ЯҢа туган бала организмыныҢ Үсеш ҮзенчӘлеклӘре
Сәламәт туган балалар дөрес тәрбияләгәндә һәм аларны карау яхшы оештырылганда гына нормаль үсәләр.
Бала яшәвенең беренче елында аны карау, тәрбияләү һәм ашату бала организмының үсеш үзенчәлекләреннән чыгып билгеләнә. Баланы зурларның кечерәйтелгән күчерелмәсе дип карау зур ялгыш булыр иде, чөнки яңа туган бала организмының эчке әгъзалары төзелеше һәм функциональ үзенчәлекләре белән зурларныкыннан нык аерыла. Бу турыда җентекләбрәк сөйләшик.
Баланы бер яшькә кадәр карау — иң җаваплы чор. Бу периодта булачак кешенең сәламәтлегенә, аның физик һәм акыл үсешенә нигез салына.
Дөньяга килеп кендек бавын кискәннән соң, яңа туган баланың ана организмы белән турыдан-туры бәйләнеше өзелә, яңа тугай бала периоды башлана, һәм ул бер ай дәвам итә. Шушы вакыт эчендә бәби үзе өчен бөтенләй яңа булган тышкы тирәлеккә җайлаша. Организмының билгеле бер дәрәҗәдә үзгәреп көйләнүе бара. Кайбер әгъзалар һәм системалар (йөрәк, бөерләр, эчке секреция бизләре, кан кисәкләрен тудыручы әгъзалар һ. б.) инде карында вакытта ук эшлиләр, ә икенчеләре (сулыш алу, ашкайнату әгъзалары һ. б.) бала туганнан соң гына эшли башлыйлар.
Яңа туган баланың үзенчәлеге шунда: кендекне кискәннән соң өч зур кан тамырының ике артерия һәм бер вена тамырының өзелеп калган урыны була. Ул кендекне кискәннән соң ук ябылмый, нәтиҗәдә аның аша инфекция эләгү курынычы кала. Кендектәге җәрәхәт тә еш кына авыру тудыручы микроблар үтеп керү өчен капка хезмәтен үти, шуңа күрә бала тәненең чисталыгын күзәтеп тору зарури. Баланы регуляр рәвештә коендырырга һәм, табиб киңәше буенча, медицина апасы ярдәмендә кендекнең ярасын эшкәртергә кирәк.
Яңа туган баланың тиресе соргылт-ак төстәге тугандагы майлау матдәсе белән капланган була. Бу матдә ана карынында вакытта тирене яралгы тирәсендәге сулар тәэсиреннән саклый һәм балага ананың тудыру юлларыннан үтүне җиңеләйтә. Кайвакыт майлау матдәсе саргылт яки яшькелт төстә була. Яңа туган баланың җилкәсендә һәм аркасында йомшак, мамыксымаграк йон була.
Яңа туган баланың тиресе нәфис, бик юка, шуңа күрә ул тиз җәрәхәтләнә, төрле авыруларга тиз бирешә.
Кайвакыт баланың тиресе туганда урыны-урыны белән пластинка рәвешендә кубырчыкланган була (берникадәр вак кубырчыклану һәр балада диярлек күзәтелә). Нинди дә булса авыру белән авыручы аналардан туган балаларда, кубырчыкланудан тыш, тиредә яргаланган урыннар да очрый, ә алар аша организмга инфекция тудыручы микроблар үтеп керүе мөмкин.
Яңа туган балада май бизләре көчле эшли. Тир бизләре исә берникадәр үсеп җитмәгән була. Җитлегеп тугай балаларда тырнак нык үскән, ә башындагы чәче төрле озынлыкта, куелыкта һәм төстә була.
Карындагы баланың тире астындагы май катлавы, нигездә туарга 1 1/2—2 ай калганда хасил була һәм туу чорына ул инде шактый яхшы сизелә. Яңа туган баланың, май тукымасы шактый тыгыз булуы белән аерыла. Тире астындагы май катлавы беренче 6 айда бик нык арта.
Скелет. Сөяк тукымасында известь тозлары аз; кайбер сөякләр кимерчәктән генә тора.
Ананың тудыру юллары аша үткәндә баш сөякләре бер-берсенә «керергә» мөмкин. Шул сәбәпле башның зурлыгы берникадәр кечерәя һәм тудыруны шактый җиңеләйтә. Баш сөягенең бу деформациясе еш кына бала туганнан соң да берникадәр вакытка саклана.
