ИҢ МАТУР ТЕЛ – МИЛЛИ ТЕЛ
Хисамова А.,
Җәлил гомүми белем бирү урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Әсәдуллина Ә.М.
Сөй илеңне, сөй телеңне,
Сөй туган халкыңны син.
Шунда син дә сөелерсең,
Үзең дә сөярсең син.
Һәр милләт кешесе өчен:
Иң моңлы көй – милли көй
Иң матур тел – милли тел
Бу юлларны тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшләргә дә, укырга да сәләтле була. Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә, без үзебезнең татар телен белергә һәм сакларга тиешбез. Ана теле яңгырашы белән колакны назласа, ягымлылыгы белән ул күңелне юата, тәэсирлелеге белән изгелек хисләре уята һәм тәрбияли. Ягымлы ана теле – бигрәк тә бала өчен аң, белем һәм тәрбия бирүче иң шифалы чишмә. Милләт – халыкның яшәү формасы. Милләтнең төп күрке – тел һәм моң. Тел милләт белән бергә туа, бергә үсә һәм милләтнең иң ышанычлы һәм кадерле сердәше, юлдашы һәм юанычы булып яши. Күп гасырлар буенча телебез үскән, шомарган һәм сүзләре кыскарып, җыйнакланган. Шуның өчен телебездәге иң еш кулланыла торган сүзләрнең күпчелеге, кыскару нәтиҗәсендә, бер генә иҗекле булып калган: баш, чәч, күз, каш, теш, тел, кул, бил, уч, уң, сул, арт, эч, тыш, җир, күк, тау, таш, кар, боз, көн ...
Телебез бу ягы белән тел галимнәре өчен үрнәк булырлык искиткеч фәнни лаборатория.
Тел галимнәре җир йөзендәге телләр арасыннан халыкара аралашу өчен иң аңлаешлы булган 14 телне сайлап алганнар. Шулар арасында татар теле дә бар һәм ул төрки телле 200 миллионнан артык халыкка җиңел аңлашыла. Шушы 14 халыкара тел арасында татар теле иң шомарган һәм җыйнак телләрнең берсе. Бу фикерне без Наҗар Нәҗминең “Татар теле” дигән шигырендә дә тоябыз. Бу яктан караганда, татар телен саклап калу татарлар өчен генә түгел, ә бөтен төрки халыклар өчен дә гаять әһәмиятле.
Күпкенә ата-аналар, хәтта әби-бабайлар да балаларны ике тел өйрәтеп җафаланмыйк дип, ватып-җимереп булса да бишектән үк урысча гына өйрәтә башладылар. Мин бүген безнең кадерле ата-аналарга һәм дәү әти – дәү әниләргә әйтәсем килә, балаларны милли телдән мәхрүм итеп бәхетсез ясамагыз. Телләр белүдән бала җафаланмый, армый да, киресенчә, белемгә омтылышы гына арта. Бүгенге фән һәм техника белән сугарылган заманда һәркемгә 2 тел генә түгел, 3-4 тел белү кирәк.
Татар теле – безнең тел. Аны бабаларыбыз меңләгән еллар буенча саклап,
буыннан буынга тапшырып килгән.Телнең кыска сүзлелегенә, җыйнаклыгына, формалар байлыгына һәм кагыйдәләрнең аз булуына карап, ул телне тудырган халыкның зирәклеген һәм зиһен үткенлеген тоеп була.Шуның өчен, тел күрке - сүз дигәндә, милләт күрке – тел дияргә була. Тел – милләтнең бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм табынган зиһен байлыгы. Шуның өчен бу байлыкны күз карасыдай саклап, киләсе буынга тапшыру – һәрбер ата-ана һәм әби-бабайларның изге бурычы.
Тел яшәсә милләт яши, милләт яшәсә милли горурлык яши, ә милли горурлык ул – иң көчле тәрбия һәм сәләтлелек чишмәсе. Шуңа күрә милли даһиләрнең исеме белән һәрбер милләт кешесе горурлана, шатлана, хәтта мактана да, ә милли җинаятьчеләрнең исемен күрсә, хурлана һәм зарлана. Димәк, татар халкы да, барлык халыклар кебек үк, үзенең телен, моңын белергә тиеш. Шунда гына безне башка милләт кешеләре хөрмәт итәр һәм бездә милли горурлык булыр. Үз телен белерлек тә сәләте булмаган кешедә нинди горурлык булсын да, аңа нинди хөрмәт тусын.
Үз фәнеңне төгәлрәк белим дисәң, ул фәнне башта бер тел, ана теле, аша өйрәнергә, ә аннан соң яңадан шул ук фәнне икенче мәртәбә икенче тел аша өйрәнергә кирәк. Бу очракта һәрбер тел үз өлешен кертеп, шул ук белемне ике яклап төгәлли.
Дания Галями
И, туган телем минем!
Ата – бабам мирасы син
И, туган телем минем.
Синең изге ярдәмеңдә,
Исламдыр тоткан динем.
Эшле булдым, кеше булдым
И, телем синең белән,
Язган, сөйләгән сүземнең
Мәгънәсен яхшы беләм.
Рәхмәтемнең юктыр чиге
И, туган телем сиңа!
Туган телебезне саклау, кайгырту, аның язмышы өчен яну – көю барыбызның да күңелендә уртак бер сыйфатка әверелмичә торып, ягъни һәркайсыбыз аңында аңа карата мөнәсәбәтен үзгәртмичә торып, телебез милләтне туплау кодрәтенә ия булган алтын багана хәленә кайта алмас. Менә - менә таралып һәлак булам дип, тузган умарта күче анасына сарыша алса гына яшәп китәчәк. Без дә, ана телебезгә сарылып, аның кадерен белеп, аны хөрмәтләп кенә, мөстәкыйль милләт була алырбыз. Бүгенге көндә татар телендә югары белем бирү – ул милли үзаңыбызны үстерү, милләтебезне яшәтү, аның киләчәк язмышын хәл итү, диләр галимнәребез.
Әдәбият
Низамов И. Ярдәмең белән синең. –Казан: Мәгариф, 2008ел.