БАШКОРТОСТАН — КҮПМИЛЛӘТЛЕ ВАТАНЫМ

Хамматов Д.Д.

Башкортостан Республикасы

Дүртөйле районы Имай-Утар

төп гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Хамматова Р.Р.

Шуның өчен дә җирле милли телләр бе­лән бергә шушы республика территориясендә яши торган төрле милләт һәм халык вәкилләренең аралашу һәм аң­лашу чарасы буларак та рус теле кулланыла.

Рус булмаган халыкларның аңлы рәвештә рус телен үзләштерүгә омтылышлары милли республикалар тер­риториясендә икетеллелек (билингвизм), ягъни туган телдән дә, рус теленнән дә файдалану күренешен бар­лыкка китерде. Милли-рус икетеллелеге — объектив, прогрессив күренеш, һәм ул торган саен арта бара.

Советлар чорында икетеллелек күренеше аеруча зур үсеш ала. Бу рус теле – халыкара тел булу сәбәпле. Төрле миләтләр арасында никахлашу саны арту, халыкларның миграцияләре –болар бөтенесе дә рус теленең абруен югарыга күтәреп килгәннәр.Шуңа күрә халыкларның якынлашуы,икътисадый өлкәсендә берләшүе нигезендә икетеллелек күренеше тагын да киңәя бара.

Икетеллелек проблемасын өйрәнү даими актуаль булып тора. Бу мәсьәлә күп кенә галимнәр тарафыннан өйрәнелде. Хәзерге вакытта икетеллелек милли телләр үсешенең әһәмиятле һәм законлы үзенчәлеген тәшкил итә. Бүген­ге көндә, теге яки бу телдәге үзгәрешләр турында, ул телнең алга китүе, камилләшүе, үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, икетеллелек күренешен исәпкә ал­мый мөмкин түгел. Чөнки милли тел, аның ияләре даи­ми рәвештә икенче бер телне дә кулланганлыктан, шул телнең йогынтысына дучар булып тора. Ике телдән дә файдаланучылар (билингвлар) ул телләрне яхшы белеп, дөрес кулланганда, нигездә, бер телнең икенче телгә уңай йогынтысы — бер-берсен үстерүе, баетуы, камилләште­рүе турында сүз алып барырга туры килә.

“Күпмилләтле социолингвистик тормыш шартларында нинди дә булса тел саклансын һәм аның кулланылыш даирәсе тараймасын өчен, бу телне шул телдә аралашучыларның һәркайсы аңлавы мәҗбүри”, —ди америка галиме Фишман.

Дәүләт телләре белән беррәттән мәктәпләрдә, югары уку йортларында чит телләр дә өйрәтелә.Моңа сәбәп булып тирән социаль-икътисадый үзгәрешләр, рухи-әхлакый даирәнең яңаруы тора.Хәзер мәктәп укучыларының чит телләрне өйрәнү теләге шактый артты. Бу җәмгыятебез тормышында чит телләрне, төрле илләр мә­дәниятен өйрәнүнең әһәмияте үсү, Башкортостанның чит илләр белән бәйләнешләре арту, уку­чыларның гомуми әзерлеге, шәхси үсеше дәрә­җәсе белән дә бәйле.Мин үзем татар милләтеннән. Минем дусларым һәм сыйныфташларым да татар милләтеннән. Безнең барыбызның да туган җиребез – Башкортостан. Шуңа күрә безгә дәүләт теле буларак башкорт теле дә керә башлады.Чит телләрдән мәктәбебездә немец телен өйрәнәбез,ә башка фәннәр рус телендә алып барыла. Шуңа күрә без бу дүрт телне дә яхшы белергә тиешбез.Ләкин беләбезме соң? Барлык фәннәр дә рус телендә алып барыла. Шуңа күрә безнең күпләребез рус телендә фикер йөртә. Хәтта русча сүзнең татарча тәрҗемәсен белми,русча-татарча катнаштырып сөйли,фикерләү дәрәҗәсе түбән.Сүз байлыгы аз. Бу әдәби китап укымаудандыр ,дип уйлыйм.Шуның өчен дә мин әдәби әсәрләр укыйм,татар телендә чыккан гәзит-журналлар алдыртам.