Бала яшәвенең беренче елында баш сөякләре үзара тоташып бетмәгән була. Өч яки дүрт сөякнең тоташу урыннарында лепкә дип аталган йомшак урын кала. Маңгай уртасы турысыннан өстә «зур лепкә» урнашкан, аның аша ми тамырларының тибүен капшап сиземләргә мөмкин.
Баш сөякләре арасындагы вак аралыклар (җөйләр) әкренләп тоташалар, ә лепкә бала 9—14 айлык булганда тулысынча сөяк тукымасы белән каплана.
Яңа туган баланың башы зур: аның әйләнәсе 34–36 см була, ә бер яшьтә 45–46 см га җитә. Куллар һәм аяклар бердәй озынлыкта. Баланың, буе белән чагыштырганда, аяклары кыскарак. Гәүдәсе озын. Умырткалыгы, нигездә, кимерчәктән тора, зурларның умырткалыгыннан аермалы буларак, бөгелешләре булмый. Күкрәк читлеге мичкә рәвешендәрәк (зурларныкы кебек яссы түгел). Кабыргалар шулай ук сөяккә әверелмәгән, күбрәк кимерчәктән тора, бөгелүчән һәм йомшак. Кабыргалар умырткалыкка зурларныкы кебек авыш түгел, ә горизонталь диярлек тоташкан, шуңа күрә сулаганда күкрәк читлеге җитәрлек кадәр киңәйми һәм күләме дә аз кими.
Мускуллары үсмәгән диярлек: яңа туган бала, карындагы торышын сакларга омтылгандай, кул, аякларын, бөгелгән хәлдә, гәүдәсенә таба китерә. Аларны турайтканда сез берникадәр каршылык (мускулларның физиологик гипертониясе дип атала) сизәрсез. Үсә-үсә ул әкренләп бетә.
Яңа туган бала тәненең җылы алмашуы (җылыны регуляцияләве), өлкәнрәк яшьтәге балалар белән чагыштырганда, камилләшмәгән була. Тән температурасы даими түгел, әйләнә-тирәдәге шартларга бәйле рәвештә үзгәреп тора. Монда шуны белергә кирәк, яңа туган балалар тәннең суынуын чамадан тыш җылынуга караганда җиңелрәк кичерәләр.
Сулыш алу әгъзалары. Яңа туган баланың борын тишекләре тар, бугаз һәм трахея кимерчәкләре юка. Аны каплап торган элпә җилсенүгә тиз бирешүчән. Үпкәләр эластик җепселләргә ярлы. Сулау актында кабырга һәм корсак мускуллары бөтенләй диярлек катнашмый (зурлардагыча түгел). Яңа туган бала, нигездә, күкрәк-корсак пәрдәсенең (диафрагмасының) кыскаруы һәм йомшаруы исәбенә сулый, аның сулышы сай, тигезсез һәм еш (минутына 40–60 тапкыр). Гәүдәсенең 1 кг массасына таләп ителә торган кислород ихтыяҗы зурларныкыннан шактый күп. Шул ук вакытта үпкәсенең күләме кечкенә, сулыш алуы тирән түгел (яңа туган баланың артык еш сулавы шуның белән аңлатыла). Үпкә авыртканда сулау актының нык үзгәрүе мөмкин.
Бала, зурлар кебек үк, тире күзәнәкләре аша да сулый. Баланың тире өслеге, массасы белән чагыштырганда, зурларныкына караганда зуррак булганга күрә, аңарда тире аша сулау көчлерәк була.
Яшь баланың йөрәге гәүдә массасының 0, 9 % ын диярлек тәшкил итә (зурларда — 0, 5 % ын гына). Йөрәк мускуллары нәзек һәм бик нәфис. Пульсы минутына 120–140, бик үзгәрүчән (мәсәлән, бала кычкырганда аның 160–200 гә җитүе мөмкин). Кан йөрешенең тизлеге зурларныкыннан зур. Кан тамырлары системасында әйләнеп йөрүче канның чагыштырма (гәүдә массасының 1 кг ына туры килгән) микъдары зурларныкыннан күбрәк, шуңа күрә яңа туган баланың кан әйләнеше әгъзалары шактый киеренке эшли. Яшәвенең беренче елында аның йөрәге бик нык үсә һәм бер яшькә җиткәндә йөрәк массасы ике тапкырга арта.
