыйри татар халык иҗатының күп жанрларын өйрәнеп, шуларны бастырып чыгару буенча зур эш алып бара. Петербург галимнәреннән халык иҗаты материалларын җыю турында киңәшләр ала. Нәтиҗәдә "Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары" дип аталган бер хезмәте 1880 елда Петербургта рус телендә дә басылып чыга. Рус галимнәре бу әсәрне хуплап каршы алалар. Шул хезмәткә язган сүз башында Петербург университеты профессоры Григорьев К. Насыйри эшчәнлегенә югары бәя бирә.
1880 елдан башлап К. Насыйри татар халык авыз иҗатының төп жанрларыннан булган җырлар, мәкаль, әйтем һәм бәетләрне бастырып чыгару эшенә керешә. Аларны күпсанлы җыентыкларына туплап, татар һәм рус телләрендә бастырып чыгара. "Фәвакиһел җөләса фил-әдәбият" (1884), "Поверья и обряды казанских татар" (1880), "Образцы народной литературы казанских татар" (1886), "Сказки казанских татар" һәм башка китапларында күпләгән халык җәүһәрләре тупланган.
К. Насыйри фольклор әсәрләрен җыеп кына калмый, ә аларны төрләргә һәм жанрларга аерып бирә, аларга хас аерым үзенчәлекләрне күрсәтә. Татар халкының искиткеч акыллы, тапкыр булуына соклана. Ул мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, читләтеп әйтелгән сүзләр, җырлар, бәетләр, такмаклар, әкиятләр, халык тәҗрибәләре (сынамышлар) жанрларын аерып алып өйрәнә. Аларның төрле вариантларын язып ала. Халык шагыйре Г. Тукай иҗат иткән "Шүрәле" поэмасы да К. Насыйри язып алган вариант нигезендә иҗат ителгән.
К. Насыйри татар фольклорын, бигрәк тә әкият һәм җырларны, алардагы аерым сурәтләрне башка халыкларның авыз иҗаты белән дә чагыштырып тикшерә. Шулай ук әкияттәге мифологик геройларны (су иясе, су анасы, юха елан, убыр, албасты, өрәк, җен, шүрәле) тикшергәндә дә чагыштыру алымына мөрәҗәгать итә.
Аның сынамышлары да кызыклы. Аларда халыкның еллар буена килгән күзәтүләре, тормыш тәҗрибәсе, мифологик күзаллаулары ачык чагыла.
К. Насыйри халыктагы фольклор әсәрләрен туплап, халыкның үзенә кабат җиткерде. Моның белән ул халыкның рухи хәтере бай һәм озак яшәячәген тагын бер кат раслады. Ул − татар фольклористика фәненә нигез салучыларның берсе, һәм галим туплаган халык җәүһәрләре әдәбиятны, телебезне үстерүдә бетмәс-төкәнмәс чыганак булып кала бирә.
К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлегенә үзе исән вакытта ук югары бәя бирәләр. Мәсәлән, профессор Катанов рус матбугаты битләрендә болай дип язып чыга: "Бу көнгә хәтле Казан татарларының халык иҗаты памятникларын җыючылардан берәү дә бу хәтле күп җырлар һәм мәкальләр тапшырганы юк иде. Безнең җыючыбыз тарафыннан китерелгән табышмаклар аның халкының искиткеч акыллы икәнен исбат итәләр".
Каюм бабайның рухи коесы искиткеч тирән. Ул бүген дә татар халкының рухи сагында. Аның хезмәтләре сәнгать эшлеклеләрен яңадан яңа иҗат биеклекләренә күтәрә. Күптән түгел шагыйрә Э. Шәрифуллина "Каюм коесы" исемле поэма иҗат итте. Шагыйрә:
Гореф-гадәт, йола-кануннарның
Туган төбәктәге төрләрен
Теркәп куйган, туар яшь буыннар
Төшенерлек итеп серләрен, −
дип, К. Насыйриның хезмәтләре күп буыннарга барып җитәр дигән фикерне әйтә.