Күп кенә шагыйрьләрнең тел турында язган шигырьләрен барлап чыктым.

Ике телем — ике канатым

Күрсәм иде шуны мин тагын:

Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

Тапса фәкать кардәш, туганын, – дип язган татар шагыйре Х.Туфан. Мин аның фикерләре белән тулысынча килешәм.

Бу темага багышланган төрле легендалар да бар. Мәсәлән: “Исеме дә булмаган бер елга ярында ике агай: рус һәм татар кешесе очрашкан. Сөйләшеп киткәннәр. Борынгыдан килгән кунакчыллык гадәте буенча, төенчекләрен ачып уртак табын ясаганнар. Татар агае “аша” ди икән, ә рус “ешь” дип кыстый ди. Шул вакыттан бирле бу елганы Ашаешь дип йөртә башлаганнар”.

Без нәкъ шундый чорда яшибез. Гүя, елганың бер ярында татар, икенче ярында рус тора. Бик элекке заманнар­дан килгән ике халыкның дуслык хисләре чагылышы булып Агыйделнең кече сеңлесе Ашаешь агып ята.

Рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган Тукай бер шигырендә түбәндәге юлларны язган:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Бүгенге көндә ике телне дә яхшы белү — безнең бурычыбыз.

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел -дип язды Ш.Маннур.Башкорт шагыйре Рәми Гариповның түбәндәге юллары да гыйбрәтле, илне ил, халыкны халык, телне тел берсен-берсе хөрмәт итеп, өйрәнеп, сыешып яшәргә чакыра:

Телне телләр хушсынмаса,

Артылмаслык тау булыр.

Булмас дуслык, дау булыр

Дау артыннан яу булыр.

Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдмәнд тә телләрне өйрәнергә, ләкин аларны бер-берсе белән бутап, телләрне пычратмаска куша:

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

Бу юллар бик матур әйтелгән.Һәм шуңа да, телләр белү -олы байлык, дип исәплим.

Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм мин. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән.

Әти-әнием дә мәктәптә укыганда ук телләрнең барысын да яхшы үзләштерүемне телиләр.Шуңа күрә немец телен тырышып үзләштерәм. Ә ике кадерле тел — рус теле һәм татар теле мине балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашларым.

Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.

Фән, техника алган киткән заманда яшәү кешеләрдә телләр өйрәнүгә дә ихтыяҗ тудыра. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Моның өчен илебездә барлык шартлар да бар.

Әдәбият

1. Ахунзянов Э.М. Двуязычие и лексико-семантическая интерференция. – Казань, 1968.

2. Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1968. — 367с. Двуязычие: типология и функционирование. – Казань, 1990. – С. 99-105.

3.Байрамова Л.К. Введение в контрастивную лингвистику. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1994.

4.Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе // // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000.

5.Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.

6.Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., – 1987.

ТЕЛЕ БАРЛАР ХАЛЫК БУЛГАН

Хаҗиева Т.С.

Актаныш муниципаль районы аерым фәннәрне

тирәнтен үзләштерүле 2 санлы

Актаныш гомуми урта мәктәбе

Фәнни җитәкчесе: Тимирова М. З.

Тел - халыкның акылын, гореф- гадәтен,дөньяга карашын фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы,бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә. Ананың балага биргән иң зур бүләге –тел. Шуңа да ул байлык, хәзинә санала.Ә байлыкны, хәзинәне кадерләп саклый белү, күбәйтә-ишәйтә алу үзе бер батырлык сорый.Телнең үз-үзен саклау «инстинкты» көчле.(диннәр алышынганда да тел калган!) Җир йөзендәге көрәш - тартышларның, орыш - сугышларның бер нигез сәбәбе бар, төптәнрәк уйлап карасаң, әнә шул тел дә бит инде! Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакламакчы, яңа буыннарына тапшырмакчы. «Теле барлар халык булган, теле юклар-балык булган», дигән сүзләр юктан тумаган. (Татар халык мәкальләре).

Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле кыенлыкларны, киртәләрне үтте.

1552 елны Казанны явыз Иван басып алгач,татар халкы күп гасырларга коллыкка төшә.Көчләп чукындыру сәясәте коточкыч зур куәт ала.

Ләкин халык үзенең динен,телен ,гореф-гадәтләрен саклап кала. Алай гына да түгел,татарлар Россиянең иң укымышлы милләте булып өлгерәләр.

XIX-XX гасырлар чигендә татарлар яңарыш кичерә. Искиткеч тизлек белән китап нәшриятлары, дистәләгән газета, журнал, милли театрлар барлыкка килә.

Халыкның китапка, белемгә омтылышы җәдитчелек хәрәкәтендә чагылышы таба.Бу хәрәкәт, мәгариф, мәдәният системаларындагы үзгәрешләрләр белән бергә, гомумән, милли яшәешне тамырдан үзгәртеп коруны максат итеп куя.

Ул татар халкының үз аңы ныклап уянган икәнлеген һәм милләтебезнең дөнья мәйданында үз урынын ныклап эзли башланганлыгын аңлатучы төп дәлил булып тора. Шушы үзаң белән бергә, халкыбызда беркайчан да сүнмәгән дәүләтчелек идеясе яңа көч ала. Буби мәдрәсә шәкертләре халыкның шушы тойгыларын чагылдырып шигырь һәм бәетләр чыгаралар.

1917 елгы Февраль революциясе нәтиҗәсендә Россиянең төрле почмакларында милли оешмалар барлыкка килә.

1920 елның 20нче маенда Россия хөкүмәте башлыгы - совнарком председателе В.И.Ленин һәм Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты председателе М.И.Калинин кул куйган Татарстан Автономиясе Совет Социалистик республикасын төзү турында декрет чыгарыла.Төрле яклап, хокуклары кысылган рәвештә булса да, республика барлыкка килүе искиткеч зур әһәмияткә ия була. Шунсыз татар халкының культурасын, әдәбиятын,телен үстереп булмас иде.Милләтнең саклануы турыдан –туры телгә бәйле.Чөнки гыйлем алу, аны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла.Тел бетсә, милләт бетә, халык бетә.

Мин бүгенге көндә татар теленең әһәмиятенә тукталып үтәсем килә.Безнең алда телебезне камил үзләштерү проблемасы тора.Моның өчен яшь буынга татар телен өйрәтү, укытуны киләчәк буынга сеңдереп, аны телле милләт итү өчен армый-талмый эшләргә кирәк.Телебезнең дәрәҗәсен тиешле рәвештә күтәрә алсак, аны чын мәгънәсендә Татарстанда дәүләт теле, ә Россиядә аңлашу-аралашу теле итсәк, без телебезне бөек сәясәткә чыгара алачакбыз. Мәсәлән, Татарстанның милли Сабантуе татарлар өчен генә түгел, башка милләтләр өчен дә гадәти бәйрәмгә әверелде. Аны һәр төбәк, һәр халык үз бәйрәме кебек кабул итә, әлеге мисал Россиядә татар факторының үсә баруы турында сөйли.

Тел мәсьәләсендә минем дин турында да әйтеп узасым килә. Ислам дине дә татарларның үзләрен-үзләре саклап калуда зур әһәмияткә ия. Белемле, культуралы дип башлыклары милләтнең үзара дуслыгын, милләтара дуслыкны ныгыта ала.