Ашкайнату-эчәк тракты. Яңа туган баланың авыз куышлыгы чагыштырмача зур түгел. Теле зур. Селәгәй бизләре селәгәйне аз эшләп чыгара. Яңа туган баланың теше бик сирәк очракта гына була. Гадәттә, алар селкенеп кенә торалар һәм имәргә комачаулыйлар, шуңа күрә аларны беренче көннәрдә үк алдырып ташларга кирәк. Авыз куышлыгының лайлалы катлавында кан тамырларының күп һәм аларның бик өстә урнашкан булуы аркасында, ул ачык кызыл төстә була. Каты аңкауның урта сызыгы буйлап Бон төеннәре дип аталган аксыл-сары төстәге нокталар тезелеп киткән. Ирендәге лайлалы элпәнең тышкы ягында «мендәрчекләр» кабарып тора. Алар, суыру валиклары кебек үк, имәргә ярдәм итәләр. Баланың имү хәрәкәтләренең көче, активлыгы аның «җитлегеп» тууын гына түгел, бәлки сәламәтлегенең торышын да күрсәтә: яңа туган баланың начар имүе яки бөтенләй иммәве, бала нинди генә авыру белән авырмасын, авыруының беренче билгесе булып тора.
Баланың үңәче зур түгел — аның озынлыгы 10–11 см гына. Ашказаны вертикаль диярлек урнашкан, шуңа күрә имгән сөт үңәчкә һәм аннан авыз куышлыгына җиңел кире килә. Ашказаны беренче көннәрне акрын бушый, аның лайлалы сүрүе бик сизгер. Ашказаны тышчасы, эчәкнең мускуллары һәм эластик тукымасы җитәрлек дәрәҗәдә ныгымаган, шуңа күрә ашказаны һәм эчәкләр бик җиңел газ белән тула (баланың ашавы бозылганда, авырганда газ артык күп хасил була). Яңа туган баланың эчәкләре зурларныкыннан чагыштырмача озын, шул ук вакытта аның тышчасы аша микроблар һәм организмның эшчәнлеге нәтиҗәсендә хасил булган агулы матдәләр — токсиннар җиңел үтеп керә.
Ашказаны-эчәк трактының рефлектор регуляциясе тулысынча ныгымаган, шуның нәтиҗәсе буларак, ашкайнату трактының төрле өлешләренең эшчәнлеге үзара көйләнеп бетмәгән. Шуңа күрә яңа туган балада ашкайнату әгъзаларындагы кимчелекләр: ашаганын кире чыгару, косу, эч кибү, тәрәтнең ешаюы һ. б. еш очрый. Истә тотарга кирәк, кайбер балалар имгәндә һаваны күп йоталар. Аннан һава ашказаныннан кире чыгарыла, аңа ияреп баланың имгән сөте дә чыга.
Яңа туган бала яшәвенең беренче көннәрендә карындагы чорының 4 нче аеннан башлап хасил булган тизәген — меконий чыгара. Меконий ашкайнату тракты бүлендекләреннән, эпителийдан, йотылган яралгы яны сулары фильтратыннан җыела һәм карасу яшькелт-сары төстәге иссез, сузылучан массадан гыйбарәт. Гадәттә беренче 4 көн эчендә меконий чыгып бетә. Аннары күчеш чорында 1–2 көн яшькелт-көрән төскә керә һәм лайлалырак була. Тизәк нормальләшкәч, бала тәрәтен тәүлегенә 1–2 тапкыр, сирәк очракта 3 тапкыр итә.
Күкрәк сөте белән тукландырганда баланың тизәге ботка кебегрәк куелыкта була, сыек сары төскә керә һәм әчкелтемрәк ис килә. Яшь баланы сыер сөте белән тукландырганда аның тизәге тыгызрак, замазкага охшаган соргылт-сары төстә һәм начар исле була.
Бәвел бүлеп чыгару системасы. Бавырлар яхшы үскән. Беренче көннәрне бүлеп чыгарган бәвелнең микъдары тәүлегенә 6 дан 55 мл га җитә. Беренче бүленеп чыккан бәвел төссез яки саргылт төстә була. Аннан соңгырак көннәрдә бераз болганчыграк була, ачыграк төскә керә, ә массасы иң аз булган көннәрдә еш кына соргылт төскә керә. Бәвелдә әче тозларның күплеген чүпрәктә калган кызгылт төстәге таплардан да белеп була. 4–5 көннән бәвел аксыл төскә керә һәм үтә күренмәлегә әйләнә. Яшәвенең 3 нче көненә кадәр бала аз сия (тәүлегенә 4–5 тапкыр), ләкин беренче атна ахырына һәм икенче атна урталарына ул тәүлегенә 20–25 тапкырга җитә. Яңа туган баланың сидек куышының сыйдырышлыгы зур түгел.