Татар халкының рухи бердәмлеген тәэмин итүче үзәк-Казанның үсеше, күтәрелеше Татарстанның дәүләтчелеге барлыкка килүе-барлык татар халкының дәүләтчелеге торгызылуы ул. Дәүләте булган халыкның гына киләчәге бар. Соңгы вакытта, милли телләргә, шул исәптән татар теленә дә игътибар арту, аңа йөз белән борылу - бик күпләрне куандырырлык вакыйга. Татар теленең дәүләт теле булуына ирештек. Республикадан читтә яшәүче кардәшләребезнең активлашуы, хәтта Америка, Австралия, Финляндия, Кытайда гомер итүче милләттәшләребезнең туган телдә аралашуын, татар халкының гореф-гадәтен, сәнгатен җырларын күңелгә сеңдерергә ашкынып, сагынып, күрешергә килүләре – үрнәк алырдай мисал. Минемчә, телне өйрәтү белән бергә , мәдәнияткә дә нык игътибар итәргә кирәк, мәсәлән, татар җыры Америка, Кытай, Япониядә һәм башка кыйтгаларда да җырлана. Бу эшкә күбрәк яшьләрне тартырга кирәктер, яшьләр бөтендөнья татар яшьләре белән тыгыз элемтә дә булса, телебезнең куллану мөмкинлекләре киңәер иде. Әлеге эштә элемтәнең электрон төрләре зур әһәмияткә ия. Бүген дөньяда яшәүче татарларның күбесенең татар телевидениясен, татар радиосын карау һәм тыңлау мөмкинлеге бар. Электрон почта интенсив эшләргә тиеш, интернетны тагын да киң кулланырга кирәк.

Хәзерге вакытта җир шарында 5500 тел бар дип исәпләнә. Татар теле дә гади тел түгел. Ул дөньяның 14 иң әһәмиятле телләре арасында.Төрки телләрнең бердәнбер зур вәкиле.

Телебез киләчәктә саклансын, яшәсен дисәк, без ана телен гаиләгә кайтарырга тиешбез. Ана телне гаиләгә иңдермибез икән, ул вакытта без телсез калачакбыз. Ата-ананың Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бурычы-телне ачу. Ата- ана бу бурычын үтәми икән, димәк ул халык алдындагы изге бурычын үтәмәде дигән сүз.

Тел авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә киң кулланылышта булырга тиеш. Татарстанда яшәүче һәр татар кешесенең өлкәне дә, кечесе дә шул телдә сөйләшер. Минемчә, ата-анасы татар булган балага татарча белү, уку мәҗбүри итеп каралсын иде. Татар теле – зур үсешкә ирешкән әдәби тел, фән, фәлсәфә, техника теле, абстракт фикерләрне тәфсилләүче тел. Югыйсә, ул дөньякүләм әһәмияткә ия булган тел итеп саналмас та иде.

Без, бу тел, кайчан да булса, бетәр, юкка чыгар дип күркып яшәмибез. Фикерләремне Җәвад Тәрҗемановның шигырь юллары белән төгәллисем килә.

Татар телем,

Үсеп,сиңа алга барасы –

Гасырларын кичеп, чорларга.

Теләгем шул:

Яңа дәвер, яңа чорларда

Насыйп булсын сөйгән халкыма,

Сәйдәш маршын уйнап

Сөекле “Туган тел”не җырларга.

Әдәбият

1) Н.Г. Гәрәева, Н.В. Максимов, Ә.Ә. Зыятдинова. Тел – белемнең ачкычы. Казан: “Мәгариф” нәшрияты 2005.

2) Х. Сарьян “Уеңны уйдырып сая”. Казан: Татарстан китап нәшрияты 1977.

3) Ф.С. Сафиуллина, М.З. Закиева. Хәзерге татар әдәби теле. Казан: “Мәгариф” 1993.

4) Татарстан Респупликасы дәүләт телләре һәм Татарстан Респликасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы. Казан:Татарстан китап нәшрияты 2005.

5) Татарстан Республикасында тел сәясәте. «Мәгариф» нәшрияты.

6) Татар акылы. Казан: “Мәгариф” нәшрияты 2002.

7) Тел – халыкның көзгесе. Казан: “Мәгариф” нәшрияты 2009.

8) Татар халык иҗаты. Казан: “Мәгариф” нәшрияты 2004.

9) Ф. Хөсни. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? Казан: Татарстан нәшрияты 1974.

Наши рекомендации