Баланың тышкы җенес әгъзалары туганда ук формалашкан була. Малайларның ата җенес бизе күкәй янчыгына төшә, ә кызларның зур җенес иреннәре кечкенәләрен каплап тора.
Нерв системасы. Яңа туган баланың баш мие зур, ләкин аның аерым бүлекләре, ми тукымаларын төзүче нерв күзәнәкләре җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән. Яңа туган баланың арка мие шактый нык үскән.
Бала дөньяга бары тик нәселдән килә торган шартсыз рефлекслар белән генә туа. Баланың йоту, имү, күзне ачып йому, саклану (авыртуга, эссегә, салкынга реакциясе), тотып алу, терәк, атлау, шуышу һ. б. ш. рефлекслары яңа тутай сәламәт балада ачык күренә. Тууга баланың тынычсызлануны, ярсытуны кабул итүче барлык рецепторлары, организмдагы нерв очлары элементар эшли башлауга әзер булалар. Яңа туган бала якты утка реакциясен белдерә (карашын төбәү сәләте берникадәр соңрак барлыкка килә).
Ишетү сәләте түбән, шулай да көчле тавышка реакциясе сизелә. Тәм, ис сизү, тою рецепторлары яхшы эшли.
Баланың буйга үсүе, үзәк нерв системасының үсүе, әйләнә-тирә белән аралашуы арту белән бергә, аңарда яңа рефлекслар («гадәтләр») һәм инде шартлы рефлекслар барлыкка килә.
Саклану функцияләре. Яңа туган бала организмының анадан алган иммунитетлары булу — кайбер йогышлы балалар авыруларына каршы тора алуы билгеле. Шулай да яңа туган баланың стафилококк, стрептококк, пневмококк, эчәк таякчыклары (бациллалары) кебек күп кенә микробларга җитәрлек дәрәҗәдә каршы торучанлыгы булмый. Шуңа күрә баланы карауда, ашатуда аз гына ялгыш, кимчелек булу да аның авыруына китерә.
Бер ай тулганда яңа туган бала чоры үтеп, күкрәк баласы чоры башлана һәм бер яшь тулганчы дәвам итә. Бу чор баланың бик нык буйга үсүе һәм барлык әгъзаларының һәм системаларының көчле үсүе белән характерлы.
Яңа туган баланың массасы һәм буе аның җенесенә, ата-аналарының гәүдә төзелешенә, ананың ничәнче йөклелеге булуга нык бәйле. Икенче һәм калган йөклелектә тапкан балаларның массалары һәм буйлары, кагыйдә буларак, беренче йөклелектә тапкан балалардан зуррак була.
Җитлегеп туган баланың буе уртача 50 см (48–52 см), шул ук вакытта малайлар гадәттә кызлардан озынрак була. Яшь бала беренче өч айда бигрәк тә тиз үсә, һәр айда 3 см га озыная. Алты айга кадәр айлык үсеш уртача 2–2, 5 см, аннары — 2 см һәм тугыз айдан бер яшькә кадәр 1, 5 см була. Шулай итеп, бала бер яшькә кадәр 25 см га үсә. Әгәр яңадан елга якынча 5 см га үсүен игътибарга алсак, баланың беренче ел яшәү дәверендә аңарда матдәләр алмашы процессының нинди көчле булуын күз алдына китерергә мөмкин.
Җитлегеп туган баланың массасы 3000–3500 г. Малайлар гадәттә кызлардан зуррак була.
Гәүдәнең массасы арту кануны буйныкы кебек үк, яшь кечерәк булган саен, арту зуррак. Бала яшәвенең беренче аенда 600 г арта, икенче аенда — 800 г, ә аннары һәр киләсе айда алдагысына караганда 50 г га кимрәк арта. 4 1/2 айлык вакытта массасы ике тапкырга, ә 1 яшькә 3 тапкырга арта.
Тешләр 6 ай тулгач чыга башлый, 1 яшькә инде баланың 8 теше булырга тиеш.